- 08.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русия туризмы идарәсе башлыгы Олег Сафоновның «Российская газета»га биргән әңгәмәсе социаль челтәрләрдә зур шау-шу һәм гаҗәпләнү уятты.
«Ял өчен диңгез һәм пляж кирәк дип уйлау – соңгы елларда тудырылган стереотип. Моны инде без үз теләгебез дип кабул итә башладык. Элек акчалы бабаларыбыз да диңгезләргә йөрмәгән», диде Ростуризм башлыгы.
Сафонов АКШны мисал итеп китерде. «Анда халыкның 80%ы диңгезгә йөрми, үз илләре эчендә паркларда, тауларда йөри», диде ул. Туризм башлыгы Төркия кебек «all inclusive» челтәрләрен булдырырга тәкъдим итте. Моның максаты – акчаны «чит ил икътисадына бирмичә, Русиядә калдыру». Сафонов сүзләренә караганда, Кырымда һәм Төркиядә климат охшаш.
Сафоновның 2014нче елгы декларациясендә Һинд океанындагы Сейшел утравында вилласы турында мәгълүмат бар. «Дождь» телеканалына ул, аны «инде сатканын» белдерде.
24нче ноябрь Төркия белән Сүрия чигендә Русиянең хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң Русия туризмы идарәсе һәм тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә йөрмәскә чакырды, сәяхәт ширкәтләре юлламалар сатуны туктатты.
Аңарчы, 31нче октябрь Мисырдан кайтучы очкыч һәлакәтеннән соң, 6нчы ноябрьдән Мисырга бару тыелды. Русия очкычка террорчылар һөҗүм итте, дип белдерде.
Террорларда кемнәр эзе?
Русия Президентының Идел буе төбәгендәге вәкиле Михаил Бабич А-321 очкычы һәлакәте һәм Парижда булган террор һөҗүмнәре өчен Төркияне гаепләде. Бабич әйтүенчә, Парижда 130лап кешене үтерүне дә, Мисырдан кайтучы Русия очкычын шартлатып 224 кешене үтерүне дә Төркия финанслаган.
Анкараны «Ислам дәүләте» төркеме белән нефть сәүдәсендә гаепләгән Путин вәкиле 1нче декабрь көнне Түбән Новгородта Идел буе төбәге журналистлары белән очрашуда Төркия белән мөнәсәбәтләргә тукталып: «Алар анда казанган бу акчаларга безнең ике хәрби генә үтерелмәде бит. Бу нефтьне сатып алып, бу нефтьне сатып, бушлай диярлек алып, бөтенләй башка бәягә сатып анда террорчыларга бик нык ярдәм иткәннәр. Бу керемнәр террорчылыкны финанслаган булып чыга. Моны нинди икътисади элемтәләр белән аклап була? Әгәр дә бер дәүләт дөнья сәясәтендә шундый урын ала икән, димәк аңа карата иң кырыс чикләүләр кертергә кирәк», диде.
Бу уңайдан Татарстанның Төркия белән икътисади бәйләнешләренә тукталып, Бабич: «Татарстанның икътисади программаларына, проектларына килсәк, чыннан да, анда Төркия белән икътисади мөнәсәбәтләр бик актив рәвештә үсә барды. Бу проектларны күрдем, беләм. Әйтүемчә, акыллы мөнәсәбәт булачак. Саклап калу мөмкин булган һәм ул сәяси максатка ирешүгә комачауламаган урында, чишелеш табылыр. Әмма сизелерлек җавап бирергә кирәк, алар берәгәйле итеп, мәңгелеккә аңласын… Төрек сайлаучылары да аңласын һәм уйлансын: аларга бу сугыш ник кирәк соң? Бу дәүләт башлыгы өчен тавыш биргән кешеләр дә алдагы тавыш бирүгә килгәндә үзләре өчен ниндидер нәтиҗә ясасын. Күрәсең, миллионнарча кеше мондый авантюра тотыгы булмасын өчен, башкача тавыш бирерләр», диде.
Анкара-Мәскәү мөнәсәбәтләрен зур игътибар белән күзәтеп барган тарихчы Нурулла Гариф «Азатлык»ка Бабичның Төркияне террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләвен ялган, дип атады һәм Русиянең Төркиягә каршы чикләүләрен хөкем итте:
«Берәр нинди гадәттән тыш хәл булса, бөтенесен дә белгән кебек сөйлиләр һәм үз халкына ялган тараталар. Бер яктан халыкны мәгълүмат алудан читләштерәләр һәм үзләренең ялган мәгълүматлары белән шыплап тутыралар.
Икенчедән, азык-төлек мәсьәләсендә Русияне тәэмин итә алмыйлар һәм халыкны шул азык-төлектән мәхрүм итәләр. Ә бит халыкның хокуклары бар, мәсәлән, ял итү хокукы, чит илләргә чыгу хокукы, төрле ризыкны сайлап алу хокукы бар. Ә дәүләт халыкны мондый хокуклардан чикли һәм шул чикләүләрне аклар өчен ялган хәбәрләр тарата.
Шул ук вакытта аның һәр чикләве Русия файдасына түгел. Төркия үзен яклый, саклый, ашата, тәэмин итә ала. Ә менә Русия үзенең халкын азык-төлек белән, матди яктан тәэмин итә алырмы –монысы шикле.
Бу дәүләттә барысы да ялганга корылган. Һәм шул ялган белән генә халыкны буйсындырып, баш күтәрүдән саклап тору мөмкинлеге бар, аларның башка мөмкинлекләре тарайганнан тарая бара.
Мин үзем дә чагыштырам. Русия хәзер Сүрияне бомбалый, Асад соравы белән, Төркиянең артына чыгып. Хәзер Украина сораса, Төркия килеп донбассларны, луганскиларны бомбалый башласа, ул нәрсә кыланыр икән? Ул уйлый: аңа ярый, башкаларга ярамый», дип сөйләде Нурулла Гариф.
Бабич Төркияне Ислам дәүләте төркеме белән сәүдә итеп А-321 очкычын бәреп төшерүне һәм Париждагы террор гамәлләрен финанслауда гаепләде. Шул ук вакытта Татарстанның Төркия белән хезмәттәшлеге зур булуына басым ясады. Аның фикерен дәвам итсәң, «Террорчылыкны финанслаучы» Төркия белән алыш-биреш иткән, уртак ширкәтләрдән аларга дивидентлар түләгән Татарстан да Русия очкычын бәреп төшерүгә, Париждагы террорга өлеш керткән булып чыга түгелме соң, дигән сорауга Нурулла Гариф: «Анысын мин белмим. Без белмәгән әйберләр күп дип уйлыйм. Бомбалар, бәлкем, нефть бәясен күтәрергә булышадыр. Чөнки Русиянең яшәү-яшәмәве нефть бәясенә терәлеп тора кебек миңа. Чөнки эшләп ашаучы кеше юк бу илдә. Шул булган байлыкны сатып кына. Ә нефтьнең бәясе төште. Шундый фикер кала миндә», дип җавап бирде.
Русия үзе дә 2014нче елда Төркия импорты өчен 6,6 миллиард доллар түләгән. Моннан тыш Русия туристлары да Төркиягә 4 миллиард доллар китергән, дип исәпләнә. Бабич мантыйгы белән фикерләгәндә, «террорчылыкны финанслауда» Төркиягә Русия дә бик зур ярдәм күрсәткән булып чыга.
Ул арада 3нче декабрьдә Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган Русиянең гаепләүләрен кире кагып, «Ислам дәүләте» төркеме белән нефть сәүдәсе алып баруда Русиянең үзен гаепләп чыкты. Телевидение аша күрсәтелгән мөрәҗәгатендә Төркия Президенты: «Ислам дәүләте»ннән нефтьне кем сатып ала? Моны әйтергә рөхсәт итегез. Сүриядә туган, Русия паспортына ия булган Джордж Һасвани бу алыш-бирештәге иң зур кәсепче» дип белдерде.
Сүрия режимына «Ислам дәүләте»ннән нефть алуда ярдәм итүче арадашчы саналган Һасвани күптән түгел АКШ һәм Европа берлеге чикләүләренә дучар булган иде.
Эрдоган «Ислам дәүләте» белән нефть сәүдәсе алып баруда исемен атап әйтми генә «Русиянең күренекле шахматчысы»н да гаепләде. Калмыкстанның элекке президенты, Дөнья шахмат федерациясен озак еллар җитәкләгән бай кәсепче Кирсан Илюмжинов узган айда гына АКШның чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.
Наиф АКМАЛ.
«Урыс теле концепциясе террордан да куркынычрак»
Бүген бөтен шау-шу Төркия бәреп төшергән очкыч тирәсендә бара. Дөнья җәмәгатьчелеге, шул исәптән татарлар да, шушы хакта шаулаша. Бу низаг күләгәсендә калып килә торган тагын бер мәсьәлә бар. Монысы Татарстан һәм татарлар өчен (гомумән, Русиядә яшәгән барлык аз санлы милләтләр өчен дә) күпкә әһәмиятлерәк. Сүз Русиянең Дәүләт Думасы тарафыннан тәкъдим ителгән «Русиядә гомум белем бирү оешмаларында урыс теле һәм әдәбияты укыту концепциясе» өлгесе турында.
«Урыс теле – милли хәвефсезлекнең нигезе» дигән шигарь астында әзерләнгән әлеге документ беренче җөмләләреннән үк Русиядә яшәүче башка милләтләрне икенчел планга күчереп куя һәм балалар бакчасыннан алып һәр кешегә көчәйтелгән режимда урысча белем бирү юлларын билгели. Уку һәм тәрбия оешмалары белән генә чикләнмичә, бу гамәлне мәдәният учакларында, музей, театр, китапханәләрдә дәвам итәргә чакыра, аларны урыс телен өйрәнүнең бердәм мәйданына әйләндерүне күз уңында тота. Шулай ук матбугат чаралары, китап басу һәм китап тарату системаларының да шушы максатка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклый. Моның өчен бюджет белән тәэмин ителгән махсус дәүләт программалары әзерләү кирәклеген искәртә.
Әлбәттә, урыс теле дә яклауга, үстерүгә мохтаҗ. Әгәр сүз Русиядәге башка милли телләрне кысрыклау турында бармаса, моны хуплап кына каршы алыр идек. Әмма концепцияне төзүчеләр Русиядә башка милләтләр дә яшәгәнен, аларның да үз мәдәнияте, үз теле барлыгын һәм, урыс теле белән беррәттән, ул халыкларның да туган телен үстерү кирәклеген инкарь итәләр. Киресенчә, бу телләрне үстерү Русиянең тел бөтенлеген какшата, социаль катламнарга бүленү мөмкинлеге бирә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, дип белдерәләр. Менә монысы куркыныч. Димәк, Дәүләт Думасы тарафыннан тәкъдим ителгән концепция Русиядә яшәүче милләтләрне тамырыннан юкка чыгарып аларны бер милләткә, россияннарга әйләндерү сәясәтен күз уңында тота.
Хәзер менә күз алдына китереп карагыз. Әлеге концепция кабул ителгән хәлдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы берәмлекләр буларак, татар телендәге балалар бакчалары, милли мәктәпләр бетерелә. Күпме тәрбияче, укытучы эшсез кала. Әмма иң куркынычы бу түгел әле. Һәртөрле «медиа, музейлар, китапханәләр, театрлар, китап басу һәм китап тарату системалары һәм мәгариф оешмалары эшчәнлеген берләштерә алырдай дәүләт программалары» төзелә, димәк, урыс телен үстерүгә алынган оешмаларга акча бүленә, ә миллилеген саклап маташучыларга берни дә тәтеми һәм алар иртәме-соңмы юкка чыгарга мәҗбүр була. Икенче төрле әйтсәк, милли мәдәният, милли матбугат һәм китап басу системасы тулысы белән һәлакәткә дучар була. Ә анда эшләүче журналистлар, язучылар, сәнгать эшлеклеләре эшсезләр армиясенә кушыла. Мондый һөнәрләргә ихтыяҗ булмау сәбәпле югары уку йортлары да ябылырга мәҗбүр. Шундый шартларда тәрбияләнгән бала инде үзенең нинди милләт вәкиле икәне турында уйламый да, уйлый да алмый.
Нәкъ менә шуның өчен дә әлеге концепция белән танышып, аңа үзебезгә кирәкле төзәтмәләр кертү террорлыкка каршы актлардан да мөһимрәк. Иң дәһшәтле террор меңләгән кешене һәлак итәргә сәләтле булса, бу документ миллионлаган кешенең, тоташ милләтләрнең тамырына балта чабарга мөмкин. Һәм бу татарга гына түгел, башкортка да, марига да, чуашка да, Русиядә яшәгән башка милләтләргә дә бердәй үк дәрәҗәдә кагыла.
Марат КӘБИРОВ,
язучы.
Дуңгыз абзары төзүгә каршы митинг оештыруда гаепләнгән имам акланды
Татарстанның Тукай районы мәхкәмәсе Калмаш авылында дуңгызчылык комплексы төзүгә каршы митинг оештыруда гаепләнгән авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны аклау карары чыгарды. Гаепле дип табылган очракта имамга штраф җәзасы бирелер, дип фаразланган иде.
Хөкемдар Әнвәр Мансуров Борһановтан, 10нчы ноябрьдә узган митингны сез оештырдыгызмы, митингка чакыруларны сез элдегезме, дип сорагач, имам митингта дуңгызчылык комплексына каршы чыгыш ясаганлыгын, әмма бу чараны үзе оештырмаганлыгын белдерде. Аның сүзләрен мәхкәмәгә чакырылган дүрт шаһит та раслады.
Нәтиҗәдә хөкемдар Борһанов тарафыннан канун бозу булмавын әйтеп, бу эшне алга таба карауны туктатырга, дип тапты. Дуңгыз комплексы төзүгә каршы инициатив төркем мәхкәмәдән соң Тукай район хакимияте башлыгы Васыйл Хаҗиев янына кереп, аның белән әлеге каршылык турында сөйләште.

Комментарии