- 09.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Әкрен генә атлый торгач, бик ерак юл киткәнбез – түгәрәк датага да килеп җиткәнбез! Безгә быел 10 яшь тулды! Яңа ел бәйрәмнәре үтсә дә редакциядә бәйрәм рухы хөкем сөрә, өстәлдән тортларның төшкәне юк. Әле менә бу ялларда укучыларыбыз да тик ятмаган икән, эшкә килү белән, берьюлы 70тән артык хат алдык. Аларның барысында да сезнең йөрәк җылысы, фикерләрегез, кызыклы уйлануларыгыз урын алган. Котлау открыткалары ява гына! Яңа ел белән котлау гына түгел, иң тугры укучыларыбыз безнең туган көн җитүен дә онытмаган! Шулай булгач ничек шатланмыйсың?! Газетабызның юбилее уңаеннан редакция коллективының да әйтер сүзе бар, укучыларыбызның котлауларын да игътибарсыз калдырырга ярамый.Газетаны гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:
– Бәйрәмебез уңаеннан бераз язмакчы идем дә, һәрвакыттагыча, әйтер сүзем бу биттәге кысаларга гына «сыймый». Авторларыбыз, безгә даими язышучы журналистларыбыз күп, аларныкын кыскартып, үземнекен сыйдыра башласам, сүз иреген кысу дип кабул итәрләр… Ә бездә бу яктан тулы демократия. Шуңа күрә бәйрәмебез белән котлау белән генә чикләнәм. Ә инде «Безнең гәҗит»нең тарихын, аның оешу максатын тәфсилләбрәк киләсе санда бәян итәрмен. Газетабызның анысы сезнең кулларга 2 тапкыр калынаеп, 32 битле булып килеп керәчәк. Бу безнең укучыларыбызга бәйрәм күчтәнәче булыр. 32 битле газетаны, вәгъдә иткәнчә, айның соңгы чәршәмбесендә түгел, һәр икенче чәршәмбесендә тәкъдим итәргә булдык.
Әле дә Сез бар хөрмәтле укучыларыбыз! Сез бит «Безнең гәҗит»не укып кына калмыйсыз, аны тудырдыгыз, аны яшәтәсез, һәм үзегез үк язышасыз да…
Бәйрәм белән! Гел шулай бергә булыйк!
Шеф-редактор Искәндәр СИРАҖИ:
– Мин беркайчан да ирегем кысылган җирдә эшләмим. Әгәр укучыма үз фикерләремне тулысынча әйтә алмыйм, язган мәкаләм кыскартыла, цензура аша уза икән, мин аннан китәргә мәҗбүр булам… «Безнең гәҗит»кә мин менә шул «сүз иреген» эзләп килдем һәм таптым да. Гәрчә, әлегәчә әйтергә теләгән фикеремне әйтүдән тыйганнары юк. Бу тенденция киләчәктә дә дәвам итәр һәм без сезнең белән әле озак еллар бергә булырбыз дип өметләнәм. Бергә булыйк – хур булмабыз!
Баш мөхәррир урынбасары Эльвира ФАТЫЙХОВА:
– Университетта профессорыбыз Илдар Низамовның еш кына: «Әгәр журналистика сезнең юл түгел икән, бүген үк кайтып китегез, ыштан туздырып йөрмәгез», – дип кисәтүе истә калган. Шул чакларда озак уйланып, хәтта ки берничә көн күңел төшенкелегенә бирелеп йөри идем. Инде менә еллар узгач кына «ыштан туздырылмаган» дип нәтиҗә ясыйм.
Тормышта үз юлыңны табу, эшеңне яратып башкарудан да зуррак бәхет юктыр! Һәркөн куанып редакциягә ашыгу, хатлар уку, кешеләр белән аралашу, командировкаларга йөрү, газетаны басарга тапшырганчы төн йокламый хәреф чүпләү – барысы да гел хәрәкәттә булуны таләп итә, күңелсезләнергә һәм бер урында утырырга ирек бирми. Журналистика, ә минем очракта ул «Безнең гәҗит» газетасы – тулы бер дөнья, башка һөнәр ияләре күзалдына да китерә алмый торган искиткеч тормыш. Бүген, газетага 10 яшь тулган көнне, мин үземне шул дөньяның кечкенә түгел, ә бик олы бер кисәге итеп хис итүем белән бәхетле! Еллар дәвамында газета үзенең җитдилеген, бер-ике көнлек сары матбугат чарасы гына булмавын раслады. Бу яртыеллыкта без тагын да арттык, димәк, газетаның киләчәге өметле һәм без дөрес юлда. Бүген үзем эшләгән дус-тату коллектив, безгә даими рәвештә хатлар язучы авторларыбыз белән мактанасы, һәркайсының кулын кысып рәхмәт әйтәсе килә. «Безнең гәҗит» – ул безнең күмәк хезмәт җимеше һәм алга таба да җиң сызганып эшләсәк кенә аның тагын да олырак түгәрәк даталарын бәйрәм итәрбез.
Алсу НУРГАТИНА:
– «Безнең гәҗит» газетасына ничек кереп китүемне бик яхшы хәтерлим. Хикәяләр язу белән җенләнгән чак… Язган берсен «Вконтакте» сәхифәсенә эләм дә, фикерләр көтә башлыйм. Берсендә сәхифәмә газетабызның баш мөхәррире Илфат абыйны да куштым. Минем «Зәңгәр чәчәк яки бер мәхәббәт тарихы» хикәясенә ул үзенең уңай фикерен язды, гомумән, хикәяләремне «Безнең гәҗит» газетасына җибәрергә чакырды. Ул хикәянең газета битләрендә чыгуы минем өчен бик зур уңыш иде. Тора-бара газетаны үзебезгә дә алдыра башладык, башка язмалар да басылып килде. Ә инде Журналистика һәм социология факультетына укырга кергәч беренче практикамны да «Безнең гәҗит»тә үттем. Азмы-күпме таныш редакциягә кереп китүе, хатлар эшкәртү, укучылар белән аралашу күңелле булды.
Журналистикада беренче чирканчыкны да мин «Безнең гәҗит» редакциясендә алдым. Беренче курста укыганда, беренче командировка һәм… беренче чирканчык! Әтнә районына барып, кыр казлары атучыларга каршы «Әтнәдә язгы сугыш» (№16, 25 апрель, 2012 ел) дип аталучы саллы гына материал язып, ул газета битләрендә дөнья күргәч редакциябезне судка бирделәр. Шунда бик нык дулкынланган идем. Материал буенча беренче суд утырышында катнашкач, Искәндәр абыйның: «Менә инде хәзер чын журналист булдың», диюе яхшы истә калды.
Мин редакциягә иҗат белән җенләнүче гади бер авыл кызы булып килдем… «Безнең гәҗит» аркылы-торкылы уйларымны бер тәртипкә салды, фикерләрне төпле итте, камиллеккә ышанычлы адымнар ясатты. Шуңа да мин аңа рәхмәтлемен!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ:
– «Безнең гәҗит» белән мәктәптә таныша башладым. Шул вакытта ук ул кызыклы фикере, әле башка матбугат чараларында күрелмәгән темаларны күтәрүе белән җәлеп итте. «Сак бул, Ислам» язмасы – минем өчен ул вакытта чын-чынлап сенсация иде.
Университетка укырга кергәч, язмаларны газетага җибәрә башладым. Инде I курс ахырында Илфат абый даими язып торырга, тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырды. Шуннан башлап минем өчен зур мәктәпкә ишек ачылды.
Минемчә, бүген татар матбугатын «Безнең гәҗит» газетасыннан башка күзаллап булмый. Соңгы вакытта аның хакында татарның төп басмасы дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Бүген милли сәясәтне «Безнең гәҗит» кебек яктырткан газета юк, хәтта дәүләт басмалары да болай якын килә алмый. Баштарак шәхси газеталарга ниндидер шик белән кырын карау хөкем сөрде. Бүген әлеге газеталар бар темаларга да җитди якын килә белүе, тиражы күп булуы белән үзенең лаеклы тарихи урынын күрсәтте. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дә татарның матбугаты бәйсез, мөстәкыйль, үз позицияле булган. Төрле субъектив фикер белән газета үзенең гел эзләнүдә булуын күрсәтә дә. Нәкъ менә шул сыйфат – «Безнең гәҗит»нең тарихи миссия башкаруына дәлил. Инкыйлабка кадәрге татар матбугаты да бәхәс мәйданы булган. Газетада һәрдаим бер-берсенә каршы куярлык язмалар дөнья күрә.
Әйтергә кирәк, «Безнең гәҗит» – бүгенге басма матбугат арасында интернетта үз битен даими яңартып, яңа килеп туган мәсьәләләрне иҗтимагый фикер дәрәҗәсенә күтәрүче бердән-бер газета. Әлеге басма белән хезмәттәшлек итүемә мин бик шат. Теләгем бер генә – «Безнең гәҗит» алга таба да үз юнәлешенә хилафлык китермичә басылып килсен.
Лилия ЛОКМАНОВА:
– «Безнең гәҗит» белән мин күптәннән таныш. Беренче тапкыр мәктәптә укыганда ук авыл китапханәсендә күргән идем. Тик язмаларымны университетка укырга кергәч кенә җибәрә башладым. «Безнең гәҗит»нең башка басмалардан бер үзгә ягы бар – монда язмаларны тураклап, кискәләп бетермиләр. Шуңа да «БГ»га язу күңелле дә, рәхәт тә. Университеттагы бер өлкән укытучы язманы яңа туган бала белән чагыштыра. «Ул сезнең балагыз бит! Аны «тудыру» өчен сез күпме көч түгәсез, тырышасыз!», дия иде безгә. Ә кемнең үз «баласын» кискәләтәсе, тураклыйсы килсен ди инде?
Редакция белән мин моннан нәкъ ел ярым элек тыгыз хезмәттәшлек итә башладым. «Ун аерманы тап!» (№20, 25 май, 2011 ел) дигән язмам басылгач, Илфат абый мине үзләренә чакырды. Шул вакыт эчендә, башка редакцияләрдә ала алмаган тәҗрибәне тупладым. Чөнки нәкъ «Безнең гәҗит»тә генә үзең теләгән теләсә-кайсы темага яза аласың. Кеше белән аралашу, кызыклы очрашулар өчен дә мөмкинлек бирә «Безнең гәҗит». Тәҗрибә җитмәү аркасында җиренә җиткерелеп эшләнмәгән язмалар да, хаталанган чаклар да була. Андый вакытта Илфат абый үзенең фикерен әйтми калмый. Шелтә дә белдерә. Тик аның беркайчан да тавыш күтәргәне, «син булдыксыз, кулыңнан эш килми!», дип сүккәне юк. Шуңа да без аны хөрмәт итеп, яратып Илфат абый дип йөртәбез! (Беркайчан да Илфат Хәкимулла улы дип дәшкәнне хәтерләмим.)
«Безнең гәҗит» әле бик яшь. Шуңа да карамастан аның инде шактый зур тиражы һәм үзенең тугры укучылары бар. Еллар узгач, ул тагын да үсәр, абуначеләре дә артыр! Бер-ике гасырдан, бәлки, минем оныкларымның оныклары «Безнең гәҗит»не кулларына алып укыгач минем язмаларны, исем-фамилиямне күрерләр дә: «Менә нинди гәҗиткә язган безнең дәү әни!», диеп горурланырлар. Горурланырлык та шул! Чөнки «Безнең гәҗит» республикада бердәнбер һәм мин бу басмага бик зур рәхмәтле!
Рәмис ЛАТЫЙПОВ:
– Менә шундый заман – ышанычлы бер нәрсә дә юк. Тегесе – ялган, монысы – тоташ алдау.
Иртән торасың, телевизор сөйли: теге министр урлаган икән! Ах, юньсез, ә бит ул адәм ничә еллар буе армия башлыгы иде. Әмма юк, утыртмыйлар аны, ул бит «эт баласы булса да, безнең эт баласы». Кибеттә ялган товар саталар, дарулар – ялган, уку йортлары диплом сата, шунда ялган диплом сатып алганнар халыкка хезмәт күрсәтә. Авырыйсың икән – сырхауханәгә барырга куркыныч, кычкыртып талыйлар, ләкин үләргә уйлама да – зират хуҗалары тагын да комсызрак. Фатир сатып алам дигәне пирамидага эләгә, машина сатып алам дигәненә урланганны сылыйлар. Фатир ишеген ачасың – коммуналь түләүләр дигән булып акча кысалар. Берзаман, синең акчаларга, үзен бик тәкъва намазлык иясе дип күрсәткән шәһәр башлыгы бакыр сарай салганын беләсең. Дәүләткә ышаныч юк – таларга гына тора, зарланырга уйлама да – полициягә барсаң, анда «шампанский» тотып, әзер торалар.
Шуңа да һәркөн иртән сугышка чыгып киткән кебек әзерләнеп чыгып китәргә кирәк. Әбекәең артыңнан кычкырып кала:
– Җиңеп кайтыгыз, оланнар!
Нинди җиңеп кайту ди ул, үзеңнекен югалтмыйча кайтсаң, шул жиңү инде.
Менә шул заманда ялганнарның ялганы бар әле. Анысы сайлау дип атала.
«Сайлауларны һич онытмыйм һәрьяклап алдау иде, ул матур, ялган вәгъдәләр хәтфәдән юрган иде», – дип яза яңа заман шагыйрьләре.
Сазлык кебек, кая бассаң да, аяк бата торган заманда да бер гадел сайлау калды бит. Кайсы матбугатны укыйсын халык үзе хәл итә. Дөрес, сәвит вакытыннан калганча, сандали аласы килгәннәргә, кәлүш та кушып сатучылары бар анысы, ләкин күпчелек очракта халык матбугатка үзе тавыш бирә. Тавышын гына биреп калмый, кесәсеннән акчасын чыгарып түли. Менә шушындый заманда шушындый сайлауда җиңеп чыгу бер дә җиңел түгел. Бер тапкыр җиңәргә була, ике тапкыр укучыны алдый аласың, ләкин сыйфатсыз матбугат еллар буе укучысын тотып тора алмый. Матбугаттан читкә китеп тә уйлый аласыз – ун ел буена тулы заллар җыйган җырчылар күпме? Ун ел буена сатып алучысы булган ничә автосалонны беләсез? Шул-шул!
«Безнең гәҗит» – ун ел буе укучылары булган газета. Ул яхшымы, начармы дигән сорауга җавапны мин бирсәм дөрес булмас иде, мин үзем шушы тирәдә чуалган кеше, җавапны үзегез табыгыз инде.
Җәмгыятьнең иҗади, заманча әйтсәк, креатив өлеше, беркайчан да зур булмаган. Тележурналист Леонид Парфенов берзаман «Коммерсантъ» газетасын элек 100 мең кеше укыса, 2010 елда да 100 мең кеше укый дигән иде. «Безнең гәҗитне» дә халыкның сәясәт белән кызыксына торган катламы укый дип беләм. Әгәр бер дистә ел ул татарның шушындый катламын үзенә карата алган икән, бу инде күрсәткеч. Укучылар саны арта бара, димәк, уйлаучы яңадан-яңа укучылар «Безнең гәҗит»не сайлый.
Студент заманда без юка һәм калын китаплардан журналистика тарихын укыган идек. Калыныннан рус журналистикасы тарихын, юкасыннан – татарныкын. Татар газеталарына нигез салучы фидакарь Баязитовлар, Алкиннар, Камаллар, Коләхмәтовлар, Рәмиевләр һәм башка, һәм башкаларны хәзер «нинди кешеләр булган бит!» дип искә алабыз. Аларга бүген рәхмәт әйтәсе килә – алар матбугатның башлангычында торганнар.
Бер яшьлектә, бер картлыкта, ди бит. Татар журналистикасында тагын үзгәрешләр заманы. XX гасыр азагыннан бирле күпме матбугат дөньяга килде. Дөрес күпмесе юкка да чыкты – нишлисең, сайлауда җиңә алмаган кандидат үзенә генә үпкәли ала. Шушы яңа күтәрелеш чорында «Безнең гәҗит» үзенең лаеклы урынын табып, аның исеме татар матбугаты тарихына 21 гасыр башындагы татар газетасы буларак язылды. Ул әле тагын да зуррак үрләр яулар. Бездән соңгы буыннар аны да өйрәнерләр, менә шундый фидакарь затлар газета чыгарган диярләр.
Хәер укучыларга нигә киләчәк вәгъдә итәргә? Ул газета сезнең кулыгызда, газетаны укучылар бүген шушы газетаны чыгаручы фидакарь затлар белән аралаша ала. Заманалар авыр, еллар ябык заманда халыкның дусты булган газета чыгаручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Шуны белеп укыгыз, бу газета – безнең татар тарихының да бер өлеше, газетаны чыгаручыларның кадерен белегез дип әйтүем… Бу газета коллективы татар журналистикасы тарихы китабын кал-ы-ын һәм саллы итүче басма дип уйлыйм.
Рәхмәт сезгә шундый газета чыгарган өчен!
«Безнең гәҗит»кә мәдхия
«Безнең гәҗит», исемең дә,
Туры килә җисемеңә.
Кешеләр сине үз итеп,
Ул «Безнең гәҗит» дия.
Синең килеп җитүеңне
Көтеп кенә торабыз.
Әби, бабай, килен, онык…
Алмаш-тилмәш укыйбыз.
Сериаллар, сканвордлар,
Гыйбрәтләр, могҗизалар
Чыганагың бәрәкәтле,
Кыю атлап, алга бар!
Сиңа тиздән ун яшь була,
Киләчәгең өметле.
Көннән-көн югары үрлә,
Тоткан юлың күренекле.
Син бит гаиләләр дусты,
Уйнатасың, уйлатасың.
Күздән яшьләр чыгарганчы,
Көлдерәсең, юатасың.
Беркайчан да сынатмадың,
Уяу, сизгер, түзем булдың.
Тугры, елгыр, горур булдың,
Үзеңә күп дуслар җыйдың.
Алга таба юлларың киң,
Арта барсын уңышларың.
Фәрештәләр сезне саклап,
Юл күрсәтеп, әйдәп барсын!
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Минем дә өлеш бар
«Безнең гәҗит»нең 10 еллык юбилее уңаеннан, анда армый-талмый иҗат итүче хөрмәтле журналистларыбызны котлап, баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановны, шулай ук Искәндәр Сираҗины тәбрик итәм! Сезгә иң изге теләкләремне җиткерәм! Шулай ук шушы хатым аша барлык иҗат төркемен, аның актив авторларын, бигрәк тә газетаны алып, ләззәтләнеп укучы 25 меңгә якын укучыны котлыйм! Имеш-мимешләр, курку-өркүләр артта калсын, сезгә күтәренке кәеф, сәламәтлек телим!
Һәр башлангыч: эшме ул, иҗатмы, бизнесмы – бар да бик күп көч таләп итә! Ихтыяр, акыл да зур роль уйный. Тирә-якта аяк чалучылар дуслардан да күп, көнләшүчеләр дә аз түгел. Журналистлар да каушап калып, куелган максатына кул селтәп китә торгандыр… Әмма бу сезнең коллективка кагылмады. Көннән-көн йөзләп түгел, меңләп арткан укучыларыгыз күңеленә юл яра алдыгыз. 25 меңлек тиражы булган газета белән эшләү, җитәкчелек итү нинди дәрәҗә һәм шул ук вакытта нинди җаваплылык сорый торган эш! Сезнең журналистлар янган утка барып керсә дә, тирән упкынга сикерсә дә, үз эшләрен ахыргача башкарып, тирән белемнәрен эшкә җигеп, безгә, халыкка хезмәт итәләр. Хәзерге заманда адвокатлар үз хезмәтләре өчен миллионлаган сум акча алалар, ә «Безнең гәҗит»леләр моның барысын да бушлай, үз хезмәт хаклары бәрабәренә генә башкара.
Мин «Безнең гәҗит»не беренче саннарыннан ук алып, укып барам! Аны үз итеп, яратып, дус-ишләремә дә тәкъдим иттем. Хәзер алар да яздыра. Шуңа күрә 25мең тираж җыюыгызда минем дә өлешем бардыр дип уйлый…
Вәсилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН: Вәсилә ханым Арсланова безнең актив укучыбыз гына түгел, ә актив хәбәрчебез дә! Аның язмаларын укучыларыбыз да җылы кабул итте. Безнең белән элемтәдә торуы өчен Вәсилә апага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә бергә булыйк!
ЯКЛАУЧЫБЫЗ, САКЛАУЧЫБЫЗ СИН!
Син чынлап та безнең гәҗит!
Татарларның яклаучысы, саклаучысы.
Мескеннәрне, ялгызларны кайгыртучы,
Күңелләрдә якты уйлар уятучы.
Гомерләрең озын булсын,
Тиражың гел артып торсын!
Татарстан көзгесе син,
Йөзең һаман шулай якты булсын!
Яңа еллар котлы булсын!
Бу гәҗитне «тудыручы коллективның»
Әгъзалары сау-сәламәт, исән булсын!
Бәхетләре артып торсын;
Язганнары түрәләргә җитеп торсын!
Уйланырга мәҗбүр итсен,
Башларын да авырттырсын!
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, сез безне ташламассыз, без дә сездән аерылмабыз дип ышанып калам! Туган көнегез белән котлап,
Рәисә ВАФИНА.
Казан шәһәре.
Иң зур бәягә лаек
Авыр вакытымда миңа ярдәм иткән, яраткан газетамның юбилее җитте! Сезне ихластан 10 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәм. Илфат, Искәндәрләр картайгач, эшегезне балаларыгыз, оныкларыгыз дәвам итеп, «Безнең гәҗит»нең мең ел яшәвен телим.
Һәр чәршәмбе сагынамын
«Безнең гәҗит» килгәнен.
Озак-озак еллар чыксын,
Шулдыр бөтен теләгем.
Ун яшь тула гәҗитемә,
Бары уңыш телимен.
Кеше язмышларын яза.
Елый-елый укыймын.
Эшлиләр бит гәҗитемдә
Уңган кызлар, егетләр.
Күбрәк булсын зирәкләр,
Сез халкыма кирәкләр.
Буш вакытларымда
Алам кулыма гәҗит.
Бернигә дә алыштырмыйм,
Иң шәбе – «Безнең гәҗит».
Бер юлыңны да калдырмый,
Кабат-кабат укыймын.
«Безнең гәҗит»тә эшләүчеләргә
Озын гомер телимен!
Язылыгыз, халкым! Үкенмәссез,
«Безнең гәҗит» – халыкчан.
Ун яшь тулган көне белән
Тәбрик итәм ихластан!
Мин «Безнең гәҗит»не 2008нче елда киосктан алдым. 2009нчы елдан бирле почта бүлегендә яздыра башладым. Ходаем елда язылырга насыйп итсен иде! «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз. Барыгызга да зур рәхмәт! Иң булган, бар яктан да килгән егет-кызлар эшли сездә! Иң шәп, иң югары бәягә лаек син, «Безнең гәҗит!
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, Октябрьнең 25 еллыгы авылы.
Туган көн бүләге
Киңәшле эш таркалмас, ди халык,
Киңәшләшеп яшик һәрвакыт.
Милләтенә тугры хезмәт итә,
Илем-телем диеп җан атып.
Йөрәк аша әйткән сүзең,
Йөрәккә барып җитә.
Иҗат дәрте, ихлас эше
Бәхеткә бары илтә.
Яше әле аның зур да түгел,
Киләчәге якты – өметле.
Дан-шөһрәте арта бара.
Үтеп чыкты хәтта ил-чикне.
Хәләл хезмәт белән көн күрәсең,
Мескенләнеп ишек какмыйсың.
Гадел хөкем, тугры сүзең белән,
Халык ихтирамын яулыйсың.
Гомер юлың озын булсын,
Нур сибәрдәй якты маяк бул.
Туган көнең матур булсын.
Чәчкә, гөлдән торсын гел!!!
Гөлфирә апагыз.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Сираҗины олылап
«Безнең гәҗит» – сары түгел,
Ул кайсы басмадан ким?!
Бу гәҗит бит бөек Тукайның
Былтыр егетенә тиң.
Кемнәрнеңдер кулын кыса,
Ришвәт алмастай итеп.
Берәүләрне кәнәфиеннән
Төшерә ул нык итеп.
Бик күпләр бит көтеп ала
«Безнең гәҗит» хәбәрен.
Яше-карты, бала-чага
Юллый аңа серләрен.
Кемдә кайгы, кемдә хәсрәт
Бу гәҗиткә таяна.
Җиңеләйтергә кайгыларын
Сираҗи җаен таба.
Артык күперенгән бәндәнең
Кага ул җилкәсенә.
Аерым усалларга тери
Йодрыгын чигәсенә.
Әй, Сираҗи!
Дисбең кулыңнан төшмәсен,
Фәрештәң саклый сине.
Савапларың җирдә ятмас,
Халкың олылый сине.
Яңа елның еланыдай,
Чак, арындыр начардан.
Фәкыйрьләрдән рәхмәт сиңа,
Сиңа кирәкми бит дан!
Галиәхмәт ГАТИН.
Кукмара.
Үзеңнеке – үзәктә
Язылырга гәҗитләр күп,
Күп алар укыйм дисәң.
Дога кылам намаз саен,
«Безнең гәҗит», бул исән!
Җилкәсенә күтәргән ул
Ил гамен, милләт гамен.
Өләшә укучыларга
Кушучлап яшәү ямен.
Килер юлларына чыгып,
Кем аны көтми икән?
Үзеңнеке үзәктә шул,
Күңелдән китми икән.
Беразга соңга калса да,
Дүрт күзем килер юлда.
Көнчеләр озатып йөрмәсен,
Яман күз тия күрмәсен,
Барча язылган сүзләре,
Хаклы да, акыллы да.
Илдәшләрнең күзенә карап,
Түрәләрнең йөзенә төбәп,
Тиешле сүзен әйтә.
Ә безгә – абунәчегә –
Җанга дәва бирә алган,
Сүзе ташны яра алган
Тик шундый гәҗит җитә!
Һәр татарның бусагасын,
Атлап кер, «Безнең гәҗит»
Башкала Казан шикелле,
Син дә мең яшеңә җит!
Аксакаллар фатихалы,
Ак юлың булсын алга.
Сабан туе байрагы күк,
Һәр елны язылу чорында,
Миллион күңелен яула!
Хәмид ВӘЛИДИ.
Казан шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН. Җылы сүзләрегез, матур котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт, хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең шундый хатларыгызны укыгач, безгә дә эшләве рәхәт тә, җиңелрәк тә! Киләчәктә дә бездән аерылмассыз дигән өметтә калабыз. Без исә, үз чиратыбызда, сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз! Безнең бәйрәм – сезнең дә бәйрәм ул! БӘЙРӘМЕБЕЗ БЕЛӘН!Безгә –10 яшь!,

Комментарии