Тукай бездә дә булган

Тукай бездә дә булган

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Укучыларга авыл, ата-бабалар тарихын өйрәтү максатыннан, безнең мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музее эшли. Анда авыл тарихы турында материаллар, экспонатлар тупланган.

Кызык, ә музейның үзенең тарихы ничек соң?! ачу турында шушы яхшы фикер кемнең башына килгән? Бу сорауларга, мөгаен, Миләүшә Хаҗиевнадан да яхшырак җавап бирүче булмас. Ул бит шул музейның җитәкчесе, тарих укытучысы. Аңа мөрәҗәгать итәргә булдым.

Безнең “Туган якны өйрәнү” музее күп еллар эшләп килә, – дип башлады ул сүзен. – 1980-1985нче елларда математика укытучыбыз Гөлсинә Рәкыйповна инициативасы белән, ветеран укытучыбыз Фәнҗия Гыйлаҗевна иске мәктәптә музей ача. Безнең музейда “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!”, халкының көн-күрешен сурәтләүче “Аулак өй”, “Мәктәп тарихы”, “Авылыбызның күренекле шәхесләре”, “Район, авыл тарихы, географик атамалар” дигән бүлекләр эшли.

– Күргәнебезчә, безнең музей бик бай. Экспонатлар җыю турында сөйләп китмәссезме?

– Әйе, музеебыз бик бай безнең. Авыл халкына, укучыларга рәхмәт. Әле һаман да экспонатлар килеп тора. Берничә табылдык турында да сөйлим. Чишмәләр чистартканда, Динар Сәгъдиев XIV гасырда кулланылган кара савыты тапты. Бу экспонат бүген Арчада арты музеенда саклана. Күп еллар элек Иске Му авылы инешендә бер кызыклы табылдыкка юлыктым. Ләкин бүген дә әлеге табылдык турында тулы мәгълүматыбыз юк, эзләнү эшләре алып барыла.

– Музеебыз 2010 елда яңартылды. Хәзер ул тагын да матурайды. Анда кергән саен керәсе генә килеп тора. Музейга укучылар даими йөриме?

– Сүз дә юк, музейны оештыручы да, аны яшәтүче дә – укучылар. Экспонатлар укучылар тарафыннан һаман да табыла, төрле эзләнүләр дә алып барыла. Мәсәлән, Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан сугышта күп балаларын югалткан авылдашларыбыз турында 10 класс укучылары мәгълүмат туплады. Мондый эшләр укучыларның үзләре өчен дә кызыклы: туганнары, әби-бабалары турында күп кенә яңалык беләләр, шулай ук алар тапкан материал киләсе буынга да кала, бу эшләр барысы да музейда саклана. Иншалар язган очракта, төрле конкурсларга эшләр башкарганда, укучылар музей материалларыннан файдалана.

Авыл халкының музейга карашы ничек?

Халык – һәрвакыт музей белән теләктәш. Экспонатлар бирүне дәвам итәләр. Өлкәннәр: “Безнең яшьлек бит бу”, – дип, музейга килә, музейның яшәвен тели, күп экспонатлар саклануга шатлана. Авыл халкы – биредә иң кадерле кунаклар, без аларга һәрдаим шат. Музеебызга кунаклар тукталып тормый. Мәктәпкә килгән кешеләр арасында музейга керми киткәннәре сирәктер. Алар арасында Алмаз Әминович, Фарис Харисов, Зилә Вәлиева, Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Бариев, Рәис Шәйхелисламов, Фәнис Яруллин, Сания Әхмәтҗанова кебек танылган шәхесләребез дә бар. Шулай ук Татарстанның күп районнарыннан, районы мәктәпләреннән вәкилләр бездә кунакта булды.

Ә менә Габдулла Тукайга багышланган почмак ниләр турында сөйли?

Бөек шагыйребез Г.Тукайның язмышы соңгы елларда тирәнтен өйрәнелде. Без дә Тукай тормышыннан кызыклы вакыйгаларга тап булдык. 1907 елның көз башында Тукай, Уральскидан Казанга кайткач, безнең Югары Масра авылына апасына килә. Ул чакта Масрада каз өмәсе була. Бу бәйрәмдә Тукай да катнаша. Аның белән бәйле кызыклы вакыйга да бар.

Бер өйдә Каз өмәсе уздыралар. Өмәгә кунак кызлар килә. Шушы вакытта бер кызның өр-яңа катасы яна. Бу уңайдан Тукай “Ката” дигән шигырен иҗат итә.

Менә шулай, дуслар, бөек шагыйребезнең эзләре безнең авылда да калган. Алар белән тирәнрәк танышасыгыз килсә, безгә кунакка килегез!

Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА,

Арча районы, Курса Почмак мәктәбенең 10 класс укучысы.

  Тукай бездә дә булган, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии