МУЗЕЙ-АВЫЛДА КҮРГӘННӘРЕМ

МУЗЕЙ-АВЫЛДА КҮРГӘННӘРЕМ

Буш урында могҗиза ясаучы кешеләргә сокланам. Никадәр генә алтын куллы, талантлы кеше булма, йөрәгеңдә ялкын дөрләмәсә, янәшәңдә әйдәп торучы булмаса, эшеңнең башкаларга да кызыклы булачагына ышанмасаң, бу могҗиза туа алмый.

Бер риваять исемә төште әле. Кайсыдыр рәссамны патша үз янына чакырып алган да: «Әгәр рәсемнәреңне минем сарайда гына ясасаң һәм аларны беркем дә күрмәслек булса, сине алтын-көмешкә күмәм», – ди икән. Рәссам каршы килгән. «Әгәр аларны кешегә дә күрсәтергә ярамаса, мин ни өчен ясыйм соң?» – дигән ул.

Яшел Үзән районы Исаково авылыннан шулар хакында уйлап кайттым. Гап-гади авыл укытучысы энтузиазмы белән күпме эш башкарылган ич монда! Боларны башкалар да күрергә, белергә, бирегә экскурсияләргә килергә тиеш.

ҺӨНӘРЧЕЛӘР АРАСЫНДА

Исаково авылының бер почмагында, юл буенда ук, ачык һавада, татар этнографик музее төзеп куйганнар. Дамир Хәлил улы Камалетдинов һәм аның гаиләсе башлангычы белән төзелә башлаган бу комплекста XIX-XX гасырдагы кечкенә бер татар авылы сурәтләнә. Монда татар халкының тормыш-көнкүреше, кул эшләре, мәдәнияте, милли киемнәре белән танышырга мөмкин.

Биредәге иң беренче корылма – җил тегермәне – 2009 елда ук барлыкка килгән. Ул, мөгаен, бөтен шушы комплексның иң зур горурлыгыдыр. Гаять кызык тарихка ия әлеге тегермәнне Биектау районыннан күчереп салганнар икән.

Изображение удалено.

Ул 1943 елда ук төзелгән булган. Вакытына игътибар итегез. Ул елларда авылдагы төп эшче көчләр – хатын-кызлар. Ир-атлар сугышта. Әнә шул хатын-кызлар, кыш көне урман кисеп, кирәк кадәр агачын авылга алып кайтып, шушы тегермәнне салып куя. Тегермәннең җилдә әйләнә торган калагын гына җил алып китеп җәфалый, чөнки алар аны салсалар да, буран вакытында әйләнә башлаган калакны туктата белмиләр. Бу хакта сугыштан яраланып, авылга кайтарылган Салих абый сөйләгән һәм тегермән тарихы хәзер бирегә килгән туристларга да бәян ителә. Иң кызыгы: тегермәндә әле дә он тарттырырга мөмкин. Менә бит, мин әйтәм, хатын-кыз кулы тигән әйбер гасырларга җитә!

Иң беренче күземә чалынган йортка керсәм, туку станогы эшкә җигелгән. Олы Шырдан авылыннан Рәйхана апа Шәйхуллина безне бу станокның тарихы белән таныштырды.

– Моны безнең музейга Тәтеш районы Олы Матюшино авылыннан чуаш милләтеннән булган Матрена Карабанова бүләк итте. Башта без аның рәтен аңламый идек. Элегрәк туку станогында эшләгән Зәйнәп апа да: «Бу мин күргән станок түгел», – дигәч, Тәтештән шул апаны алып килеп, тукып күрсәтүен сорадык. 87 яшьлек әби булса да, күзләре яхшы күрә, шундый яхшы итеп аңлатты…

– Үзенә күрә заманча бер җиһаз инде бу, уйлап тапканнар бит әле шуны, – дим, Рәйхана апаның тукыганын карап торып.

Изображение удалено.

– Тапсалар тапканнардыр, ләкин моннан да авыр эш юктыр ул, кызым, – ди Рәйхана апа көлеп. – Аркага бәрә, тукый торгач кулларга да төшә, күпме көч кирәген белсәң, әле бит монда үткен күзле булу да мөһим.

Якында гына кемнеңдер тимер чүкүен ишетеп, шул якка кузгалам. Тимерче алачагында Ильяс абый Шәйхуллин тирләп-пешеп эшләп ята икән.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

– Бу һөнәрне күреп үстек инде без. Казанны яулап алганчы иң яхшы тимерчеләр татарлар булган. Аларның корал ясавыннан куркып, Иван Грозный бу эшне тыйган. Шуңа да татарлар арасында тимерчелек бик калмаган диярлек. Ә менә без үскәндә инде тимерчелек белән шөгыльләнүне тыймадылар, шуңа да бу һөнәрне белеп үстек, – ди ул. Борынгы эш кораллары белән таныштырып ала.

Ильяс абый газетабызның даими укучысы да булып чыкты бит әле. «Монда туристлар белән эшләгәнгә сезгә түлиләрме соң, Ильяс абый», – дим, аның инде мине үз итеп өлгергәнен күреп.

– И, сеңлем, күр әле бер генә! Дамир нинди зур эшләр башкарды бит! Аңа моның өчен беркем акча бирмәде. Ул башта бер гектар җир сатып алды, әллә кайларга мөрәҗәгать итеп карады, булышучы булмады. Шуннан ул дуслары, танышлары ярдәмендә, анда барып-монда сугылып шуның кадәр комплекс төзеп куйды. Без дә аңа ярдәм итеп, аның энтузиазмы белән канатланып йөрибез. Әле бит 14 июньдә ачылдык кына, ул көнне бик күңелле итеп Сабантуй да оештырып алдык, гәрчә ачылыш 2016-2017 елларга гына планлаштырылган булса да, Универсиада уңаеннан иртәрәк эш башларга булдык. Әле туристлар күбәер, бу комплекстан да хезмәткәрләргә түләрлек акча керә башлар. Әлегә без бу эшне куәтләп торучылар гына! Бик татар җанлы, милләтпәрвәр кеше ул, Дамир, – диде Ильяс абый.

Бу комплексны төзүгә үзеннән күпме кеше өлеш керткән, хәзер дә монда 10нан артык кеше даими эшләп тора һәм, беләсезме, боларның барысы да милли җанлы кешеләр. Монда бит, беренче чиратта, милләтебезне танытырга тырышу чагыла. Бу авылның Зөягә экскурсиягә баручы автобуслар юлында ук булуы – тагын бер мөһим фактор. Бу авыл булырга тиеш һәм аның Казанны басып алучылар тупланган утраудан әллә ни ерак булмавы да бик яхшы.

БҮЛӘКТӘН ҖЫЕЛГАН АВЫЛ

Алдымда торган кара мунчаны да озаклап өйрәнү мөмкинлеге туды. Дамир абыйның кызы – Айназ бу мунчаны ягу технологиясен аңлатканнан соң:

– Корым мунча эченә күпме җыелмасын, ул ләүкәгә ятмый, – дип искәртә. – Бер галим аның экологик чиста булуы хакында да әйтте. Биредә бернинди гөмбәчекләр, күгәрек споралары яши алмый икән. Элек, әби-бабаларыбыз, кара мунчада итек тә басканнар.

Чүлмәкче йорты янында гына аның остаханәсе дә бар. Махсус мич төзеп куйганнар. Ясалган чүлмәкләрне киптерү өчен шул мичне 200 градуска кадәр кыздырырга кирәк, дип аңлаттылар безгә.

Йортларга кергәч андагы чигү эшләренә, идәндәге тукылган келәмнәргә, ягылган мичләргә, чигүле мендәрләр салынган сәкегә, гомумән, мондагы һәр җиһазга сокланып карап торасың. Бу музейга җыелган һәр әйбернең үз тарихы, үз иясе. Алар монда бүләк ителгән.

Менә инде самавыр җырлый һәм мичтән чыккан коймаклар янына чәйгә дәшәләр. Үземне Галиябану спектакленең төп герое итеп хис итәм дә, тәрәзәгә чиртүче Хәлилне эзлим. Эх, нинди рәхәт бу авылда!

Урамга чыксаң да күңелсез түгел. Ат дагалау өчен аерым бер корылма, сиртмәле кое, күпер салу, бүрәнә яру өчен эшләнгән аерым бер җайланма, атынгыч… Карарга әйбер күп монда. Ишегалдында гына урнашкан ана үрдәк һәм аның бәбкәләре, каз бибиләре, көртлек белән аның чебешләре, бер читтә йөргән кәҗә бәтие, тарантас җигелгән ат һәм башка кош-корт та – балалар өчен искиткеч бер манзара.

ЯРДӘМ КӨТЕП ЯТСАҢ…

Без барында ук туристлар да килде. Тулы бер гаилә Түбән Новгород шәһәреннән Казанга экскурсиягә килгән булган да, кире кайтып барышлары икән. Юл буенда торган авылны күреп керергә булганнар.

– Бу музей бик ошады. Татар авылы күренешен беренче тапкыр күрәбез, Казанда да мондый җир юк, – диде алар һәм, ирле-хатынлы, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

– Шәһәрегез шундый чиста, матур, без шок хәлендә йөрдек. Искиткеч шәһәрдә яшисез, без моны ук көтмәгән идек. Бик ошады һәм әле тагын киләчәкбез, – диде алар.

Алар белән аралашканнан соң Дамир абыйдан кызыксынам:

– Монда шулай юл өстендә керүчеләр күпме, Дамир абый?

– Кызыксынып кереп торалар инде. Туйлардан соң монда фотосессия ясыйлар. Төзелеш барганда ук карап йөрүчеләр булды, хәзер җәй булгач килүчеләр артып кына тора. Әле бит беркайда да реклама бирмибез. Монда берәр фильм төшерделәр мәллә, дип сораучылар күп. Музей-комплекс икәнне аңлатабыз. Әле бит бу төзелеп бетмәгән. Монда эшлисе эшләр эшләнгәненә караганда күбрәк. Бай йорты, татар авылы булгач кечкенә генә мәчете, ярымҗирдә урнашкан алачык кебек әйбер дә ясыйсы килә. Бу йортларда төн кунып була торган итеп, кунакханә кебек тә ясарга ниятлибез. Киләчәктә монда мәдрәсә кебек итеп, татар теле дәресләре ачарга да мөмкин дип уйлаштык…

– Сез бу комплекс проектын берәр министрлыкка күрсәтмәдегезме? Ничек инде, безнең Татарстан хөкүмәте шундый матурлык өчен акча жәлли? Монда бит татар милләтен зурлау гына түгел, ә күпме кешегә эш һәм аш булдыру дигән сүз бу.

– Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына бардым, проектны күрсәттем, үсеш концепсиясе сорадылар, анысын да яздым, ләкин проектны хуплап күтәреп алучы булмады. Шуңа күрә иганәчеләр ярдәме, дуслар тырышлыгы белән әкрен генә күтәреләбез. 2008 елда сатып алынган җир инде бу, булыр әле, бар да булыр…

Чыгу юлында ук сувенирлар да алырга мөмкин икән.

Шунда ук урнашкан ашханәгә кереп үлән чәеннән авыз итеп, коймаклар ашадык.

– Биредә бары тик хәләл ризык кына рөхсәт ителә. Аракы алып керү, тәмәке тарту тыела, – ди Дамир абый. – Татар авылында булмаганны без дә кертмәбез!

Безне казлар каңгылдавы, ипи сорап гел артымнан йөрүче кәҗә бәтие, Ильяс абыйның гармун моңы, ашханәдән «качып» чыгып, еракларга таралган мич коймагы исе озатып калды. Тиздән миңа да Кострома, Кемерово якларыннан кунаклар килергә тиеш, аларны бирегә һичшиксез алып киләчәкмен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Яшел Үзән-Исаково-Казан.

Комментарии