Зәки Зәйнуллинны яклап

Зәки Зәйнуллинны яклап

5 апрельдә Казанның Бауман урамында язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинны яклау пикеты үтте.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта «Хокук саклаучылар! 80 яшьлек татар аксакалын эзәрлекләүне туктатыгыз! Оят бу, хурлык!», «Статья «Россия глазами татарина» – действительность сегодняшней России», «Татарстан: 2013 ел = 1937 ел», дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.

– Без Зәки Зәйнуллинга каршы җинаять эше ачылуга кискен ризасызлыгыбызны белдерәбез. Аның «Звезда Поволжья» газетасында басылган мәкаләсендә бернинди дә низаг чыгарырлык урын юк. Бу җинаять эше туктатылырга тиеш. Бу гамәл прокуратура һәм тикшерү комитеты өчен зур хурлык, – дип белдерде ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев.

Егермедән артык пикетта катнашучы арасында Зәки Зәйнуллин үзе дә бар иде. Ул үзенең мәкаләсендә урыс халкын кыерсытмавын әйтте.

– Төрмәдә үлсәм үләм, әмма барыбер гаделлек өчен көрәшәчәкмен. Мин кире уйлый торган кеше түгел. Мәкаләдә бары тик үз фикеремне генә белдердем. Кешене үз уйлары өчен хөкемгә тартканнарын кайда күргәнегез бар? Урыслар «кривоногий, вонючий татарин» дип акыра бит әле. Бу татар халкын кимсетү санала алай уйласаң. «Орда» фильмында татарны кеше ашаучы халык итеп күрсәтәләр. Без шундый халыкмы? Без урыска караганда 500 ел элек яза башлаган халык, – диде ул.

Татарстан тикшерү комитеты язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның «Звезда Поволжья» газетасында басылган «Россия глазами татарина» дигән мәкаләсе өчен Русия җинаять кодексындагы 282нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә аңа карата җинаять эше ачкан иде.

Райнур ШАКИР.

Аз катлы йортлар кемгә комачаулый?

6 апрельдә Казан үзәгендә аз катлы йортларда яшәүчеләр үз фатирларын яклап митингка чыктылар. Урам җыенында иллегә якын кеше катнашты. Чарага килүчеләрнең төп таләбе: Казан мэриясе бу фатирларны тынычлыкта калдырсын.

2011 ел ахырында Казан мэриясе шәхси кишәрлекләрдә аз катлы йортлар (таунхауслар) барлыкка килүне канун бозу дип кабул итеп, төзелгән йортларны сүтүне таләп итте. Урамда калу куркынычы янаган фатир хуҗалары кат-кат пикетлар уздырды. Ләкин урам җыеннарына чыгуга карамастан, берничә йорт сүтелүгә дучар булды.

Чарага килгән Шамил Әминов шундый йортта фатир алучыларның берсе. Аның әйтүенчә, бу таунхаусларны сүтү эре төзелеш ширкәтләре өчен кирәк. Шушы ук йортлар янында бу оешмалар 14-15 катлы йортлар салып, фатир хакларын ике мәртәбә арттырып саталар, ди ул.

– Бернинди кагыйдәләр бозылмаган. Моны раслаган махсус экспертиза документлары да бар, ләкин бу кемгәдер ошамый. Кемгә ошамый? Шул төзелеш гигантлары канәгать түгел. Шул ук биләмәдә алар йорт төзиләр, әмма аларның һичнинди проблемалары юк. Ә кечерәк ширкәтләр шунда йорт төзеп, фатирларны 4 млн. сум урынына 2 млн. сумга гына саталар. Ләкин кемгәдер акча түләмәгән өчен гаепле калдылар, – ди Әминов.

Мәкхәмә приставлары бу йортларны сүтү таләбе белән кәгазьләрне аз катлы йорт хуҗаларына тапшырган. Әгәр төзүчеләр үзләре таунхаусны сүтмәсә, приставлар мәсьәләне техника ярдәмендә хәл итү белән яный.

Митингка килүчеләр фикеренчә, хөкүмәт халыкка каршы эшли. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыктылар.

Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Хуҗасыз эт үләргә тиешме?

Казанда хуҗасыз этләрне тоту эшен кемгә тапшыру аукционы 5 апрельгә билгеләнгән иде. Казандагы хуҗасыз хайваннарның хокукларын яклаучы «Зооспас» оешмасы әгъзасы Владимир Нойсс 26 мартта федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан бүлегенә «Казанда этләрне тотуны оештыру Русия кануннарын бозып башкарыла» дип шикаять иткәнгә аукцион апрель азагына күчерелде. Чөнки шикаять тулысынча канәгатьләндерелгән һәм андагы фактлар да дәлилләнгән.

Монополиягә каршы хезмәт үз таләбендә аукцион бөтен техник документацияләр Русия кануннары нигезендә үзгәртелеп яңадан эшләнгән вакытта гына үткәрелергә тиеш дип белдергән. Этләрне тоту эшен Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык комитеты оештыра иде. Моның өчен аукционнар оештырылды һәм гел «Йортсыз хайваннарны тоту хезмәте» (Служба отлова бездомных животных – СОБЖ) бу чараларда отып килде.

– Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты Русиянең гражданлык кодексы кануннарын моңа кадәр беркайчан үтәмәде, хәзер бу эшкә монополиягә каршы хезмәт тә кушылгач, барысын да канун нигезендә эшләргә тиеш булачаклар, – диде Нойсс.

Гражданлык кодексы кануны һәм Русиянең санитар кагыйдәләре нигезендә этләр тотып алынгач та алты айга махсус саклагычларга урнаштырылырга тиеш, чөнки этнең хуҗасы табылырга мөмкин. Шулай ук бары тик котырган этләр генә юкка чыгарыла ала.
Нойсс сүзләренчә, Казанда соңгы алты ел дәвамында этләрне тотып һәм аларны үтереп гражданлык кодексы, ветеринар һәм санитар кагыйдәләр тупас бозылган. «Алар этләрне үтереп шулкадәр зур акчалар алды, моның нигезендә коррупция ятты», – ди Нойсс.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә Универсиада имин үтсен өчен 2013 елның 5 апрелендә хуҗасыз хайваннарны киметү максатында аукцион үткәреләчәге игълан ителгән иде. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты 8815 эт тотылачак һәм шуның эченнән җиде меңгә якыны юк ителәчәк дип белдерде. Күпләп үтерү өчен Казан бюджетыннан 12 миллион сум акча бүленәчәге дә әйтелде.xКазанда 6 апрельдә үткән митинг

Бу хәбәрләр Казанда гына түгел, ә Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә дә ризасызлык тудырды. Хайваннарны яклаучылар этләрне күпләп үтерүгә протест белдереп «Кан өстендә Универсадага урын юк!» дип аталган чаралар оештырды. Протестка Европа илләрендә яшәүчеләр дә кушылды. Бу зур шау-шудан соң шәһәр җитәкчелеге этләрне яклаучыларны, шәһәр думасы һәм дәүләт шурасы депутатларын, СОБЖ, ЖКХ вәкилләрен чакырып түгәрәк өстәл дә оештырды. Әлеге сөйләшүдән соң хакимиятләр Казанда хуҗасыз этләр өчен махсус оялар ясалачак, ә юк ителәсе этләрнең саны күпкә киметеләчәк дип белдерде.

Хайваннарны яклаучылар бу белдерүләр белән килешмәде. «Казандагы этләрне кем санап чыккан, 8815 эт бар икәнлеген алар каян алган? Ә ни өчен бу этләрнең күбесе юк ителергә тиеш? Бу вәхшилек һәм канун бозу булып тора», дип белдерде алар.

Канун бозылганны дәлилләп узган шимбә, 6 апрельдә, Бауман урамындагы сәгать янында янә митинг үтте. «Зооспас» бу чарада 300ләп кеше катнашуын әйтә. Урамнан үтеп баручылар да хайваннарны яклаучыларга теләктәшлек белдергән. Алар «СОБЖ җитәкчесе Рөстәм Нуруллинны төрмәгә утыртырга», дигән шигарьләр әйткән.

Нойсс сүзләренчә, протест чаралары дәвам итәчәк. Казанда этләрне күпләп үтерергә җыенуларына протест белдереп җыелган 18 мең имзаны һәм монополиягә каршы хезмәт җавабын 10 апрель көнне Татарстан һәм Русия президентларына җибәреләчәген белдерәләр. Нойсс сүзләренчә, бу 18 мең имзаның 10 меңен Германия ватандашлары, ә сигез меңен русиялеләр җыйган.

