- 09.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Яз җитте бит. Бар тереклек уянганда табигать турында балалар белән сөйләшми кем белән сөйләшик. Менә мин дә әлеге «Балачак иле» сәхифәсен үзгәртеп, аны тормышчанрак итәргә теләдем. Яшенә карамастан, балалар белән шушы сәхифә аша аралашырга телим. Кемгәдер киңәш кирәктер, кемнеңдер соравы бардыр… Ә кемнеңдер киңәше безгә кирәк… Аралашыйк, бер-беребезгә тиңнәр булып аңлашыйк.
Мин үзем авылымны яратам. Буш вакытым булса, бакча башына, болыннарга чыгып, үләннәр арасындагы тормышка мөкиббән китеп, чәчәктән чәчәккә кунучы бал кортларына ияреп йөрим, күктә һавага «эленеп калган» тургайларны, әллә нинди сурәтләр ясап зәңгәр күкне картиналар белән бизәгән болытларны, күзләрне авырттырып камаштыручы кояш нурларында иркәләнүче агач яфракларын күзәтеп, чирәмдә сузылып ятарга яратам. Шунда… болытлар түгел, син агып китәсең. Сынап карагыз әле, болытларга текәлегез дә… һәм сез китеп барасыз җиргә утырып шул болытлар, кояш тирәсендә әйләнергә.
Күзәтүчән булсаң, шундый серле һәм матур ул табигать. Дөрес, чебен-черкиләре бераз бимазалый инде, артык хыялланырга ирек бирми, тешләп алырга гына торалар. Чү, әнә алмагачның яфраклары да саргаеп килә түгелме, алмалары да өлгермичә коелалар. Әй, ул кортлаган икән. Тукта, моңа кешеләр гаепле түгелме? Син корткыч бөҗәкләрнең төп дошманы – кошларны бакчагызга ияләштерү өчен ни эшләдең? Кышын туңган песнәк-чыпчыкларны ашаттыңмы? Язын бала чыгарырга туган якларын сагынып кайтып сөенечләреннән җыр сузган сыерчыкларны «фатир»лы иттеңме? Әйдәгез, инде соңга калып барабыз. Шушы атнада ук такта, кадак, чүкеч алып эшкә керешик. Син элеп куйган өйгә оялаган кошларны күрү, аларның ашыга-ашыга оя коруларын, балаларын үстерүләрен күрү үзе бер бәхет бит.
ЙОРТЛАРЫН ИШТЕМ
Узган ел мин бик хәсрәтле булдым бит әле. Авылымда туган нигеземдә өй салып ятам. Мунчаны сүтәргә кирәк, урыны комачаулый. Өлгермәдем, соңгарак калдым. Мунча түбәсендә 2 оя бар. Иске инде алар. Әмма ел саен сыерчыклар шунда кайта. Алардан соң җәй көне чыпчыклар да анда бала чыгара (болары елга ике тапкыр бала чыгара бит). Алдан күчереп өлгермәдем. Мунчаның сүтелергә тиешлеген дә алдан планлаштырып булмады. Инде төзүчеләр дә киләсе… Күрше Илдус абый белән бик тырышып саклык белән генә алып күчердек без ул ояларны. Оя инде йомырка белән тулы иде. Берсен янәшәдәге алмагачка бәйләдек, икенчесен иске өй кыегына. Беләсезме, шунда сыерчыларның ничек бәргәләнгәннәрен. Ояларны икенче көнне кире күчерәм дә, мунчаны сүтми торам, дип уйлаган идем инде. Төзелеш бригадасына тоткарланырга кушам… Әмма Ходайның рәхмәте, сыерчыкларның берсе бер көн каңгырып йөрде дә, алмагачтагы ояга кереп утырды. Аның балаларына җим ташуына җәй буе сокланып йөрдем. Ә менә икенче ояга кермәде сыерчык. Бөтенләйгә ташлап китте әниемнең нигезен. Быел кайтырмы инде? Вакыт ягы таррак бит, әле авылдан өй салганда артып калган такта башларын җыеп Казанга алып килдем. Бу атна ахырында авылга кайтам, сыерчыкларга «фатир»лар алып кайтам. Андый йорт төзегәнем юк бит инде күптәннән. Мәктәптә укыганда ясый идем. Хәтеремдә, мәктәптә сыерчык оясы саны буенча мин гел алдынгы идем. Шуңа ничек ясарга кирәклеген интернеттан эзләп таптым да сезгә дә сөйләргә булдым.
Инде ясап куймаган булсагыз, бераз соңгарак та калынды, әмма өлгерәбез әле. Сыерчыклар кайтса да, көннәр салкын булды бит.
ИМИНЛЕКНЕ КАЙГЫРТЫГЫЗ
Ояны ясаганда анда яшәүче гаиләнең иминлеген тәэмин итәрлек булсын. Ул тәбәнәк һәм тишеге артык зур булса, сыерчык балаларын саескан, карга урларга мөмкин. Мәче дә сагалап кына тора ул ояны. Шуңа мәче йөри, менә алмый торган урынга кую кирәк. Ул балаларга тия алмаса да, куркыта ала.
Оя сыерчыкка гына түгел, анда башка кошлар да оялый ала. Бакчага ияләшсеннәр, җиләк-җимеш, яшелчәләрне корткычлардан саклыйм дисәң, авылда, йорт янында яши ала торган кошларның барын да «фатир»лы итәргә кирәк. Мәсәлән, песнәк, чебенче, чәперчек (сиртмәкойрык) һәм башка нәни кошлар бакчагызны үз итә ала. Тик аларның өе сыерчыкныкыннан кечкенәрәк була. Ояларга керү «ишеге» дә төрле үлчәмдә: сыерчыкларга, мәсәлән, диаметры 5 см итеп уелса, песнәккә 3-3,5 см җитә. Ояларны 2-2,5 см калынлыктагы агач тактадан ясыйлар. Такталар, аеруча эчке яктан, ышкыланмаган булырга тиеш. Әгәр тактагыз шома булса, эчке стенасына киртекләр ясагыз, кошчыкка аннан үрмәләп чыгарга җайлы булсын. Әгәр оя агачка эленмәсә, керү уемы алдына басып сайрар һәм һава сулар өчен кечкенә генә басма (таяк) беркетегез. Табигый шартларда мондый басма ролен оя янәшәсендәге агач ботаклары да үти ала.
Димәк, безгә кирәкле эш кораллары: линейка, почмаклык, карандаш, кул пычкысы, 50 мм диаметрлы борау яисә агач кисәр өчен фреза, 4 мм диаметрлы борау, дрель яисә коловорот, отвертка, чүкеч кирәк.Детальләрне тоташтыру өчен 50 мм диаметрлы саморезлар (шөрепләр) да кирәк булачак (20-25 данә) (4нче фото)
Сызым буенча почмаклык һәм карандаш ярдәмендә сыерчыкоясының детальләрен билгелибез. Детальләрне пычкы белән шул эздән кисеп алабыз (11нче фото).
Парлы детальләр бер үлчәмдә килеп чыксын өчен, детальләрне эзлекле тәртип белән билгеләргә һәм кисәргә кирәк. Алгы стенага 50 мм диаметр белән түгәрәк уем тишәбез. Сыерчык үз оясына шул уем аша кереп-чыгып йөриячәк (2нче фото). Карак песи кош балаларына кадәр тәпиен суза алмасын өчен, уемны өске яктан 5 см түбән ясарга кирәк.
Ояның алгы һәм арткы стеналарына, бөтен периметрлары буйлап, кырыйдан 1 см эчкәрәк кереп, саморезлар (шөрепләр) өчен 4әр ммлы уемнар тишәбез. Бер кырыйга 2-3 тишек җитә. Алгы стенаны уң як кырый стенага беркетәбез. Шулай ук арткы стенаны сул як кырый стенага беркетәбез дә шушы ике өлешне саморезлар белән бер-берсенә тоташтырабыз. Хәзер инде ояның төбен дүрт стенага да кагып беркетәбез.Оя түбәсенең түбәнге өлешен (капкачны) югары өлеш белән тоташтырабыз. Түбәнге өлешнең үзәге югары өлешнең үзәгеннән 5 смга эчкәрәк күчерелә, бу – түбә кыегы (козырек) ясалсын өчен кирәк (1нче фото). Шулай итеп ышык «баскыч төбе» хасил була. Сыерчыклар шунда чыгып басып җыр сузачак… Капкачны ояның корпусына кертәбез дә ян-якларыннан ныгытабыз. Ояның эчен 2 елга бер тапкыр чистартырга кирәк булганлыктан, капкачны ике саморез белән беркетү дә җитә. Сыерчык оясы әзер дә булды!
Сыерчык оясын агач кәүсәсенә 1 мм диаметрлы тимерчыбык белән бәйләп куялар. Тик шул ук вакытта, агач кайрысына зыян китермәс өчен, аска агач шакмаклар куеп калдыру мәслихәт. Әгәр ояны йорт стенасына эләргә кирәк булса, моның өчен аның артына зур такта кисәге беркетәләр. Андый такта ояны агачка элгәндә дә уңайлы – аны әнә шул тактасыннан бәйләп куялар. Ояларны элгәндә, аларның алгы стеналары агач ботакларына тиеп тормаслык булсын, чөнки ул анда ерткычларга керүне җиңеләйтә. Ояларны көнчыгыш якка каратып эләргә кирәк. Кошлар шундый ояларны ярата төшә. Сыерчыклар март аенда килә. Шуңа күрә ашыгыйк. Инде өй туйлары башланды бит.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии