ИСТАНБУЛНЫҢ СЕРЛЕ ЯКЛАРЫ

ИСТАНБУЛНЫҢ СЕРЛЕ ЯКЛАРЫ

Газетабызның узган санындагы «Чит җирдә мин үз кеше!» (№51, 26 декабрь, 2012 ел) дип исемләнгән язмамда, Татарстан делегациясе составында, Төркиянең Истанбул шәһәренә, «Халыкара төрки яшьләр берлеге корылтае»на баруым хакында язган идем. Безнең республикадан бу корылтайга нибары 4 кешелек делегация чакырулы иде. Әле шул 4 бөртек делегатның да берсен Казандагы чик аша уздырмадылар. Ни өчен уздырмаулары, татарларның Русия өчен нинди зур куркыныч тудыруы, гомумән, бу илнең үз халыкларына каршы нинди сугыш алып баруы һәм Төркиядә моны ничек чишәргә омтылулары турында шул язмадан укып белә аласыз. Анда Русия эчендәге милләтләрнең ничек юкка чыгуы да берничә милләт мисалында бик яхшы күрсәтелгән.
Истанбул буйлап сәяхәтемне дәвам итеп, Корылтайдан соң ниләр күрүем, Русия хөкүмәтенең ни өчен төрек яшьләрен судка бирүе, биредәге татар хатыннарының ничек яшәүләре һәм башкалар хакында язарга вәгъдә иткән идем…
нибары өч көн (16-19 декабрь) дәвам итте. «Азатлык» яшьләр берлегенең Чаллы оешмасы рәисе Илмир Салих, шушы ук оешма әгъзасы һәм безнең делегация җитәкчесе Булат Гатин, Төркиядә генә безгә килеп кушылган якташыбыз, җырчы Альберт Исмаил белән берлектә без Истанбулда тагын берничә көн калып, шәһәр белән танышырга һәм биредәге «татар эзләреннән» атларга карар кылдык. Шушы көннәрдә көндәлек алып бардым һәм сезгә дә шуннан өзекләр тәкъдим итәм.

РӘХӘТ БУЛСА ДА ТОРГАН ҖИР…

19 декабрь.
Корылтай уздырылган «Хилтон» кунакханәсеннән икенче кунакханәгә килеп урнаштык. Делегациябез җитәкчесе булган Булатның моннан бик күп еллар элек Истанбулда 4 ел укуын да әле генә белдем. Әйтәм аны төрекчә бик яхшы сөйләшә!
Күчеш матавыклары бик күп вакытны урлап кичкә калсак та, Булат безне Истанбулдагы иң танылган музейларның берсе – «Панорама»га чакырды.
Бу музейда Төркиянең тарихы чагыла. Аның иң өске катындагы гөмбәзендә (гомуми мәйданы 3000 квадрат метр) 1453 елда Византияне басып алу тарихы сурәтләнгән. Бу сугышта иң беренче мәртәбә пушкалар кулланылган һәм аларны, шул чордагы уклар, туплар белән бергә шул рәсем янәшәсендә күрергә мөмкин. Бар тарих, сугыш коралларының тарихи үсеше күз алдында. Шул ук вакытта гөмбәз астында атышлар тавышы яңгырап тора, каравылда сугышчы формасына киенгән ир утыра. Үзеңне сугышның үзәгендә кебек хис итәсең.

Изображение удалено.

Алдан ук килешенгәнчә, музейдан чыкканда, безне Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе урынбасары Якуп Акчура көтеп тора иде инде. Бу җәмгыять 1955 елда ук дәүләт тарафыннан иҗтимагый оешма булып теркәлгән һәм ул бүген дә үз эченә иң күп татар-башкортны туплаган, законлы рәвештә эшчәнлек алып баручы оешма санала. Тик хәзер ул бары тик җәмгыять башлангычында, ягъни шушы оешманы җитәкләүчеләр хисабына гына яши. Алар иганәчеләр табып, Истанбулны шау-гөр китереп, Сабантуйларга кадәр оештыра. Без дә шушы җәмгыять белән якыннан танышып, Истанбулдагы татарлар белән очрашырга ниятләдек.

Изображение удалено.

Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан апа Ураллы безне якын туганнарыдай җылы каршы алды. Татарларны туплаучы бу үзәктә диварга эленгән Тукай рәсемнәренә (шагыйрьнең моның кадәр күп портреты хәтта Казандагы музеенда да юктыр – авт.) һәм татар хәрефләре белән чуарланган тактага игътибар иттем. Баксаң, биредә татар теле курслары да эшли икән.
Гөлтан апа бер тиен хезмәт хакы алмыйча, атнасына берничә тапкыр, 10-15 кешене татар теле дәресләренә җыя. Бу көнне дә дәрескә дип халык җыелды. Арада әтисе, әнисе һәм кызы белән бергә күмәкләшеп укырга йөрүче тулы бер гаилә миндә аеруча зур кызыксыну уятты. Алар безгә, зур горурлык белән, тигез, пөхтә итеп, юл-юл язылган Кирилл әлифбасы хәрефләре дәфтәрен күрсәткәч, ирексездән елмаеп куйдым.
Татар теле Төркиядә нигә кирәк инде дисезме? Кайчандыр ата-бабалары Истанбулга күчеп килеп төрекләшкән гаиләләрнең оныклары, ата-бабасының телен белергә, үз туган ягына кайтып, тамырларын табарга тели. Андыйлар монда бик күп!
Безнең белән очрашуга төрек ирләренә кияүгә чыккан татар хатыннары да килгән иде. Һәркайсы үзе пешергән милли ризыкны күчтәнәч буларак китергән. Шулай итеп, табынга тупланган төрек, татар ризыклары белән чәй эчкән арада милләттәш мөслимәләребез тирәсенә барып урнаштым.
Эльмира – Түбән Новгород шәһәреннән. Кияүгә чыгып Истанбулда яши башлагач та аның нинди хисләр кичерүен сораштырдым.
– Башта биредәге менталитетны кабул итүе бик авыр булды, – дип сөйли Эльмира. – Иртә баштан тәрәз төбендә кычкырып «кайнар ипи», «кыздырган чикләвек» дип йөрүләре, балконга чыгып, аста үтеп барган кешеләрне дә карамыйча, тузанлы, чүпле келәмнәрен кагулары, балконга яңа юган керне элеп, шуларның урамга тамып торуы – бар да сәер иде. Ә инде сагынуга килгәндә, әйе, сагындыра үзе, ләкин кешесе яхшы булса, анысына гына түзәргә мөмкин. Менә минем ирем, Аллага шөкер, бик яхшы кеше булып чыкты. Укытучы да булгач, кара халыктан аерыла инде. Көнләп җанга тими. Әйтик, бер таныш кызның ире аны бик күп еллар дәвамында кеше арасына да алып чыкмады. Өенә дә кайтармады. Русиядән килгән хатын-кызлар ирләргә күз салырга ярата дигәнрәк стереотип булганга, күп ирләр хатыннарына ышанып бетми. Хәтта ул хатын яулыктан булса да. Ә менә минем ирем беренче елларда мине бөтен музейларга, төрле чараларга йөртте, шәһәрне күрсәтте. Кыскасы, мин тормышымнан бик канәгать.
Икенче бер хатын үзенең бик күп еллар туган ягына кайта алмавы турында өзелеп сөйләде. «Башта сеңлем үлеп китте, аннан әнием – берсен дә җирләргә кайта алмадым», – диде ул, күз яшьләрен сөртеп.
Татарстаннан килгән Лилия исемле хатын исә үзенең ирен бик мактады. Быел җәй Универсиадага Казанга җыенуларын, балаларының бик тырышып урысча өйрәнүен дә әйтте.
Ә менә Лилиянең мәхәббәт тарихын аерым язармын әле, чөнки аның белән танышкач, язмышларның күктә язылуына, сиңа тиң ярның очраклы рәвештә генә җир читеннән дә килеп чыгасына тәмам инанасың.
Бу хатыннар Төркияне, гаиләләрен ничек кенә мактамасын, очрашу барышында, бирегә җыелган бөтен татарлар белән бергә «Туган тел» җырын җырларга дип торып баскач, күз яшьләрен тыя алмадылар. Сулкылдап беткәнче елаган хатыннарга карап үземнең дә күңелем тулды. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил», диюләре хак сүз шул!

ҮЗ ИЛЕНӘ «СЫЙМАГАННАР» – ТӨРКИЯДӘ

20 декабрь.
Бүген Истанбулда кар ява. Пальмаларның киң ябалдашларына ап-ак булып кар яткан, искиткеч матур!!! Җиле генә сөякләргә үтәрдәй суык. Юкса, –1 градус кына. Әле авылдан әни шалтыраткан иде, анда – 33 икән!
Бүген без татар халкының бөек шәхесләре, туган җирләрендә үз милләте өчен эшләргә мөмкинлекләре булмау сәбәпле, Төркиядә яшәп, гомерләрен бөтен төрки кавемнәрнең югары дәрәҗәгә күтәрелүенә багышлаган , Йосыф Акчура, Садри Максуди, Рәшит Рәхмәти каберләрен зыярәт кылып кайтырга, аларның рухы өчен дога кылырга уйладык. Татар әдәбиятының нигез ташлары булган бу шәхесләр кайчандыр үз иленә сыймаган. Тарих кабатлана, хәзер дә үз иленә сыймаучылар арта бара. Бу урында хәзер Анкарада яшәүче якташым, Кукмара кызы Эльмира Исрафилованы искә төшерәсем килә. Нибары бер җөмлә аның «Яңа гасыр» каналыннан китеп, Төркиядә төпләнеп калуына сәбәп булды түгелме?!

Изображение удалено.

…Истанбул шәһәре җир йөзендәге иң зур шәһәрләрнең берсе санала. Аның бер очыннан икенчесенә кадәр – 200 чакрым. Шәһәр эчендә зиратлар күп һәм анда кешеләрне табу өчен башта аның нинди адрес (ул зираттагы чатларның исемнәре һәм кабернең саныннан гыйбарәт) астында ятуын белергә һәм карта ярдәмендә эзләп табарга кирәк.

Изображение удалено.

Зираттан кайтуыбыз тулы бер маҗарага әверелде. Кар яву бездә гадәттән тыш вакыйга булган кебек, биредә дә мәхшәр купты. Юллардагы тоткарлыклар чакрымнар белән исәпләнә. Бездә автобуслар юлның уң як читеннән йөрсә, биредә юл уртасында автобуслар өчен ике полоса юл койма белән әйләндереп алынган. Бу автобуслар метробус дип атала һәм алар юл тоткарлыкларында тормый. Тик менә тоткарлыкларга халык үзе эләгә. Тукталышлардагы халыкны Казан Сабан туена җыелып көрәш караучылар белән чагыштырып булыр иде. Йөзләгән түгел, меңләгән кеше өенә кайтып китәргә дип тукталышта чират көтә. Метробуслар иң беренче тукталыштан ук дыңгычлап тутырылып юлга чыга, кайбер тукталышларда туктап та тормыйлар.
Биредә транспортка бары тик юл йөрү карталары белән түлисе. Без килгән көнне үк карталар алмаган идек, автобуска кергәч безнең өчен бер егет үз картасыннан юл йөрү хакын түләде. Без аңа акчалата бирдек. Метробус, автобус, трамвайларда йөртүчеләр акча алмый, кондукторлар да юк. Автобусларда беренче ишектә керү юлында торган терминал аша картаңны «теркәп» керәсең һәм бары тик уртадагы яки арттагы ишектән генә чыгарга мөмкин. Уртадагы яки ахырдагы ишектән кереп, куян булып барырга теләсәң, пассажирлар сине үзләре үк кире төртеп чыгара.
Ә метробусларда, тукталышта ук турникет аша үтеп, юл өчен түләүне шунда ук карта ярдәмендә башкарасы.
Кунакханәгә көч-хәл белән кайтып җитеп бераз сулу алганнан соң, юлның икенче ягында гына булган дискотекаларның берсенә кереп чыгасы иттек. Казахстаннан Корылтайга дип килгән кызлар да безгә иярде.
«Цюрих» дип аталган бу дискотекада урыс җырлары галәмәт күп яңгырый. Төрекчәләре булмады да диярлек.
Дискотекада безне шаккатырган бер вакыйга булмаса, бәлки, мин бу хәлне язып та тормас идем… Делегатларыбызның берсе әләме кебек кызыл һәм ай белән йолдыз төшкән футболка кигән иде. Без бирегә кереп озак вакыт узмады, моның тирәсендә төрекләр чуала башлады. Көтмәгәндә, шуларның берсе безнең егетебезгә килеп ябышты бит. Тиз арада полиция хезмәткәрләрен чакырып, бу хәлне уртага салып сөйләшергә туры килде.
Баксаң, бу дискотека көртләр кулында икән. Ә Төркиядә төрекләр белән көртләрнең үзара сугыш алып баруын һәм дошмани халык булуын беләсездер. Безнең делегатны да көртләр төрек дип уйлаган һәм аны «чит территориягә» кергәне өчен акылга утыртырга булган икән. Шулай итеп без, «көртләр оясында» да үзебезнең төрки кавемнән булуыбыздан курыкмыйча, әлеге кискен ситуациядән горур чыктык. Алар бездән, әлбәттә, гафу үтенде, тик бу вакыйга гомерлек сабак булды. Менә кызык, Төркия уртасында көртләр төрекләрне тотып кыйнасын инде!!!
(Ахыры киләсе санда.)
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Истанбул-Казан.ИСТАНБУЛНЫҢ СЕРЛЕ ЯКЛАРЫ, 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии