- 09.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Кама Аланындагы АЭС төзелешен яңарту хәбәре бөтен кешене борчуга салды. Дөрес, атом-төш физикасын яхшы белүче күренекле физиклар һәм тагын кайберәүләр, имеш, АЭСның файдасы зур, экологик яктан чиста, арзан энергиягә кытлык булмаячак дип ышандырырга тырыша. 1990нчы елларда да шулай мактаганнар иде. Бер журналистның «Мәгарәдә яшәмәбез бит инде!» дип язып чыкканын да хәтерлим. Аның фикеренчә, АЭС төзелмәсә, Татарстан халкына мәгарәдә яшәү куркынычы яный икән. Ә ни өчен, үзендә җитештергән энергия җитмәсә дә, Мәскәү халкы метрода яшәми, ә без яшәргә тиеш?!
Мин үзем гади физика укытучысы гына. Шулай да атом физикасын беләм. Өстәвенә, «Маяк» атом реакторы шартлаганчы, Чиләбе-40 атом шәһәрчегеннән 8 чакрым ераклыкта гына ике ел хезмәт иттем. Аңа капма-каршы якта, бездән 10 чакрым ераклыкта гына тагын ике атом реакторы бар иде. Физика-математика факультеты белемем булганга, мин алардан нинди «ис» килгәнен яхшы беләм.
Ул чорда, дөнья күләм кагыйдәләр буенча, атом реакторларын халык күп яши торган һәм агым суга якын булган урыннарда төзү тыела иде. Хәзерге МАГАТЭ кагыйдәләре дә шулайдыр дип уйлыйм.
Кама Аланы районында һәм якын-тирә шәһәрләрдә бер миллионнан артык кеше яши. Димәк, анда АЭС төзү кагыйдәләргә каршы килә. Икенчедән, якында гына урнашкан шәһәрләрдә әллә ничә завод урнашкан. Шуның өстенә, Иделгә килеп кушылучы Кама елгасы агып ята.
Ә кайда төзергә ярый соң? Моны, бәлки, чит ил белгечләреннән сораргадыр? Безнең ил җитәкчеләре күп нәрсәдә Америкадан үрнәк ала бит! Белүемчә, башка илләрдә АЭСларны бөтенләй төземи башладылар, булганнарын да сүтәләр инде. Бик күп илләрдә безнең илдәге кебек ташкүмер запасы да, безнең урманнар кебек калын кара урманнар да юк, югыйсә. Ә энергияне алар каян ала соң? Кытай, мисал өчен, Русиянең үзеннән артык калган энергияне сатып ала. Ә Ауропа илләре исә, ТЭСка ягу өчен безнең газны кулланалар.
АЭС шартлап, нурланыш алган очракта, кеше организмына нинди зарар килүе турында сөйләп торасы да юк. Чернобыльдә шартлау булганнан соң, анда эшләүче ир-егетләрнең кимендә ике баласы булырга тиеш дигән күрсәтмә бар иде. Чөнки аларның башка балалары булмаска мөмкин. Чиләбе-40 шәһәрчегеннән 80 чакрым ераклыкта безнең туганнарыбыз яшәде. Шәһәрләрендә бик күп кеше ашказаны рагы белән үлгән. Сәбәбен шул шартлаудан күрделәр. Безнең мәктәптә җыештыручы булып эшләүчеләр ул вакытта атнага 48 сәгать эшләп, 27 сум ала иде. Ә Чиләбе-40 та эшләүчеләргә 450 сум түлиләр иде. Бу акчаны әрәм-шәрәм итү түгел, ә кешеләргә сәламәтлекләрен югалткан өчен, зарарлы эштә эшләгән өчен компенсация буларак түләнгән. Менә шуннан АЭСның зарары турында нәтиҗәләр чыгарыгыз инде.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.
«Юк» дип әйтик!,

Комментарии