- 09.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Архив
Кызыма аллергия булып, поликлиникага баруыбыз иде. Кереп утырып, бер-ике тукталыш үткәннән соң, автобуска 60-65 яшьләр тирәсендәге бер апа керде. Аркасына зур гына сумка аскан, кулында – пакет. Бала бала инде, кызым зур күзләрен тагын да зуррак ачып, шул апаны күзәтә башлады. Апа да киң күңелле булып чыкты: башта кызым белән танышты, аннары пакетыннан зур гына бер сары алма чыгарып кызымның кулына тоттырмакчы иде, мин: «Юк, юк, кирәк түгел, болай да аллергия чыкты үзенә. Андый баллы әйберләр ашатмаска куштылар. Менә хәзер тагын поликлиникага барабыз, табибка күренергә», – дип, тиз-тиз тезеп киттем.
– Бу алма натуральный, чиста, витаминлы, файдалы әйбер инде, – дип сөйләнә-сөйләнә, теге апам кулына тоткан алмасын пакетына кире салып куйды.
– Без авылда идек. Менә анда да ару, натураль гына ашадык та бит, барыбер аллергия чыкты.
– Ничек дәваланасыз?
– Әйтәм бит, башта табибка күренәбез. Үзләре әйтер инде.
Таныш түгел апа, бераз тын гына барганнан соң, пакетыннан кечкенә генә китапчык тартып чыгарып, миңа сузды:
– Мә, акыллым, терелегез, сау-сәламәт булыгыз! Бик файдалы китап, – ди.
– Рәхмәт, укып чыгармын.
Шунда бу апаның бер сыйфаты ошады: китапчык тәкъдим иткәч, миңа лекция укый башламады. Алайса, кайберәүләр үз белгәнен тизрәк сөйләп калырга тырыша…
Берничә тукталыш шул китап белән мавыгып киткәнмен. Китап сукыр күрәзәче Ванганың балаларны үләннәр белән дәвалау ысуллары турында иде.
– Гафу итегез, сез Ванга белән кызыксынасызмы әллә? – дим.
– Юк, Ванга гына түгел. Мин, гомумән, нәшрият белән кызыксынам. Һәр чыккан шундый мавыктыргыч китапларны җыям. Ул минем хобби, шөгыль, чын күңелем белән яратып вакыт уздыру.
– Шуның кадәр китапны кая куясыз соң сез?
– Бүләк итәм.
– Кемнәргә?
– Кемне күрәм, кемгә бүләк итәргә телим, кем шушы китапларга мохтаҗ – шуларга бүләк итәм.
– Көн дә шулай китаплар күтәреп йөрисезме?
– Әйе, теләгәннәрен алам да чыгып китәм. Юлда таратам, транспортта. Шулай бервакыт китап тәкъдим иткәч, бер кыз кызыксынып китте, «Туктагыз, хәзер ксерокс ясатам да кире бирәм», – ди. Моны сезгә бүләк итәм, дидем.
– Ә кемнәр нинди китапка мохтаҗ, сезнеңчә?
– Бигрәк тә балалы хатын-кызлар турында уйлыйм, карт-корыларга кирәкле китаплар бар. Җырлар, шигырьләр җыярга яратам.
– Аларны кемнәргә бүләк итәсез?
– Алар бик күп кешегә кирәк, дип уйлыйм. Шигырь китапларын әнә башын да күтәрми телефонда, компьютерда казынган яшьләргә бирәм.
– Бу адымны ничек кабул итәләр?
– Төрлечә. Акаеп караганнары да бар, рәхмәт әйтүчеләр дә очрый.
Шушы урында сүзебез өзелде, чөнки безгә автобустан төшәргә вакыт җиткән иде. Сөйләшеп барган апабыз автобус тәрәзәсеннән безгә кул болгап калды. Мин аның хәтта исемен дә сорарга онытканмын…
Теге китапчык әнә шунда киштәдә – башка китаплар белән бергә ята. Анда киңәш ителгән үләннәр белән, әлбәттә, мин дәваламаячакмын инде. Традицион медицинага ышанам мин. Шулай да ул китапчыкны ташлап та булмый. Чын күңелдән бүләк ителгән китап бит ул. Дөнья булгач, бәлки кирәге чыгар. Бәлки кызыксынучы кеше табылыр…
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии