Чиркәүләр яндыруны үзе өстенә алган Мартьянов янына адвокатлар кертелми

Чиркәүләр яндыруны үзе өстенә алган Мартьянов янына адвокатлар кертелми

Чистайдан мөселман Михаил Мартьяновның адвокаты Руслан Гарифуллинны бүген дә Михаил тотылган Чаллы изоляторына кертмәгәннәр. Аңа кабат Мартьяновның бөтен адвокатлардан баш тартуы турында әйткәннәр. Имеш, Мартьянов үзен яклауны бары тик Вәлиева дигән дежурный адвокатка гына рөхсәт иткән.

– Аның бу гаризаны басым булганга имзалаганы ачык. Мин аның янында соңгы тапкыр 18нче декабрь көнне булдым. Шунда ул миңа битлек кигән хокук саклаучыларның аны каядыр читкә алып чыгып кыйнаулары һәм җенси органнарына ток җибәреп газаплаулары турында сөйләде. Аның үзенә дә битлек кидергәннәр. Шул газаплауларга түзә алмыйча, ул Татарстанда чиркәүләр яндыруны үз өстенә алырга мәҗбүр булган. Шулай ук Түбән Камада җибәрелгән ракетаны кардәшләрем белән ясадым дигән. Аның моңа кадәр беркайчан да полиция кулына эләккәне булмаган. Тимер рәшәткәне дә, богаулы кулларны да беренче тапкыр күргән. Аның рухи яктан сынарга мөмкинлеген күргән хокук саклаучылар үзләренә кирәгенең барысын да әйттергән. Аны бик каты газаплаганнар, – ди ул.

Гарифуллин сүзләренчә, тикшерүчеләр Мартьянов элек белдергәннәрне үз көчендә калдыру өчен аның янына адвокатларны кертмиләр.

– Ике көннән соң, ягъни 20нче декабрьдә аннан өстәмә сорау алулары турында мөрәҗәгать язу өчен кабат Чаллыга килгәч, мине аның янына кертмәделәр. Тикшерү бүлегенең дежурные миңа аның адвокатлардан баш тартуы турындагы гаризасының копиясен күрсәтте. Ул анда бернинди адвокатларны кертмәүләрен сорый. 6нчы гыйнварда аның янына Дәүләтов дигән башка адвокат та керергә тырышып карады. Аны да кертмәделәр, чөнки безнең ракеталар атылганда, чиркәүләр яндырылганда, ул егетләрнең анда булмавына дәлилләребез бар. Хәтта кайберләренең ул вакытта телефоннан сөйләшүе һәм ул җинаятьтә катнаша алмавы турындагы мәгълүматларны җыйдык. Ә дежур адвокат янында Михаил бар гаепне дә таныган һәм дусларына каршы шаһитлык иткән килеп чыга.

Тикшерүчеләргә дөрес мәгълүмат кирәк түгел, алар шул газаплау юлы белән алган мәгълүматка ябышып ята. Мартьянов шаһитлык итәргә мәҗбүр булган мөселманнарның барысы да хәзер изоляторларда. Бу – Рафаил Зарипов, Алмаз Галиев, Айрат Ситдиков, Марат Сабиров һәм башкалар. Хәзер аларның кайберләрен Чистайга, кайберләрен Казанга, Бөгелмәгә җибәргәннәр дип әйтәләр, – ди ул.

Гарифуллин әйтүенчә, бу эшкә прокуратура кушылганнан соң, Зариповның адвокатын аның янына керткән булырга тиешләр.

«Азатлык» радиосы әлегә Зариповның адвокаты белән элемтәгә керә алмады.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Казанда урыс милләтчеләре кавказлыларга пычак белән һөҗүм иткән

Бауман урамында 20ләп кеше катнашкан бәрелеш нәтиҗәсендә ике дагыстанлы хастаханәгә эләккән. Пычак, газ баллоннары һәм кастет белән һөҗүм иткән ике урыс егете сак астына алынган. Видеода аларның берсенең һөҗүм вакытында кулы белән наци сәламләве хәрәкәте ясаганы күренә.

Кавказлар белән урыс милләтчеләре бәрелеше Яңа ел алдыннан – 30 декабрьдә үк булган. Хәбәрне эчке эшләр идарәсе 6нчы гыйнварда гына раслады. Вакыйга Бауман урамында булган.

Хокук саклаучылар версиясенә караганда, Казанның 19 һәм 21 яшьлек ике егете кастетлар, газ баллоннары һәм пычак кулланып бер төркем кавказлы яшьләргә һөҗүм иткән.

Бәрелеш нәтиҗәсендә, 19 яшьлек ике дагыстанлы киселгән яралар алган һәм хастаханәгә җибәрелгән. «Эфир»га биргән интервьюсында тоткарланганнарның берсе пычак куллануны кире какмый.​

Полиция барлыгы дүрт һөҗүм итүчене тоткарлаган. Икесе сак астына алынган, калган икесе өй сагы белән җәзаланган.

Һөҗүмгә карата җинаять эше ачылган. Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, сак астына алынган ике һөҗүмче элегрәк тә җинаять эшендә катнашкан булган. Узган елның май аенда алар бер кешегә һөҗүм итеп аны кыйнаганнар. Аларга моның өчен шәһәрдән чыкмау җәзасы бирелгән булган.

Хәзер бу ике җинаять берләштерелгән. Урыс уңчыларына биреләчәк җәза хастаханәгә эләккән дагыстанлыларның хәленә бәйле.

РУС МИЛЛӘТЧЕЛӘРЕ ВЕРСИЯСЕ

Кавказлар һәм урыслар бәрелеше турында хәбәр тиз арада социаль челтәрләрдә урыс милләтчеләре төркемнәрендә тарала. Уңчы активистлар һөҗүмчеләрнең адвокатына бөтен Русия буенча акча җыю игълан иткән. Берничә көн эчендә милләтчеләр якынча 100 мең сум җыйган. Казандагы фикердәшләре башкала урамнарында бәрелештә катнашкан өч урыс милләтчесен иреккә чыгаруны таләп итеп, «самооборона – не преступление, свободу честным» шигаре язылган кәгазьләр тарата.

Урыс милләтчеләренең хәбәрләренә караганда, яшьләр арасында низаг Бауман урамында түгел, ә аңа кадәр үк башланган. Башта «Кольцо» сәүдә үзәге янында берничә дагыстанлы һәм урыс егете арасында каршылык барлыкка килгән. Соңгысы ярдәмгә якындагы барда утырган өч урыс милләтчесен чакырган. Низагның дәвамын видеода күрергә була. Шулай ук әлеге видеоязмада һөҗүмчеләрнең берсенең кулы белән наци сәламләвенә охшаш хәрәкәт ясаганы күренә.

Урыс уңчы төркемнәренең хәбәрләрендә кулга алынганнарның социаль челтәрләрдәге сәхифәләре китерелә. Әлеге аккаунтларның хуҗалары соңгы тапкыр интернетка нәкъ 30нчы декабрь кичендә кергән. Сәхифәләрдә наци-скинхед мәгълүматлары, кавказлыларга һәм татар милләтчеләренә карата нәфрәт мулдан. Шулай ук ул сәхифәләрдән егетләрнең корал белән дус булуы аңлашыла.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Сочидагы иминлек чаралары совет ысулларын хәтерләтә

Сочида Кышкы Олимпия уеннарын тарихта күрелмәгән зур чыгымнар белән әзерләүче Русия ярышлар башлануга бер ай кала Олимпия тарихында күрелмәгән иминлек чараларын да башлап җибәрде.

Сишәмбе көнне гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков: «Ярышларда кунакларның иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы барлык бүлекләр сугыш әзерлеге хәленә китерелде», диде. Ул шулай ук: «Барлык корылмалар сакланачак, галәмнән күзәтү системасы эшкә җигеләчәк, Олимпиада иминлеге мәсьәләләре иң югары дәрәҗәдә карала», – дип өстәде.

Сочида иминлек саклаучы 30 меңнән артык полиция хезмәткәренә ярдәмгә БТРлы хәрбиләр дә кушылган. Диңгез ягыннан исә Кара диңгез флотын да өстәгәннәр.

Сочида теркәлмәгән һәм махсус рөхсәте булмаган машиналар шәһәргә кертелми. Билетсыз һәм документсыз кешеләр ярышлар узачак урыннарга якын китерелми.

Федераль иминлек хезмәте хәтта телефон сөйләшүләрен һәм электрон хатларны да күзәтеп барачак.

Agentura.ru интернет сәхифәсе баш мөхәррире, иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов «Азатлык» радиосына: «Бу чаралар совет ысулларын хәтерләтә», – дип белдерде.

– Күрәсең, Русия махсус хезмәтләре совет чорында кулланылган административ ысулларны да, заманча күзләү технологиясен дә җигәргә булган. Тамашачыларга билет алу өчен алдан махсус бланк тутырып җанатар таныклыгы алу мәҗбүри. Сочига килүче һәрбер кешене махсус хезмәтләр алдан ук тикшерәчәк һәм кара исемлекләр дә булдырачак. Ике атна элек исә җирле иминлек хезмәткәрләренең экстремизмга авышучан кешеләр турында мәгълүматлар туплавы мәгълүм булды. Бу, әлбәттә, совет ысулларын хәтерләтә, – диде Солдатов.

