Туниста ял: шакшылык катыш кунакчыллык

Туниста ял: шакшылык катыш кунакчыллык

Төркия, Мисыр кебек популяр юнәлешләр ябылгач, Русия туристларын башка илләр үзенә димли башлады. Шуларның берсе – Тунис. Андагы курортлар быел халыкны арзанайган юлламалар белән җәлеп итә.

Мондый мөмкинлектән хатыным белән без дә файдаланып калырга булдык. Диңгез буенда инде 7 ел ял итмәгәнбез икән. «Пляжлы туризм» тарафдарлары булмасак та, тозлы җылы дулкыннар, яр буендагы йомшак ком сагындыра икән. Шуларны уйладык та, юлламаларны өйрәнә башладык.

ИКЕЛӘНҮ

Нәрсә сайларга: Кара диңгез буенмы, әллә чит илнеме? Балалар белән барыргамы, әллә үзебезгә генәме? Дөньялары тыныч булмаганны истә тотып, «алтын урталык»та тукталдык: чит илгә, әмма балаларсыз барырга карар кылдык. Ни дисәң дә, башка дәүләт – башка мохит, башка кешеләр инде ул.

Рекламадагы «кайнар тәкъдимнәр» арасында Тунис отельләре игътибарны җәлеп итте: туры Казаннан оча торган рейслар, виза ясатасы юк, ә бәяләр – Кырым, Русия санаторийларындагы кебек. Июньдә артык эссе дә түгел: көндез 25-30 градус, Урта диңгездән йомшак җил исеп тора. Тик шунысы борчый: узган җәйдә Туниста туристларга карата кылынган террорчылык һөҗүмнәре кабатланмасмы? Бәлки, бәяләрне, шуңа төшергәннәрдер? (Элек анда атна-ун көнлек юллама кеше башыннан 1 мең доллардан башланса, хәзер шул ук акчага ике кеше рәхәтләнеп ял итә ала). Әлеге ил Ливия белән чиктәш, ә анда, мәгълүм булганча, бездә тыелган «Ислам дәүләте» башкисәрләре вәхшилек кыла. Дөрес, соңгы айларда бу төбәкләр тыныч кебек.

Хәзер Туниста саклану чаралары ныгытылган һәм Рамазан аенда андый хәвеф-хәтәрдән Аллаһ үзе саклар, дип ышанып, алырга булдык без ул юлламаны. 10 көнгә сузылачак сәфәребез, өч йолдызлы отельдә тору шарты белән, юлын да кертеп, 58 мең сумга төште. Агентка рәхмәт, үзенең процентлары исәбенә бераз ташлама да ясады безгә.

ҺАВА АЛАНЫНДА УЗГАН ЯРТЫ ТӘҮЛЕК

Казан аэропортының очып китүчеләр залына үтүгә, «рейс техник сәбәпләр аркасында тоткарлана» дигән хәбәр җиткерделәр. Башта ярты сәгатькә, аннан тагын 40 минутка, сәгать ярымга… Кичке ашларын инде диңгез ярында ашарга җыенган халык борчыла башлады: терминал каршында ук безне көтеп торучы очкычка ни булган, гомумән, очып китеп буламы, юлламага тоткан акчалардан колак какмагаек. Аңлатучы юк.

Ниһаять, пассажирлар янына «Нордвинд» авиакомпаниясе вәкиле чыкты һәм алмашка башка самолет килгәнен көтәргә кирәклеген әйтте (безнекендә тормоз системасында җитешсезлекләр тапканнар икән, аңа очып китәргә рөхсәт бирелмәде).

Гамәлдәге кагыйдәләр шуны таләп итә: рейс 2 сәгатькә тоткарланган очракта пассажирга бушлай салкын эчемлек, ә 4 һәм аннан артык сәгатькә икән – кайнар ризык бирелә. Озак вакыт билгесезлектә утырып арган халыкка ашау-эчүне оештырдылар үзе. Анысын да соңарлап, тавыш куптара башлагач кына. Гаиләләре белән ялга җыенганнарның ничек интеккәннәрен күргәч, ярый әле балаларны алмаганбыз, дип уйладык.

