Эссе җәйләр тагын буласы

галимнәре тагын аномаль эссе өч җәй фаразлый. «ТатНИИСХ» бүлек мөдире Олег Шайтанов сүзләренчә, хәтта узган елгы үтә салкын кышны исәпкә алып та, республикада еллык уртача температура 4 градус чиген узган. Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин, беренчесе – глобаль җылыну, дип борчыла галимнәр. Ләкин иң зур йогынтыны туктап калган Гольфстрим ясый. Элек ул безнең яклардагы явым-төшемне “туйдырып” тора иде.

Озакка сузылган гадәттән тыш эсселек елга, чишмәләр коруына китерергә мөмкин. Хәзер үк Иделдә су биеклеге – 49 метр. Ә нормада ул 53 метр булырга тиеш.

Ә алдагы көннәрдә, gismeteo.ru хәбәренә караганда, республикабызда карлы-яңгырлы ямьсез көннәр фаразлана. Һава температурасы да артык түбән түгел, 0 градус белән 10 градус арасында тирбәләчәк.

Грипп килә

Русиянең 10 төбәгендә грипп белән авыручылар саны артканнан-арта. Эпидемия декабрь азагында башланырга мөмкин. Татарстан әлегә кырылып авыручылар саны буенча эпидемия чигенә җитмәгән.

Нинди ягулык саталар?

Татарстанда ягулык сыйфатын тикшерәләр. Узган ике атна эчендә 336 станциядә булып, андагы нефть продуктларын лаборатор тикшерүгә алганнар. 700 очракның 20се сыйфатсыз булып чыккан. Биш очрак буенча материаллар прокуратурага тапшырылды. Тикшерүчеләр әйткәнчә, начар бензин сатучылар арасында эре компанияләр дә җитәрлек.

Түрәләр кимергә тиеш

Казанда районнар саны кимиячәк. Мәскәү белән Киров районы, Яңа Савин белән Авиатөзелеш районы, Вахитов белән Идел буе районнары берләштерелә, бары тик Совет районы гына үзгәрешсез калачак. мэры ышандырганча, гади халык өчен моннан берни дә үзгәрми, өстәмә документлар тутыру, алмаштыру таләп ителми. Бары идарә системасы гына яңара. Хакимият башлыклары элеккеге җиде урынына дүртәү генә булачак. 82 чиновник лаеклы ялга озатыла. Метшин әйткәнчә, болай итү бюджетның шактый акчасын янга калдырып, аны шәһәрне төзекләндерү, халык тормышын яхшыртуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Тагын бер милли ТВ

Башкортстанда «Тамыр» балалар һәм үсмерләр телеканалы республиканың кабель челтәре аша 16 сәгатьлек эш режимына күчә. Тапшырулар Уфанет, Башинформсвязь, Кристалл челтәрләре аша иртәнге җидедә башланып, кичке 11гә чаклы бара. Әйтергә кирәк, күршеләребез милли рух тәрбияләүдә алдынгы.

белгечләре кирәк

Русия Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Александр Хлопонин ислам дине белгечләрен әзерләүче яңа университет ачарга тәкъдим итә. Анда хак динне фәнни яктан өйрәнерлек һәм башкаларга аңлатырлык галимнәр укытырга тиеш, дип саный ул. Хлопонин моны белемсезлек аркасында илебезгә үтеп керүче экстремистик агымнарга киртә буларак күзаллый.

Ленинны саклагыз!

Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә билгесезләр Владимир Ленин һәйкәлен шартлаткан. Ул урталай ярылган, ләкин пролетариат башлыгы “аягында басып” кала алган. 2009 елда Петербургның Фин вокзалы каршындагы Ильич һәйкәлен дә шартлатканнар иде, аны бер ел буе төзекләндерделәр. Коммунистлар партиясе вәкилләре белдергәнчә, Ленин монументларын дәүләт сакларга тиеш. Аерым алганда, барлык сыннарны да күзәтү видеокамералары белән җиһазландыруны сорыйлар.

Кыйммәтле “ризык”

Краснодар өлкәсенең Геленджик шәһәрендә участок милиционерын алган вакытта эләктерергә маташканнар. Үзен эләктерергә җыенуларын күреп алгач, хокук сакчысы кулындагы акчаларны йотып җибәргән. Нинди сумма белән туклануын әлегә тикшерүчеләр әйтми, ләкин акча юкка чыкса да, җинаять эшен ачып, кәкре куллы хезмәткәрне җавапка тармакчылар.

Карарны 1 елдан соң үтиләр

2006 елда Армиядә авырып үлгән Динар Васильевның әтисе 150 мең сум компенсация алды. Ләкин акчаны, хокук яклаучыларның Саклану министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң 1 ел үткәч кенә, Таджикстанда урнашкан хәрби часть күчерде.

Суд 20 яшьлек егет үлемендә хәрби частьнең медицина хезмәте начальнигы Вячеслав Прошинны гаепле дип тапты. Ул шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шунысы гаҗәп: аңа табиблык эшчәнлеген алып бару тыелмады.

Шул урындагы гарнизон суды Вячеславның әнисенә әхлаки зыянны 150 мең сум дип билгеләп, ханым ул акчаны 2008 елда ук алды. Хокук яклаучылар ярдәмендә судка егетнең әтисе дә мөрәҗәгать итте. Башта Яңа Савин район суды әхлаки зыянны 500 мең сум дип билгеләде, ләкин Финанс министрлыгы вәкиле Югары судка шикаять итеп, җаваплылык хәрби часть өстенә йөкләнде. Район суды эшне кабат караганда, компенсация күләмен 150 мең сумга гына калдырды.

хаксыз дип табылды

Чабаксарда яшәүче 40 яшьлек Владимир Редькин җирле хастаханә табибларын судка биреп, 30 мең сум компенсация отты. Ул поликлиникага барып, аяклары кинәт шешеп китүгә зарлана. Шуннан аны кабинеттан кабинетка йөртә башлыйлар. Йөри-йөри ике ай вакыт уза, ләкин ярдәм күрсәтерлек табиб табылмый. Ике ай эчендә Владимир 30 килограммга тазара. Ахыр чиккә җитеп, аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып китәләр. Шунда гына ир-атта бөер авыруы булу ачыклана, ул кискен стадиягә күчкән. Дәваланып чыккач та, Редькин суд аша табибларны җавапка тарткан һәм ота алган.

Әнисеннән үч алган

Күрше Киров өлкәсендәге бер авылда үз йортында кыйнап үтерелгән 51 яшьлек хатын мәете табыла. Кайнар эз буенча аның 21 яшьлек улы кулга алынган. Беренче версия буенча, нәкъ менә ул әнисен теге дөньяга озаткан. Мондый вәхшилекнең сәбәбе дә бар диләр – улы бала чагында үзен интернатта калдырган өчен үч алган булырга мөмкин.

Комментарии