- 09.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Архив
Норлат районының Зирекле авылында яшәүче татар теле укытучысы Айгөл Хәйбуллина иренең үлеменә китергән хакыйкать ачылырмы дип борчыла. Татарстаннан Казахсатнга Семей шәһәренәСабантуйда катнашырга дип барган мәдәният хезмәткәре Радик Хәйбуллинның җәсәден яр буеннан табып алалар.
Айгөл ирен, районда билгеле баянчы, җырчы Радикны ерак юлга озатырга дип олы улы Айдар белән бергә бара. «Күңел сизгән дип әйтимме, 45 кеше төялгән ике зур автобусны күздән югалганчы карап калдык», – ди ул. Ә инде Семейдән Сабантуйны үткәреп Норлатка кайтып төшкән кешеләр Айгөл кулына иренең гармунын гына тоттыра.
– Шунда безнең районнан барган төркемнең җитәкчесе булган ханымның миңа бөтен кеше алдында: «Синең ирең бөтен Татарстанны оятка калдырды, ник авыру иреңне җибәрдең!» дип кычкыруы йөрәкләремне телгәләде. Әле ул вакытта ирем турында бер генә хәбәр дә, табылганмы ул, әллә юкмы, исәнме, әллә юкмы – билгеле түгел иде бит, – ди Айгөл.
Быел Семейгә Татарстаннан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Норлат районы вәкилләре барды. Җыр-биюгә осталарны да район йөзенә кызыллык килмәслек итеп туплыйлар. Исемлеккә Зирекле мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Радик Хәйбуллин да кертелә. Семейгә артистлар белән бергә медицина, полиция хезмәткәрләре дә кузгала. Өч тәүлеккә якын вакыт эчендә 2 мең 700 чакрым юл үтәләр.
Җиде айлык көмәне булган Айгөл дә бу араны урый. Иренең җәсәден алырга дип бара ул.
– Әйтеп бетермәслек авыр юл ул. Хәлсезләндем, гел утырып барудан аякларым шешеп чыкты. Без иремне алырга Газель машинасында биш кеше бардык. Шартларыбыз Сабантуйга киткәннәр белән чагыштырганда күпкә яхшырак булгандыр дип беләм, ә алар ничек түзде икән? – ди Айгөл.
Аңа ире белән бергә баручылар арасында юлда Радикның борыны канаганын да, инде Семейгә килгәч йөрәге авыртты аның, дип белдерүчеләр дә булган. Норлаттан барган медицина хезмәткәренең ирегезнең «белая горячка» өянәге башланды, түбәләргә кадәр менеп йөрде дигән сүзләре дә йөрәген телгән Айгөлнең. Ире белән андый хәлнең беркайчан да булмавын, ә Семейгә баргач норлатлылар торган кунакханәне үз күзләре белән барып каравын, түбәгә менәрдәй җирне тапмавын, тәрәзәләренең тимер рәшәткәле булуын белдерә Айгөл.
Айгөл иренең аракы тоткалаганын кире какмый. «Кем белә инде, юлда барганда да бер дә тотмыйча гына булмагандыр, бер-берсен белгәннәр бергә китте бит», – ди ул.
Хәйбуллин Семейдә 15нче июль көнне репетициядән соң югала. Айгөл сүзләренчә, бер-ике кеше эзләп тә караган булган, әмма бу хәлгә артык игътибар итүче булмаган. «Йөрәгем авырта дип зарлангач, нигә аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырмаганнар? Медицина хезмәткәре аңа нидер кадаган, ә кем белә аның нәрсә икәнен? Бу дәва аңа ярдәм иткәнме, әллә зыян ясаганмы?» ди ул.
Айгөл Семейгә баргач иренең үлеменә мөнәсәбәтле кайбер документлар белән дә таныша. Аларга үлгән көне – 17 июнь, ә табылган көне – 20се дип куйганнар.
– Югалганнан соң өч көн буе ул кайдадыр булган бит? Нигә ныклап эзләмәгәннәр? Берәр түрә баласы булса, бөтен дөньяны куптарып эзли башлаган булырлар иде, гади халыкта төшкән эшләре юк. Нигә бу хәл килеп чыккач вазгыять ачыкланганчы Татарстаннан барган беркем дә Семейдә калмаган, төялешеп кайтып киткәннәр? – дигән сорау куя Айгөл.
Моргта табиблар: «Дулкыннар ярга чыгарган ирегезнең җәсәден бер семейле күреп алган», – дип сөйләгән аңа. Экспертиза нәтиҗәләре күпләгән сорауларга әз генә булса да ачыклык кертер дип өметләнә ул. Тикшерү әле төгәлләнмәгән.
Айгөл, бер яктан, хакыйкать ачылыр микән дип, икенче яктан, ялгыз башына төшкән тормышны күтәрә, балаларын кеше итә алырмынмы дип борчыла. Яшәгән өйләре нык тузган булган. Бу кайгылы хәлдән соң торак шартларын яхшыртып булмас микән дип район башлыгына да мөрәҗәгать иткән ул.
Норлат районы җитәкчесе Наил Шәрәпов «Азатлык»ка Хәйбуллинның үлемен тикшерүгә Казахстан һәм шулай ук үзләренең полициясе дә җәлеп ителгәнлеген әйтә.
– Әйбәт егет иде ул. Соңгы вакытта әзрәк «сала» башлаган икән дип тә ишеткән идем. Безнең авылдаш ул, минем күз алдында үскән егет. Мин алардан торак турында гариза алып калдым. Хәзер бу мәсьәләне өйрәнәбез, әгәр канун нигезендә аларга ярдәм итү мөмкинлеге табылса, без аларга булышачакбыз, ди Шәрәпов.
Айгөлне иренең үлеме, алдагы билгесезлек кенә түгел, ә бу хәлдән соң иренең инде Семейгә киткәнче үк эшеннән алынганлыгын соңарып белү нык аптырашта калдырган. «Нинди генә хәл булмасын, ул миңа өйгә кайткач барысын да сөйли иде, ике арада сер булмады», – ди Айгөл.
Бу хәсрәттән соң Айгөл тагын бер күңелсез хәбәр ишетә. Аңа иренең хезмәт кенәгәсен тоттыралар, ә анда Радикның Семейгә киткәнче эштән алынганлыгы турында язылган була. Айгөл бу хәлне тикшерү өчен үзләренең Зирекле авылындагы клуб караган Биләр-Озеро авылындагы җирле хакимияткә бара. Иренең эштән алуны сорап язган гаризасын, эштән алыну турында фәрманны үз күзләре белән күрәсе, күчермәсен аласы килә аның.
– Ниндидер сәбәпләр аркасында гаризасыз гына эштән алган булсалар, әлеге фәрманга ирем кул куярга тиеш иде бит. Алар бу фәрманны күрсәтмәделәр. Мин күчермә сорагач, үз куллары белән генә язып бирделәр. Миңа калса, балаларга тиешле компенсацияне түләмәс өчен һәм безнең торак шартларын яхшыртуны үз өсләренә алмас өчен Казахстанга киткәнче үк махсус эшеннән алынган кебек итеп кенә документлаштырганнар. Семейгә китүчеләр исемлегендә иремнең фамилиясе акка кара белән язылган иде бит. Түрәләр эштән алынган булгач, нигә аны алып киткән? Алар берничек тә эштән алынганлыгын белми кала алмый, – ди Хәйбуллина.
Аның сүзләренчә, «Татарстанны оятка калдырды» дип җикеренгән түрәнең өч (берсе туарга торган) баланың язмышы белән уйнавы үзе үк оят түгел микән?
Район башлыгы Шәрәпов, Биләр-Озеро авыл җирлеге җитәкчесенең Хәйбуллинны Семейгә киткәнче үк «әзрәк салып йөргән өчен» эшеннән азат иткәнлеге билгеле, дип белдерде. «Без бу мәсьәләне – эшеннән азат иткән вакытта нигә нигезләнгәнен, эштән алу дөрес булганмы, әллә юкмы шулай ук тикшерәбез», диде ул.
Метшин Казанда исемсез парк ачты
Каз-+анның Әпсәләмов-Чистай урамнары чатында 5нче июльдә чыннан да бик күркәм парк ачылды. Әмма башка парклардан аермалы буларак әлеге паркның исеме бер җиргә дә язылмады. Ачылышка килгән халык та, кайда соң «Истанбул паркы» дип язылган кечкенә генә булса да бер элмә такта, дип паркның исемен эзләде. Метшинны көткән арада бу хакта Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаевтан сорагач, ул тагын да гаҗәпләндерде. «Мин паркның исеме кайда язылган булуын кайдан белергә тиеш?! Парк ясарга заказны мин бирмәдем, бераздан Метшин киләчәк, бу хакта аның үзеннән сорарсың, заказны ул бирде», – дип, игътибарны шәһәр башлыгына юнәлтте.
Әлеге паркның исеме «Истанбул паркы» булачагы республика мәгълүмат чараларында баштан ук язылган иде. Хәтта паркның исеме керештәге фонтан астына сары төс белән урысчалап «Стамбул паркы» дип язып та куелган иде. 4нче июльдә журналистлар белән очрашуда Метшиннан »Стамбул паркы» кайчан «Истанбул паркы» дип төзәтеләчәк дип сорагач, ул: «Минемчә бу зур мәсьәлә түгел. Без аны бүген үк хәл итәрбез. Мин әле аңа игътибар итмәдем. Бүген кич белән алыштырырбыз», – дип әйткән иде.
4нче июль кичендә фонтан астындагы «Стамбул паркы» язуы чыннан да юкка чыкты. Бу хәл, Метшин әйткән сүзендә тора икән, дип уйларга җирлек тудырды. Ни әйтсәң дә, журналистлар алдында вәгъдә итте бит.
Әмма 5нче июльдә парк ачылышында башкала җитәкчесенең әйткән сүзләрен үтәмәве аңлашылды. «Азатлык» бу турыда Метшинның үзеннән сорап ачыклык кертергә тырышты.
– Илсур әфәнде паркның исеме кайчан куелачак?
– Ул куелды.
– Сез кичә паркның ялгыш язылган исемен алыштырырга вәгъдә биргән идегез.
– Истанбул, Истанбул.
– Анда исем юк бит.
– Парк бар, аның исеме бар: Истанбул.
– Парк бар, әмма язылган исеме юк бит…
Бу сүзләргә Метшиннан җавап ишетелмәде, аның каравы әңгәмәгә парк ачылганчы сораудан качкан Тимур Алибаев кушылды:
– Эш паркның исемен язуда түгел. Паркның исеме халык телендә булуы мөһим. Исемне язсаң да, язмасаң да була. Истанбулда да бит Габдулла Тукай паркын Татарстан паркы дип йөртәләр.
– Әйе, Истанбулда Габдулла Тукай исемле парк бар һәм аның исеме язылган.
– Иң мөһиме – паркның булуы, – диде Метшин.
Шуның белән хәбәрче һәм түрәләр арасында әңгәмә тәмамланды, әмма парк исеме турында төгәл җавап ишетелмәде.
Метшин «Стамбул паркы» дигән язуны алдыргач, ни өчен яңасын куйдырмады? Әллә шыпырт кына алынган кебек беркөнне шыпырт кына кабат шунысы урнаштырылырмы? Яисә шәһәр мэры үзе вәгъдә иткәнчә, «Стамбул паркы» язуы үзгәртелеп «Истанбул паркы» язуы куелачакмы? Әллә паркның исеме язылмыйча, ул халык теленә «Исемсез парк» буларак кереп калырмы? Түрәләр әйтмешли, паркның исеме түгел, аның булуы мөһим бит.
Башка гаеп булмагач…
«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сөйләвенчә, 29 июньдә, Мәскәү шәһәренең Коломенский паркында Сабантуй узган. Алар милли бәйрәмдә таратырга дип, Татарстан байрагы һәм гербы төшкән байракчыклар алып килгән.
– Бераз йөргәннән соң мин һәм урынбасарым Фәнил Гыйләҗев шул байракчыкларны тарата башларга ниятләдек. Байракчыкларны сумкалардан чыгаруыбыз булды, Мәскәү шәһәре Көньяк бүлгесенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау җитәкчесе урынбасары Сергей Периченко җитәкчелегендә унлап полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Алар безне полиция бүлегенә алып китәргә кирәген аңлатты, без ризалашмагач, физик көч кулланып алып китәчәкләрен белдергәч, буйсынырга мәҗбүр булдык. Безне Нагатинский Затон полиция бүлегенә алып килделәр. Шунда психологик басымны көчәйтер өчен, бер сәгатькә рәшәткә артына утыртып куйдылар. Соңрак әйберләребезгә тентү ясадылар. Бераз соңрак бармак эзләрен алып, фотога төшереп, аңлатма алдылар. Баксаң, безгә карата «Канунсыз сату» маддәсе нигезендә административ эш ачарга булганнар. Минем сумканы, андагы бөтен әйберне алып калдылар. Икебезгә дә 30нчы июньдә административ комиссия утырышына килергә куштылар, – ди Нәбиуллин.
Ул баштан ук үзләрен ак күлмәк кигән, таныклыгын күрсәтмәгән, бер сәер кеше озатып йөрүен әйтә. Полиция бүлегенә килгәч тә ул кизү торучы белән аерым бүлмәдә бикләнеп озак кына нәрсәдер сөйләшкәннәр.
«Ул махсус безне көткән ФСБ хезмәткәре булгандыр», – ди Нәбиуллин.
Полиция бүлегеннән чыгарганнан соң да «Азатлык» берлеге яшьләре янына бер кеше килгән. Ул үзенең көч структурасыннан булуын әйткән, әмма таныклыгын күрсәтмәгән.
«Аңа Татарстаннан безнең турында төрле сүзләр җиткергәннәр икән. Берсе безнең Мәскәүдә ниндидер террорчылар белән очрашуыбыз шиге булуы турында әйтте. «Сез кем белән көрәшергә җыенасыз?» – кебек сүзләр яңгырады. Безнең белән полиция бүлегендә «Ватан» партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев та булды. Ул безгә теләктәшлек белдереп, ярдәм күрсәтеп торды. Аңа рәхмәт», – ди Нәбиуллин.
Көч структуралары кушканча, алар инде 30нчы июнь көнне административ комиссия утырышына барган, ләкин анда беркем дә булмаган. Аларга сумкаларын биреп куып чыгарганнар.
«Безне тоткарлау сәяси заказ булуы шуннан күренә инде. Хәзер үзебезнең милли бәйрәмебездә Татарстан байракчыкларын таратырга да хокукыбыз юкмыни инде?» – ди «Азатлык» берлеге рәисе.
Билетларга чират
Спорт сөючеләр Универсиадага билет сату эшендә оешканлык булмавына зарлана. Кайберәүләр 4-5 сәгать чират тора.
Казанда Универсиадага билет сату кассаларында чиратлар җыелган. Бөтен спорт төренә дә билетлар юк, шуңа күрә спорт сөючеләр кайсына да риза.
«Азатлык» хәбәрчесе Казанның Горький паркы каршында урнашкан билет кассасына барып карады. Якынча йөз кешелек чират сузылган. Артык озын булмаса да, халык чиратның бик әкрен хәрәкәт итүенә зарлана.
Уеннарга билет алыр өчен чиратта торган Талия Вәлиева: «Кайсы спорт төренә билет калган, шунысына алам», – ди. Билет сату эшендә оешканлык булмавына да зарлана ул. «Универсиада зур чара бит инде, почмак саен билет кассалары ачсалар да була иде. Бездә эшләргә теләүче яшьләр күп бит», – ди ул.
Кассаның эчендә кеше күп һәм тынчу. Шуңа карамастан, сатучы берәү генә, сату озак бара. Исемен әйтергә теләмәгән хатын чиратта дүрт сәгать торуын әйтә. «Оешканлык белән канәгатьме?», дигән сорауга ул, «икеле», дип җавап бирде.
Шулай да халыкның Универсиадага билетларны әле генә алырга теләве дә сорау тудыра. Билет сатулар ярышлар ачылу алдыннан ук башланган иде.

Комментарии