«Яблоко» фиркасе: «Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс»

«Яблоко» фиркасе: «Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс»

«Яблоко» фиркасе Казанда сайлау алды тарафдарлары, җәмәгатьчелек белән очрашып, платформасын тәкъдим итте. Иң гаҗәбе, Русиякүләм партиянең платформасытатар һәм башкорт телләренә дә тәрҗемә ителгән иде. Фирка алга таба платформаны Русиянең башка халыклары телләренә дә тәрҗемә итәргә планлаштыра.

ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ РУСИЯНЕ ҖИМЕРӘ

Партия лидеры Сергей Митрохин фикеренчә, Бердәмлек көне бәйрәм булып чыкмады. Киресенчә, Мәскәү 4 ноябрьдә төрле радикаль милләтчеләр мәйданына әйләнә. «Бу әйберләр һәм милләтче сәясәт Русияне дәүләт буларак таркатуга алып бара» –диде Сергей Митрохин. «Яблоко»ның Татарстан бүлеге башлыгы Андрей Бабушкин сүзләренчә, хәзер Русиядә яшьләр радикаль милләтчелеккә китә бара. Моның куркыныч булуын уку йортларында аңлатырга тырышабыз, ди ул. Шуңа «Яблоко» фиркасе урта мәктәп программасына милләтара аралашу дәресләрен кертүне таләп итә.

ТҮРӘЛӘРГӘ ҺӘМ ГАДИ ХАЛЫККА БЕРҮК ПЕНСИЯ

Татар телендә язылган платформада күрсәтелгәнчә, Русия хакимиятендә «бушка ашау» улакларын бетерергә, бюджет акчасының түрәләр һәм олигархлар кесәсенә керүен тыярга, диелә. «Яблоко»лар дәүләт урыннарын эшмәкәрләрнең туганнарына бирүне бетерү яклы.

«Яблоко» партиясе фикеренчә, түрәләрнең һәм депутатларның өстенлекләрен, ягъни «мигалкаларын» бетерергә кирәк. Аннан соң түрәләр һәм гади халык өчен бер үк күләмдә пенсия түләү системасы булдырылырга тиеш. «Яблоко»лар җиңел кулдан гына бизнес, мәгариф, медицина тармакларында да реформалар вәгъдә итә.

МИЛЛИ РЕСПУБЛИКА ЛИДЕРЛАРЫ БУЛЫШМАГАН

Сергей Митрохин белдерүенчә, 2004 елда партия Думада төбәк җитәкчеләрен сайлау хокукын җирле халыкка калдыру өчен көрәшкәндә, Татарстан һәм Башкортстан президентлары Минтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов «Яблоко» инициативасына ярдәм күрсәтмәгән. Билгеле булганча, 2004 елда Русия республикаларында президентларны Мәскәүдән билгеләп куя башладылар. «1990 елларда бәйсезлек өчен көрәшкән лидерлар 2000 еллар башында безнең тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ярдәм итмәде», ди Сергей Митрохин. «Яблоко» фиркасе республика бюджетын республикада калдыруны яклый. Мисал өчен, Татарстан акчасын Мәскәүгә алып китеп, аннан шуның бер өлешен кире алу системасын дөрес түгел, ди Митрохин.
Сергей Митрохин, татар теленең Русиядә дәүләт теле булуыннан да беркемгә зыян килмәс, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, Русиядә һәр телне дәүләт теле итәргә кирәк.

«Яблоко» фиркасенең платформасын тәкъдим итү чарасында «Зеленая Россия» партиясе лидеры Алексей Яблоков та чыгыш ясады. Ул Русиядәге табигать проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, Путин һәм Медведев табигатьне пычрату сәясәте алып бара. Бу ялгыш түгел, ә махсус сәясәт, диде ул.

Саша ДОЛГОВ.

Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри

31 октябрьдә Казанда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Җыелыштагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур каршылыкларга ия булуы аңлашылды. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барысы да яхшы.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышыннан аңлашылганча, республикада татар телендә укыту 2 процентка кимегән. Ул күрсәткән слайдлардан аңлашылганча, узган ел бу күрсәткеч 46%тан 44%ка калган. Шулай ук туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны да күпкә кыскарган. Әйтик, узган ел татар телендә укытучы 966 мәктәп исәпләнсә, быел исә бу сан 852гә төшкән. Әлеге кимү республикадагы башка милли мәктәпләргә дә кагылган. Мисал өчен, чуаш мәктәпләре 118дән 97гә, удмурт мәктәпләре 37дән 34кә, мариныкылар 20дән 18гә калган.