Кичке 8дә рейсның төнге бердә булачагын хәбәр иттеләр. Шулай итеп, көндезге сәгать бердә башланасы сәяхәтебез ярты тәүлеккә соңарлады.

ЧҮЛ, ПАЛЬМАЛАР, ЧЕБЕННӘР

Без сайлаган отель Тунисның Джерба утравында урнашкан. Аның мәйданы – 500 квадрат километр, Казаннан чак кына зуррак, үз аэропорты бар. Әлеге утрау Урта диңгезнең көньягында иң зурысы. Халкы – 160 мең, кечкенә шәһәр-авылларда яшиләр. Курорт зонасы аерым, анда илтә торган юлларда полиция постлары тора, кергән машиналарны тикшерәләр.

Кунакханәгә бик тиз, 20 минут эчендә барып җиттек. Юл тигез, 2-3 катлы торак йортлар, чүлдәге пальмалар, зәйтүн агачлары яныннан уза. Килеп кергәндә, җирле вакыт белән иртәнге сәгать алтылар иде.

Яшь гарәп егете каршы алды. Елмаеп, бик итагатьле итеп биредәге тәртипләрне аңлатты, кулыбызга отель исеме язылган беләзекләр такты. Урысча берничә сүз генә белә, инглизчәсе дә «ипилек-тозлык». Гомумән, әлеге гарәп илендә бөтен кеше дә диярлек французча яхшы сөйләшә, чөнки ул дәүләт теле дәрәҗәсендә диярлек кулланылышта. Отель хезмәткәрләренә дип махсус чәк-чәк тә алып килгән идек, аны тапшыргач, бик шатланды егетебез, әнисенә бирәчәген әйтте. Күчтәнәчнең ярдәме тигәнме, юкмы, белмибез, әмма безгә бик уңайлы, телевизоры да, кондиционеры да эшли торган бүлмә эләкте. (Безнең белән килгән бер гаиләгә башта ватык кондиционерлы бүлмә биргәннәр).

Отельның рестораны иртәнге ашка дип ачылган иде инде. Туристлар гадәтләнгән «швед өстәле» системасы. Ризыклары тәмле, төрлелеге дә бай, тик исраф булмасын дипме, артык күп чыгармыйлар. Җиләк-җимешләрдән инжирлы шәфталу (персик), слива, карбыз, кавын бар, шулай ук кара һәм яшел төстәге зәйтүн җимешләре дә күп. Кайбер кайнар ризыкларны синең каршыңда ук әзерлиләр: балык, коймак, йомырка кыздыралар, кайнар табада макаронны соус белән болгаталар, казаны белән милли «гарнир» – кускус тора.

Дөрес, ашаган урынны «ресторан» дип үк атау дөрес булмас – яхшырак саналган ашханәгә тарта күбрәк. Әле, җитмәсә, чебеннәре оча. Савыт-сабаның китеклесе күп.

ДИҢГЕЗ ҺӘМ КАНАЛИЗАЦИЯ

Отельның пляжы 300 метр ераклыкта гына, тик аңа илтүче юл бөтен ялның ямен бетерә язды – адым саен аунап ятучы чүп, күзне әчетерлек сасы ис. Чүпләрне гарәп кабиләләренә хас шакшылыкка бәйләдек инде (аларны узган гасырларда үз канаты астына алган французлар да, белүебезчә, чисталык белән аерылмыйлар иде, бүген дә Париж дөньяда иң пычрак шәһәрләрдән санала). Ә менә канализация исенең чыганагы бераздан ачыкланды: һәр отельның үзенең чистарту станциясе бар икән, шуларның берсендә насослар сафтан чыгып, юындык сулары урамга ташып чыккан. Бераздан проблеманы диңгез төбеннән йөз метрлы торба сузып «хәл иткәннәр».

Яр буендагы ком, чынлап та, турист белешмәләрендә язылганча, аксыл төстә, диңгез тирән түгел, җылы. Ара-тирә җиләк-җимеш, башка тәм-томнар, кием-сувенирлар сатучылар йөри, шунда ук атта йә дөядә йөреп алырга тәкъдим итәләр. Аяк астында диңгез чыгарып аткан су үсемлекләре. Дөяләр басып торган яктан җил искәндә сасыга түзәр хәл юк – тизрәк су коенырга кереп китәсең. Анда да теге торбадан аккан сулы дулкыннарның кай якка килүен башта чамалыйсы. Кичке якта пляжның душында су юк, шуңа күрә диңгезгә көндез йөрергә тырыштык.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Изображение удалено.

КЕШЕЛӘР

Беренче көннәрдә ял итүчеләр бик күп түгел иде: яртысы русиялеләр, яртысы Европа халкы – французлар, немецлар, чехлар. Рәхәтләнеп кояшта кызынучы чит ил пенсионерларын күргәч, безнекеләр дә моңа алар кебек үк лаектыр, дип уйлап куясың. Дөнья күрсәләр, бәлки, түрәләрдән үзләренә яхшырак тормыш таләп итә алырлар иде…

Бераздан ватандашлар күзгә күренерлек күбәйде, бассейн янында ятаклар җитми башлады, ашханәдә чиратлар хасил булды, тавыш, гауга, ризасызлык белдерү, ара-тирә сүгенү сүзләре дә ычкынгалый, исергәнче эчүләр… Ярый әле сугышуларга кадәр барып җитмәде. Урысларның күбесе чит телләр бөтенләй белми, үзенә кирәкле әйберне персоналга ишарәләп кенә аңлатырга маташалар. Сабыр холыклы, шат күңелле, һәрвакыт ачык чырай күрсәтә торган җирле халыкка карыйсың да, үз илең өчен ояла башлыйсың – без ни өчен шундый тупас һәм ягымсыз икән? Керем дәрәҗәсе дисәң, ул да сәбәп түгелдер: шул ук Туниста хезмәт хаклары Русиянекеннән сизелерлек калыша, эшсезләр дә күп.

Кунакларның кәефен күтәрү өчен җаваплы аниматорлар белән дуслаштык. Мөхәммәт-Омар исемлесе безне «О, инглизчә сөйләшә ала торган русиялеләр!» – дип үз итте. Әлеге телне ул французчадан күбрәк ярата икән, кинолар карап, музыка тыңлап өйрәнгән. Русиядән булсак та, мөселман икәнлегебезне белгәч, тагын да куанды. «Илегез матур, әмма ни өчендер урамда чүп бик күп» диюгә «Нишлисең, менталитет шундый бездә», – дип җавап кайтарды. Ул да оялды кебек үз милләте өчен.

«РАША БАНКРОТ»

Беркөнне Джерба утравы буенча экскурсиягә чыктык. Беренче тукталыш – «Рим юлы». Ул безнең эраның 3нче гасырында ук салынган, хәзер инде өстендә асфальт. Әлеге трасса һәм күпер утрауны Африка белән тоташтыра. Юл буенда материктан су үткәргеч торба да сузылган. Биредә дә барлык машиналарны коралланган хокук сакчылары тикшерә.

Икенче тукталыш – музей. Җирле халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, һөнәрләре, киемнәре белән таныштыра. Тунис халкының 98 процентын мөселманнар тәшкил итә (имам Мәлики мәзхәбендә). 2011нче елгы революциягә кадәр дин тыелып килде, хакимият илне бары тик дөньяви дәүләт юнәлешендә үстерде, хәтта күп хатынлылыкны, дәүләт оешмаларында яулык бәйләүне тыючы махсус кануннар да кабул ителгән.

Гарәп хәлифлыгы, ә соңыннан Госман империясе йогынтысы җирле халыкларның гореф-гадәтләрен кысрыклап чыгара алмый. Әйтик, хатын-кызлар киеме, тукымаларны бизәү ысулы Тунисның һәр өлкәсе, хәтта һәр шәһәрендә дә үзенчәлекле. Туй йолалары да кызык уза: кияүгә бирер алдыннан булачак кәләшне 2 атна буе бер эш эшләтмичә ашаталар (чөнки ул тазарак булган саен яхшырак санала), ак балчык белән тәнен агарталар (каралган тән – хәерчелек билгесе), аяк табаннарын, чәчләрен, учларын кына белән буйыйлар. Туй көннәренең берсендә берәр ярлырак күрше яки туганнары өчен ир баланы сөннәткә утырту бәйрәме оештырыла. Шул рәвешле бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр биредә.

Джербада элек-электән бәрбәр кабиләләре, шулай ук Мәгъриб яһүдиләре дә яши. 2 мең ел элек төзелгән Гриба синагогасында да булдык. Бу объект көчәйтелгән сак астында, чөнки 10-15 ел саен анда террорчылык актлары булып тора. Бу хакта хәтер такталары искәртә. Соңгысы 2002нче елның язында эленгән…

Утрау башкаласы Хумт-Сук шәһәре базарына туктадык. Килеп керүгә үк туристлар төркемен «О, русский, хорошо!» дип сәламләп, үз кибетләренә дәшә башладылар. Кермичә, узып киткәч, «Раша банкрот» дип үчекләп калды берсе. Азык-төлектән тыш базарда кием-салым, сувенирлар, җирле халык дан тоткан керамика, зәркан эшләнмәләре тәкъдим ителә. Бәяләре «тешләми», сатулашып та була. Балыкны аукцион оештырып саталар.

Гарәпләр сәүдә эшендә үтә дә оста инде. Кибетләрендә тотып караган һәр әйберне, аны гына түгел, үзеңне дә мактый-мактый, ташлама ясагандай итеп минуты эчендә сатып җибәрергә маһирлар. Шуңа уяу булырга кирәк. Алыш-бирештә беркайчан да үзләренә зыян килерлек итеп ялгышмыйлар. Әйтик, товар 5 доллар торып, син аңа 20 евро бирәсең икән (ә бу 22 долларга тиң), ул «сдача»га, евроларым, юк дип, 17не түгел, 15 кенә доллар кайтарырга мөмкин. Шуңа да җирле акча – динарлар белән эш итү отышлырак. 1 долларга 2 динар тия. Гомумән, валюта алыштыру өчен бөтен илдә бер төрле курс билгеләнгән: аэропортмы ул, шәһәр яки отельдәге банк бүлекчәсеме. Хөкүмәт шул рәвешле туристларда Туниска карата уңай мөнәсәбәт тудырырга тырыша.

Гомумән, ил начар тәэсирләргә караганда яхшыларын күбрәк калдырды бездә. Иң беренче чиратта җирле халыкның мөнәсәбәте күңелебезгә хуш килде. Тора-бара урамнарны җыештырырга да, урысча сөйләшергә дә өйрәнерләр әле (күп тел белүчегә тагын берсен үзләштерү берни тормый). Дөньялары гына имин булсын.

P.S.«Казан» аэропортында планшеттан бер яңалык укыдым: Тунис хакимияте үзләренә җибәрелгән һәр чартер очкычы өчен Русия туроператорларына 4000 евро акча түләргә әзер. Безнең «Аэробуста» 200гә якын кеше булганын исәпкә алсаң, һәрберсенә 20шәр евро (1,4 мең сум) туры килә. Яңа гына ачылган Төркия юнәлеше белән көндәш булыр өчен дә мондый алым комачау итмәс.

Сәет ХӨСӘЕНОВ

Комментарии