ГБ ЧКБ

Сез мине «путч» вакытында нишләп йөрде икән дип уйлый торгансыздыр инде? «Тегеләр» яклы булды микән, әллә…

Яшерен-батырын түгел, мин «тегеләр» килүенә бик «ш» идем. Дөресен генә әйткәндә, «тегеләр» килүенә бөтен кеше «ш» иде. Хәзер генә берсе дә «ш» түгел. Хәзер бөтенесе кар-р-р «ш».

Иртән-иртүк радиода музыка да музыка, музыка да музыка… Әһә, мәйтәм, үлгән!… Әй, тракторны кабыздым да эшкә киттем. Авыл кешесенә нәрсә инде, эш тә эш, эш тә эш… Давай, давай работай, давай, давай работай! Аңа кеше үлсә ни дә, үлмәсә ни… Давай, давай работай, давай, давай… Какой анда кеше кайгысы!…

Төшке ашка кайтып киләм, каршыга Чулак Нәсимә көянтә күтәреп килә. ГКЧП да ГКЧП, ГКЧП да ГКЧП. Үзе ур-ра кычкыра. Үзе һаман ГКЧП да ГКЧП, ГКЧП да ГКЧП. Нәрсә, мәйтәм, Нәсимәтти ГКЧП түгел, ГБ ЧКБ түгелме соң халыкта? Бутыйсың түгелме соң? Гаепкә бормагыз, чәй куеп булмады түгелме? «Гаепкә борып, чәй куеп тораммы соң сиңа», — диде дә чаж минем башка көянтә белән. Хрыс көянтә урталай. Мин баш дип торам. Гәрәй, Самат, Гыйлаҗ урманга качты, хәзер синең дә иманыңны укытам диде дә бу Гарифларга кереп китте.

Әһә, мәйтәм, баш яхшы эшли башлады, көянтә белән суккач. Вообще минем баш көянтә белән суккач, яхшы эшли башлый.

Искә төште: илле алтынчы елны Җәй суы бозга тыгылып, авылларны баса башлагач, Казаннан самолетлар килеп бозны бомбить иткән иде. Менә шул вакыт Гәрәй, Самат, Гыйлаҗ Җәй буенда балык тотып йөргән. Теге самолетлар акыра-акыра бозны бомбить итә башлагач, сугыш башланды дип белеп, урманга качканнар. Алар гел шулай итә: бер-бер нәрсә булса, гел урманга качалар. Ватан сугышын да шунда утырып чыкканнар иде. Димәк, бүген дә шунда инде болар.

Шул вакыт Нәсимәтти Гарифлардан түгел, Фәритләрдән көянтә күтәреп чыкты да: «Атаң зафферма вакытта сөткә су кушкан өчен», — диде дә чаж минем башка көянтә белән. Хрыс көянтә урталай. «Син нәрсә, Нәсимәтти, танымыйсыңмы әллә. Авырта бит». Үзе ур-ра кычкыра.

«Безнең заманнар җитте», — диде дә бу Әхмиләргә кереп китте. Көянтәгә что-ли?… Әхмиләрдән түгел, Хәмитләрдән килеп чыкты. Ындыр артлатып йөри. «Псих, — мәйтәм, — сиңа укол кадарга кирәк». «Ах, мин психмы әле?» — диде дә бу чаж минем башка көянтә белән. Чаж… Сынмый көянтәсе. Алюминий икән. Суырып алдым да бөгәрләп ыргыттым. «Мине дә үзең кебек чулак калдырасың бит, утыныңны, печәнеңне кем алып кайтыр». «Ах, мин чулакмы?» – диде дә бу безгә кереп китте. Ишегалдындагы эткә тибеп, безнең көянтәне алып чыкты да чаж минем башка көянтә белән. Хрыс безнең көянтә урталай. Минем баш бит инде хәзер кормовой чөгендер хәтле булды. Ачу килә башлады. Ах, мәйтәм, син шулаймы әле, дидем дә авыл башында калган тракторга чаптым. Таптатам. Дөбер-шатыр өйгә кайтканчыга кадәр Нәсимәтти күренмәде. Югары очта персидәтелне кыйный, диделәр. Хәзер көянтәгә авыл Советына кереп киткән.

Өч көннән соң күрдем мин моны. «Нихәл, — мәйтәм, — Путч Нәсимә?» «ГБ ЧКБ», — ди.

Менә шундый хәлләр, менә шундый эшләр, тора бара нишләр?!

ГБ ЧКБ!

Комментарии