Узган ел ахырында Волгоградтагы ике шартлауда 34 кеше һәлак булганнан соң, президент Владимир Путин иминлек чараларын арттырырга кушты һәм Олимпия корылмаларын шәхсән барып тикшерде.

Солдатов бу ярышларның тыныч шартларда узуын пассив иминлек чаралары белән генә тәэмин итеп булмаячак, ди.

– Пилотсыз очкычлар, дошманнарның су асты көймәләрен күрүче сонар җиһазлары кебек күзләү технологияләре ничектер ярдәм итсә дә, бары тик пассив иминлек чаралары гына булып калалар. Әмма ниндидер чаралар әзерләүче ялгыз кешегә яки аз санлы сугышчан төркемгә килгәндә, төп игътибар андый технологияләргә түгел, ә актив агентура эшчәнлегенә, аларның ниятләрен фаш итүгә юнәлтелергә тиеш. Кызганыч ки, бу юнәлештә Русия махсус хезмәтләре әле көчсез булып кала, – ди Солдатов.

Наиф АКМАЛ.

Кеше гомере тимер-томырдан кыйммәтлерәк

-+Минскида 2013нче елда маршрут автобусы белән 20 җиңел машинаны бәргән Аркадий Крачун интернет каһарманына әверелеп өлгерде. Ул әлеге казаларны видеога төшереп барган һәм узган ел ахырында аларны туплап интернетка чыгарган. Бу видеоны инде 140 меңгә якын тапкыр караганнар.

«Азатлык»ка Аркадий Крачун:

– Бу – әлеге казалар турындагы дәлилләр. Мин кешеләр юлларда ни эшләгәннәрен күрсеннәр өчен бу видеоны интернетка чыгардым. Мин автобустагы юлчыларның иминлеген кайгыртам. Ә менә автобусны узып китеп аның алдына керүчеләр транспорт агымының кисәк туктавын аңламыйлар, – дип белдерде.

Крачун автобусны ни өчен шулай йөртүен аңлатып: «Әгәр мин акрын түгел, ә кисәк туктасам, салондагы кешеләр егылыр иде. Ә бу инде имгәнүләр дигән сүз. Мондый хәлгә сәбәп булган машина китеп бара, ә автобустагы имгәнгән юлчылар кала. Мин ниндидер тимер кисәген саклап калган булып чыгам. Ә нәрсә кыйммәтлерәк соң? Салондагы кешеләр. Кеше гомере тимер-томырдан кыйммәтлерәк. Зарар күргәннәр иминият акчасын алачак. Ә каза нәтиҗәләрен миңа сылтап куярга мөмкиннәр. Иминият акчасы дәвалануга җитмәсә, мин түләргә мәҗбүр булачакмын. Минем машина йөртү рөхсәтемне дә алырга мөмкиннәр», ди.

«Маз-105» автобусын йөртүче Крачун әйтүенчә, автобус белән җиңел машина авырлыклары арасындагы аерма зур булу сәбәпле, салондагы кешеләр мондый бәрелүне сизми дә кала.

– Мин башта тавыш сигналы бирәм, ипләп кенә акрыная башлыйм һәм кешеләр инстинктив рәвештә тотынып калырга өлгерәләр, – ди ул.

– Башка автобус йөртүчеләр үзләрен саклау инстинкты нәтиҗәсендә тормозга кисәк баса. Әмма яхшы йөртүче автобусны башкача йөртергә тиеш. Мин үз-үземне саклау инстинктын өзәм дә мантыйкны ялгыйм, – ди инде 10 ел буе автобус йөртүче булып эшләүче Аркадий Крачун.

Крачун эшләгән автобус паркында тагын 400ләп кеше эшли. Аның әйтүенчә, башка йөртүчеләр автобусны кисәк туктатканлыкларын, салондагы кешеләрнең егылышканын танырга теләми. Зарар күрүчеләр булганлыгын яшерү өчен алар зарар күргән юлчылардан гафу үтенә, акча да, һәммә нәрсә тәкъдим итә икән. Әмма нигәдер алар машиналарны бәрмәскә тырыша.

Җитәкчелек тарафыннан Крачунга ниндидер шелтә белдерүләр булмаган, чөнки казалардан соң юлчылар тарафыннан зарланучылар да булмаган.

Баштарак паркта автобус корпусына еш кына зыян килүгә борчылган булсалар да: «Соңрак безнең максат – юлчыларны имин итеп йөртү булуын аңладылар», – дип белдерде «Азатлык»ка Аркадий Крачун.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии