Сугыш ятимнәре һаман үги бала…

Сугыш ятимнәре һаман үги бала…

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша, безнең чор кешеләре дә 70 яшьләрен тутырды. Тик чоры ятимнәренә әле дә булса бернинди игътибар да, ташламалар да юк. Безнең рәнҗүне, безнең гарьләнеп елаган күз яшьләрен нигә ил җитәкчеләре һаман күрми?! Рәнҗи-рәнҗи кимсенеп, безнең буын бакыйлыкка күчеп бара бит инде. Быел Кемерово өлкәсеннән бер туганыбыз кунакка кайткан иде. Аңа Баулы хәрби комиссариатыннан белешмә алып килергә кушканнар. Туганыбызның әтисе сугышта катнашуы турында белешмә булган очракта, аларның шәһәр губернаторы пенсияләренә 700 сум акча өстәп түли икән. Безнең республика кара алтын запаслары өстенә урнашкан. Тик республика халкы гына моннан бернинди дә файда күрми. Әнә, бар бит игътибарлы, мәрхәмәтле җитәкчеләр дә.

Безнең алган пенсия коммуналь хезмәтләргә генә түләргә җитә. Авыл җирендә үз йортың белән торгач, коймасы да ава, өй түбәсе дә тишелә. Олы кеше бу эшләрне үзе генә эшли дә алмый. Кемгә дә булса акча түләргә кирәк. Шәһәр җирендәге кебек, без бит плакат язып урамга чыга алмыйбыз! Үз милкебез булгач, аны үзебезгә ремонтлыйсы. Йорт җиһазы, кием-салым алу турында уйлаган да юк инде.

«Безнең гәҗит»тә сугыш чоры ятимнәре турында күп язалар. Сугышта катнашучыларның калган акчаларын ничек алу турында да күп мәгълүмат бирелде. Ул документларны җыеп, нотариуска, ФСБга, судка тагын әллә нинди оешмаларга барып, юлың уңса гына кулыңа акчаны ала аласың. Анысын да әле Мәскәүдә генә бирәләр!

Минем әтием дә, 17 яшьлек абыем да сугыш кырында ятып калган кешеләр. Абыем, киткән чакта каерылып: «Әнием, бәхил булыгыз! Без инде кайта алмабыз!» – дип, кулъяулык болгап киткән. Кулына корал да тотып карамаган баланың әйләнеп кайтмавы билгеле инде. Шул абыемны күз алдыма китерәм дә, ирексездән елый башлыйм. Әтиләр, абыйларыбыз без шулай җәфа чиксен өчен гомерләрен бирделәрмени?

Яткансыңдыр, әткәй, салкын окопларда

Астыңа да, өстеңә дә бер шинелеңне ябынып.

Үзәкләрең өзелгәндер анда да

Балаларым нишли икән, дип сагынып.

Гөлсинә САФИНА.

Баулы районы, Татар Кондызы авылы.

 

Комментарии