Ни хәлдә сез, сугыш ятимнәре?

Җиңүнең 64 еллыгын каршылаган көннәрдә сугышта һәлак булган солдатларның тол хатыннары кимсенүләрен, үткән гомерләре өчен тирән ачыну белдерде. Тормыш иптәше сугыштан әйләнеп кайткан хатыннар ирле тормышның, аларга тигән ташламаларның рәхәтен күрде.

Сугыш ятимнәренә берсе дә эләкмәде. Ә ишле балалы хатыннар тормышы җиңелләрдән булмады. Сабыйларын ачлык-ялангычлыктан саклап калу өчен, колхозның иң авыр эшендә хезмәт иттеләр. Бер тиен акча күрмәсәләр дә, хуҗалыкларында мал-туары булмаса да, көч җитмәслек салымнар түләттеләр. Ел саен 300 литр сөт, 40 килограмм ит, заем һәм башкаларны каян алып түләгәндер алар? Эштән арып кайтуың була: “Апа, сине кәнсәләргә чакыралар, бурыч түләргә”, – дип, артыңнан килеп җитәләр. Бармыйча калып булмый. Анда сине сугыштан качып калган кызыл чырайлы, миһербансыз бәндәләр каршы ала. Аларны күргәч, тез буыннары калтырый. Әйтерсең, син җинаятьче. Акчам юк, дип әйтүең була, өстәлгә суга-суга, аяк тибеп, иртәгә үк китерергә кушалар. Елый-елый кайтып китәсең. Төнлә башыңны мендәргә төртү белән тагын шул ук кызыл чырайлы агент: “Ач әле, мин сине бурычыңнан азат итәм”, – дип, намусыңа тыкшынмакчы була. “Ачмыйм, булмаганны сөйләп йөрмәгез. Ирем сугышта һәлак булса да, ул минем өчен исән, балалар атасына хыянәт итәсем юк”, – дип, үз-үзеңне якларга мәҗбүр буласың.

Бу сүзләр бер апа сөйләгәннәрдән истә калган. Алар шундый кимсетүләргә дә түзәргә мәҗбүр булган. “Тагын бер газап үзәккә үтеп калган. Яз җиттеме, кулыбызга капчык тоттырып, җәяүләп, элеваторына орлык алып кайтырга җибәрәләр иде. Берьюлы 10-15ләп бара. Барган саен бер кием чабата туздырып кайтасың. И-и Аллам, безне кемнәр каргады икән, дип елый-елый кайта идек”, – дип сөйли икенчесе. Менә шулай кол урынына җигелеп, ни дәүләттән, ни колхоздан бернинди ярдәм күрмичә, зифа буйлы чибәр апаларыбыз бөкерәеп, чәченә чал кергәнче ирләрен көтә-көтә, вакытсыз гүр иясе булды. Мәрхүмәләрнең авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

Ә сугышта үлеп калган солдат балалары язмышы ничек булды соң? Авылда баштагы елларда 78әү булсалар, бүген исәннәре 11 генә. Алар да кече яшьтән үк кая кушсалар, шунда эшләп, яшь гомерләрен авыр тормышта, ачлык-ялангачлыкта үткәрде, бер рәхәт күрмичә картайды. Сәламәтлеккә туймадылар, пенсияләре дару алырга җитәр-җитмәс кенә булды. Алдагы көндә үзләрен якларлык берәр закон чыкмасмы дип, һаман да өметләнә алар.

Минем бу язганнарым – сугыш толлары, ятимнәре сөйләгәннәрнең бер өлеше генә. Аларның күпчелеге бу дөньяда юк инде. Тик исән калганнарны якларлык, авыр тормыш, кимсенүләр ачысын бераз гына булса да басарлык берәр закон чыкса, яхшы булыр иде.

Мирсәет ШӘРӘФЕТДИНОВ,

сугыш ветераны.

Сарман районы, Юлтимер авылы.

Бирегез мәйдан!

Киләсе елга Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел булачак. Димәк, юбилей елы. Шуңа да шул чор, анда күргәннәргә газета битләрендә күбрәк урын бирелергә тиеш, дип саныйм. Ирләре, балалары яу кырында ятып калган аналарга, ятим калганнарга бүген нинди ярдәм күрсәтелә? Менә шулар турында беләсе килә.

Сугыш безнең гаиләгә дә кагылмыйча калмады. Әнкәй 37 яшендә дүрт кыз, бер ул белән ирсез калды. Гомере буе әткәйне көтте. Миңа сугыш башланганда алты яшь иде. Без кичергәннәрне Ходай дошманына да күрсәтмәсен.

Нурҗиһан ИСЛАНОВА.

Арча районы.

Балачакны сугыш урлады

Ни генә кичерергә туры килмәде сугыш чоры балаларына. Ул елларда кышлары да салкын булды бит аның. Хәтерлим әле: салкынлык 53 градуска җиткән бер көндә 12 яшьлек малай белән ат җигеп, көлтә төяргә киттек. Миңа да 14 кенә яшь. Кибән янына килүгә, тәртә бавы өзелде, бияләй эченнән кулны чыгарып, аны һич тә бәйләрлек түгел. Сәнәк саплары да боз белән капланган.

Бу вакыйгадан соң инде 70 елга якын вакыт узды. Шулай да 12 яшьлек малайның бөтен дөньяны каргап елавы әле дә үзәкне өзә. Бар авырлык сугыш чоры балаларына һәм хатын-кызларга төште шул. Яз җитү белән, бозлы кар суы ерып, яшүсмерләр, хатын-кызлар 30-40 чакрым җирдән күтәреп чәчүлек орлык ташыды. Аны кул белән чәчеп, кул белән урдылар. Ә алган икмәкне соңгы бөртегенә кадәр дәүләткә тапшырдык. Эшләгән өчен берни түләнми иде. Хуҗалык рәисе аз гына ашлык өләшсә дә, аны төрмәгә утырталар, чөнки хөкүмәткә икмәк тапшыру заданиесе үтәлмәгән. Колхозчылар иртәнге сәгать өчтән кичке унбергә кадәр кырда. Өй тулы бала-чага, сыер савылмаган. Мал карау һәм өйдәге башка эшләр 7-10 яшьлек балалар өстендә, зурраклары басуда. Алар әле малга кышлык печән дә хәзерләми. Уфалла арбасы тартып, мичкә ягу өчен урманнан агач ботагы ташыйлар. Тагын шул истә калган: балалар яланаяк басуда йөреп, камыл өстеннән башак җыя иде. Камыл очлы-үткен, сабыйларның аяклары суелып, кып-кызыл канга бата.

Үзебез яланаяк йөрсәк тә, фронтка күпме оекбаш, бияләй бәйләп җибәрдек. Ә икмәк тулысы белән фронтка озатылды. Җиңүгә авыл халкы керткән өлеш бәяләп бетергесез. Нинди генә авырлык күрмәде ул елларда тылдагы халык. Ләкин хөкүмәтебез шуны бөтенләй онытты, аларга бернинди ташлама каралмаган. Без сайлап куйган депутатлар бу хакта онытмасын иде. Ул буын кешеләре арабызда бик аз хәзер, шуңа гомерләренең соңгы елларында булса да, кадер-хөрмәттә яшәсеннәр иде.

Оркыя ШАКИРОВА,

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.

Аууу, хөкүмәт…

Үзебезнең әтиләребез сугышта үлеп калса да, хөкүмәтебезнең сугыш ветераннарына карата шулкадәр яхшы карашта булуы, аларны хөрмәт итүе безне сөендерә. Ветераннар моңа лаек. Чөнки сугыш алды һәм сугыш чоры балаларына киләчәккә тыныч тормыш яуладылар. Без аларга бик рәхмәтле. Әмма хөкүмәтнең шул чорда 8-12 яшьлек яланаяк балаларның көзге суыкларга кадәр тауларда көтү көтүен, 12-14 яшьлекләрнең үгез җигеп җир сөрүен, бер кисәк ипине төшләрендә генә күргән буынны искә төшермәвенә үпкә бик зур. Эштән кайтуыма өйдә хәтта бер бәрәңге дә булмаган көннәр күп иде. Кайтканда юлдагы үләнне җыеп, соңыннан шуның шулпасын эчә идек. Берәүләр – ачтан, икенчеләр басудан җыйган икмәкне ашап, кан чире белән үлде. Алар да бит бала килеш, ач-ялангач булса да, шушы җиңүгә күпмедер көч кертте. Ул вакытта беркем дә сарыгың бармы дип сорап тормады. Һәр йорт фронтка ике пар бияләй, ике пар оекбаш бәйләп җибәрергә тиеш иде. Ә без яланаяк йөгердек. Кулларыбыз салкыннан хәтта чыбык та тота алмаслык дәрәҗәгә җитә иде. Һәр йорт 15 кг киптерелгән бәрәңге тапшырырга тиеш, ә беркем дә балаларыгызга бәрәңге бармы соң, дип сорамады. Салым түләргә бер мөмкинлек тә булмагач, 80 яшьлек әбинең баш астына сала торган соңгы мендәрен дә алып чыгып киттеләр хәтта. Мөмкинлекләр юк, чөнки йортта 80 яшьлек әби, кырдан кайтып кермәүче әни һәм без – алты бала. Әтиебез фронтта.

Менә шушы тәмуг утларын үз җилкәләрендә татыган 70-75 яшьлек ветераннарга хөкүмәт тарафыннан ташламалар юк дәрәҗәсендә. Алар тулаем сугыш ветераннарына тиңләшмәсә дә, бу чор кешеләре күргәнне күз яшьләрсез сөйләргә мөмкин түгел.

Илебез бай. Фондта алтын запасы да күп дип сөйлибез. Бу, билгеле, мактауга лаек. Әмма шушы газапларны күргән буынны ярым хәерчелектә яшәтү – һич тә уңай күренеш түгел.

Уйлагызчы, хөкүмәт башлыклары! Без күп яши алмабыз инде. Әле исән чагыбызда яшьләргә әхлакый тәрбия бирәбез, аларны яхшылыкка өндибез. Чөнки ил киләчәге безгә битараф түгел.

Без яшьләрне үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз, чөнки андый тәрбия үтемлерәк була. Без бүген дә стройда: кулдан килгәнчә илебезнең тыныч, яхшы киләчәге өчен тузан кадәр генә булса да өлеш кертергә тырышабыз. Чөнки без тынгысыз җаннар.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Немец шәбрәк эшләгәнме?

Миңа 1989-99нчы елларда Кизел дигән зур булмаган шәһәрдә эшләргә туры килде. Шунда бер вакыйга турында сөйләделәр. Сугыш вакытында бер абзый немецларга әсирлеккә эләгә. Моның бик каты теше сызлый башлый. Теш табибына алып керәләр. Анда тешен кирәгенчә чистартып, ямап чыгаралар.

Дөнья түгәрәк бит, шул абзый белән күрешергә язган икән. Беркөнне эшкә үзе килеп керде. Мин кызыксынып, аның белән сөйләшеп киттем. Теше турында да сорадым. Ул күп уйлап тормастан, авызын ачып та күрсәтте. Башка тешләре калмаган диярлек, монысы ялт итеп тора. Шул вакыттан бирле авыртканы да булмаган. Үз дошманына шулай гомерлек итеп хезмәт күрсәтүчегә ни дип әйтәсең инде!

Шул чактан соң күпмедер узгач, минем дә бер тешем үзен сиздерә башлады. Бу турыда бергә эшләүче иптәшләремә дә әйттем. Алар бездән 50-60 м ераклыкта урнашкан медпунктка бар дип киңәш иттеләр. Барып кердем. Матур гына ханым утыра. Эшнең нидә икәнен сөйләп бирдем. Ул карап, тегеләй-болай итте дә, иртәгә килерсең дип чыгарып җибәрде. Икенче көнне ни беләндер бызылдатканнан соң чайкаткач, тагын бер көнгә хушлашты. Өченче көнне генә пломба дигәннәрен куеп чыгарды. Берничә көннән соң, тешем исемә төшеп, телем белән капшап карасам, пломбадан җилләр искән: төшкәнен дә сизми калганмын. Менә шулай, тешне Германиядә генә түгел, бездә дә ямыйлар аны…

Ә вакыйга моның белән генә бетсә икән! Хәзер теш тагын үз көен алып, сызлапмы сызлый. Җитмәсә, беркөнне ашап утырганда шуңа нидер эләкте. Күземнән утлар күренде. Алып карасам, ипидә таш булган икән. Шул тешкә эләккән дә аны чатнаткан. Икенче көнне киттем тагын теге табибка, алдырырга инде хәзер. Уколларын кадагач, әй тотынды бу каергаларга. Ә теш бирешергә уйламый да. Шуннан ул: “Будь мужчиной”, – диде дә, скальпеле белән теш кырыен казып та алды. Күздән – яшь, авыздан кан китте. Маташа торгач, алды теге тешне. Бик “башлы” булганлыктан, җеп алып, үзенең кискән җирен тегеп тә куйды. Өч көннән килергә кушты. Теккән җеп очы авыздан 15-20 см озынлыкта асылынып тора. Ашар вакыт җитте. Шунда бер кул белән җепнең очын тотып торам, икенчесе белән авызга салам. Шулай өч көн узды. Әмма бәласеннән баш-аяк дип, теге янына башка барасы килмәде. Теге җепне үзебез кисеп ташладык.

Минсабир ХӨСНУЛЛИН.

Азнакай районы, Вахитов совхозы.

Онытмагыз!

Кайтырбыз без киек кошлар булып,

Баш очыннан сезнең очарбыз.

Язгы җилләр булып, якыннарның

Иңнәреннән назлап кочарбыз!

Онытмагыз! Сездә – безнең гомер,

Безнең шатлык, безнең өметләр.

Без яшибез әле оныкларда,

Алар да бит безнең кебекләр.

Тиз кайтырбыз диеп, киткән идек,

Кичерегез, озак йөрелде.

Күпләр инде мәңге кайта алмас,

Гомерләр бик яшьли өзелде.

Имәннәрдәй гөрләп яшәр чакта

Өзелде шул гомер юлыбыз.

Онытмагыз, зинһар, искә алып,

Хәер биреп, дога кылыгыз.

Кайтмадылар, диеп рәнҗемәгез,

Кайтыр юллар безнең ябылган.

Сугышларда үлү насыйп, димәк,

Маңгайларда шулай язылган.

Язмышларны беркем алдый алмый,

Ниләр язган – шуны күрәбез.

Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып,

Җан шатланыр, килеп йөрсәгез.

Мөхәммәд НУРИ.

Башкортстан.

Комментарии