Мигрантларга караш яхшырырмы?

Мигрантларга караш яхшырырмы?

Гастарбайтерлар, ягъни хезмәт мигрантларына карата могаләмә дөньяда яхшыга таба үзгәрә, әмма Европа һәм Русиядә, киресенчә, начарая. Бу хакта җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүче «Гэллап» халыкара оешмасында белдерәләр.

Белгечләр төрле континентта урнашкан 69 илдә сораштыру уздырган. 2012нче елда Җир шарында яшәүчеләрнең күпчелеге башка илләрдән килүче эшчеләргә тискәре мөнәсәбәттә булса, узган ел уңай караучылар саны 25 процентка күбрәк булып чыкты. Аеруча Кытай, Һиндстан, Пакъстан, Эфиопия, Вьетнам, Конго кебек илләрдә килмешәкләргә дустанә карыйлар. Ә менә гастарбайтерларны өнәп бетермәүчеләр дип Тайланд, Гыйрак, Иран, Монголия, Словения халкын атарга була, дип яза «Ведомости» газетасы.

Гомумән, толерантлыгы белән дан тоткан Европаның мигрантларга «мәхәббәте» сүрелә бара. Хәтта Германия, Дания, Австрия кебек алдынгы карашлы илләрдә дә соңгы өч елда күрсәткечләр 10-20 процентка, ә Франциядә – 30 процентка диярлек кимегән. Беренче чиратта бу Африка һәм Якын Көнчыгыштагы низаглардан качып килүче халык ташкыны белән аңлатыла, ди «Гэллап» оешмасының вице-президенты Андрей Милехин.

Русиягә килгәндә, без әлеге исемлекнең уртасында урнаштык. Хезмәт мигрантларын яратмаучылар саны илебездә аларга яхшы карашта булганнардан 17 процентка күбрәк. Җәмгыятебез милләтчелек, чит халыкларга өстән карау кебек чирләрдән арынып бетә алмый шул. Моның сәбәбе гади көнчелек, көндәшлек хисе булырга да мөмкин, чөнки гастарбайтерлар күп очракта үзебездән яхшырак эшли, ә хезмәт хакының азрагына ризалаша. Тәртип ягыннан да, гадәттә, уңай якка аерылып торалар: араларында сүгенеп йөрүчеләр, тәмәке тартучылар, хәмер эчүчеләр аз.

Кызганыч ки, безнең илдә җинаять кылучының милләтен, динен тикшерү гадәте дә бар. Берәр «кара халык» вәкиле булса, бу хакта шунда ук бөтен дөньяга шау-шу тарала. Мәскәүдә 4 яшьлек кыз баланың башын кисеп алып, урамда йөргән Гөлчәһрә Бобокулова белән дә нәкъ шундый хәл күзәтелде. Беренче чиратта аның Урта Азиянең кайсы республикасы, кайсы милләт вәкиле икәнен, җитмәсә, пәрәнҗә кигәнен, «Аллаһ әкбәр!» дип кычкырып йөргәнең «тәмләп» сөйләргә тотындылар. Әйтерсең лә бер кешенең вәхшилеге өчен аның бөтен кавеме җавап тота.

Бу җинаятьтән соң мөселман дин әһелләренең реакциясе күңелемә хуш килде. «Ислам – ул кеше үтерү, террорлык түгел», дип инде ничәнче кат тәкрарлар урынга, бу юлы конкрет гамәл кылынды – Мәскәү мәчетләрендә җомга намазыннан соң үтерелгән кызның гаиләсенә сәдака җыйдылар. Һәм бу гамәлне алдагы җәмигъ намазларда да дәвам итмәкчеләр. Мөселман өммәтенең кайгы килгән гаиләгә ярдәм итәргә алынуын башка дин һәм милләт вәкилләре дә хуплап чыкты. «Гөлчәһрә Бобокулова кебек, ислам дине артына качып, җинаять кылучыларга мөселманнар гел шундый җавап кайтарсалар иде, – ди «Эхо Москвы» радиосы эксперты, журналист Юлия Латынина.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии