- 08.11.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №45 (9 ноябрь)
- Рубрика: Архив
6нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгәнгә 24 ел тулды. Әлеге истәлекле датаны һәркем үзенчә билгеләп үтте: Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге активистлары елдагыча митингка чыкты, татар яшьләре форумы фикер алышуга корылган түгәрәк өстәл оештырды, Рөстәм Миңнеханов интернетка «Поздравляю с Днем Конституции! Бәйрәм белән! С праздником!» дип язып фото элде. Ике көн элек кенә, халыклар бердәмлеге көне белән котлап, озын тәбрикләмәләр керткән башка җитәкчеләр 6нчы ноябрьне дәшми-тынмый гына уздырып җибәрде.
Бүген милләтчеләр: «Конституция сүздә генә калды», – дип кабатларга ярата. Ә төп канунны кабул иткән көннәрдә халык нинди уй-хыяллар белән яшәгән? Җәмәгать эшлеклесе, 1990-1995 һәм 1995-1999нчы елларда Татарстан Республикасы парламенты депутаты, 1999-2003 елларда Дәүләт Думасы депутаты булган Фәндәс ага Сафиуллин истәлекләре белән уртаклашты.
СӘЯСИ БАСЫМГА КАРАМАСТАН
1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Республикасының суверенитеты турында декларация кабул ителде. Ул халкыбызның дәүләтчелек булдыру нияте иде. Декларация кабул итү генә аз, аны Конституция белән дә ныгыту кирәк.
Хөкүмәткә максатыбыз ачыклана башлагач, безгә басым башланды. 1992нче елның 20нче мартында, Татарстанны суверен дәүләт дип игълан итү буенча референдумга бер көн кала Мәскәү генераль прокуратурасыннан 16 прокурор килеп төште. Катгый рәвештә әмер бирделәр: иртәгә сайлау участокларын ачмыйсыз! Тик без беребез дә куркып калмадык. Икенче көнне иртәнге сәгать 8дә барлык сайлау участоклары да ачылды.
Басым моның белән генә бетмәде әле. Мәскәүдән КАМАЗлар белән безгә каршы листовкалар ташыдылар. Аларда: «Референдумга бармагыз! Ул көнне үтереш-суеш булачак!» – дип язылган иде. Казанның блок-постларында әлеге КАМАЗлар туктатылып, листовкалар конфискацияләнде. Милиция хәбәрләренә караганда, 34 тонна листовка булган анда! Бөтен Казанны күмәргә җитәрлек бит бу.
Безгә референдум үткәргәндә, референдум турындагы декларациядәге кебек, 100 процент тавыш кирәк иде. Тик өстән көчле басым булу сәбәпле, аның кадәр җыя алмадык. Шулай да халыкның 61,4 проценты безне яклап чыкты.
Бу көнне Татарстанга бик күп чит илләрдән журналистлар да килгән иде. Аларны озатып йөртү миңа тапшырылды. «Йә, урамда ничә мәет күрдегез?» – дип сорадым болардан. Аптырадылар. Бераздан гына аңладылар: Мәскәү әзерләгән листовкаларда, үтереш-суеш булачак, дип язылган иде бит. Милиция мәгълүматына караганда, ул көнне үтереш түгел, хәтта көн саен булып тора торган вак җинаятьләр дә теркәлмәгән. Бәйрәм кебек үтте шул ул көн.
Ә Конституцияне кабул иткәндә без кичерә алмаслык ялгышлык эшләдек: аны референдум аша уздырмадык.
«ЭКСПЕРТИЗА НӘТИҖӘСЕ ЭЗСЕЗ ЮККА ЧЫКТЫ»
Безнең Конституциядә башка бер генә илнекендә дә булмаган бер маддә бар иде. Мактанып әйтә алам: минем тәкъдим белән кабул ителде ул. 8нче маддәдә Татарстанда сугыш пропагандасы тыелу һәм массакүләм зарар китерә торган коралны булдырмау турында сүз бара иде. Хәзерге редакциядә бу җөмләнең икенче өлеше генә калган. Бөтен дөньяга үрнәк булырдай маддә иде бу, гәрчә тормышка ашыра алмасак та. Япониянең төп документы белән генә охшашлыгы бар, ул да сугыш пропагандасын тыя, низагларны тыныч юл белән хәл итүгә чакыра. Тагын кайсы илдә бар бу? Швейцария – нейтраль дәүләт, ул сугышларда катнашмый. Ә безнең Конституция бөтенләй сугышның идеясен үк кире кага иде.
Конституциянең телләр турындагы маддәсе халык тарафыннан дөрес кабул ителми. Анда татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дип язылган. Ике телне дә белү мәҗбүри дигән сүз түгел бу. Документларны ике телдә алып барып, баштанаяк кәгазь боткасына чуму дигәнне дә аңлатмый. Авылдан килгән татар апасы нинди генә җитәкчегә керсә дә мөрәҗәгатен татар телендә җиткерергә хокуклы дигән сүз. Җитәкче аннан: «Тәрҗемә итеп бир!» – дип таләп итәргә тиеш түгел. Аңламый икән – аның проблемасы. Тәрҗемәче алып килеп утыртсын. Син кайсы телдә аралашасың, дәүләт шул телне хөрмәт итәргә тиеш – менә шуны аңлата торган маддә ул.
Безнең Конституция халыкара анализны үтте, нормадан тайпылышлар юк, дигән нәтиҗә килде. Тик хәзер ул экспертиза нәтиҗәләре бер җирдә юк, хәтта архивта да. Эзсез юкка чыккан.
«ХӘЗЕРГЕ ПАРЛАМЕНТТА АЧУЫМНАН ШАРТЛАР ИДЕМ»
Хәзерге парламентка керү мөмкинлегем булса, мин анда кермәс идем. Минем фикерне куәтләсә шул Разил Вәлиев кенә куәтләр иде бит анда. Бер дә булмаса, тәнәфескә чыккач, әйдә инде, дип юмалап, минем яклы булган биш кешене җыя алыр идем, бәлки. Бетте. Биш процент тавыш белән закон кабул ителми бит, 50 + 1 тавыш кирәк. Шуңа күрә мин анда ачуымнан шартлап үләр генә идем.
Ә шулай да хәзерге парламентка нинди үзгәреш кертергә телисең дип сорасалар, 90нчы еллардагы кебек сайлауны кире кайтарыр идем, дип җавап бирәм. Хәзерге сайлау сайлау түгел ул.
Тагын бер зур ялгышыбыз: 26 ел эчендә бер генә законыбыз да татарча кабул ителмәде. Урысча кабул итәбез, аннары гына татарчага тәрҗемәсен эшлибез. Ә тавышка куелмаган икән, ул законлы булып саналмый бит. Менә шундый парадокс килеп чыга: Татарстанда кабул ителгән кануннарның татарчасы берсе дә законлы түгел.
Без, закон чыккач, туктап калдык. Аның үзеннән-үзе эшләмәвен исәпкә алмадык. Конституциябез эшләми башлады, чөнки хакимият халыкныкы булудан туктады. Хакимият халыкныкы булганда гына халык өчен эшли. 8-9 баллык ниндидер җир тетрәү булмыйча, хәл үзгәрмәс, мөгаен.
Сүз ахырында. БТИҮ әгъзалары исә хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә өметләрен өзми. Быелгы митингтан соң да Татарстан Президентына һәм Дәүләт Советына резолюция юлладылар. Анда: «1992нче елгы Конституциянең төп маддәләрен – «Суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» дигәннәрен кире кайтаруны таләп итәбез», – дигәне дә бар.
Фәнзилә МОСТАФИНА
«Конституцияне кабул иткәндә кичереп булмаслык хата ясадык»,
Комментарии