«Яулыклы кызларны тәртипсез балаларга тиңләмәкчеләр»

 «Яулыклы кызларны тәртипсез балаларга тиңләмәкчеләр»

Казандагы мәктәп психологларына яулыктан йөрүче кызлар белән сөйләшеп, алар турында белешмә язып бирергә кушылган. Шундый белешмәләрнең берсе безгә дә килеп иреште. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укучы 8 яшьлек кыз турында. Документта, аерым алганда, икенче чирек башында бу баланың «гарәп баш киеме» кия башлавы күрсәтелгән. Яулык сатып алып бирүне ул әти-әнисеннән үзе сораган, чөнки аның әнисе кебек киенәсе, әнисенә охшыйсы килгән. Белешмәдән аңлашылганча, сораштыру вакытында баланың гаилә тормышына кагылышлы сораулар да бирелгән – мәсәлән, өйдә нинди китаплар укулары белән кызыксынганнар. «Кайсы дингә карыйсың?» дигән сорауга бала җавап бирә алмаган. «Милләтең – кем?» – дигәнгә: «Мин – татар» дип җавап биргән. Белешмәдә укучы баланың актив, тәрбияле булуы, олимпиада һәм бәйгеләрдә катнашуы, бию белән шөгыльләнүе дә әйтелгән.

Без әлеге кызның әти-әнисе белән сөйләштек. Алар үзләренең исем-фамилияләрен һәм бала укыган мәктәпне, укытучыларының исемнәрен күрсәтмәүне үтенделәр.

– Бу хәл турында каян белдегез?

– Мәктәп психологыннан белдек, ул кызыбыз белән сөйләшергә рөхсәт сорап безгә шалтыратты.

– Нинди сораулар биргәннәрен кызыгыз кайтып әйтмәдеме?

– Юк, андый нәрсә булмады.

– Бу хәлләр кызыгызга тәэсир иттеме?

– Ул аны әлегә аңламый. Бәләкәй әле ул.

– Ул исемлекләр, характеристикалар сезнең мәктәптән МВДга киттеме инде, әллә, тавыш чыккач, тукталып калдымы?

– Белмим, әйтә алмыйм. Мин үзем бик кеше күзенә күренеп йөри торган кеше түгел, без ифрат та тыныч тормыш алып барабыз, бер кешегә кагылмыйбыз. Ләкин бу хәл чыгырдан чыгарды. Эчке эшләр министрлыгы шулай тыныч тормыш алып барган, бер зыяны тими торган кешеләргә бәйләнеп, тынычлыкны, балансны боза. Без бит эшлибез, салымнарны түлибез, башка дин әһелләренә яхшы карыйбыз. Ә алар тигез урында тынычлыкны бозалар. Бу алга таба нәрсәгә китерер, белмим.

– Сез бу хәлләрне тикшерер өчен адвокатка мөрәҗәгать иттегез. Шундый резонанс чыккач, мәктәп мөдире яки аның урынбасары, ни өчен тавыш күтәрәсез дип сезгә үпкәләмәдеме?

– Без тавыш күтәрмибез бит. Безнең мәктәпкә бернинди дә дәгъвабыз юк. Без Эчке эшләрдән шундый хат килгәнгә ачулы. Мәктәпкә бер сүзебез дә юк. Ни өчен Эчке эшләр министрлыгы ата-аналардан башка шундый мәгълүмат җыя?

Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге безне – мөселманнарны, тәртипсез, караусыз балалар белән, гаиләләре начар балалар белән бер рәткә куя. Канун бозган, наркотиклар кулланган балалар белән бер рәттә – мөселман балалары! Без бер исемлектә. Безнең ачуны шул әйбер чыгара.

– Ничек уйлыйсыз, мондый хатның килеп чыгуы нәрсә белән бәйле? Башта мәктәптән татар телен чыгардылар, хәзер мөселман балаларына тотындылар, дип санаучылар да бар. Бу бер-берсенә бәйле әйберләр дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, бәйле әйберләр. Мөселманнарны ачык рәвештә эзәрлекләү бара.

– Адвокат хәбәр итүенчә, сез Эчке эшләр министрлыгына каршы шикаять язгансыз?

– Мин адвокат белән сөйләшеп, прокуратурага шикаять яздым. Шулай ук бала хокукларын яклаучыга да (Русиянең балалар омбудсмены Анна Кузнецова – ред.) яздым.

– Прокуратурадан һәм Кузнецовадан уңай җавап килмәсә, алга таба нишләячәксез?

– Мин уңай җавапка өметләнәм. Чынлыкта безнең максат – җәмәгатьчелеккә җиткерү иде, резонанс тудыру, шуңа күрә мин, бу эшнең бер 80 проценты эшләнде, дип уйлыйм. Эчке эшләрдән килгән бу күрсәтмәләр канунга каршы килә торган гамәл. Шушы әйберне бетерү, туктату бик зур казаныш, дип уйлыйм

Казан Кирмәне вәкиле әйткәнчә, мондый күрсәтмә ул хатынның үзенең инициативасы булган. Бәлки чыннан да аның гына инициативасыдыр. Әгәр бу әйбер барып чыккан булса, мөгаен, аңа премия бирерләр иде, аның артыннан башка бүлекләр да шуны эшли башлар иде. Шушы әйберне бетерү, туктату бик зур казаныш дип уйлыйм.

– Башка ата-аналардан да мондый тикшерүләр барлыгы турында ишеттегезме? Әллә сезне генә тикшергәннәр булып чыгамы?

– Беренчедән, безнең кызыбыз мәктәптә яулык бәйләүче берәү генә, ә башка мәктәптәге хәлләрне мин белмим. Ләкин, башка мәктәпләрдә дә шундый хәлләр булган, дип сүзләр йөри.

Кемдер, 1930нчы еллар кануннары кире кайта ди. Ярый әле бу әйбер күтәрелде, күтәрелмәгән булса, тагын нәрсә булыр иде? Мондый әйберләрне гел күтәреп торырга кирәк.

– Мәктәбегез рус мәктәбеме?

– Рус мәктәбе.

– Сезнең кызыгыздан башка яулыклы укучылар, укытучылар бармы?

– Юк. Хәзер татар мәктәпләрендә дә андыйлар юк диярлек.

– Сезнең кызыгыз сыйныфта яулыклы кыз берәү генәме?

– Әйе, берәү генә.

– Кызыгыз мәктәпкә яратып йөриме? Кыерсытулар юкмы?

– Юк, бернинди начар мөнәсәбәт тә юк, сыйныфташлар ягыннан да, укытучылар ягыннан да. Яулыктан йөри, бер кеше игътибар итми, моңа кадәр бер начар әйбер дә булганы юк иде. Ул яулык япкач, укытучылар аңа матур булган, дип мактаулар да әйтеп кайтаралар иде, сыйныфташлары «бу нәрсә, ни өчен кидең?» дигән сораулар бирделәр. Бернинди дискриминация юк иде.

– Гаиләгездә ничә бала бар?

– Безнең өч бала.

* * *

4нче апрельдә Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итүче документ таратканы билгеле булды. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә «катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар» җибәрергә кушылган. Бу «эш өчен кирәк» дип аңлатыла документта.

5нче апрельдә Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова мәктәптә хиҗап киюче кызлар турында мәгълүмат җыю хатына бәйле аңлатма бирде. Галимова ТАСС агентлыгына әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре бу мәгълүматны үз инициативасы белән җыярга кушкан. «Хәзер Татарстан эчке эшләр министрлыгы әлеге хатка бәйле тикшерү уздыра. Җитәкчелектән хат тарату турында бернинди йөкләмә булмаган», – диде ул. Аның әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрне бу гамәлгә нәрсә этәрүен тикшерергә җыена.

Элегрәк Казанда мөселман балаларның әти-әниләре Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге гамәлләренә зарланып, Татарстан прокуратурасына һәм Русия бала хокуклары вәкиле Анна Кузнецовага шикаять юллады. Ата-аналар эчке эшләр хезмәткәрләренең канун боза торган гамәлләрен тикшереп, аларны булдырмас өчен тиешле чаралар күрүне һәм гаепле кешеләрне җавапка тартуны сорый. Бу турыда адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.

Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр турында мәгълүмат җыю мәсьәләсе элек тә күтәрелгән иде. Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалар турында мәгълүмат җыярга кушылды. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Без сөйләшкән укытучылар моны раслады, кайберләре бу хәл 2017нче елда да булган иде, дип белдерде.

ТНВ манкортлаша, ТНВ-Планета – үги бала хәлендә

Бүген татарның берничә телевидение каналы бар. Дәүләт акчасына яшәүче ТНВ, ТНВ-Планета, Шаян ТВ, Татарстан-24, Мәйдан, Хозур-ТВ каналлары. Шулай ук ТМТВ, «Туган тел» хосусый каналлары да бар. Музыкаль телевидениенең максаты аңлашыла. Ул күңел ачуга корылган. Ә менә мәгълүмати тапшырулар ясаучы ТНВ, ТНВ-Планета, Татарстан-24 каналлары халыкка бары хакимиятне хуплаган материаллар гына тәкъдим итә. Без елның бер көнен алып (8нче февраль) тапшыруларга кыскача күзәтү ясадык.

ПРАЙМ-ТАЙМ: ТНВ УРЫСЛАША

Прайм-тайм телевидениедә иң кыйммәтле эфир вакыты санала. Бу вакытта реклама хаклары да бермә-бер арта. Гадәттә прайм-тайм дип 19:00–22:00 сәгать аралыгы күздә тотыла.

ТНВ бу вакытта үзенең татар тапшыруларын күбрәк күрсәтү мөмкинлегенә ия булса да, татар программалары киресенчә кими башлый. Мәсәлән, 8нче февральдә шушы өч сәгать аралыгында бер тапкыр «Татарстан хәбәрләре», ике тапкыр «Новости Татарстана», җинаятьләр һәм юл һәлакәтләре турында сөйләүче «Вызов 112», «Таяну ноктасы» ток-шоуын, «Күчтәнәч» тапшыруын, «Болгар радиосы»ның ярты сәгатьлек концертын күрсәттеләр. Иң кыйммәтле эфир вакытында бу юлы 50гә 50 принцибы белән татарча һәм урысча тапшырулар тигез күрсәтелде. Ләкин ике телнең тигезлеге һәр көнне дә сакланмый. Мәсәлән, 24нче гыйнварда прайм-таймның 1 сәгать 45 минуты урысча, 1 сәгать 15 минуты татарча булды. Татар тапшыруларын күбрәк кешеләр карый алган вакытта ТНВ «Гонка с преследованием» сериалын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАР: РУСИЯГӘ ДАН, ТАТАРЛЫККА АХЫР УРЫН

8нче февраль – Русиядә фән көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов фән эшлеклеләре белән очраша. Әлеге вакыйганы яктырткан «Татарстан хәбәрләре» хәбәрчеләре милли кадрлар мәсьәләсенә бары бер җөмлә белән генә тукталды. Тамашачылар өчен урман хуҗалыгы федераль агентлыгының җитәкчесе килүе, фән эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырулары кебек рәсми хәбәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук Түбән Камада көпчәк заводының беренче җитәкчесе Николай Зеленов вафат булуы турында саллы язма, Росгвардия оркестрының тамаша күрсәтүе турында сөйләделәр. Тулысы белән диярлек рәсми һәм социаль темалардан гына торган чыгарылыш ахырында гына татарга кагылышлы бер хәбәр булды. Казанда татар теле олимпиадасында катнашкан Төмән укучылары турында сөйләделәр.

Шушы ук хәбәрләр «Новости Татарстана»да да чыкты. Бер генә аерма – татарга кагылышлы бер мәсьәлә дә күтәрелмәде. Аның каравы, Әфган сугышында катнашучылар, Росгвардиядән хозурланган хәбәрләр зурлап күрсәтелде. Гомумән, урысча яңалыкларны караганнан соң, тамашачы Татарстан кебек милли республикада яшәвен онытырга мәҗбүр була. Провинциаль дәрәҗәдә хәбәрләр күрсәтеп Русия патриотлыгына дан җырлана.

ТНВ – Планета бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен булдырылган канал. Ләкин аның «Яңалыклар» тапшыруы татарлар өчен әзерләнәме? Монда өч сәгать саен хәбәрләр биреп баралар. Көндезге 12дә чыккан тапшыру Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның Алабугада киңәшмә уздыруы, Чаллыда резин көпчәкләрдән тау барлыкка килүе, Казан мэры Илсур Метшинның «Салават күпере» торак комплексына килүе, Татарстанда фән эшлеклеләренә бүләк бирүләре, спорт яңалыклары турында видеоязмалар белән тулган иде. Бу вакыйгаларның берсе дә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен түгел. Бары ахырда гына Свердлау өлкәсендә якшәмбе мәктәбе һәм Казахстанда җырчы Илһам Шакировны искә алу хакындагы сюжетлар күрсәтелде. Шушы ике хәбәр генә каналның миссиясенә туры килә дип әйтергә мөмкин. Ә калган хәбәрләр рәсми вакыйгалар һәм социаль темалар белән тулган. Шуны истә тотарга кирәк, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә ТНВның дистәгә якын хәбәрчеләр бүлекчәсе эшләп килә. Ләкин читтәге милләттәшләр проблемалары турында сөйләр урынга Чаллыдагы көпчәкләрне күрсәтәләр.

ИКЕ ТНВ: МАНКОРТ АНА БЕЛӘН ҮГИ БАЛА КЕБЕК

ТНВ белән ТНВ-Планета каналларын чагыштырып карыйк. Иртәнге программаларга килсәк, ике каналда да бер үк вакытта «Манзара» тапшыруы күрсәтелде. Телевизор караучыга кайсы ТНВны каравын аңлавы кыен.

Гомумән алсаң, ТНВ-Планетаның үз мөстәкыйль контенты юк. Тәкъдим ителгән барлык тапшырулар да элегрәк ТНВда күрсәтелгән булып чыкты. Элекке концертлар, 2000нче еллар уртасында эфирга чыккан «Яшәсен театр», спектакльләрнең видеоязмаларына кадәр кабатлана. Яңа татар тапшырулары да иң элек ТНВда күрсәтелә, аннан гына ТНВ-Планетага күчә. Татарча гына эшләүче телеканал иске тапшыруларны күрсәтүче архив җыелмасын хәтерләтә. Димәк, үги бала хәлендә булып чыга.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии