- 09.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Архив
Дәүләт Советы Рәисе
Ф.Х.Мөхәммәтшинга ачык хат
Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!
2015/2016нчы уку елында Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясендә 1нче сыйныфка әзерлек курсларында 189 бала белем алган. Шулар арасыннан быел ачылачак өч 1нче сыйныфка 75 баланы сайлап алганнар. Әзерлек курсларында 4800 сум акча түләп укыган 189 татар баласының 114енә урын юк дип белдергәннәр. Шуннан соң кайбер ата-аналар кабул ителмәгән балаларын 2нче татар гимназиясенә ничек тә урнаштыру өчен төрле юллар эзли башлаган. Һәм юлларын тапкан, күрәсең, чөнки соңрак 25 баладан торган һәр 1нче сыйныфка өстәп тагын биш-алты бала алдылар.
Узган уку елында да шундый ук хәл булган иде. Гимназиягә керүчеләргә урын җитмәве алдан ук билгеле була торып, нигә 1нче сыйныфларга берьюлы 30 бала кабул итмәскә? 2нче гимназиягә өстәмә бина биреп, закон бозмый гына балаларны кабул итү өчен шартлар тудырырга була бит.
Быел түләүле әзерлек курсларына йөргән һәм әлеге гимназиягә кабул ителмичә калган 100гә якын татар баласы катнаш һәм урыс мәктәпләренә урнашырга мәҗбүр булды. Узган ел да 80нән артык татар баласын 2нче гимназиягә укырга алмадылар. Шулай итеп, баласын милли мәктәптә укытырга теләгән ата-аналарга 2нче татар гимназиясендә ел саен урын калмый.
Узган ел сентябрь аенда Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Р.Хәлимовтан 37нче торак комплекста төзелә торган яңа мәктәп бинасын 2нче гимназиягә бирүне сорагач, ул бу фикергә аяк терәп каршы чыкты. Шул ук вакытта Р.Хәлимов: «Икенче бина эзләп карарбыз», – дип белдерде. Әмма бүгенгә хәтле 2нче гимназиягә өстәмә бина бирелмәде.
Гимназия җитәкчелегенең, безгә өстәмә бина кирәкми, дип торуы да бу эшкә зыян сала. Чөнки аларга татарча укыту һәм туган телдә белем алырга теләгән бар баланы да кабул итү әһәмиятле түгел… Гимназия җитәкчелегенә сәләтлерәк балаларны сайлап алып, соңыннан «менә ничек әйбәт укытабыз» дип дан тотарга кирәк. Ул балаларны урысча гына уздырыла торган төрле Русиякүләм олимпиадаларда, конкурсларда катнаштырып, гимназиянең рейтингын күтәрү дә җитәкчелеккә бик мөһим. Ә рейтингның югары булуы, билгеле, табыш белән дә бәйләнгән… Мәгариф хезмәткәрләре фикеренчә, татарча укыту гимназиянең рейтингын төшерә икән. Югыйсә, 2нче татар гимназиясенең югары дәрәҗәсе татарча укыту дәвереннән калды бит!
Узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы 2нче гимназиядә татарча укытуны контрольгә алды. Әлеге уку йортына татар телендә белем бирү кайтарылыр, өстәмә бина да бирелер дип ышанасы килә. Татарча укырга керә алмаган 100гә якын татар баласы уку елы башланганчы 2нче гимназиягә кабул ителсен иде.
Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе! Татар мәгарифенең аяныч хәле турында мин төрле инстанцияләргә язмалар даими җибәреп торам. Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре: «Хатыгызны министрның үзенә генә җибәрсәгез дә безнең реакция була бит. Нигә аны тагын Мөхәммәтшинга да юллыйсыз», – дип ризасызлык белдерә. Әмма министрның кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә вәкаләте җитми, минемчә. (Урындагы мәгариф идарәләре җитәкчеләрен муниципаль берәмлекләр билгели.)
Өстә әйтелгән мәсьәләне үз контролегезгә алсагыз иде. Баласын туган телдә укытырга теләгән ата-ананы 2нче татар гимназиясеннән борып җибәрү бернинди кысага сыймый. Бу гамәл Татарстан һәм Россия Конституцияләренә каршы килә.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии