- 09.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №23 (10 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үз вазифасыннан китү ихтималын белдерде. Кайбер күзәтүчеләр бу белдерүне җитдигә алмый.
Срогы тәмамланганнан соң, тагын бер срокка Президент булып калырга теләмәве турында Минтимер Шәймиев узган җомга Петербургта икътисадый форум вакытында Reuters хәбәрчесе белән сөйләшүдә әйткән. Мәгълүмат чаралары аның “Мин гомер буе хакимияттә, инде ял итәргә вакыт – монда шик юк. Хатыным 60 яшемнән бирле китәргә үгетли”, – дигән сүзләрен таратты.
Минтимер әфәндегә хәзер 72 яшь. Татарстан Президенты вазифасын ул дүртенче срок башкара. Срок киләсе елның язында төгәлләнәчәк. Шушы дүртенче срокка аны 2005 елда ул чактагы Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. 2004 ел Беслан фаҗигасеннән соң Путин җирле җитәкчеләрнең сайлану тәртибен бетерде. Тәнкыйтьчеләр аның бу адымын демократиядән тайпылу дип бәяләде.
Шәймиев башта бу үзгәрешне мәҗбүри чара дип атаса да, соңрак җирле җитәкчеләр халык тарафыннан сайланырга тиеш дип, бу тәртипкә каршы чыкты.
БЕРЕНЧЕ БЕЛДЕРҮ ТҮГЕЛ
Хакимияттән китү ихтималын Шәймиевнең элегрәк тә әйткәне бар иде. Берничә ел элек радиобызның урыс бүлегенә биргән әңгәмәсендә ул: «Президент 70 яшьтән дә өлкән булмаска тиеш”, – диде.
2005 елда да Шәймиев үз вазифасыннан китү нияте булуын, ләкин Путин калырга үтенгәннән соң, ризалашырга мәҗбүр булуын әйткән иде.
Күзәтүчеләр фикеренчә, Шәймиевнең бу соңгы белдерүе дә Мәскәү белән төбәкләр арасындагы катлаулы сәяси уенның бер өлеше булырга мөмкин.
Җомга көнне Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов «Московский Комсомолец» газетасына биргән әңгәмәсендә, Русиядәге үзәкләштерү сәясәтенә кискен тәнкыйть белдереп, срогы беткәннән соң хакимияткә ябышып ятмаячагын әйткән иде.
Сәяси фәннәр докторы, профессор Сергей Сергеев «Бизнес Online» басмасына әйтүенчә, Шәймиев бик теләсә дә, аңа китү җиңел булмаячак, чөнки тирәлеге моны теләми. Бу фикер белән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Александр Таркаев та килешә. “Шәймиев 2010 елдагы вәзгыятьтән чыгып эш итәчәк, 2009 ел уртасында фараз кылу авыр, җанына журналистлар тигәч, җавап биргән инде”, – дигән ул «Бизнес Online» басмасына.
ВАРИС КЕМ БУЛЫР?
Шәймиевнең бу белдерүе аның варисы кем булыр дигән бәхәсләргә яңа этәргеч бирде. Моңа кадәр варислар арасында өч исем атала иде: Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Казанның элекке хакиме Камил Исхаков һәм хәзерге хакиме Илсур Метшин. Соңгы вакытта Метшин исеме ешрак телгә алына. Хәзер ул Мәскәү белән түземрәк эшли, Русия Президентының 100 таянычы исемлегенә кертелде.
“Regnum» агентлыгы мәгълүматына караганда, соңгы вакытта ихтимал варис буларак тагын бер исем телгә алына – Русия Президентының БДБ илләре белән бәйләнешләр өчен җаваплы махсус вәкиле Фәрит Мәхәммәтшин. Озак еллар дипломатия эшләрендә булса да, ул Татарстан белән элемтәне өзмәгән, 1995-1999 елларда Татарстанның Русиядәге вәкиле вазифасын башкарды.
Ике ел элек “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Минтимер Шәймиев үзенең варисы турындагы сорауга: “Яңа җитәкче хәзерге сәясәтне дәвам итәргә тиеш булачак. Татарстанда андый кешеләр бар, аларны читтән эзләп йөрисе юк”, – дигән иде.
Али ГЫЙЛЬМИ
Рәхимов Мәскәүне яманлый
Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” газетасына биргән әңгәмәсе җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә.
“Диссидент Республики Башкортстан” дип аталган бу сөйләшүдә Башкортстан Президенты, нигездә, сәясәткә кагылышлы сорауларга җавап бирә һәм федераль үзәк гамәлләренә ризасызлык җиткерә. Аның фикеренчә, хәзер Русия хакимияте төбәкләргә аеруча зур басым ясый һәм үзәкләштерү күренешләре советлар берлеге заманыннан да яманрак.
Мортаза Рәхимов Русиядә бер генә фирканең – “Бердәм Русия”нең генә өстенлек итүе белән дә канәгать түгел. “Күпчелекне, кимендә ике фирка тәшкил итәргә тиеш. Мисал өчен, Америка белән Англиядәге кебек”, – дип белдерә ул. Рәхимов “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчелеген “өч тавык белән идарә итмәгән кешеләр” дип тә атый. Әлеге уңайдан фирканең Югары Шурасы бюросы әгъзасы Андрей Исаев якын көннәрдә Мортаза Рәхимовның тәртибе тикшереләчәген ирештерде. Аның фиркадән чыгарылуы да ихтимал, ди ул. Фирканең Югары Шурасы рәисе, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов та Мортаза Рәхимов белән сөйләшү булачагын хәбәр итте. Ләкин ул моның өчен аны фиркадән чыгару дөрес булмас иде дип исәпли. “Бердәм Русия” җитәкчеләренең Мортаза Рәхимов белән очрашуы турында әлегә хәбәрләр юк.
Шулай итеп, Башкортстан Президенты үзе әгъза булып торган “Бердәм Русия” фиркасенә дә “тибеп” ала. Үзенең тиздән вазифасыннан алынуы ихтималлыгына кагылып, Мортаза Рәхимов “бу хәл булмаячак, мин үземнең срок беткәнче – 2011 елның ноябренә кадәр үз урынымда калам”, – дип кистерә.
Әңгәмәдә башка кызыклы җаваплар да бар. Аеруча, Президент улы Урал Рәхимов хакында. “Московский комсомолец” хәбәрчесенең: “Улыгызны мафияче, дип әйтәләр”, – дигәненә Мортаза Рәхимов: “Урал мафияче түгел, ә менеджер”, – дип җавап бирә. Аннан, Урал Рәхимовның байлыгы да юк икән. “Урал минем хатынның әнисе калдырган 27 квадрат метрлы бәләкәй фатирга гына хуҗа”, – дип җавап бирә Президент. Ә бит финанс журналларында Урал Рәхимовның доллар миллиардеры булуы хакында мәгълүмат инде әллә ничә еллар бирелеп килә.
Сүз дә юк, Мортаза Рәхимовның федераль үзәккә карата әйтелгән кайбер фикере, чынлап та, дөреслеккә туры килә. Ләкин нишләп әле нәкъ менә хәзер Башкортстан Президенты Русия хакимияте сәясәтенә карата үзенең кискен ризасызлыгын белдерергә җөрьәт иткән? “Моның сәбәбе бик гади”, – дип белдерә Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре. “Башкортстан Президентын вакытыннан алда үз вазифасыннан алалар икән дигән сүз куерган саен, Рәхимов әфәнде Мәскәү тарафына теш кайрап ала”, – ди оппозиция башлыгы Рамил Бигнов.
Кайбер аналитиклар фикеренчә, Мортаза Рәхимовның “МК” газетасындагы әңгәмәсе Башкортстан җитәкчелеге тәкъдиме белән эшләнгән булуы бар. Әгәр шулай икән, бу әңгәмә шушы көннәрдә Башкортстанның барлык рәсми газеталарында да күчереп бастырылачак, дип уйларга кирәк.
Фәнис ФӘТХИ, Мөнир ВАФИН
Элекке совет илләрендә расизм көчәя
Русиядә милли һәм динара нәфрәтнең сәбәбе – миграция сәясәтенең төптән уйланылмавында. Милләтчеләр аеруча зур шәһәрләрдә берләшә.
Бу хакта расачылык һәм ксенофобиягә багышланган халыкара җыенда Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Владимир Лукин белдерде. Аның сүзләренчә, бер яктан, Русиягә кешеләр җитми. Бу – илнең зур булуы һәм демографик хәлнең катлаулылыгы белән аңлатыла. Шул ук вакытта кайбер эре шәһәрләрдә кеше артык күп һәм ул читтән килгәннәргә нәфрәт уятуга сәбәп булып тора.
“Бу өлкәдә максатчан стратегия кирәк”, – ди Лукин. Һәм ул, мәсьәләне хәл итүдә яңа төзелгән хөкүмәтнең миграция сәясәте комиссиясенә өметләнә. Әлеге комиссия төзү турындагы карар май азагында кабул ителгән иде.
Әмма күпләр комиссия төзү генә ниндидер уңыш китерәчәгенә шикләнә. Чөнки әлеге өлкәдәге җинаятьләрнең кинәт артуы Русиядәге икътисадый хәлләр белән аңлатыла. Эре шәһәрдә яшәүче төп халык эш таба алмый, акчасызлыктан интегеп, читтән килүчеләргә “каныга” башлый. Ягъни алар җирле халыкның эш урыннарын ала дип саный.
“Иң күп җинаятьләр Мәскәү, Петербург, Татарстан һәм Түбән Новгородта теркәлгән”, – ди Генераль прокуратураның федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтү һәм экстремизмга каршы тору идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Җафяров.
Чыннан да, берничә ел элек Петербургта милләттәшебез Дамир Зәйнуллинны такырбашлар чәнчеп үтергән иде. Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте дә әледән-әле такырбашлар һөҗүменнән зарлана. Татарстан исә милли татулык төбәге буларак күрсәтелә. Шуңа Җафяровның республиканы бу исемлеккә кертүе күпләрне бераз аптырашта калдыргандыр. Әмма соңгы вакытта Казанда да фашизм белән бәйле хәлләр очрый.
ЭЛЕККЕ СОВЕТ ИЛЛӘРЕ ТЫНЫЧ ТҮГЕЛ
Шушы елның беренче биш аенда Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә 30 үтерү очрагы теркәлгән. Узган ел бу сан 66 булган. Яртылаш кимү булса да, милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр саны югары булып кала. Андый һөҗүмнәр Русиянең 20 төбәгендә теркәлгән. Алай ук зур күләмдә булмаса да, милләтара нәфрәтнең үсүе Украина, Белоруссия һәм башка элекке совет илләрендә дә күзәтелә.
“Ксенофобиянең дәрәҗәсе төрле. Ләкин элекке совет илләрендә аның чыганаклары бер үк, – ди Мәскәүдәге этнология һәм антропология тикшеренү үзәге башлыгы Эмиль Паин. – Төп сәбәп – элекке система җимерелгән, яңасы әле булдырылмаган. Бу илләрнең барысында да милләтчел процесслар бара”.
Совет режимы милли үзенчәлекләрне үстерү өчен артык тырышмады, милләтләрне тулаем сөргенгә куды, милли гореф-гадәтләрне фольклорга кайтарып калдырды. “Коммунист җитәкчеләр “халыклар дуслыгы” дигән төшенчәне алга сөрсә дә, җәмгыятьтә ксенофобия һәм антисемитизм кәефләре һәрчак булды. Шушы хисләр хәзер өскә калкып чыкты, – ди Эмиль Паин. – Бу илләрнең берсендә дә демократия йә чыдамлык тәҗрибәсе булмады. Чыдамлык ул милли азчылыкка карата гына булмыйча, сәяси, идеологик, социаль яктан үзгә булганнарның үз фикерләрен әйтү хокукын тану да”.
Коммунистик җитәкчеләр кебек хәзерге идарәчеләр дә ксенофобик хисләрне контрольгә ала алмый. Милләтара нәфрәт нигезендә көч куллануларга күз йомып, аның үсүенә юл куя.
ИХТЫЯР КЫТЛЫГЫ
Amnesty International оешмасы мәгълүматларына караганда, элеккеге совет илләрендә расизм белән бәйле җинаятьләрне гадәти хулиганлык дип бәяләргә омтылыш сизелә. Мисаллар да китерелә. Русиянең расизмга каршы «Сова» төркеме мәгълүматына караганда, шушы елда гына да Русиядә 147 нео-нацистик һәм расачыл һөҗүм теркәлгән. Үтә милләтчеләр, аларга берни дә булмаячагын сизенеп, аз санлы милләт вәкилләренә, расизмга каршы көрәшүче зыялылар, хокук яклаучылар, студентларга каршы һөҗүмнәрен арттыра.
Али ГЫЙЛЬМИ, Ландыш ХАРРАСОВА
Ришвәтчелектән ярлылар җәфа чигә
Transparency International хисабы коррупция аркасында күп илләрдә хөкүмәткә ышаныч кимүен, иң зур зыян ярлы катламга булуын күрсәтә.
Бу хисап 69 илдән 73 меңләп кеше фикеренә нигезләнә. Фикер белешүдә катнашканнарның яртысы үз илендәге хосусый тармак ришвәтчел дип исәпли һәм ул дәүләт карарларына тәэсир итәр өчен ришвәт бирергә әзер дип саный. Моның бигрәк тә элекке Советлар Берлеге илләренә туры килүе хисапта әйтелә. Беренче урында Азәрбайҗан белән Әрмәнстан, Уганда, Камбоджи һәм Сиерра Леона да шул тирәдә.
Transparency International хисабына караганда, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Русиядәге фикер белешүдә катнашканнарның 23тән алып, 49 процентка кадәре кечкенә ришвәтне үз иленең иң зур проблемасы дип саный. “Сез яки туганнарыгыз былтыр ришвәт түләдеме”, – дигән сорауга Азәрбайҗанда 46 процент, Әрмәнстанда 43 процент “әйе» дип җавап биргән. Дөнья күләмендә андыйлар уртача 13 процент икән.
Наиф АКМАЛ
Тарих өчен көрәш
Соңгы вакытта Русиядә тарихны “дөрес итеп” тасвирлау тырышлыгы күзәтелә. Русия Президенты “тарихны бозып күрсәтүгә каршы” комиссия төзеде. Думада “нацизмны аклауга каршы” канун өлгесе тикшерелә.
ТАРИХ КОМИССИЯСЕ
Нацизмны аклау тырышлыгына каршы яңа канун өлгесе Русия Думасына Җиңү көне алдыннан тапшырылды. Бу канунда нацизм җинаятьләрен аклаган өчен 5 елга кадәр төрмә җәзасы каралган. Берничә көннән Русия Президенты Дмитрий Медведев үз карары белән үзенчәлекле комиссия – Тарихны Русия мәнфәгатьләренә зыянга бозып күрсәтү тырышлыгына каршы тору комиссиясен төзеде.
Комиссия әгъзалары исемлеген карасаң, аның җитдилегендә шик калмый: Саклану, Тышкы эшләр министрлыгы, генераль штаб, тышкы күзләү, иминлек хезмәте, дәүләт серен саклау комиссиясе вәкилләре, шулай ук юстиция, мәгариф, мәдәният, матбугат рәсмиләре. Барлыгы 28 кеше. Араларында ике тарихчы да бар. Комиссиянең төп максаты “Русиянең абруен киметүгә юнәлтелгән тарихи вакыйгаларны һәм фактларны бозып күрсәтү очракларын туплап, Президент исеменә хисаплар әзерләү”, диелгән. Моннан тыш, ул “бозып күрсәтүләргә” каршы тору стратегиясен әзерләргә, Президентка конкрет чаралар тәкъдим итәргә тиеш булачак. Шушы комиссиянең эшчәнлеге турында әлегә мәгълүмат юк. Ул арада бу «тарихны бозып күрсәтүгә каршы көрәш» көтелмәгән төсмер ала башлады. Саклану министрлыгының интернет сәхифәсендә «Сугыш энциклопедиясе» бүлегендә игътибарга лаеклы бер документ дөнья күрде.
ПОЛЬША ГАЕБЕ
Сугыш тарихы институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, полковник Сергей Ковалев имзалаган бу документта икенче Бөтендөнья сугышы башлануга Германия түгел, ә Польша гаепле, дигән нәтиҗә ясала. Автор язуынча, 1938 елда Гитлер Польшага берничә таләп куйган: Данциг шәһәрен Өченче Рейхка кайтарырга. Көнчыгыш Пруссияне Германия белән бәйләү өчен, Польша аша машина һәм тимер юллары төзергә рөхсәт бирергә.
Ковалев әфәнде бу таләпләрне «бик тә урынлы» дип атый. “Версаль килешүе нигезендә Польшага эләккән Данциг шәһәрендә күбесенчә алманнар яшәгән, алар үзләре дә тарихи ватаннарына кайтырга теләгән. Германиянең ике өлешен тоташтырачак юл «коридорына» килгәндә, Гитлер аның тирәсендәге җирләргә дәгъва итмәгән”, – дип яза ул.
Польша Гитлер таләпләрен кире каккан. Ковалев фикеренчә, ахыр чиктә бу сугыш башлануга китергән.
Кайбер белгечләр Саклану министрлыгы сәхифәсендә мондый текст пәйда булуга гаҗәпләнү белдерә. “Глобаль сәясәттә Русия” журналы мөхәррире Федор Лукьянов сүзләренчә, мондый язмалар Русия абруена зыян китерә. “Поляклар әллә ни гаҗәпләнмәс, ә менә алманнар шаккатачак, чөнки бу язманы нацистларны аклау дип аңларга була”, – ди ул.
Пәнҗешәмбедә Саклану министрлыгының матбугат үзәге: “Сугыш энциклопедиясе” бүлегендә урнаштырылган мәкаләләр, шул исәптән полковник Ковалев язмасы да министрлыкның рәсми карашын чагылдырмый”, – дигән белдерү ясарга мәҗбүр булды.
ЧИРКӘҮ КАРАШЫ
Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре тирәсендәге бәхәстән урыс чиркәве дә читтә калмады. Чәршәмбедә Русия патриархы Кирилл бу сугышны “кылган гөнаһлар, диннән тайпылган өчен Аллаһы Тәгаләнең биргән җәзасы”, – дип атады. Патриарх сүзләренчә, һәркемнең, шул исәптән, чиркәүнең дә тарихны үзенчә аңлатырга хокукы бар.
АЛИ ГЫЙЛЬМИ
azatliq.org
Социаль торак базар бәясенә якынлашты
Татарстанның бюджет оешмасында аз хезмәт хакы алып эшләүчеләрне фатирлы итүгә нигезләнгән социаль ипотека шартлары катлауланганнан-катлаулана. Әле күптән түгел торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин: “Чиратта торучы һәр гаилә ай саен 2 мең 200 сум кертеп барырга тиеш”, – дип әйтте. Бу акчаны кертмәгәннәр исемлектән төшерелеп калдырачагын белдерде. Кризис заманында очын-очка ялгап барган бюджет тармагында эшләүчеләр өчен монысы да зур акча. Әле күпләр, үз фатиры булмау сәбәпле, яллап яшәүче тораклары өчен дә түләргә тиеш.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бу көннәрдә яшь гаиләләр өчен социаль ипотеканың 700 сумга артуы мәгълүм булды. Бу күпләрне аптырашта калдырды. Чөнки квадрат метр өчен элеккечә 27 мең 500 сум түгел, ә 28 мең 200 сум түләргә туры киләчәк. Икътисадый кризис башлангач, күп кенә гаилә болай да социаль ипотекага алган фатиры өчен түләп бара алмавын әйтә. Шуңа хәзер фатир өмет итүчеләр яңа бәяне күргәч куркуга калды. Ник дигәндә, инде социаль ипотека бәясе базардагы фатир бәясенә тиң дип әйтергә була. Шул сәбәпле, керткән акчаны кире алырга теләүчеләр дә бар. Әмма инде бер ай элек мөрәҗәгать итүчеләргә дә акча һаман кайтарылмаган икән. Бу хәлләрнең барысы да торак фондының финанс проблемасы белән бәйледер, күрәсең, чөнки акча кертеп барырга тиешле ширкәтләрнең дә күбесе, кризис сәбәпле, бу түләүләрдән баш тарта.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Комментарии