- 09.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Архив
Балтач районы полициясенә «гыйшкым» төште, төшләремә кереп саташтыра башладылар. Бигрәк тә соңгы атналарда. Көз көне, көннәр буе бәрәңге чүпләсәң, күзеңне йомсаң да шул бәрәңге күренгән шикелле, хәзер йокларга яттым исә ЮХИДИ хезмәткәрләрен «саныйм». Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре турында күпме яздым, күпме яздым да – менә сиңа «бәрәңге»… Шул язулардан соң Балтачның полиция хезмәткәрләре читтә калганга үпкәләгәнме шунда, аңламассың, гәзиткә эләгәселәре килеп әллә ниләр майтарып йөриләр. Күптән түгел бер укучыбыз Арча районыннан шалтыратып, Балтач полициясе күрсәткән галәмәтләр турында сөйләгәч, зыян күрүчеләрне күреп, сөйләштереп кайтырга булдым.
«КҮРШЕЛӘР КАРШЫНДА НАРУЧНИКТАН ЙӨРДЕМ»
Балтач районының бер авылында трактор урланган икән. Яңа техника булган дип аңладым. Урлаган кешесе аны башка бер хуҗага саткан да югалган, хәзер каракны эзлиләр. Максатыңа ирешү юлында бөтен ысуллар да яхшы, дип эшләгән «шампан шешәсе ияләрен» хәтерлисез булыр. Шундагы кебек үк булмаса да, биредә дә Балтач полициясе артыгын кыланып ташлаганга охшап тора.
– 24нче июньдә булды бу хәлләр, – дип сөйли Арча районы Үрнәк авылында яшәүче Наил абый Мөсәгыйтов. – Без Арчада йорт салып ятабыз. Мин шунда эштә идем. Иртәнге якта участковыебыз Вагыйз Маннанов шалтыратты да: «Син кайсы тирәдә?» – дип сорады. «Мин Арчада, өйдә», – дидем. Ни өчен эзләвен кызыксынгач: «Мылтык тикшерергә кирәк иде, синдә теркәлмәгән мылтык бар, дип әйттеләр», – ди. «Ярар, кил әйдә, ләкин мылтык бит Арчада түгел», – дидем. Әйе, мылтык бар минем, ул теркәлмәгән дә түгел. Участковый яныма килеп, юк сүз сөйләшеп тордык. «Кем әйтте соң сиңа миндә теркәлмәгән мылтык булуын?» – дидем, кешесен әйтә алмады… Ул мылтык бер сәбәп кенә булган инде. Шуннан ул килеп 3 минут та үтмәде. Тегеләре килеп басты.
– Тегеләр ул кемнәр?
– Балтачтан опергруппа. 4 кеше. Тракторны Балтачның Нөнәгәр авылыннан урлаган булганнар бит, шуңа күрә аны Балтачныкылар эзли дә. Бу Нөнәгәр турында без соңыннан гына ишеттек әле. Ә ул чакта хәтта опергруппаның нәрсә өчен килеп төшүен дә белми идем. Шуннан өлкән хәрби дәрәҗәлесе килеп, минем белән танышты. Криминаль полиция начальнигы Илдар Усманов иде бу. Әйдә, машинага чыгып сөйләшәбез, ди. «Нишләп монда гына әйтмисез?» – дидем. «Чыгып сөйләшергә кирәк», – диде. Куркырлык нәрсәм булмагач, чыктым инде. Өйдә бер кеше юк дип тә әйтеп карадым, барыбер анда сөйләшмәделәр. Аларның машинасына чыгып утырдым. «Мин сине наручниклар киертеп алып китәргә килдем», – ди бу берзаман. «Сәбәбе нәрсәдә соң?» – дим. «Менә син трактор урлап саткансың, сине фотодан таныдылар», – ди. Минем фотоны аларга кем бирергә мөмкин? Аны бит эзләсәләр дә фотодан түгел, фотороботтан эзләргә тиешләрдер инде. Минем адресны кайдан тапканнар? Ни өчен нәкъ менә мин? Үземне нинди фотографиядән тануларын да аңламадым. «Бу дөрес мәгълүмат түгел, шулай да мин Балтачка барам», – дидем. Шуннан миңа богаулар киертеп куйдылар. Машинада утырган җирдә бу. Әйтерсең, чыгып качам. Миңа өйне бикләргә кирәк иде һәм шул хакта әйткәч, богауның берсен үз кулына, берсен минекенә бәйләп, шулай үзенә тагып ияртеп йөртеп, ишекләрне бикләтте. Сәгать иртәнге 10нчы яртылар булгандыр ул чакта. Балтачка барганда, тракторның кайчан урлануын сорадым. «15нче июньдә», – диделәр. «Егетләр, мин 15е көнне туйда идем, минем 100 шаһитем бар», – дидем. «16сы көнне кайда идең?» – диләр. Ул көнне Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөректә Сабантуйда идем. Балтачка барып җиткәч, полициягә кергәндә, богауларны салдырдылар. Опознание уздырдылар.
Баксаң, болар тракторны тапкан икән. Тракторны сатып алган кешенең дә кем икәнен беләләр. Урлаган кешене эзлиләр. «Йөзе белән охшаган, ләкин ул түгел», – диде тракторны сатып алган ир. Опознаниеда тагын ике кеше бар иде, ул аларны шунда ук җибәрде.
– Ни өчен нәкъ менә сез соң?
– Мин үзем дә шаккатам. Ни өчен нәкъ менә мин? Нинди фотодан таныганнар алар мине? Мине кем «подставить» иткәнен күрәсем килә. Балтач районында бер-ике кешедә бардыр минем фото, ул районнан әллә ни аралашкан кешем дә юк бит.
– Кайчан өегезгә кайтып җиттегез?
– Көндезге 1ләр тирәсендә мине Үрнәккә кайтарып куйдылар. Арчада машинам калган иде бит, аны кайтарырга рөхсәт итмәгәннәр иде. Арчага машина артыннан барырга туры килде. Алар бит каракның мин икәненә 100 процент ышаныч белән килгән иде. Машинага утыру белән телефонымны алдылар да сүндереп куйдылар. Өйдәгеләр дә берни белми калды. Мине каян эзләргә белмәгәннәр. Хатыным кайда йөргәнемне кайткач кына белде, бик аптырады инде. Минем гаеп булса – бер хәл. Наручниклар киертми генә алып китсәләр, яки үземне генә чакырган булсалар да, болай да бара идем Балтачка, чөнки гаебем юклыгын белеп торам. Алай итеп, күршеләр каршында богаулардан урам буйлап йөртеп, мәсхәрә итмәсәләр дә була иде.
Наил абыйның йортын күздән кичерәм. Зур, ике катлы йорт. Капка алларында зур кара иномарка тора. Үзләренең шәхси кибетләре дә бар икән. Кем-кем, ләкин боларга чит кешенең тракторы кирәк түгеллеге әллә каян күренеп тора. Шул фикеремне раслагандай Наил абый өстәп куя:
– Мин ул тракторда йөри дә белмим, мин аның белән кызыксынмыйм да, аны эшкәртә торган басуым-бакчам да юк. Үзем Чернобыль инвалиды, пенсионер.
«МИНЕ ДӘ АЛЫП КИТСЕННӘР…»
Наил абыйның хатыны Альмира апа да бу хәлләргә чын-чынлап аптыраган.
– Сез дә теләсә-кемгә охшарга мөмкин бит. Мөмкинме?! Әгәр сезне менә шулай итеп, кемгәдер охшаган өчен, наручниклар киертеп алып чыгып китсәләр, аннары, охшаган өчен генә ябып та куйсалар… 37нче еллар репрессиясеннән дә «хуже»рак әйбер булып чыга бит әле бу. Теләсә-кем, теләсә-кемне барып пычрата һәм рәшәткә артына утырта ала булып чыгамы? «Дальний» Казанда диләр. Балтачта да шул ук хәл ул, менә бит! Ярар иде, трактор урланган чакта безнең машинаны күрсәләр. Бер сәбәпсез, бернинди дәлилсез, наручниклар киертеп кую, урлагансың да саткансың дип әйтү – бу законлымы? Безне кемнеңдер шул рәвешле мыскыл итәргә, түбәнсетергә тырышуына ачуым килә.
Мин шул ук көнне Балтачның эчке эшләр бүлеге начальнигына шалтыраттым. Килеп гафу үтенсен криминаль полиция начальнигы, дидем. Ул көлде генә. Мин дә бәлки, берәр наркоманга охшагандыр, мине дә килеп алып китсеннәр алайса.
Гади авыл халкын һәркем түбәнсетә ала. Нишләп берәр нинди зур җитәкчегә барып ябышмаганнар соң?! Алар бер кешегә дә охшый алмыймы әллә?
Иремнең кан басымы күтәрелеп йөрде ничә көн. Күршеләр дә аптырап: «Нишләдең, нәрсә булды? Нәрсә бу?» – дип сораганнар. Үзеңне соңгы җинаятьче итеп хис итәрсең. Аны бит хәтта киемнәрен дә алыштырырга рөхсәт итмичә алып киткәннәр. Кеше үтерүчене дә алай итмиләр.
Күп газеталардан укып, белеп торабыз, бу безнең тарих та детективтан бер дә ким түгел.
Ялгышлык булырга мөмкин һәркайда да. Опознаниега килергә кушсалар, ул болай да барыр иде. Ләкин бер гаебең булмаган килеш гаеп ташлап, наручниклар киертеп алып китү – бу инде бер кысага да сыймый.
«ИМЕЮ ПРАВА, ИМЕЮ!»
Нөнәгәр авыл җирлеге участковые Фәнил Муллахмәтов белән сөйләшкәч кенә, вакыйгаларга бераз ачыклык кергәндәй булды.
Ул инде тракторның күптән табылуын хәбәр иткәннән соң, урлауда гаепле кешеләрнең дә ачыклануын, ләкин аларның әлегә качып йөрүләрен әйтте.
– Аны кем урлаганын ничек белеп була иде соң? – дим, тагын кемнедер ялгышлык белән алып китүләренә куркып.
– Трактор белән алар кайсыдыр камерага эләккәннәр бит. Шул камерада аның кешесе дә күренә.
Балтач районы криминаль полиция начальнигы Илдар Усманов белән кат-кат элемтәгә чыгып карарга туры килде. Башта киңәшмәдә булды, аннан соң эше күбрәк булгандыр… Ахыр чиктә аның белән дә аңлашу җаен таптык.
– Бернинди закон бозу булмады анда, – диде ул. – Күршеләр дә, бездән килгән башка «сотрудниклар» да бар иде, алар күреп торды. Беркемгә дә тик торганда наручник киертелми. Башта бит без тыныч кына машинада сөйләшеп утырдык, мин хәлне аңлаттым.
– Димәк, Наил абый тик тормаган, шуңа күрә аңа наручник киертелгән булып чыгамыни?
– Мин сезгә барысын да сөйләп бетерә алмыйм, сөйләргә тиеш тә түгелмен. Сез бер якны гына тыңлап, «недостоверная информация» язмагыз анда. Сез миңа ул статьяны күрсәтмичә «вообще не имеете право печатать».
– Әйдәгез, матбугат чаралары турындагы законны күтәрмик, сезгә күрсәтмичә дә басарга хакым бар.
– Тагын бер кат әйтәм: бернинди закон бозу булмады. Сезне фәлән-фәлән җирдә күргәннәр, дидем. Азактан гафу үтенеп: «Мин сезне каян алып киттем, шунда китереп куям», – дидем. «Юк, мине Үрнәктә генә калдырыгыз», – диде Наил абый. Әле без гафу үтенгәч: «Егетләр, сез нәрсә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин», – дип төшеп калды.
Язганнарымны укыган чакта ук Илдар Усманов белән булган сөйләшүнең нинди рухта булуын чамалыйсыздыр. Шуны да искәртим әле: бу мәкаләне язган чакта «не имеете право» дигән сүзне күп ишеттем мин. Ике яктан да! Нишләптер ике як та мин аларга шушы язманы башта укытырга, аннары гына бастырырга тиеш дип саный иде. Булмагае! Законда андый әйбер юк! Мин аны бик теләсәм генә, сезгә хөрмәт йөзеннән каршы барып яки үзем шикләнгән урыннарны төзәтү максатыннан гына күрсәтә алам. Бары тик үз мәнфәгатьләрем файдасына гына. Ә сез… Бик күп белсәгез һәм кемнедер ничек эшләргә өйрәтергә теләсәгез, үзегезнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрне өйрәтегез. Ә минем инде «Журналист» белгечлеге буенча кызыл дипломым да, аннан соң эшләгән берничә еллык тәҗрибәм дә бар. «Права»ларны һәркем белергә тиеш. Аның кемгәдер артык бирелгәне юк. Артып китсә, чикләргә закон бар.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Үрнәк-Арча-Казан.
P.S. Материалны газетага тапшыру алдыннан гына Альмира апа шалтыратып: «Миңа моны прокуратурага шикаять итәргә куштылар әле», – дип белдерде. Эшләр зурга китмәгәе.
Комментарии