Күренекле артистлар да Казанда Универсиада алдыннан этләрне күпләп юк итәргә җыенуны ишетеп үз фикерен белдерә башлады. 5 июньдә Казанда Джо Коккер җырларга тиеш. Ул да бу концертны оештыручылар белән телефоннан сөйләшкән вакытта, казанлыларга хуҗасыз этләр белән көрәшмәскә, ә аларның хуҗасызлыгына каршы көрәшергә чакырган.

Коккер этләрне юк итүне хупламый. Аның сүзләренчә, алга киткән илләрдәге кебек приютлар ачарга һәм аларны хуҗалы итү юллары турында уйларга кирәк.

Коккер шәһәр читендәге йортларында берничә эт яшәвен һәм аларны да гаилә әгъзалары кебек үк үз итүләрен әйтә.

Наил АЛАН.

Европа бездәге хокуксызлык белән кызыксына

Җомга көнне Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Нилс Муйжниекс Казан хокук яклау үзәгенә килде.

Нилс Муйжниекс белән очрашуда Казан хокук яклау үзәге, «Агора» ассоциациясе, ябылу урыннарында кеше хокуклары саклануны күзәтү оешмасы вәкилләре, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукын яклаучы Герман Алеткин, Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев катнашты.

– Муйжниекс Татарстанга килгәндә, иң беренче чиратта, мәхкәмә системасындагы хәлләр һәм соңгы вакытта хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүләр кызыксындыруын әйтте. Без исә Татарстанда кеше хокукларының торышы турында сөйләдек.

Аны барлык темалар да кызыксындырды. Полициядә көч куллану, җәзалаулар, тикшерү барганда ябылу урыннарындагыларның хокуклары бозылу очраклары һәм башка проблемалар турында да фикер алыштык, – дип сөйли Казан хокук яклау үзәге матбугат бүлеге җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов.

– Төрмәләрдә һәм ябылу урыннарында хокук яклаучылар белән соңгы вакытта булган хәлләр, аларга басым, кертмәскә тырышу очракларына да тукталдык. Бу хакта Владимир Рубашный һәм Герман Алеткин сүз тотты.

Без, үз чиратыбызда, «Дальний» вакыйгасына кадәр һәм аннан соң полициядә көч куллану турында сөйләдек. «Дальний»дан соң полициядә көч кулланучыларга җинаять эшләре артса да, чынлыкта җәзалаулар беркая да китмәде. Аның рәвеше генә үзгәрде. Полиция хезмәткәрләренең аңы да шул килеш калды. Полициядәге реформа вакытында хезмәткәрләрне аттестацияләү формаль рәвештә генә үтте. Намуссызларның барысы да китте дип әйтеп булмый, – диде Булат.

Аның сүзләренчә, комиссар Татарстанда кеше хокукларының торышы да 2013 елгы хисапта яктыртылачагын әйткән.

Муйжниекс кеше хокуклары вәкиле буларак Русиягә беренче сәфәрен Казаннан башлады. Хокук яклаучылар белән очрашу башында: «Казан Мәскәүгә якын бит, шуңа башта сезгә килдем», дип шаяртып әйтеп алган ул.

– Минемчә, Татарстандагы соңгы хәлләр, шул ук «Дальний»дагы вакыйга үз ролен уйнаган булырга тиеш, – ди Мөхәммәтҗанов.

Муйжниекс пәнҗешәмбе Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм эчке эшләр идарәсе вәкилләре белән очрашкан иде.

Муйжниекс хөкүмәттә үткән сөйләшүдә гадел хөкем системасын үзгәртеп кору мәсьәләләренә дә игътибар итәчәген әйтте.

Муйжниекс һәм Халиков төрмәләрнең һәм тикшерү барганда ябылу урыннарының бүгенге хәле турында фикер алышты. Халиков утырып чыкканнарны эшле итү өчен эш башланганлыгын, ябылу урыннарында ук хезмәт базарында кирәк булган белгечлеккә укытырга җыенуларын әйтте.

Халиков сүзләренчә, Татарстан бер җинаять кылганнарның тагын җинаять кылуын киметү, җинаять җәзасы үтәүчеләрнең гаиләләрен саклау өчен Европа тәҗрибәсен өйрәнергә әзер.

Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиллеге – берлекнең 47 әгъза дәүләтендә кеше хокуклары торышын күзәтүче бәйсез оешма.

Наил АЛАН.

Комментарии