- 09.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Көтмәгәндә-уйламаганда Сочи шәһәренә путевкалы булдым – әлеге төбәкнең бер ял йортына бушлай ял тәкъдим иттеләр. Шул уңайдан компьютерны ачып, Краснодар краендагы һава торышы, нинди кием-салымнар алырга кирәклеге хакында мәгълүмат алырга теләп, Интернет буйлап сәяхәт кылырга тотындым. Әлеге төбәк турында тискәре мәгълүматларга да юлыктым. Сочи, Адлер шәһәрләренең тулы бер төзелеш учагына әверелүе, «пробкалар», читтән килгән мөһаҗир эшчеләр, «кидалово» һәм башкалар хакындагы хәбәрләр белән чуарланган сайтларның күплеге шаккатырды. Адлер, Сочи шәһәрләренең «кидалово» учагы булуы, эшкә чакыручыларга ышанып, юлга чыкмаска өндәүче язмалар игътибарны аеруча җәлеп итте. Шундый сайтларның берсенә кереп, мин дә Сочи шәһәрендә эш эзләргә тотындым. Ниятем, ял йортына барганчы, андагы оешмаларның берсендә эшләп, вәзгыятьне үз күзләрем белән күрү иде. 89110184748 номерына шалтыратып, Андрей Владимирович дигән кеше белән аралаша башладым. Ул үзе Санкт-Петербург шәһәрендә яши икән. Адлердагы бер оешмага төрле төбәкләрдән эшчеләр туплау белән мәшгуль.
– Без сезне Адлер шәһәренә эшкә чакырабыз. Хезмәт хакы көненә 1800 сумнан да ким түгел. Яшелләндерү, агач утырту, шәһәрне Олимпиадага матурлау һәм башка төрле төзелеш эшләре белән шөгыльләнәбез. Көненә өч тапкыр ашату каралган, яшәү урыннары бушлай, юл чыгымнарын да кайтарабыз. Билет алуга, шалтыратыгыз, Адлерда каршы алырбыз үзегезне.
Киттем билет алырга. Ял йортына кадәр әле вакыт бар, бераз акча да эшләп алырмын, мәкаләгә материал да туплармын, юлга да чыгымнар тотылмас дип, Аллага тапшырдым.
ЮЛ БАШЫ, ӨМЕТ-ШАТЛЫКЛАР БАШЫ…
16нчы ноябрьдә «Новосибирск–Адлер» поездына утырып, юлга чыктым. Вагоныбызның Казанда формалашуы, анда бары тик ватандашларның гына туплануы вакытның тиз узуына сәбәпче булды. Юлдашлар арасында төрле халык бар, тиз арада аралашып, сөйләшеп киттек.
Бар да бәхет эзләп ерак юлга кузгалган. Чаллыдан ике дус егет тә сайт аша эш тапканнар, Сочидагы заводларның берсендә аена 80 мең сум хезмәт хакына кызыгып барулары хакында сөйләделәр. 25 яшьлек Маратның Олимпиада комитетына барышы. Сайтларның берсендә күңеленә ятышлы игъланга юлыккан ул. «Олимпиадада тәрҗемәче булып эшләячәкмен, Адлерга барам. Поезддан төшүгә, вокзал тирәсендәге кунакханәләрнең берсендә инде мине аерым номер да көтеп тора. Бик борчылган идем, конкурсларны уза алмам, дип. Аллага шөкер, күп төрле сынаулар артта калды инде. Сөенеп туя алмыйм, зур акчалар вәгъдә итәләр бит. Баеп кайтырга әле исәп, бәлки туйлык акча эшләрмен», – дип, шатлыгы белән уртаклашты егет.
Базарлы Матактан Рәшиднең да керемле эш эзләп чит җирләргә баруы:
– Хөкүмәт бабайга эшләп арыдым, үз көемә яшәргә күнектем. Инде менә дүрт ел шәһәрдән шәһәргә йөреп эшләргә яраштым. Бу юлы да мине Адлерда көтеп торучы юк. Анда эш бетмәгән, теләсә-кайсы төзелешкә барып керәм мин, кулымнан килмәгән эш юк.
– Башың ике икән синең, егет, – дип сүзгә кушылды шунда Шамил исемле абзый. Сочида, Адлерда акча түләмәүләре хакында бар җиһанга билгеле. Мин гомерем буе төзелештә эшлим. Кызыгып, Татарстаннан бригада төзеп, без дә Адлерга зур акчалар артыннан киткән идек. Тик ай ярым эшләп, бер тиенсез кире әйләнеп кайтырга туры килде. Ә безнең кебекләр анда буа буарлык. Хәзер акыллыландык инде, теркәлеп, хезмәт кенәгәсе аша гына урнаша торган эшләрне сайлыйбыз. Юкка барасыз, түләмиләр анда килгән килмешәкләргә, – дип сүзен җөпләп куйды абзый.
– Адлерда читтән килеп эшләүчеләрне санга да сукмыйлар, безнең кебекләргә түләмичә генә ычкына андагы шома егетләр. Безне, гомер буе төзелештә бил бөгүчеләрне дә, төп башына утырттылар анда. Адлерны халык «кидалово» шәһәре дип юкка гына атамый хәзер. Әле дә соң түгел, егетләр, борылып кайтып китегез өегезгә. Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез, теләгән кешегә туган җирдә дә эш бетмәгән, – дип йомгаклады сүзен Александр исемлесе.
Татар тотып карамыйча ышанмый бит инде ул. Күңелгә шик-шөбһә корты кереп кунаклады, тик бер юлга чыккан көе барысын да үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Вагонда сайтлар аша эш табучылар белән дуслашып, телефоннар алыштык. Берничә ир-атның да Андрей Владимирович чакыруы аша эшкә баруы ачыкланды.
ИСӘНМЕ, АДЛЕР!
Поезд безне ике тәүлектән Адлер шәһәренә ирештерде. Кала безне таң алдыннан була торган талгын, җылы һавасы; сәйлән җиле; яшел чирәмнәре; салават күперендәгедәй төсле, матур чәчәкләре; яшел агачлары белән каршы алды. Тирә-юньдә, мине өз дә, мине аша дигәндәй, киви, мандарин, хөрмә җимешләре үсеп утыра. Дөнья шундый матур, җирдәге җәннәт шушыдыр инде ул!
Сөйләшенгәнчә, безне «Форд» микроавтобусы каршы алды. Ун минуттан Курорт шәһәрчегенең Просвещение урамына килеп ирештек. Биредә өч-дүрт катлы бик матур йортлар, искиткеч күркәм коттеджлар урнашкан. Курорт сезоны тәмамлануга карамастан, шәһәрчек гөрләп тора. Мине бик матур, күркәм бүлмәгә урнаштырдылар. Башкаладан килгән егетләр дә күрше бүлмәдә генә.
Иртәнге җидедә, утызлап кеше, бригадаларга бүленеп, микроавтобусларга төялеп эшкә кузгалды. Плитәчеләр, яшелләндерүчеләр, агач утыртучылар шәһәрнең төрле урыннарына таралышты. Без Сочиның Ареда дип аталучы районына килеп төштек. Үзәктән ерак түгел, Титов урамы тирәсендә, бер кибет янындагы мәйданда җир тигезләргә тиеш булып чыктык. Аңарчы бөтен җирне ташлардан, чүп-чарлардан арындырдык. «Барсик» (биредә аны «Боб Кэт» дип атап йөртәләр) ташыган җирне таратып, тырма, көрәк ярдәмендә тигезләдек.
Бераз эшләгәч, яныбызда озын буйлы, мөлаем йөзле, чибәр, нәзакәтле ир-ат пәйда булды. Үзен Паша дип таныштырды. Ул без эшләгән оешманың хуҗасы булып чыкты. Мине күрүгә:
– Ханым, сез нәрсә, театрга килдегезме әллә?! Әйдәгез, утырыгыз машинага, киттек кибеткә. Мин сезгә эш киемнәре сатып алам, – дип, тиз арада махсус сәүдә үзәгенә элдердек. Минем бераз гына үкчәле аяк киемем, ак курткам, кыска матур итәгем урынына Паша чалбарлы куртка, бик уңайлы ботинкалар сатып алды:
– Сезгә миннән бүләк булсын, бик тырышып эшлисез, мин читтән карап, күзәтеп тордым үзегезне. Бригадир булырсыз, – дип тә өстәп куйды.
Төшке ашта үзебез белән махсус савытларда алып килгән ризык белән тукландык. Тавык ите белән карабодай боткасы, салкынчарак булса да, тиз генә эчкә шуды. Биредә, нигездә, ризыкны тавык итеннән әзерлиләр. Чөнки Дагыстан, Чечня, Карачай-Черкес төбәкләреннән килеп эшләүче мөселманнар күп. Алар бары тик хәләл ризык кына ашарга күнеккән. Бу тәгамнәрне исә, Башкортстаннан килгән Наилә исемле ханым әзерли. Ул биредә күптәннән эшли икән инде.
– Хуҗабикәм – Ася исемле әрмән хатыны. Бик итагатьле, гадел, тырыш, тәрбияле ханым. Ашау биредә үз кулымда бит, нәрсә телим, шуны ашыйм. Хуҗалар аерым бүлмә дә бирделәр үземә. Әле менә соңгы ун көнгә 33 мең түләделәр. Эш белән тәэмин итүчеләрем ышанычлы булгач, ике авылдаш хатынны да чакырып алдым, алар миңа булыша. Көненә 300дән артык кеше туклана бездә. Эшебез аяк өстендә уза бит, шуңа күрә бик ардыра. Тик хезмәт хакын вакытында түләгәч, түзәм инде. Гаиләмне, балаларымны, оныкларымны дә бик сагынам. Авылларда да көн итәрлек акча эшләп булмый бит. Шуңа күрә чит җирләрдә үтә инде гомерләр. Әле күптән түгел генә пенсиягә чыктым, ул акчалар фатир хакы түләргә генә җитәрлек шул. Яңа елга өйгә кунакка кайтам да, тагын бирегә элдерәм инде. Хуҗаларымның да мине югалтасылары килми. Киләсе ел башыннан Татарстаннан 120ләп машина йөртүче өстәләчәк», – дип сөйләргә өлгерде ханым, мин бригадага ризык туплаган арада.
Ашап-эчеп алганнан соң, тирә-юнь белән танышып алырга булдым. Бездән ерак та түгел, җиргә плитә түшәүчеләр бригадасы эшли. Алар Ставрополь краеның Төркмән төбәге вәкилләре булып чыкты. Миндә якташларын шәйләделәр булса кирәк, мөселманча исәнләштек. Алар биредә ике атна эшләсәләр дә, акча алганнары юк икән. Безне шушы хакта кисәтүне кирәк дип тапканнар. Бригадирлары, төрек егете Маис:
– Монда аванска кадәр эшләп караган кеше күргәнем юк әле. Получка турында сөйләп тә тормыйм. Халык кача биредән, түләмиләр, күрәсең, – дип, күңелгә пошаман салды.
Беренче көнне Аредада дүрт кеше эшләдек. Икенче көнне Краснодардан килгән егет күзгә чалынмады.
Кичке җидедә эшебезне төгәлләп, кайтыр юлга кузгалдык. «Пробкаларсыз» гына җилдереп, Форд микроавтобусы безне өйгә ирештерде. Номерда ук урнашкан юыну бүлмәсендә чистарынып чыгуга, кичке аш та килеп иреште. Бик тәмле тавык шулпасы һәм дөге боткасы белән тәмле ит кисәген урынына урнаштыргач, телевизор кабызып, ял итәргә булдым.
БЕЗНЕҢ КЕШЕ, СИН, ПАША!
Бераздан хуҗа Паша бүлмәгә килеп керде:
– Баштан ук кисәтеп куюны кирәк дип саныйм. Монда шундый закон: спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Аракы, шәраб, коньяк, сыра эчүчеләрне шул ук көнне, бер тиен түләмичә, эштән куабыз. Ике атнадан аванс, бер айдан получка түлибез. Юл, билет чыгымнарыгызны да шунда кайтарабыз. Биредә аена 80 мең сумнан да югарырак хезмәт хакына өмет итәргә мөмкин. Эшләгез генә, тырышыгыз, ә түләүне кызганмыйбыз, – дип сайрады «сандугач». Килешү кәгазе хакында сүз чыккач, Паша аны иртәгә алып килергә ышандырды.
– Сез нинди сумма өмет итәсез соң? – дигән сорау да юллады безгә хуҗа.
– 50 мең сум түләсәгез, без шуңа риза, – дигән җавапка Пашабыз:
– Мин сезнең белән килешәм. Шушы суммага өстәп, премиясен дә мулдан алырсыз, – дип алтын таулары вәгъдә итте. Ял көннәре турында сүз чыккач: – Аванска кадәр ялсыз эшләүчеләрне хуплыйбыз. Менә үзегез уйлап карагыз: эш көннәрегез күбрәк булган саен, түләү хакы да арта бит. Хезмәтегезне ике төрле бәяләү каралган: берсе – эш күләме буенча, икенчесе – көненә – 1500 сум. Сезгә кайсы ысул кулайрак, шунысын сайлыйсыз инде. Бу хакта соңрак сөйләшербез, дип тынычландырды безне Паша. Үзе хакында сөйләргә дә җай тапты:
– Миңа 32 яшь, югары белемле, кечкенә улым бар, хатыным белән аерым яшибез. Берәр төрле соравыгыз, проблемалар булса, шалтыратыгыз, – дип, телефон номерын да калдырды.
Искиткеч гади, күркәм холыклы, тәрбияле, инсафлы, ярдәмчел булып тоелды безгә Паша. Руслар әйтмешли, «рубаха – парень» инде менә!!! Күрше бүлмәдә яшәүче Сережа да моның шулай булуын раслап тора бит. Воронеж шәһәреннән чыгу юлында ач, хәлсез басып торганда, машинасына утыртып, бирегә алып килгән бит аны! Чиста, җылы бүлмәгә урнаштырган, эш белән тәэмин иткән, беренче мәлгә яшәрлек акчасын да биргән. Нәчәлнигыбыз бик әйбәт кеше булырга тиеш безнең! Теле-телгә йокмый, йөзеннән елмаю китми, гади мөгамәләсе белән йөрәкләрне яулый. Мондый кеше белән эшләве үзе бер бәхет!
(Дәвамы киләсе санда.)
Мәдинә НУРУЛЛА.
ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!,

Комментарии