БАЛАЛАР ШУКЛЫГЫ

БАЛАЛАР ШУКЛЫГЫ

Танышларыбызның кызы әни булды. Шатлыкларын уртаклашып бәби чәенә җыйналдык. Котлау сүзен әйткәннән соң, балаларның нәни вакыттагы шуклыклары хакында сүз кузгаттым. Шуны гына көтеп торганнар диярсең, сүз артыннан сүз китте. Бигрәкләр дә шук булганнар икән балаларыбыз. Тик күбесе яхшылык эшләү ниятеннән кылган бу шуклыкларын. Ә нигә газетабызда шундый сәхифә булдырмаска. Юкса, «Безнең гәҗит»тәге «Балачак иле» бите балалар һәм өлкәннәргә бергәләп укыр өчен барлыкка килде бит. Ә бүген без аны моңарчы булган формадан үзгәрттек. Тормыш, яшәеш, табигать турында сөйләшүгә корырга булдык. Әйләнеп кайтыйк әле балаларыгызның сабый чакларына. Ә хәзер йөгереп йөрүче балаларның әти-әниләре безнең кебек сагынып искә алырлар ул кабатланмас мизгелләрне. Үземнән чыгып әйтәм, бу хатирәләрне тыңларга балалар да бик ярата, үскәч бигрәк тә… Кабат-кабат сөйләттерәләр… Менә сезгә беренче язманы тәкъдим итәбез.

АЛАР ДА ТУҢА БИТ

Яшел Үзән районында яшәүче кода-кодагыйларыбыз белән бер очрашканда сөйләшә китеп балаларның шуклыкларын искә алып утырдык. Шул сөйләшүдән соң туды да инде ул яңа сәхифә ачу идеясе. Фирдәвес кодагый сөйләгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә җиткерәм.

– Моннан 60 ел элек Кайбыч районы Кошман авылына Кәрибулла исемле егеткә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы балалар туды. Әле дүртенче улыбыз Әмир тумаган, өч баланы өйдә калдырып эшкә китәбез. Кәрибулланың җирле үзидарәдә эшләгән вакыты, ә мин мәктәптә укытам. Олы кызыбыз Рузания башлангыч класста укый, Дамира белән Дамир әле кечкенәләр. Без өйдә юкта урамга чыгып кергәннәр дә, туңганнар күрәсең, башларына бер уй килгән боларның. Өчәүләшеп карават, өстәл, урындыкларны бер читкә этеп куйганнар да, сыер, сарык, казларны җыеп өйгә керткәннәр. Печән алып кереп салырга да башлары җиткән. Ирем Кәрибулла йомышы төшеп, участок милиционеры белән өйгә кайтып кергән. Өйдәге хикмәтне, өстәл өстендә аяк селкеп утыручы өч баласын күргәч:

– Нишләдегез? – дип сораудан ары сүз әйтә алмаган.

– Малларны өйгә керттек, урамда салкын, алар да туңа бит, – дип җавап биргән болар. Нишләтәсең инде аларны, Кәрибулла малларны чыгарган, кулына көрәк алып идәнне кырып чыгарган.

Сәгать өчләр тирәсендә мин кайтып кердем. Кәрибулла балаларны өстәл тирәли тезеп утырткан, мичтән мин тыгып киткән ашны бүлеп биргән, җиң сызганып ашап утыралар. Миңа да шул ук җавапны бирде болар.

Кая ул утырып ашау! Су җылыттым да, 2-3 сәгать буе идән юдым.

Менә хәзер шул вакытларын сагынып сөйләп утырабыз, – дип төгәлләде сүзен кодагыебыз.

Бу яхшы күңелле балалар тормышта да шундый кешелекле булып калганнар.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

БАЛАЛАР ШУКЛЫГЫ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии