- 09.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №23 (10 июнь)
- Рубрика: Архив
Нишләп мин “БГ”ны элегрәк күрмәдем икән, дип әлеге газетаны укымаган елларымны кызганам. Без педагог булып эшләгәч, кайбер басмаларны мәҗбүри яздырталар иде. Укыйсыңмы, юкмы – языл.
Алла боерса, күзем дөньяның якты нурларын күргәндә, сездән аерылмам.
Үзем 39 ел мәгариф өлкәсендә эшләдем: балалар бакчасында 19 ел – тәрбияче, 20 ел мөдир булдым. 2008 елның 1 сентябреннән лаеклы ялда. Биш балам, гаилә терәгем бар. Олы улым 14 яшендә эшкә барып җәрәхәт алган иде. Әле ярый үз аягы белән йөри, кирәгенчә эшли ала, дип юанам. Кече улым Казан дәүләт аграр университетында укып диплом алды, үзе теләп, армиягә китте. Инде әни йөрәге аның кайтыр көннәрен санап утыра. Бу дөньяда иң зур бәхетем – әнием исән. Җиде туганым бар. Авыл җирендә яшибез. Мал-туар асрап, өйне газ белән җылытабыз. Су өйдә. Хөкүмәт тиешле пенсиясен биреп тора. Бу бәхет түгелме соң?
Бер уңайдан Марсель абыйга да сәлам җиткерәм. 2006 елда “Санта” шифаханәсендә ял иткән идек. Бик кызык, шаян телле, әйбәт абый ул.
Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА.
Чирмешән районы, Туймәт авылы.
Колхоз сагындыра
Яраткан газетама бер бик уңган, булган кеше турында язарга булдым. Ул – Минзәлә районының Бикбау авылыннан Рәмзия Ягъфәр кызы Сибгатуллина. Аның шигырьләре, концерт, туй, кичәләр алып баруы – үзе бер куаныч. Иркәнәш авылы егете Әнвәр Сибгатуллинга кияүгә чыгып, бүген ике малай тәрбияләп үстерәләр.
Ул балалары, ире Әнвәр белән горурланып яши.
Бүген күпме колхоз, совхоз юкка чыкты, күпме белгеч эшсез калды. Әнвәр – агроном, Рәмзия зоотехник белгечлегенә ия булып та, хәзер эшсез. Аларның колхозлар бетүенә йөрәге әрни. Бар күңелләрен биреп эшләгән чакларын, гөрләп торган колхозларны сагыналар.
Гыйльминур ШӘРИПОВА.
Минзәлә районы, Кызыл Төбәк авылы.
Хурландым
17 гыйнварда район үзәгендә берничә объект: үзәк мәдрәсә, ипотека хисабына төзелгән 36 фатирлы йорт, икенче урта мәктәп, шул исәптән “Боз сарае” ачылды. Ачылу тантанасына Югары Совет рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Р.Ратникова, яшьләр эшләре буенча спорт җитәкчесе Р.Моратов, “Вамин” җитәкчесе В.Минһаҗев, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты, РФ физкультура һәм спорт җитәкчесе И.Роднина чакырылган икән. Тантана җыр, бию, концерт программасы белән үрелеп барды. Йомгаклау сүзе белән хакимият башлыгы Р.Рәхматуллин чыкты.
Барысы да әйбәт булды, әмма соңрак күп кешене, шул исәптән мине дә рәнҗеттеләр. Татарча көрәш буенча республика чемпионы, берничә мәртәбә Муса Җәлил призын яулаган, 14 тапкыр район Сабан туе батыры, Кукмара данын яклаган кеше булуыма карамастан, ветераннар утырасы урыннан “рәхим итеп кенә” чыгуымны үтенделәр. Милиция дә, халыкны эткәләп-төрткәләп, тамашаны карарга кертмәде. Апа-абыйлар, сабыйлар урамда торды.
Әйтәсе килгән сүзем шул: өеңә кунак җыйганда, аягыңны юрганыңа карап сузарга кирәк. Районның барлык мәктәп балаларын нигә чакырырга кирәк иде икән?! Әле аларның матур тормышлары алда – барысын да күрерләр. Ә менә безнең кояш баеп килә. Керә алмагач, нигә килгәнемә хурланып кайтып киттем.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Оныкка ни дияргә?
Олы кызым гаиләсе белән Лениногорскида яшәп ята. Ике малай үстерәләр. Язгы каникулга кайткач, оныгым мине аптырашта калдырып, болай ди: “Бабай, кечкенә чагымда Шәймиев юлга асфальт җәйдерә, дип алдадың. Миңа инде 11 яшь, ә урам аша чыгып булмый”, – ди.
Чыннан да, яз, көз айларында ботинка белән генә икенче якка чыгам димә син. Резин итегеңне күмәрлек булмаса, рәхмәт инде. Ә бала зиһененә исең китәрлек икән. Күптән әйткән сүзне хәтер сандыгына салып куйган. Аңа ни дип җавап бирәсе инде? Әле гаҗәпләнүемне дәвам иттереп, бик хаклы булган сорауларын яудыра торды. “Бөтен кешенең яңа йорты булырга тиеш, дип әйткән идең. Ник без һаман иске өйдә яшибез соң? Сүз биргәч, нигә үтәлми ул?” – дип тезеп китте. Әйе, илбашы: “Авыл белән шәһәр арасында аерма булмаска тиеш”, – дигән иде шул. “Улым, “Без булдырабыз” дигән девиз белән яшибез, барысы да алда”, – дими, башка чарам калмады.
Оныгым дәшмәде. Килеште бугай.
З.ШӘВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Куллары шифалы
Кеше бит ул шундый зат – тормыш кыскан саен, яшәргә, кыенлыклардан чыгарга, авырлыкларны җиңәргә омтыла. Үлем белән якага-яка килгәндә дә соңгы сулышына кадәр көрәшә, яшәүдән өметен өзми. Мондый очракта аңа ярдәмгә тән ярасын, күңел сызлануын дәваларга ак халатлы шәфкать ияләре килә. Андый чакта кеше йөрәгенә бер җылы сүз дә дәва була бит.
Миңа да күптән түгел ак халатлы шәфкать ияләренең ярдәмен тоярга туры килде. Күземә операция ясатканнан соң, авылыбыз фельдшеры Рәсүлә Ислам кызы Галәвиевага мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул һәр көнне өйгә килеп, тиешле ярдәм күрсәтте, һич тә авырсынмыйча тырышып дәвалады. Куллары искиткеч йомшак, эшен тирәнтен белгән Рәсүләнең тырышлыгы аркасында үземне яхшы хис итә башладым. Авыру да артка чигенде. Аңа искиткеч зур рәхмәтемне белдерәм, Хак Тәгалә үзенә дә саулык-сәламәтлек бирсен! Алга таба да аңа уңышлар телим, гел хәерле юллардан гына йөрсен!
Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.
Теләче районы, Максабаш авылы.
Рәхмәт хаты
Әлки авылында туып-үскән Мөслимә Хәлирахман кызы турында язарга булдым әле. Ул ишле гаиләдә төпчек бала була. Әтисе мал табибы булып эшли. Әнисе шәфкать туташы вазифасын башкара. Мөслимәнең балачагы әнисе янында медпунктта уза. Шуңа кечкенәдән кешеләргә әнисе кебек үк ярдәм итәргә хыяллана. Теләген тормышка ашыру өчен, Буадагы медучилищега укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап, авылга эшкә кайта. Үзен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтеп, уңганлыгын исбатлый. Эшен яратып, кешеләргә ярдәм итеп, дөрес диагноз куеп, бик күп кешене аякка бастырды ул. Көн дими, төн дими, кирәк чакта ярдәмгә ашыга. Әле үзе гаиләдә үрнәк әни, тырыш һәм акыллы хатын да. Өстәвенә, каенанага, каенатага булдыклы килен дә.
Мөслимә, алдагы көндә дә акыллы киңәшләр биреп, гел шулай бәхетле, изге күңелле, ярдәмчел булып, безне сөендереп, ирең Рөстәм белән тигез гомер кичер. Без сине һәрчак яратабыз, хөрмәт итәбез!
Сара әбиең.
Әлки районы.
Әйтим әле!
Без күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыктык. Картлык галәмәтедер, бик еш хастаханә юлын таптыйбыз. Үземә дә республика клиник хастаханәсенә барырга туры килде. Казанда искитмәле хәл икән – җәяүлеләр тротуарыннан машиналар йөри. Аксак, чукрак карт-коры, таякка таянган әби-бабайлар чыгып та өлгерми. Алла сакласын! Аннан тагын бер әйбер эчне пошыра: ксерокопия ясатыр өчен, клиника каршыннан урам аша чыгарга кирәк! Икенче катка кадәр тимер баскычка басып менүне дә инвалид булган кеше генә белә.
Ферма урамына баручы юл кырында бик карт агачлар үсә. Катырак җил булса, ботаклары сыначак. Чөнки күбесе корыган. Ә ерак түгел балалар бакчасы урнашкан. Уйлаган кеше уйларлык хәлләр инде, җәмәгать!
Тагын берничә мәсьәлә борчый әле мине. Арча, Кукмара районнарында автовокзал юк. Кукмарадагы мех фабрикасы да эшләүдән туктаган. Ә ашханәләрдә рәхәтләнеп спиртлы эчемлекләр бүлеп-бүлеп саталар, туйганчы эч! Шундый оҗмах инде менә. Үзебез эчәргә яратучыларны тәнкыйтьлибез.
Норлат, Арча, Кукмара тимер юл вокзалларында төргәк-төргәк газета саталар. Киоскларда ник бер татарча газета булсын! Үзләре татар районы бит югыйсә. Казан уртасындагы киоскларда да татар газеталары иң аста гына “калтырап ята”. Сорамасаң, күрсәтмиләр дә.
Татарстаныбызда тырыш, уңган халык яши. Җир җимертеп эшли, зарланмыйча гомер итә беләләр. Ләкин “Вамин” халык тапшырган сөткә акча бирми. Мәсәлән, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы ике ай инде акча алмый. Әле ярый ите, мае, сөте үзенеке. Кукмара якларында бик шәп, күзне яндырырлык киез итек басалар. Һөнәрле үлмәс, ди халык. Ничек итсә итә, яшәргә тырыша. Гасырлар буена эндәшми торгач, авызында тел бар икәнен онытты бугай безнең халык. Җитәкчеләргә күктән җиргә төшәргә, җиң сызганып эшләргә вакыт бит югыйсә.
Мәкъсут НУРИЕВ.
Аксубай.
Истәлек
Туган җир туфрагы, ничек кадерле син! Сугыштан соң сиңа аяк баскач, җиргә ятып, ике кулларына туфрак кысып, сабыйларча үкси-үкси елаганнар азмы? Туган җирем, бүтән читкә җибәрмә, мәңгелеккә алып кал мине, дип елаганнарны аз күрдекме?
Әтнәнең Күәмгә борылган чаты – минем өчен иң истәлекле урын. Ферма урамындагы туган йортымда басудан алып кайткан черек бәрәңгене апалар белән бергә чистартып, мичкә салам ягып, шунда әйләндерә-әйләндерә кызартып пешергән чакларны сагынам. Арбаны тартып булмаслык итеп зәңгәр чәчәк җыеп, кайтып җиткәнче берничә мәртәбә туктап ял итүләр һаман истә. Эштән кайтып килгән хатыннарны күргәч: “Әни, син нишләп бу әниләр янында юк?! Ни өчен дүрт балаңны калдырып, бу якты дөньядан киттең?” – дип, арба янына утырып, елый-елый йоклап киткәнем дә бар.
Каршымда әнием, 20 яшьлек абый, апам, әби-бабайлар күмелгән зират. Уңга борылсам, шау-гөр килеп торган онытылмаслык елларны искә төшерүче мәктәп. Әлифба китабын тотып, ситсы күлмәк киеп, беренче класска баруымны һич онытмыйм. Укырга, язарга өйрәткән укытучылар хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Барыгызга да мең-мең рәхмәт. Күбегез бу дөньяда юк инде. Урыныгыз җәннәттә булсын.
Дания МӨХӘММӘТШИНА.
Әтнә районы, Күәм авылы.
Үзгәрәм
Минем “БГ” укучыларына бирәсе килгән соравым бар иде. Ул түбәндәгедән гыйбарәт:
Үзгәрергә куша гәҗитләр,
Шул турыда яза әдипләр.
Үзгәрмәсәң хәтта күршең дә
Үҗәтлектә сине гаепләр.
Заманча яшәү тиештер,
Тиешлеме-юкмы, үзең белештер.
Шул турыда язсын гәҗитләр
Ә җавабын әйтер әдипләр.
Үҗәтләнмим. Мин дә үзгәрәм.
Артта калмыйм күршем Мәҗиттән.
Тик татарча ничек үзгәрергә?!
Сорыйм әле “Безнең гәҗит”тән.
Җавап бирүчеләр булса, газетадан укып танышырмын. Әгәр сорау уйланырга мәҗбүр итсә, миңа калса, ул да начар түгел. Игътибарсыз гына кала күрмәсен.
Алсу ГАБДЕЛХАКОВА.
Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты.
Комментарии