Аның сүзләренчә, моңа иң беренче чиратта, демографик вазгыять, туган телдә белем бирүче мәктәпләрнең аз комплектлы булуы тәэсир иткән. Әмма барыннан да бигрәк, милли мәктәпләрнең кимүен бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә тапшырылуы китереп чыгара икән. Бу исә ата-аналарны үз балаларын урыс мәктәпләренә укырга кертүенә этәрә һәм милли мәктәпләргә ихтыяҗны киметә, дип белдерде ул.

Мәгариф түрәсе үз чыгышында мәгариф өлкәсендә алып барылучы республикакүләм проектларга да кагылды. Әйтик, милли мәктәпләрне саклап калу максатыннан төрле кызыксындыручы премияләр булдырылган. Бу уңайдан 1995 елдан бирле гамәлдә булган Каюм Насыйри премиясен атап китте ул.

Данил Мостафин милли мәгарифнең үсешен тоткарлаучы сәбәпләр арасында демографик вазгыятьне күрсәтсә дә, утырышны алып барган премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева бу сәбәп белән килешмәвен белдерде. Республика районнарының яртысында диярлек туган телдә белем алучылар саны кимү күзәтелсә дә, алты районда бу күрсәткеч, киресенчә, арткан. Әллә соң бу районнарда аерым демографик вазгыять күзәтеләме, дигән сорауга Мостафин анык кына җавап бирә алмады.

Министр урынбасары сүзләренчә, телне тиешенчә өйрәтү өчен, заманча мәктәпләр таләп иткән методик әсбапларның азлыгы үзен сиздерә. Шулай ук телне кече яшьтән үк өйрәтү эшенең начар оештырылуы, интернет-ресурсларның җитешмәве, эффектлы технологияләрнең азлыгын да бу урында санап үтәргә була, диде ул.

Данил Мостафин республиканың район мәктәпләрендә күзәтелгән оптимальләштерү темасына да тукталды.

Мәктәпләрне оптимальләштерү вакытында, татар һәм рус мәктәпләрен бергә кушу очракларының күзәтелүен һәм татар мәктәпләрендә укыган балаларның оптимальләштерү нәтиҗәсендә үз укуларын рус телендә дәвам итәргә мәҗбүр булуларын белдерде ул. Тәкъдим ителгән слайдтан да күренгәнчә, бу хәлгә Апас, Буа, Спас, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман районнарындагы татар мәктәпләре дучар булган. Утырышны алып барган Зилә Вәлиева мәгариф темасына чыгыш ясаучылардан соң сүз алып, Балтач район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, хәтта татар сыйныфының да булмавына гаҗәпләнүен белдерде.

Райнур ШАКИР.

Русия һәм Кытай коррупцияне читкә тарата

Чит илләрдә эшләүче ширкәтләрнең җирле түрәләргә ришвәт бирүе – гадәти күренеш. Моны дөньяда коррупция торышын күзәтүче Transparency International оешмасы белдерә. Ул үткәргән махсус тикшерү вакытында 28 илнең төрле ширкәтләрдә эшләүче 3 меңнән артык менеджерлардан сорау алынды. Нәтиҗәдә, Русия «Ришвәт бирүчеләрнең рейтингы»ның иң ахыргы – 28нче урында, Кытай – 27нчедә булып чыкты. Бераз гына яхшырак күрсәткеч Мексика белән Һиндстанда.

Белгечләр Русия һәм Кытай ширкәтләренең чит ил түрәләрен шулай бик теләп сатып алуларын, беренче чиратта, әлеге илләрнең глобаль икътисадка бик тиз кереп баруы белән аңлата. «Әлбәттә, хәлләрнең моңа барып җитүе борчу тудыра. Чөнки Русия һәм Кытай икътисадлары, шул исәптән инвестицияләре, шактый зур үсеш кичерә. Нәтиҗәдә, аларның чит илләрдәге икътисади, моның белән бергә сәяси көче арта», – ди Робин Һоудс, Transparency International оешмасының Тикшерүләр төркеме башлыгы.

Русия һәм Кытайның турыдан-туры инвестицияләр күләме былтыр 120 млрд долларга җитте. Әлеге сан Бразилия һәм Һиндстан инвестиция мөмкинлекләрен бергә санаганда, 5 тапкыр күбрәк.

«Ришвәт бирүчеләр рейтингы»ның беренче урыннарында Дания, Швеция, Германия һәм Япония тора. Бу илләрнең ширкәтләре, башка илләр белән чагыштырганда, акчаны азрак төртә. Transparency International белгечләре әйтүенчә, әлеге нәтиҗә соңгы 2008 елгы тикшерү белән чагыштырганда, әллә ни зур үзгәрешләр кичермәде.

​​​​Әйтергә кирәк, Русия быелның май аенда «чит ил түрәләренә ришвәт биргән ширкәтләр җинаять җаваплылыгына тартылачак» дигән карар чыгарды. Белгечләр моны яхшы якка үзгәреш дип бәяли. Ләкин, аларның сүзләренә караганда, коррупция белән көрәшкәндә бу гына җитми. Ришвәт бирү очракларын чит илләрдә булдырмау өчен, илнең сәяси яктан әзер булуы да, әлеге җинаять очракларын тикшерергә дә кирәк. Ә бу өстәмә чыгымнар һәм дәүләт тарафыннан кыю адымнар таләп итә.

Дөрес, 1999 елда Икътисади хезмәттәшлек һәм тәрәккыят оешмасы «халыкара эшмәкәрлек алып барганда чит ил түрәләрен сатып алуга каршы» дигән конвенция чыгарган иде. Ләкин аңа карамастан, 12 ел эчендә бу өлкәдә сизелерлек эш башкарылмады.
«Әлеге конвенцияне илләр үз кануннарына кертеп җибәрергә тиеш. Тик бу эш бик сүлпән бара. Әлбәттә, барлык илләр дә алай түгел. Мәсәлән, АКШ соңгы вакытта чит илләрдәге түрәләргә ришвәт бирүчеләрне бик түзем рәвештә эзәрлекләп килә. Германия дә активлашты. Ләкин күпчелек илләр уйлап та бирми», – ди Робин Һоудс.

Transparency International белгечләре бу өлкәдә үрнәк итеп, Британиянең коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлгән адымнарын китерә. Аны хәтта «дөнья стандарты» итеп карарга киңәш ителә.
Британия кабул иткән канунга күрә, илнең ширкәтләре дөньяның теләсә нинди төбәгендә ришвәт биргән очракта, җинаятьтә гаепләнгән кешенең кайсы дәүләтнең ватандашы булуына карамастан, ул Британия кануннары нигезендә хөкем ителәчәк. Андый кешене 10 еллык төрмә җәзасы, ә ширкәтләрне зур штрафлар көтә.

Ришвәт күпләп бирелә торган тармаклар арасында нефть, газ секторын атап була. Аннан соң төзүчелек һәм иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән ширкәтләр килә. Ришвәт бирү очраклары иң аз булган өлкә – авыл хуҗалыгы.

Тимерҗан СӘРВӘР.

НТВ Чечня хәбәрен эфирга бирде… Һәм кире алды

30 октябрь якшәмбе көнне Русиянең (Газпром карамагындагы) НТВ каналы Чечняда кеше хокукларының таптап изелүе турында 10 минутлык хәбәр күрсәтте. Чечняның эчке эшләр министрлыгын ачыктан-ачык кеше урлауда һәм җәберләүдә гаепләгән бу хәбәр Русиянең Ерак Көнчыгыш өлешендә эфирга чыгып өлгерде.
Русиянең башка өлешләрендә ул тиз арада эфирдан алынды.
НТВның матбугат вәкиле Мария Безбородова моның сәбәбен Азатлыкка «кайбер фактларны тикшерү кирәклеге» белән аңлатты.
Ә менә НТВ белән хезмәттәшлек итүче журналист Андрей Лошак Reuters агентлыгына әйтүенчә, «бу сюжет Кремльдән бер түрә шалтыратканнан соң алынган». Эшнең нәкъ шулай булганы белән кеше хокукларын яклаучы «Мемориал» төркеме вәкиле Александр Черкасов та килешә.

«Бу сюжет ике атна элек әзер иде, – диде ул Азатлыкка. – Башта алар Чечня президенты Рамзан Кадыровтан аңлатма көтте, ләкин ул баш тарткач, ничек бар, шулай бирергә җөрьәт иттеләр. Күрәсең, бу өстәге түрәләргә ошамаган. Чөнки бу хәбәр Чечняның Русия телевидениесендә бизәлеп күрсәтелгән йөзенә тап төшерә». «Яблоко» фиркасе: «Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс», 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии