Әле дә син бар әле, «Безнең гәҗит»ебез!

Әле дә син бар әле, «Безнең гәҗит»ебез!

Мин телевизор карарга яратмыйм, ул әбиләргә бик кирәк тә түгел инде. Шөкер, бездә «БСТ»ны да кушып, 6 татар каналы бар, караган кешегә телевизор яныннан торып китәсе дә юк. Тик кайчагында күңелең төшеп, берәр матур әйбер юкмы, дип кабызсаң, шул алты каналда да бер үк җырчылар җырлый торган була. Начар җырлыйлар, димим, үзем җырлый белмәгәч, аларны хөрмәт итәм. Соңгы елларда бигрәк тә олыгаеп барган байлар күп җырлый, тормышның барлык матурлыгын да аласылары, таныласылары киләдер инде. Ул акчаны кая гына куеп бетерсеннәр соң? Җыр авторларына да җырларын танытырга кирәк бит, хәер, хәзер җырчылар үзләре дә яза.

Мин укырга яратам, безнең йортта бик ярлы чагында да китаплар булды. Әбием күп бәетләрне, «Бүз егет белән Сәхибҗамал», «Ләйлә-Мәҗнун», Хөсрәү-Ширин», «Йосыф-Зөләйха», «Таһир-Зөһрә»ләрне миңа күңелдән төннәр буе сөйләп ята иде. 1913нче елда бертуган Кәримовлар бастырган «Кыйссасель Әнбия һәм Әнвәрел гашыйкин» китаплары миндә саклана, күңелем төшкән саен укыйм мин аларны.

Әбием үзеннән чыгарып та шигырьләр сөйли иде, күрәсең, мин аңа охшаганмын. 7нче класста укыганда шигырьләр яза башладым, эшли башлагач, колхоз тормышын башта «Яңа юл», аннары «Байрак» гәҗитләрендә гел яктыртып тордым, мәкаләләрне күп яздым, төрлесе булды инде, гел мактап кына булмаган чаклар да булды, кызганычка каршы. Такташ әйтмешли, авылдан аноним язылган хатларны гел миннән күрделәр, кисәттеләр. 2007нче елда, юлда укырга гына дип «Безнең гәҗит»не алган идем, ошап китте, аннары язылдым. Шигырьләр җибәргән идем, ошатмадылар, без шигырьләр бастырмыйбыз, дигән җавап килде.

Ә шигырьләр басылгалап тора иде. 2010нче елда беренче хикәямне язып җибәрдем. «Сөю хакы» дип атала иде ул. Тагын нинди җавап килер, дип көткәндә, Аллаһның рәхмәте, басылды бит! И, «әлләкем» булдым инде шул чакта, Казан гәҗитендә хикәяң басылсын әле! Ул чакта Гайникамал дип кенә исем куйган идем. Шуннан китте инде, язам да язам, басыла гына бит! 3 еллар Гайникамал дип яздым. Гел шулай язасы калган, кайберәүләрне тешләп тә язгаладым, бик авыр сүзләр дә ишетергә туры килде. Язу дәрте барыбер сүрелми, аны кешегә аңлатып та булмый. Инде 9 елга 100гә якын хикәя, шигырьләрем дөнья күрде. Кая гына барсам да таныйлар үземне, чөнки гәҗиттә рәсемем дә басылгалады. Дусларым, туганнарым һәрберсе язылды, һәр чәршәмбене кунак көткән кебек көтеп алабыз.

Безнең гәҗитнең журналистлары да батыр көрәшчеләр кебек аның. Хуҗалары нинди, хезмәткәрләре шундый була бит.

Боз ваткычы калын бозны ватып,

Рәхәт сулыш бирсә балыкларга,

«Безнең гәҗит» һәрчак ярдәм итә

Яклау табалмаган халыкларга.

Беркайчан да ул битараф калмый

Ярдәм сорап хатлар юллаучыга.

Нәфис гәүдәләрен калкан итеп,

Журналистлар авыр юлга чыга.

Кемнәр хаклы, кемнәр кимсетелгән,

Замана шул бүген бик болгавыр.

Давыл бит ул «биек таудан» килә,

Каршы торулары аңа бигрәк авыр.

Кешеләргә ярдәм итәбез, дип,

Күпме авырлыклар төшә сезгә.

Фәрештәләр берүк саклап йөрсен

Раббым ярдәм бирсен үзегезгә.

Сезгә теләгем шул минем. Мин бит инде үземне дә сезнең бер әгъзагыз итеп сизәм.

Кадерле «Безнең гәҗит»! Син үзеңне бүген нинди итеп күз алдыңа китерәсең? Мин синең «рәсемеңне» җибәрәм әле бүген. Дөресрәге, ул минем өч оныгым, аларга нәкъ 15 яшь! Мин сезнең белән булгач, димәк, алар да сезнең белән, алар миңа гел булышты. Язганда да, язмаларны сезгә җибәргәндә дә аларның да өлеше бар. Миңа инде 72 тулды, мин китсәм дә әле алар сезнең белән калачак. Алар минем өч баламның балалары, быел 9нчы сыйныфны тәмамлыйлар, мәктәптә соңгы еллары. Кызганыч, балаларның дошманнары уйлап чыгарган, әйе, дошманнары, дим, БДИ аркасында күпме бала үзенә кул салды. Бүген 16сы да тулмаган балаларыбыз куркыныч җинаятьчеләрне саклаган кебек саклаучылардан дерелдәп торып, ничек имтихан бирерләр? Аннары кая барырлар, кем көтеп тора, байларның фатирлары алынган да бит, безнекеләрнеке юк. Бер тәмугтан чыккач, икенчегә кермәсләр шул инде. Институт, ВУЗлар хыялда гына калачак.

Дошманнар дигәнем алдан ук шуны уйлаган шул инде, гади халык баласы укымасын, дигән. Укыганга карап, урнашырга эше дә юк аның. ВУЗлар да бүленде хәзер – бакалавр гына бетерсәң, ярты гына белем була, магистратура да кирәк. Элек 5 ел укый идек бит.

Бүген татар теле дә кирәкми. Үзләре татар булган кешеләр бетерә бит аны. Тик иманым камил, рус теле дә шул хәлгә дучар булачак, авылларда, гади халык кына сөйләшәчәк. Дөньялар болай барса, дәүләт теле йә инглиз, йә кытай теле булыр, төрек булырга да мөмкин. Бүген чит илдә укып кайткан түрә малайлары законны үзләре чыгарачак. Инде болай да Казанда йөргәндә чит илдә йөрисең кебек, татар телле рекламалар бик сирәк.

Сезнең Динә әбиегез (Гайникамал) КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии