АППАРАТ ҮСӘЧӘК

АППАРАТ ҮСӘЧӘК

«Бердәм Русия» фракциясенең Дәүләт Думасындагы аппараты 28 штат берәмлегенә арттырылды. Шулай итеп, «хакимият фиркасе» депутатларына хезмәт күрсәтә торган белгечләр саны парламентта 97 кешегә җитәчәк. Башка фракцияләргә андый мөмкинлек бирелмәде. «Дөрес, сайлау нәтиҗәләренә карап аларның штатлары кыскартылмады да», – дип хәбәр итте регламент комитеты әгъзасы Владимир Поздняков.

«Известия»

КАДЫЙРОВТАН РИЗА БУЛМАСАҢ…

Илбашы Владимир Путинга үзенең республика башлыгы Рамзан Кадыйровтан зарланган чечен хәбәрсез югалган. Бу хакта Рамазан Җәләлдиновның туганнары хәбәр итте. 3нче ноябрь көнне ул үзенең улы белән башка төбәккә китмәкче булган, ләкин аларны җирле полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Сорау алгач, алар аталы-уллы Җәләлдиновларны чыгаралар, ләкин икенче көнне туганнары Рамазанны йоклап калган бүлмәсендә тапмаган.

«Дождь»

МИЛЕК ӨЧЕН САЛЫМ ЗУРАЕРМЫ?

Русия Хөкүмәте күчемсез милекнең кадастр бәясен билгели торган канунны үзгәртмәкче. Законга төзәтмәләр кабул ителсә, төбәкләр бу күрсәткечне үзләре үзгәртә алачак. Әлегә исә аны арттыруга юл бирми торган 4 еллык мораторий гамәлдә. Мәгълүм булганча, күчемсез милектән алынучы салым күләме нәкъ менә аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә.

«Ведомости»

Изображение удалено.ГРАЖДАНЛЫК ӨЛӘШӘБЕЗ

Танылган чит ил «йолдызлары»на Русия гражданлыгын бирү күренеше яңадан киң колач җәя башлады. Соңгы ике атнада гына мондый бәхет Голливуд артисты Стивен Сигал һәм Украина олигархы, долларлы миллиардер, Бөтендөнья яһүд конгрессы вице-президенты Эдуард Шифрин белән аның 16 яшьлек кызына елмайды. Хәзер Русия паспортын алу өчен документларны Италия кинойолдызы Орнелла Мути җыя.

«Вести-Финанс»

«САКЛЫК БАНКЫ» АКЧАДА ЙӨЗӘ

Илнең иң зур кредит оешмасы – «Сбербанк» үзенең 10 айлык чиста табышы турында хисап тотты. Ул 430 миллиард сум тәшкил иткән. Бу – узган елның гыйнвар-октябрь айларына караганда ике ярым тапкырга күбрәк. Чагыштыру өчен: Татарстанның быелгы бюджет керемнәре 159 млрд сум булыр, дип фаразлана.

«Бизнес-Онлайн»

Комментарии