- 09.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Архив
Дин кануннарын тоткан кешене начар кеше түгел, диләр. Минемчә, безнең җитәкчелектә бик дини кешеләр яши. Әмма аларның үз диннәре.
Барлык дөньяви диннәрнең дә төп кануны – без җирдә кунакта гына. Чын тормыш теге дөньяда башлана. Начар булсаң, тәмуг кисәвенә әйләнәсең. Яхшы кешеләрне җәннәт көтә. Җәннәтнең үз баскычлары бар – кылган гамәлләреңә карап, урыныңны да бәялиләр. Иң югары дәрәҗәдәге урынга иң дөрес яшәгән кешеләр генә эләгә.
Бүгенге хакимияттәгеләр тоткан диндә оҗмах һәм тәмуг системасы бу дөньяда ук каралган. Түрә кеше белеп тора – хезмәт вазифасын тәмамлагач, ничек эшләгәненә карап, аны «парламент» дип атаган җәннәт көтеп тора. Кылган гамәлләренең ни дәрәҗәдә булуына карап, «җәннәт бакчасындагы» урыныңны да билгелиләр.
Татарстан парламенты – Дәүләт Советына, Русия парламенты – Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе старт игълан ителеп, хакимият партиясеннән кандидатлар исемлеге игълан ителгәнче үк белеп торасың: анда эшеннән киткән түрәләр букеты булачак. Дәүләт Советына соңгы сайлауларда эшеннән киткән дүрт район башлыгын тәкъдим иткәннәр иде.
Бөгелмә районы башлыгы булып Илдус КАСЫЙМОВ эшләгәндә, район авыл хуҗалыгы үсеше буенча арттан беренче урыннарга «иреште». Эшмәкәрләр шәһәрдә кертелгән яңа тәртипләрдән зар еладылар, ә башлык үз туганнарын, авылдашларын төрле «җылы» урыннарга урнаштырды. Шәһәр читендәге матур урманны кисеп, бөтен Бөгелмә шаккатарлык матур йорт салды. Дөресрәге, салды дип, Илдус Касыймовны гына мактау дөрес булмас, бөтен шәһәр тырышлыгы белән салынган йорт. Шәһәрдә булган тикшерүләр дә шушы фактларны раслады. Мондый тикшерүләрдән соң башлык китәргә тиеш иде, билгеле. Һәм Дәүләт Советына «Бердәм Русия» фиркасеннән кандидатлар исемлегендә без кемне күрәбез? Илдус Касыймов – халык депутатына кандидат! Эшләп арыдыңмы, Илдус җаным, инде Дәүләт Советы дигән җәннәт бакчасында ял итеп ал, халыкка хезмәт ит! Район башлыгы булып торганда, халыкка ничек хезмәт итәргә икәнен эшләп күрсәткән кеше бит син. Дәүләт Советындагы барлык депутатлар да хезмәт хакы алмый, әмма район башлыкларын хезмәт хакы ала торган җәннәти кәнәфиләргә тыгалар. Илдус әфәнденең 2014нче елгы кереме 5 миллион сум булган.
«Үнәрең» зуррак, халыкка күрсәткән игелегең күбрәк икән, җәннәтнең югарырак дәрәҗәсенә дә өмет итә аласың. Әлмәттә хакимлек иткән Ришат ӘБҮБӘКЕРОВ та район халкын кылган игелекләре белән сөендерде. Поташная Поляна авылы янындагы урманны кисеп, шәһәрдәге барлык эреле-ваклы җитәкчеләргә йорт салырга рөхсәт бирелде. Илдус әфәнде кебек үзенә генә йорт салса, Дәүләт Советына гына китәр иде. Әмма Поташная Полянада йорт салучылар арасында шәһәрдәге, «Татнефть»тәге генә түгел, республика дәрәҗәсендәге түрәләр дә бар иде. Ришат әфәнде, тумыштан үтә дә тыйнак кеше булу сәбәпле, бу батырлыгы турында сөйләп йөрмәде. Изгелекне эшлә дә, суга сал, кеше күрмәсә, балык күрер, ди. Әбүбәкеровның кылган гамәлләрен балыклар күргәндерме, әмма югарылар «яхшы» билгесенә бәяләп, Дәүләт Думасына депутат итеп озаттылар. Айлык хезмәт хакы 450 мең сум, быел 800 мең булачак дигән сүзләр йөри. Өстәвенә, бер депутатны асрау өчен халык кесәсеннән ай саен миллион ярым сум хезмәт хакы тотылачак – әйбәт бит! Тик йөрсәң, шушындый хезмәт хакы, бераз селкенсәң, тагын керә – Ришат әфәнденең 2014нче елгы кереме 31,5 миллион сум булган. Ришат әфәнде киңәшмәләрдә үзенең югары дәрәҗәдәге икътисадчы булуы хакында ассызыкларга, докторлык диссертациясе булуын сөйләргә ярата иде. Думага китүендә шушы да зур роль уйнагандыр. Дөрес, аның докторлык диссертациясе кешедән күчереп, турысын ярып әйткәндә, урлап язылган булуы ачыкланды. Булсын! Дәүләт Думасына нәкъ менә шундыйлар кирәк! Татарның нинди икәнен бөтен мир белеп торсын!
Сергей БАТИН Яшел Үзән районы башлыгы булып эшләгәндә бер төркем эшмәкәрләр тарафыннан коррупциядә, аерым алганда, шәхси автобус йөртүчеләрне кысрыклап чыгарып, үз кешеләрен төртеп кертүдә, дәүләт хезмәткәре булуга карамастан, хосусый ширкәтләрдә оештыручы булып торуда гаепләнгән иде. Бу хакта чыгыш ясаган ике кешегә – Соловьев белән Тугановларга каршы һөҗүм оештырылды. Билгесез кешеләр Соловьевны урамда каравыллап торып кыйнадылар. Николай Тугановны, мөгаен, үтерергә үк җыенганнардыр, анысына һөҗүм итүче өч кеше бейсбол биталары белән коралланган була. Әмма очраклы рәвештә ялгышлык килеп чыга. Николайны түгел, аңа бик охшаган абыйсын кыйныйлар. Бу кеше, техник хезмәткәр булса да, тикшерү комитетында эшләү сәбәпле, кыйналу очрагы турында хәбәр Мәскәүгә кадәр үк барып җитте. Сергей Батинны эшеннән алдылар. Ул Федерация Советына менеп кунаклады. Анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы федераль министрлар белән тәңгәлләштерелгән, дәрәҗәсе дә күпкә югарырак – Русия парламентының югары палатасы. Сергей Батинның еллык кереме 11 миллион сум.
Чистай районы башлыгы Илдус ӘХМӘТҖАНОВНЫҢ килүе үк гаугадан башланган иде. Чистай бизнес-инкубаторында берөзлексез акча урлашулар барды, индустриаль паркка бирелгән 600 миллионның очына чыга алмыйча тинтерәделәр. Тинтерәделәр дип, акча кая киткән дигән сорау чистайлыларда гына тугандыр, чөнки индустриаль паркның оештыручылары арасында республиканың ул вакыттагы премьер-министры урынбасарының улы булу сәбәпле, югарыда бу сорауга җавап булгандыр. Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, башлыкның кодасы ришвәт алганда тотылды, тикшерү башлангач, ул агайны асылынган хәлдә таптылар… Билгеле, мондый гаугаларга баткан район башлыгы үз эшен дәвам итә алмый иде. Шулай итеп, Илдус Әхмәтҗанов та хәзер Федерация Советында.
Ислам динендә җәннәт катламнарында күченеп йөрү каралмаган булса да, бу дин буенча күченеп йөрүләр каралган. Татарстан авыл хуҗалыгына бирелгән субсидияләрнең барысын диярлек үзенә алып барган «Вамин» оешмасын 16 миллиард бурычка батыргач, хуҗасы Вагыйз МИНҺАҖЕВНЫ Федерация Советына озатканнар иде – «на всякий случай». Бу эшкә федераль банклар катышкан, тотса Мәскәүләр якаң, утыртып куймасыннар тагын дигәннәрдер. Тавыш зурга киткәч, сенаторлыктан чыгарырга туры килде, Дәүләт Советына депутат итеп куйдылар үзен. Федерация Советы ук түгел инде, әмма, барыбер, алай-болай җинаять эше кузгатыла калса, иммунитеты бар. Бер дә булмаган ише түгел, значогы матур, ДәүСовет да ярап куя. Бу кешене нигә депутат итәргә, ул сайланган Балтач белән Кукмарада халык файдасына эшләрлек башка кеше юкмы дигән сорау югарыдагыларның исенә дә килеп карамый. Минһаҗев бит аларга рухи яктан якынрак, алар бер диндә.
Озакламый Дәүләт Думасына кандидатларны игълан итәчәкләр. Иманым камил – исемлектә эшен җиренә җиткереп башкара алмаган, урлаганмы-сатканмы, гомумән, берәр шомлык кылып, Татарстанның йөзенә кызыллык китерү сәбәпле эшеннән азат ителгән җитәкчеләр дә булачак. «Парламент бәхәс урыны түгел» дигән иде бит Дәүләт Думасының элекке рәисе Грызлов. Әйе, күптән инде парламент бәхәс урыны да, халык файдасына кануннар кабул итү урыны да түгел. Ул күптән бәгъзе кешеләр өчен җирдәге оҗмах ролен башкара.
Әйдә халыкка хезмәткә, акча эчендә йөзмәккә! Кемнәр анда исемлектә, чыгыгыз!
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Мең тоткынның алтысы үлә
Европа Советы 47 илнең төрмәләрендә үлүчеләр санын тикшереп, хисап әзерләде.
2013нче елда Русиянең җәзаларны үтәтү системасына кергән учреждениеләрдә 4200 тоткын үлгән, аларның 461 үзләренә кул салган.
«Русия төрмәләрендә үлүчеләр Европада иң югары: биредә 1000 тоткынга 6 үлем туры килгәндә, калган илләрдә бу сан якынча 2,8», диелгән бу хисапта.
Русиядә тоткыннар саны ел саен 5 процентка кими барса да, бу күрсәткеч югары булып кала. 2014нче елда 671 мең тоткын булса, Быелның 1нче февраленә әлеге сан 646 мең иде, дип яза РБК. Икенче урында Литва.
Илебездә шулай ук төрмәләрне тоту бюджеты да иң югары икән. 2013нче елда ул 6,2 миллиард евро булган. Бу 2012нче ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк. Бер тоткынга көненә уртача 25 евро китә.
Русиядә төрмәдә утыру вакыты уртача 5-10 ел. Тоткыннарның өчтән бер өлеше шул кадәр утыра. Күпчелеге рәшәткә артына кеше үтерү һәм наркотик сатуда тотылып эләгә.
«Хакимият бераз ирек бирергә мөмкин»
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе интернет сәхифәсендә язылганча, сентябрьдә узасы Дума сайлауларында 100дән артык фирканең үз кандидатларын күрсәтергә хокукы бар.Сәясәт белгече, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәрриреРәшит Әхмәтов республикада сәяси көрәшнең ничегрәк барачагын фаразлады.
Рәшит Әхмәтов «Татарстанда демократия чәчәк ата, чын сәяси көндәшлек барлыкка килде» дип иллюзиягә бирелмәскә чакыра. Әмма быелгы сайлаулар кризис чорына туры килгәнгә күрә, хакимият тарафыннан бераз булса да ирек, төрле фикер белдерү мөмкинлеге биреләчәк, дип саный ул.
«Минемчә, һаман да шул ук фиркаләр катнашачак, бәлкем, тагын «Яблоко» вәкилләре дә теркәлә алыр. Бездә кануннар шундый итеп корылган, теләсә нинди фиркане сайлаудан читләштерергә мөмкин. Шуңа күрә фиркаләрнең күп булуы мөһим түгел. Икенче яктан, халыкта сайлауга ышаныч бөтенләй бетте. Кешеләр сәяси көрәшкә битараф, халыкта сайлау күптән инде фикция булып санала», – ди ул.
Шул ук вакытта, Рәшит Әхмәтов фикеренчә, икътисади кризис үз йогынтысын ясарга мөмкин:
«Хәзер, минемчә, хакимияттәгеләр, протест чараларыннан куркып, азрак пар чыгарырга мөмкинлек бирергә тели. «Бердәм Русия» бөтен урынны алырга җыена икән, бу элекке кампанияләрнең тәэсире, әмма хәзер бит вазгыять үзгәрде. Алар, әлбәттә, тагын 85% тавыш җыеп бирә ала, әмма бу халыкның урамнарга чыгып, протест белдерүенә китермәсме? Минемчә, хәзер Татарстан хакимияте белән килештерелгән «бәйсез» кандидатларга ихтыяҗ булачак һәм аларның исемлеге хәзерге вакытта төзелә, дип уйлыйм».
Хәтта авылларда да «Бердәм Русия» элекке кебек 90 процент тавыш җыя алмаячак, дип фаразлый «Азатлык»ның әңгәмәдәше. Аның фикеренчә, Казанда коммунистлар 25 процент, ЛДПР – 10, «Яблоко» 15 процент җыярга мөмкин. Шулай итеп, сәясәт белгече хакимият фиркасе күпчелекне ала алмас, дигән фикердә тора.
Думага кемнәрнең сайлануында бу юлы авыл халкының ничек тавыш бирүе мөһим булачак. Чөнки федераль кануннарга кергән үзгәрешләрдән соң һәм Русия сайлау комиссиясе рәисе Чуров тырышлыгы белән кертелгән сайлау округлары киселеше бик үзенчәлекле итеп оештырыла. Ул «ромашка» дигән принципка нигезләнә. Анда зур шәһәрләргә районнар кушыла һәм авыл, район сайлаучылары кайбер округларда күпчелекне тәшкил итә.
Гомумән, быелгы сәяси кампаниягә бәя биргәндә, Рәшит Әхмәтов аны Владимир Путинны чираттагы срокка президент итеп сайлауга әзерлек буларак кабул итәргә чакыра.

Комментарии