Начар чир йогышлы була. Инде

Начар чир йогышлы була. Инде

Русиядә 2000нче еллар башында телевидение модасы иде. Акчасы булган кеше үзенә канал ача. Канал ук ача алмаганы үз тапшыруын булдыра. Ялгышсам, хәтере үткенрәк агай-эне төзәтер, идарәчелек тапшырулары модасын Алексей Семин башлап җибәрде. Халыкның ваучерларын кер юу порошокларына алыштырып яки, киләчәктә дивидендлар булачак, дип әкият сатып җыеп алды бу кеше. Кәкре каенга терәтү сәләтен югары бәяләп, аны Татарстан Республикасының бөлгенлек һәм финанс савыктыру эшләре буенча комитет рәисе итеп куйдылар. Оешмаларны башта бөлгенлеккә чыгардылар, аннары гомер буе төзүче, игенче, сатучы булып эшләгән җитәкчеләрне алдынгы карашлы бу әфәнде бизнес белән шөгыльләнү һәм «финанс савыктыру» серләренә өйрәтеп йөрде. Майлы урында эшли торгач, Семин әфәнде «Форбс» журналы исемлегенә кергән миллиардерга әйләнде.

Еллар үткәч кенә Дәүләт Шурасы мөнбәреннән бер сан ишетелде – «финанс савыктыру» программасына эләккән ике генә оешма чынлап та яшәп китә алган, калган меңләгәненең эшчеләре хезмәт хаксыз урамга куылган, җиһазлары сатылган, кайберәүләренең нигез ташларына кадәр сүтеп сатып бетерелгән. Заманнар узгач кына, Татарстан Дәүләт Шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бер чыгышында «финанс савыктыру»ларның нәрсәгә китергәнен сөйләп бирде. Теге чакта бу хәлләр турында хәбәрдар булмагандыр инде – ул бит шул заманнарда премьер-министр иде.

Семинга бөлгенлеккә чыгуның нинди шәп күренеш икәнен дәүләт оешмасы мөнбәреннән генә сөйләп тору җитмәгән, күрәсең, ул тапшыру да ачты. Анда эшләүче журналистлар телеэкраннан да Алексей агайны мактап тордылар. Кем акчасына? Билгеле, «савыктырган»нан кергән сумнарга.

Шуннан китте. Экология министрлыгының үз тапшыруы. Авыл хуҗалыгының үз тапшыруы. Үзен хөрмәт иткән һәркемнең тапшыруы булырга тиеш!

Телевидениенең чыгымлы һәм мәшәкатьле эш икәнен аңлаганнан соң, газеталар чире башланды. Экология турында, пенсия фонды турында, социаль яклау турында халыкка махсус газеталар да язып торса, гөлләр күк буласы икән тормыш.

Бернинди проблема күтәрә алмаган, һәр җөмләсен егерме дүрт җитәкче белән килештергән бу «мәгълүмат чаралары» үзләрен ашатучы хуҗаларын мактау белән шөгыльләнеп дан казана да, табышка эшли дә алмагач, ябылып беттеләр. Аларның исемнәрен кайчандыр шунда эшләгән кешеләр генә хәтерли: «Ай-яй шәп иде «Руфь»та, вәт рәхәт көннәр бар иде!»

Ул заманнарда әле Татарстан Күвәйт артыннан чаба иде, халыкка «үз нефтебезне сатып, Күвәйттәге кебек яшәячәкбез» дип сөйләделәр. Дөрес, кемнәрдер чынлап та Күвәйттәге кебек яши, әмма мода үзгәрде. Хәзер без тиз йөртә торган чабаталарны киеп, Сингапур артыннан чабабыз. Телетапшырулар, газеталар – үткән заман калдыгы, заманча, ничек әле – иннанаватсиун – менә әйтеп чыктым, шундый булырга кирәк. Газета – пүчтәк, менә сайт – Сингапурча.

Замана казанышларын хурлап язуым түгел. Сүз дәүләт акчасына булдырылган, төп максаты ничек итеп булса да дәүләттән акча умыруга юнәлтелгән сайтлар хакында. Президенттан хәзер газета чыгару яки тапшыру ачу өчен акча алып булмый. Ә менә заманча сайт өчен – була әле.

«Татар иле» сайтына күпме акча тотылды, 16-17 миллион дигән сүз чыккан иде, аннан соң да күпме реклама ясалды. Шундый зур чыгым һәм хезмәт кергән сайт популярлыгы буенча Фейсбук кебек үк булмаса да, Одноклассники белән чагыштырырлык булырга тиеш иде кебек. Беренче елда ук, 2-3 миллион кулланучыны җәлеп итәбез, дип шапырынганнар иде, кайда ул татарның беренче номерлы сайты бүген? Әйе, әлегә эленеп тора, әмма аңа кертелгән акчаны аклый алдымы? Билгеле, юк.

Инде Мәскәүдән үк чакыртып кайтарылган бик кадерле белгечебез Наталия Фишманның паркларда агач кисеп, фонтаннарны асфальт белән тигезләү белән шөгыльләнүе генә җитмәгән, шәһәр халкын тәрбияләргә алынган. Инде. «Инде» сайты яңа заман кешесен булдырачак, имеш. Халыкны тәрбияләячәкләре шикле, әмма миллионнарның кесәгә – юк, кесәгә дияргә ярамый, һавага очачагына бернинди шик юк, инде. Имеш, президент киңәшчесенә сайт ясар өчен акчаны исемен әйтергә теләмәгән ниндидер яшерен спонсор биргән. Беләбез инде без андый серле спонсорларның кемнәр икәнен. Дөресрәге кем икәнен. Тегеләй әйләндерсәң дә, болай әйләндерсәң дә, ул дәүләт акчасы, аны, бәлки, юридик яктан шәхси оешма күчергәндер. Димәк, ул оешмадан бирерлек итеп сораганнар, ул акча урынына башка нәрсә вәгъдә иткәннәр. Чын бизнесмен Фишманга уенчык кирәк булган өчен генә үз миллионнарын чыгарып атмый. Элекке заманнарда чыккан тапшырулар да «дәүләт исәбенә түгел, шәхси спонсорлар исәбенә» чыга иде.

Начар чир йогышлы була, ди, Иннополис та яңа сайт ачып җибәргән. Рәсми сайты күптән бар иде, ул гына җитми, тагын кирәк. Эт чаба, эт чаба дип бет чаба. Үзем тапкан мал түгел, атамныкы жәл түгел.

Дөньяда тилеләр саны билгеле бер процент тәшкил иткән кебек, профессиональ журналистлар, дизайнерлар да билгеле бер процент тәшкил итә. Кисәк кенә газеталар, сайтлар артып китә икән, аларга журналистлар да, дизайнерлар да җиткереп булмый, чөнки кәртләр шул бер үк. Бөтенесе берьюлы дәррәү сайт ясарга алынган икән, димәк, аларның эшләнеше дә шундый булачак. Моның шулай икәнен аңлар өчен күп кирәкми. Бу сайтларның укучыга кызыклы, кирәкле һәм кертелгән чыгымнарын акларлык булсын дип түгел, «әйдә, ярарга» ясалганы күренеп тора. Хәер, ул сайтлардан әллә нәрсә соралмыйдыр да. Кемнәрдер ул сайтка кереп карап үзләренең булдыклы булуларына соклана ала, «акча кайда?» дип сорагач, сайтны төртеп күрсәтә ала һәм – иң мөһиме – кесәләрендәге миллионнар җаннарын җылытып тора икән, максатка ирешкәннәр дигән сүз. Сайтка керүчеләр аз икән, сәбәпне халыкның наданлыгы белән аңлатып була. Дәүләт газеталарының тиражы булмауны ничә еллар буе юк сәбәпләр белән аңлатып киләләр бит әле, моны да аңлатырлар президентка. Тик нигәдер Татарстан прокуратурасы «нигә түрә сайт ача, монда түрәнең шәхсән кызыксынуы бармы, сайтка дигән булып акчалар читкә китмәгәнме?» дигән сорауны куймый.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

«Русиядә 40 процент бала җәрәхәт алып туа»

Татарстанда узган ел яңа туган балалар арасында үлем очраклары кимегән. «Әмма балаларның зур өлеше туганда ук җәрәхәт алып туа», ди биология фәннәре докторы, физиолог Ринат Абзалов.

– Безнең илдә балаларның 40 проценты туганда җәрәхәт ала. Хатын-кызның, бала табар вакыты җиткәч, физик күрсәткечләре бик түбән дәрәҗәдә була. Беренчедән, акушерлар баланы тудырган вакытта басып-этеп җәрәхәт ясарга мөмкин, икенчесе – бала үзе чыга алмагач, махсус эскәк белән башыннан тартып чыгаралар, монда ул шулай ук нык җәрәхәт ала, өченчесе – операция ярдәмендә (кесарево сечение) өлгереп бетмәгән баланы ярып алалар. Балага узу белән хатын-кыз ел дәвамында физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга тиеш. Бүген бу шартлар үтәлми диярлек.

– Авыру кешеләргә дәүләт тулысынча ярдәм итәме?

– Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә белән бик нык шөгыльләнергә кирәк. Авыруларның да төрлесе бар бит: катлаулысы, җиңелчәсе. Минемчә, авыруларны категорияләргә бүлеп, авыр хәлдәгеләре бары тик дәүләт карамагында булырга тиештер. Кеше миллионлаган акчаны кайдан тапсын? Аның алдап акча җыючылары да җитәрлек бит әле. Әйе, бүген кыйммәтле акчалар таләп итүче операцияләр дә бар. Ләкин, гомумән алганда, медицина дәүләт карамагында бушлай булырга тиеш. Монда аеруча контроль белән эш итәргә кирәк.

– Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында яман шеш белән авыручылар саны арткан диелде. Ни өчен Русиядә бу авыруларга тиешле ярдәм күрсәтмиләр, ишектән керүгә үк чит илгә юллыйлар?

– Безнең илдә медицина аппаратлары да, табибларның профессионализм дәрәҗәсе дә башкаларга караганда югары. Минемчә, монда чит илләрдәге хастаханәләр белән безнекеләр арасында, бәлки, берәр яшерен сөйләшү-килешү бардыр. Бизнес сыман, чөнки авыруны әнисе алып бармый, безнең ил табибы сөйләшеп, озатып кала. Ә бит, миңа калса, бездә йөрәккә, онкологик авыруларга төрле дәрәҗәдәге операцияләрне күпкә уңышлырак ясыйлар.

– Халыкның сәламәтлеге, гомумән, нәрсәгә бәйле?

– Кешенең физик сәламәтлеге тәртиптә булса, аның гаилә хәле, эшчәнлеге, рухи халәте дә югарыда була. Кызганычка каршы, бүген безнең балаларның да сәламәтлек күрсәткечләре түбәнәйде. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару дәүләт күләмендә булырга тиеш. Япониядә, мәсәлән, һәрбер кешенең муенында адым үлчи торган аппарат эленгән (шагомер). Кеше көн ахырына ун мең адым җыймаган булса, барлык эшләрен ташлый да, хәрәкәт итәргә чыгып китә. Бездә, әйтик, күптән түгел ГТО кертелде, идеясе әйбәт, ләкин аны тормышка ашыру тиешле дәрәҗәдә каралмаган.

Физик күнегүләр – үзләре дәва ул, монда яңалык табасы юк. Мин һәрвакыт җәяү йөрү, хәрәкәт итүне пропагандаладым. Минем эшем практикага бәйләнгән: хәрәкәт итү нормаларын өйрәндем. Гомумән, балаларга 10 яшькә кадәр бернинди ярышларда да катнашырга ярамый, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки ярышларда максималь таләпләр куела, физик эшчәнлек тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. 5-6 яшьлек баланың физик күнегүләр вакытында организмдагы төрле әгъзалары башка әгъзаларның фондыннан файдаланып кискен үсеш ала. Һәм бу бала сәламәтлегенә зур зыян китерә, бигрәк тә баш миенә. Яңа канун булдыру кирәк: бала 8-10 яшькә кадәр бернинди ярышта катнашмаска тиеш. Спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөрү мөмкин, тик ярышларны тыярга кирәк.

– Казан – спорт каласы, дип җитәкчеләр еш әйтә. Бүген башкалада сәламәт булам дип спорт белән шөгыльләнүчеләр күпме?

– Әлеге мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә өйрәнүче юк. Бүгенге спорт авыр кичерешләр дулкынына эләкте. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең хәлләре, чыннан да, авыр. Чөнки футбол, хоккей, волейбол, баскетбол кебек профессиональ зур спорт төрләрендә уенчыларны сатып алалар, үзебезнекеләр юк. Волейбол карарга бармыйм. Чөнки анда чит илнеке, безнең татар уйный алмый микәнни? Ә бит дөнья күләмендә иң атаклы беренче волейболчы – Татарстанда туып үскән Нил Фәссахов.

– Ни өчен спортчыларны читтән сатып алалар?

– Бу мәсьәлә бик катлаулы. Бу үзенә күрә бер бизнес, күрәсең. Җайлы бит: читтән баралар да алып кайталар, күпме түләгәнен беркем дә белми. Элек барысы да үзебезнең Татарстан егет-кызлары иде. Шуның аркасында иң атаклы спорт төренә кергән җиңел атлетика, чаңгы ярышлары – алар әкрен генә суынып килә. Чөнки монда сатып алып булмый, сатып алырга кешесе дә юк. Монда бит сүз футбол, волейбол кебек уеннар турында бара. Бу күренеш спортны юкка чыгару юлына алып кереп китә. Бу хәлне туктатырга кирәк, акча бирмәскә һәм бетте. Алар бит дәүләт акчасына, бездән җыелган акчаларга сатып алалар.

– Милли көрәшкә килсәк, бу хакта ни диярсез?

– Монда инде бөтенләй башка нәрсә. Милли көрәш бары бездә генә, башка илләр көрәш белән шөгыльләнми. Шуңа күрә ул Татарстанда зур үсеш алды. Тик татар көрәше белән дөнья күләменә чыгып булмый. Көрәштә дә кайбер тискәре яклар бар. Балалар 7-8 яшьтән көрәшкә йөри башлый. Бу дөрес түгел. 14-15 яшькә кадәр келәмдә көрәш булмаска тиеш, бала гади күнегүләр белән уйнап үсәргә мөмкин, тик көрәшеп түгел.

Байбулат ДӘҮЛӘТ.

Аутизмлы баланың анасы гаепләүләреннән баш тартмый

Исегезгә төшерәбез, 15нче гыйнварда Людмила Сорокина Яшел Үзәнгә Казаннан хәбәрчеләрне чакырып, аутизмлы баласының 33нче балалар бакчасында кыйналуы хакында белдергән иде. Дәлил итеп, ул кызның колак йомшагындагы яраның, төшкән тешнең, шешкән кулның рәсемнәрен күрсәтте.

Рүсиякүләм җәнҗал купкан вакытта аңлатмалар бирергә теләмәгән 33нче балалар бакчасы мөдире Лариса Демьяненко да, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева да, җирле һәм хәтта Мәскәү хәбәрчеләрен чакырып, «балалар бакчасында аутист кызның кыйналу хәбәре расланмады» дигән белдерү белән чыкты. Ягъни кыз җәрәхәтләрне каядыр башка җирдә алган булырга мөмкин, диелде. Кайбер ата-аналар да «Азалия үзе безнең балаларны кыйный», «безнең балалар аннан курка», «аның әнисе бик хисле, аңа сүз дә әйтеп булмый», дигән рухта чыгышлар ясады.

Соңыннан Яшел Үзән районы прокуроры Владимир Циома да, Русия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Айрат Хантимиров та «ана капма-каршы фикергә күчте», «кыйналу расланмады», дигән белдерү ясады.

Шул исәптән Татарстандагы бала хокуклары өчен җаваплы вәкил Гүзәл Удачина да «Азатлык»ка, «бала кыйналмаган, анасы үзе дә аның сүзләре күпертелүенә аптыраган», диде. Баштарак үзе тикшерү үткәрергә кушкан Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Павел Астахов шул ук сүзләрне кабатлады.

ӘНИСЕ ГАЕПЛӘҮЛӘРЕННӘН БАШ ТАРТМЫЙ

Әмма болардан соң ананың үзеннән фикер сораучы булмады. Кыйналу хәбәрен кире кагуга багышлаган матбугат очрашуына да ул чакырылмаган иде. Әбисенең якынча биш ел буе балалар бакчасында бала белән бергә күргән михнәтләре хакында да төпченүче табылмады. Балалар бакчасында Азалияне яклаган төркемдәше 5 яшьлек Дәүләтнең әбисе Гүзәл Нәҗмиевага да сорау бирүче булмады.

Гүзәл ханым сөйләгәнчә, балалар бакчасыннан кайткач, оныгы Дәүләт төркемдәшләренең Азалияне кыйнау, бер баланың аны тотып тору, икенчесенең аны колагыннан каты тарту, аның егылуы, теше төшүе һәм кан чыгуы хакында әйткән. «Соңыннан, Тикшерү комитеты вәкилләре балалардан сорау алганда, Дәүләт тәрбияченең яңадан орышуыннан куркып, «кан түгел, чөгендер иде, Азалияне кыйнау вакыйгасы булмады», дип җавап бирде», – диде әбисе Гүзәл Нәҗмиева. «5 яшьлек Дәүләтебезне, шау-шу чыкканнан соң икенче көнне, «нигә шулай әйттең» дип төркем алдында әрләп елаткан булганнар», – дип әйтте ул.

Азалияне алырга килгәч, кызның әбисе Галя Сорокина да кызның авызын каплап утыруы, тәрбиячеләрнең нигәдер кигән киемен юып куюлары, шәфкать туташының гел алар тирәсендә бөтерелүен искә ала. Җәрәхәтләрне ул өйдә генә күреп ала һәм шунда кызның нигә авызын каплап утыруын, бик борчылган кыяфәттә булуын аңлап ала. Аның сүзләренчә, бу аутист оныгын кыерсыткан беренче генә очрак түгел. Тик моңарчы алар түзгән, балалар бакчасында үзара хәл итәргә тырышкан яки җирле мәгариф идарәсенә, республика мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

«ЮЛӘР КИЛДЕ КЫЙНА АНЫ»

«Азалия килгәндә, балалар, юләр килде, кыйна аны, дип йөгереп чыгалар иде», – дип сөйләде Людмила. Балаларга, тәрбиячеләрнең дә, аналарның да «алай әйтергә ярамый» дип шелтә ясамавына йөрәге әрни ананың. «Төркемдәшләре төрткәләргә тырышса, олылар, кызның бик каты катнашырга теләге булса да, бәйрәмнәрдән, дәресләрдән читләштерде», дип сөйли ана.

Ул бөтен балалар белән түгел, чишенү бүлмәсендәге урындыкта йоклый торган булган. Бу хакта мәгълүмат чаралары да сөйләде. Моны кызның әнисе һәм әбисе дә раслады. Аны бала хокуклары өчен җаваплы вәкил Гүзәл Удачина да кире какмый һәм үзенчә аңлата: «Ул балалар белән бергә булганда, йокы бүлмәсендә истерикага бирелә торган булган, башка балаларга комачаулаган һәм гадәтләнгән урында яткач, тынычланып китә торган булган».

Лариса Демьяненко район мәгариф идарәсе рәисе рөхсәт итсә генә ниндидер җавап бирә алуын әйтте. Яшел Үзән район мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева «Азатлык» хәбәрчесе белән сөйләшүдә: «Әйтәсе сүзебезне әйттек инде, кыйнау вакыйгасы булмаган, булмаган әйберне эзләмәгез, хәзер тикшерү эше бара, аптыратмагыз безне, туйдырып бетердегез инде», – дип җавап бирде.

Шулай итеп, Азалиянең балалар бакчасына йөрүе тәмамланды. Аның әнисе башка анда аяк атламаска булды. Әбисе дә шундук эштән китәргә мәҗбүр булган. Азалиягә инде 7 яшь, ул мәктәпкә барырга әзерләнәчәк. Алда бердәнбер мөмкинлек – 2нче коррекция мәктәбенә керү. Ләкин бу – кызның сәламәт кешеләр җәмгыятенә кушылуы барып чыкмаячак дигән сүз. Яшел Үзән районы башлыгы белән очрашуда Людмила Сорокина әйтүенчә, хакимиятләрнең бер гадәти мәктәптә инвалид балалар өчен аерым сыйныф оештыру вәгъдәсе яңгыраган. Барып чыгармы, хәзергә чамалау авыр.

Бикә ТИМЕРОВА.

Путин Чаллыга ник килә?

12нче февраль Чаллыда Русия президентын көтәләр. Көн тәртибендә Менделеевскида «Аммоний» ашлама җитештерү берләшмәсен ачу һәм КАМАЗда хәрби машиналар ясау турында сөйләшүләр.

Ашлама җитештерү турында Русия, Кытай һәм Япония арасында сөйләшүләр дистә ел элек башланган иде. Төзелеш Менделеевскида 2011нче елдан бирле барды. Берләшмә 2015нче елның августында эшли башларга тиеш иде. Декабрьдә аның зур шау-шусыз гына ачылганы хәбәр ителде. Шушы газ-химия берләшмәсен Путин Чаллыдан торып Менделеевск белән видео элемтә корып «ачачак». Берләшмә Татарстан һәм Русия өчен генә түгел, Европа һәм Азия илләре өчен дә мөһим санала. Аны йөздән артык япон инженеры, бер меңнән артык кытай төзүчесе төзеде.

Кытай зур үсештә булган үзенең химия сәнәгатенең бер өлешен чит илләргә күчерү планнары турында белдергән иде. Моны Кытай рәсмиләре Татарстанга килгәндә дә әйтеп китте. Гадәттә мондый җитештерү арзан эшчеләр булган һәм экологияне кайгыртасы булмаган илләрдә ачыла. Бу юлы болай да химия сәнәгате тулган Менделеевск сайланды.

Путинның Чаллыга сәфәре вакытында шулай ук хәрби сәнәгать комиссиясе утырышы каралган. Русия ашау-эчү һәм кием-салымнан алып хәрби машиналарга кадәр чит илләрдән, бу очракта НАТО илләреннән ала иде. Узган ел Путин хәрби-сәнәгать комиссиясенә импортка алмашка җитештерүне көйләргә кушты. КАМАЗ 2011нче елда «Тайфун» хәрби машиналары ясый башлаган иде. Узган ел сынаулар узган «Тайфун» 2016нчы елда җитештерелә башлый дип хәбәр ителде.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии