Татарстанда кош гриппы табылган

 Татарстанда кош гриппы табылган

8нче май көнне ТР Хөкүмәт йортының ветеринария идарәсе район башлыкларына һәм ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә «Лаеш кошчылык комплексы» ҖЧҖсе продукциясен сатуга чикләүләр кертергә кушты. Чөнки нәкъ менә бу комплекста Татар төбәкара ветеринар лабораториясе белгечләре А гриппы йоктырган кошлар барлыгын ачыклаган. Гади тел белән әйткәндә, Лаешның кошчылык комплексында кош гриппы табылган.

«Лаеш кошчылык комплексы» – Татарстандагы иң эре кошчылык предприятиеләренең берсе санала. Андагы тавыкларның саны – 400 мең башка җитә, елына 130 млн. данәдә йомырка җитештерелә. Җитәкчелекне кисәткән документта, сатуга куелган продукцияне кибет киштәләреннән алу белән беррәттән, инфекция алга таба да таралмасын өчен, ветеринар-санитар нормаларны тиешенчә үтәү соралган. Лаеш комплексындагы тавыкларда кош гриппы барлыгын төгәл ачыклау өчен хәзерге вакытта анализлар Владимир шәһәренә юлланган.

Татарстанда кош гриппының йөрүе турындагы имеш-мимешләр алданрак та ишетелгән иде, тик шулай да, Хөкүмәт йортындагы ветеринария идарәсенең эпизоотикага каршы чаралар җитәкчесе Александр Козлов март аенда узган матбугат очрашуы вакытында журналистларга: «Аеруча куркыныч авырулар табылмау буенча Татарстан иң уңышлы төбәк», – дип белдергән иде. Козлов сүзләренчә, бу ел башыннан алып белгечләр кош гриппының бер генә очрагын да ачыкламаган. Тик алдан кычкырган күкенең…

Александр Козлов кошларга гриппны төп йоктыручылар – җылы яктан кайткан суда йөзә торган кошлар дип белдергән иде.

– Бу төрдәге кошлар белән йорт кошының теләсә нинди контакты грипп барлыкка килү белән тәмамланырга мөмкин, – диде ул.

Шулай да, түрә әйтүенчә, кош гриппы күп очракта куркыныч тудырмый. «Әйтик 2016нчы елда ачыкланган грипп кеше тормышы өчен зарар китерми, ләкин теләсә кайсы мизгелдә вәзгыять үзгәрергә мөмкин», – диде ул. Козлов әйтүенчә, кош гриппы йоктырган тавык булса да, аның итен яхшылап эшкәртеп ашаганда, бу – куркыныч түгел. Чөнки кош гриппы кешегә ит аша түгел, йон һәм тузан бөртекләре аша күчә икән.

Шул ук вакытта, матбугат очрашуында җитәкче авыру эләктергән кошларны ничек танып алырга мөмкинлеген дә аңлаткан иде: тавыкның хәрәкәт координациясе бозыла, температурасы була, ул ашамый башлый. Әгәр мондый билгеләр күренсә, ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай да, күрәләтә беркемнең дә грипп йоктырган тавык түшкәсен ашыйсы килмәс иде. Җитештерү оешмалары өчен болай да җиңел булмаган заманда, көндәшлекне, шул ук вакытта сатып алучылар санын саклап калырга кирәк. Тик «Лаеш кошчылык комплексы» җитәкчелеге халык арасында туган куркуны, шау-шуны басарга теләми, ахрысы. Бу вакыйгалар уңаеннан шәрехләмә алу өчен дип шалтыраткач та, оешманың җитәкчесе Эдуард Шиһапов сүзне кыска тотты: «Юк, минем белән сөйләшә алмыйсыз. Әлегә бу мәгълүмат расланмаган. Булды, хушыгыз!»

Беренче сөйләшүебез әнә шулай тәмамланды – җитәкче телефонын ыргытты. Икенче юлы шалтыраткач, шушы хәл тагын кабатланмасын дип, сүземне әйтеп калырга ашыктым:

Сез расланмаган хәбәр дисез дә бит, ә бездә документ бар. ТР Хөкүмәт йортының ветеринария идарәсе сезнең комплекста кош гриппы табылу турында хәбәр җиткерде…

– Менә аларга шалтыратыгыз да, сөйләшегез.

Кош гриппы аларда табылмаган бит, сездә табылган диләр. Һәм шуңа өстәп, сез әле оешманың җитәкчесе дә. Сүз сезнең оешма җитештергән продукция турында бара.

– Мәгълүмат расланмаган. Булды, сау булыгыз.

Эдуард Шиһапов киңәшен истә тотып, ТР Хөкүмәт йортының ветеринария идарәсенә шалтыраттык, билгеле. Тик бәйрәмнәр булу сәбәпле, мәгълүмат бирүче булмады. «Әлеге вакытта бар белгечләребез Лаешта, кошчылык комплексында», – дип аңлаттылар. Газетабызның киләсе санында, әлеге уңайдан идарә белгечләре белән сөйләшеп алынган мәгълүматны җиткерербез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии