Мәйданга җыела татар

Татар дөньясы буйлап Сабантуйлары атлый. Күпчелек урыннарда ул алда ялларда үтәчәк. Быел табигать тә миһербанлык күрсәтә. Кояш узган елгы шыксыз салкын Сабантуйларны оныттырып, быел елмаеп караячак. Синоптиклар аяз, матур көннәр вәгъдә итә. Ә яңгырлар киләсе атнаның сишәмбеләреннән соң гына башланырга мөмкин.

Кенәр мәктәбен 1978 елда тәмамлаучылар очраша

Моннан 31 ел элек 1978 елда районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 Г классын (мәрхүм Хәбир абый сыйныфы) тәмамлаучылар 12 июньдә кич 17 сәгатьтә Сөрде авылында җыелачак. Классташлар, кайтмый калмагыз. Гаиләләрегез белән рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 89178998112.

Башкортстанда җәнлекләр кешеләргә һөҗүм итә

Дыуан районында кешеләргә аю һөжүм иткән. Ярославка авылыннан аталы-уллы ике кеше урманга агачларга чолык куярга бара.

Кече чолыкчы агачтан төшүгә, каршысына балалы аю килеп чыга. Көтелмәгән очрашу вакытында кыргый җәнлек умартачыга ташлана. Аю егетне җиргә егып, аны тырный, җәрәхәтли. Урманчы да югалып калмый, аның кычкырган тавышыннан өреккән урман хуҗасы куаклыкка кача.

Егетне әтисе тиз арада больницага алып бара. Әле умартачы Дыуан район клиникасының хирургия бүлегендә. Аның сәләмәтлегенә куркыныч янамый.

Ә районында малларга бүреләр һөҗүме ешайган. Май аенда гына ерткычлар Аркауыл, Таймый авыллары биләмәләренә караган хуҗалыкларда 13 баш малны буа. Якынча фаразларга караганда, малны бер бүре кырган. Районда аны аулау буенча операция башланган.

Байтулла ФӘТХУЛЛИН

Климат үзгәреше елына 315 мең кешене үтерә

Климат үзгәреше турындагы яңа хисапта бу үзгәрешләр ачлык, авырулар, табигать казалары аша елына 315 меңләп кешене үтерә, 2030 елга андый еллык корбаннар саны ярты миллионга җитәргә мөмкин, диелә.

Женевадагы Дөнья гуманитар форумы әзерләгән хисапта климат үзгәрешләре елына 325 миллионлап кешегә каты тәэсир итә дип әйтелә. Дөньякүләм җылыну китергән икътисадый зыян елына 125 миллиард доллар дип бәяләнә. 2030 елга еллык зыян 340 миллиард долларга җитәчәк, дип фаразлана.

БМОның элекке генераль секретаре һәм Дөнья гуманитар форумы президенты Кофи Аннан климат үзгәрешләре бүген кешелеккә янаган иң зур куркыныч диде.

Закон катгыйлана

Дәүләт Думасы салмыш шоферларны җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итә. Рульгә салмыш килеш даими утыручылар, әгәр бу закон кабул ителсә, ике ел ярымга төрмәгә дә утыртылырга мөмкин. “ИТАР-ТАСС” хәбәренә караганда, әлеге закон проектын депутатлар көзен тикшерәчәк.

Хәзерге вакытта җинаять җаваплылыгы, әгәр шофер җитди юл-транспорты фаҗигасенә гаепле булып, аның салмышлыгы ачыкланса гына кузгатыла.

Моннан тыш, көзге сессиядә юл кагыйдәләрен бозган җәяүлеләргә дә җәза кырысланырга мөмкин. Әле күптән түгел генә аларга штраф 200 сумга күтәрелгән иде. Көзен аны 500 сум итмәкчеләр. Ә җәяүлеләрне уздырмаган шоферлар бүген 1000 сум түли.

Казанның Ирек мәйданында пикетлар тыела

28 майдагы хөкүмәт карары нигезендә Татарстанның Югары, Конституция һәм Арбитраж судыннан 250 метр тирәлегендә барлык урам чаралары тыелган. Әлеге карар 2004 елгы “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр”турындагы федераль канунга нигезләнә.

Татарстанның Пушкин урамында урнашкан Конституция судының 250 метр тирәлегенә тулысы белән керә дип әйтергә була. Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы бинасы да шул исәптә. Еш кына халык каршылык чараларын әлеге биналар алдында уздыра иде.

Балахна мәчетенең яну сәбәпләрен тикшерү башланды

Түбән Новгород өлкәсенең Балахна районы Эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре Балахнада мәчеткә ут төртү хәбәре нигезендә җинаять эшен ачты. “Мәүлид” мөселманнар берлеге төзи торган мәчет бинасында янгын чыгуы турында Эчке эшләр идарәсенә 30 майда хәбәр иткәннәр. Җинаять эше сишәмбе 2 июньдә ачылган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчет төзелешен быел тәмамлау планлаштырылган иде. Мәчеткә соңгы ике айда инде икенче тапкыр ут төртәләр. Аңарчы аңа тәре тамгалары ясап киткәннәр иде.

Уфада машиналар янды

Янгын Русия урамында иртәнге якта чыккан. Барлыгы 7 машинага ут төрткәннәр.

Көчле ут һәм шартлаудан янәшәдәге 5 катлы йортның астагы өч катының тәрәзәләре челпәрәмә килгән. Йортта яшәүчеләр бар да урамга йөгереп чыккан. Янган җиде машинаның икесе кыйммәтле “Land Rover” һәм “Porshe” машиналары. Аларның хуҗалары –эшкуар. Әмма бу фаҗигане алар үз һөнәренә бәйле дип уйламый, хулиганлык галәмәте дип исәплиләр.

Мөнир ВАФИН

Район башлыгы элекке җинаятьләрен яшергән

Прокуратура Башкортстанның Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Ринат Бикбовны урыныннан алуны таләп итә.

Баксаң, ул ике тапкыр хөкем ителгән булган һәм вазифасына керешкәндә моны яшереп калган. Ринат Бикбов яшь чагында хулиганлык һәм урлашу өчен хөкем ителгән. Прокуратура шул уңайдан аны эштән бушатуны таләп итте.

Мөнир ВАФИН

җавап тота

Татарстан Югары суды милиция хезмәткәрләрен гаепләгән тагын бер карар чыгарды. хокук яклау үзәгеннән алынган хәбәргә караганда, хокук яклаучылар гаризасы канәгатьләндерелде.

Узган елның 17 июлендә милиционерлар Казанның хәрбиләр шәһәрчегендәге Губкин урамы, 25нче йортта яшәүче Мининнар фатирында тентү үткәрмәкче була. 53 яшьлек Михаил эштә, ә өйдә аның хатыны һәм кызы гына булган. Милиционерлар үзләренә бирелгән рөхсәт документын өйдәгеләргә күрсәткән. Анда да шушы ук адрес, ләкин Мишин фамилиясе күрсәтелгән. Мининның хатыны аларга шундый ук адресның хәрбиләр шәһәрчегеннән читтә дә булуын аңлатырга тырышкан. Ләкин милиция хезмәткәрләре моны тыңламаган. Эчкә үтеп ванна астыннан булмаган патроннар тартып чыгарганнар һәм нәтиҗәдә, салкын корал саклауда гаепләнеп, Мининга җинаять эше кузгатыла.

2009 елның 16 гыйнварында исбатларлык дәлилләр булмау сәбәпле, җинаять эше туктатыла һәм хуҗасы фатирында законсыз тентү үткәргәннәре өчен, хокук яклаучылар ярдәмендә шикаять яза. Ләкин Совет район суды гаризаны канәгатьләндерми. Аннан соң зыян күрүченең вәкиле, Казан хокук яклау үзәге юристы Регина Шакирова Югары судка мөрәҗәгать итә. 2 июньдә Югары суд, район суды карарын кире кагып, аны яңадан тикшерүгә кайтарды.

4 июньдә армиядә гарипләнгән Артем Казначеевның әнисе Русия Федерациясе тарафыннан 25 мең сум акча күчерелүен хәбәр итә. Мондый очрак әле беренчесе. Чөнки әлеге компенсация зыян күрүчеләргә үлем-китемнән соң гына бирелә иде, диләр бу гаиләгә юридик ярдәм күрсәткән Казан хокук яклау үзәгендә.

Артемның армиядә ни сәбәпле гарипләнүе, суд эшләре турында тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Комментарии