- 09.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Архив
Кечкенә чакта төрле түштамгалар җыеп, зурлатып әйтсәк, «Коллекция туплап» караган бар иде. Тик бу шөгыль озакка сузылмый, бер-ике атнадан туйдыра, кызыгы бетә иде. Марка, түштамга, акча коллекцияләрен туплаучылар турында еш ишетсәм, самавырга мөккибән китүчеләр турында күптән түгел генә ишеттем.
Фәрит абый Зарипов самавырларны моннан биш ел элек җыя башлый. Бүген инде аның 70ләп самавыры бар.
– Фәрит абый, ни өчен нәкъ менә самавырлар җыярга булдыгыз?
– Мин кечкенәдән берәр әйбер җыярга яратам. Баштарак акча, пычак, кылычлар җыя идем. Хәзер аларны самавырларга алмаштырам. Бары тик күңелгә бик якын булганнарын гына үземдә калдырам. Самавырлар мине үзенең матурлыгы, күптөрлелеге белән җәлеп итә.
– Коллекциягезнең нигезе булган беренче самавырны кайдан алдыгыз?
– Яшел Үзәннән. Ул самавыр 1830нчы елларныкы. Коллекциямдә бүген дә саклана.
– Фәрит абый, иң карт самавырыгыз ничәнче елгы?
– 1780-1790нчы елгысы.
– Коллекциягездә танылган шәхесләр заказ буенча эшләткән самавырлар да бар бугай?
– Әйе, коллекциямдә 40-50 шундый самавыр бар. Мине нәкъ менә шундый самавырлар кызыктыра да инде. Менә И.И. Винзельнең инициаллары куелган 1810нчы елгы самавыр.
– Аларны кайлардан аласыз?
– Мәскәү, Тверь, Екатеринбург шәһәрләреннән алганым бар. Башта танышлар аша, яки интернет аша самавыр сатучылар белән сөйләшәбез, килешәбез, аннары юлга чыгам.
– Татарстандагы авыллардан да алырга буладыр…
– Юк, авылларда гади «Рюмка» самавырлар гына.
– Алдап, ялган, тарихи кыйммәткә ия булмаган самавыр сатканнары булмадымы?
– Бервакыт Мәскәүдә арзанга гына иске самавыр сатмакчы иделәр. Самавырны кулыма алгач ук, аның «ялган» булуын аңладым.
– Чын белән «ялган» самавырны ничек аерып була?
– Кайбер очракта күзгә күренеп тора торган хаталар да була: тоткалары кәкре, яңа технологияләр кулланып ясыйлар. Самавыр тарихын яхшы белүче «ялган» белән чын самавырның аермасын бер минут эчендә күрә.
– Коллекциягездәге самавырларыгызны сата алыр идегезме?
– Күңелгә якынын сатып булмый. Кайбер самавырлар икешәр, аларның берсен сатам.
– Үзегез самавырдан чәй эчәргә яратасызмы?
– Шәһәрдә самавырдан чәй эчеп булмый. Җәй көне авылда, әлбәттә, самавыр чәе эчәбез.
– Күргәзмәләрдә катнашасызмы?
– Әйе, Милли музейда берничә тапкыр күргәзмәдә катнаштым инде.
– Коллекциягезне туплаганда кызык вакыйгаларга да юлыгасыздыр?
– Булгалый. «Үрмәкүч» исемле самавырым белән кызык вакыйга булды. Миңа аны хәзерге заманда эшләнгән самавыр дип, мондый самавыр өчен кыйммәт бәягә саттылар. Танышларым бу самавырны алганым өчен миннән көлделәр. Бервакыт бу самавырны карап, чистартып утырганда, кырылган эзне күрдем. Самавырны бозганнар дип ачуланып та алдым әле. Лупа белән карагач, бу кырылган эзнең герб икәнен аңладым. «Үрмәкүч»не сатучылар самавырны кулларыннан ычкындырганнарына үкенделәр булса кирәк.
– Рәхмәт, Фәрит абый. «Үрмәкүч» самавыры кебек куанычлы вакыйгаларыгыз ешрак булсын дигән теләктә калам.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии