Арзанлы язылу мөмкинлеге 20нче декабрьгәчә озайтылды

Арзанлы язылу мөмкинлеге 20нче декабрьгәчә озайтылды

Киләсе елга газеталарыбызга язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Игътибар, 3нче декабрьдә башланган абунәче ункөнлегенә тагын бер атна өстәлде, ул 20нче декабрьдә генә төгәлләнә. Димәк, газеталарыбызга арзанлы хакка язылып калып була: «Безнең гәҗит»кә 2021нче елның 6 аена язылу хакы 676 сум 50 тиен, башка вакытта – 768 сум. Димәк, газетабызга абунәче ункөнлегендә 91,50 сумга арзанрак хакка язылып була. Редакциябез нәшер итә торган «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нә язылу бу ункөнлектә 30 сум 30 тиенгә арзанрак – 236 сум 70 тиен. Башка вакытта ул 267 сум.

Русиядә тарала торган «Безнең гәҗит Русия» газетасына ташлама күләме 76 сум 80 тиен. 768 сум урынына 691 сум 20 тиен түлисе.

Комментарии