Хәерче базары: «Әбиләр актык киемен сатарга чыга»

Хәерче базары: «Әбиләр актык киемен сатарга чыга»

Казанның Авиатөзелеш районында, халык телендә Жилплощадка микрорайонында хәерче базары эшли. Монда иске-москылар саталар һәм нигездә аз керемле кешеләр йөри. Базар һәр якшәмбе иртәнге 6дан көндезге 1гә кадәр ачык. Аны 1960нчы елларда компрессор заводы янында оешкан хәерче базарының дәвамчысы, дип сөйли сатучылар.

Мондый сәүдә урыннары Казанда берничә җирдә бар. Тинчурин бакчасында күбрәк иске китаплар, антиквариат белән сәүдә итсәләр, монда киелгән киемнәр, тимер-томыр, хуҗалык әйберләре, 90нчы елларда чыккан татар җырчылары кассеталары, балалар уенчыклары, китап-газеталар, балык һәм хайваннарга кадәр саталар.

«10 ЛИТР БЕНЗИНЛЫК САТА АЛСАМ, ШУҢА РИЗА»

Хәерче базары Беломорский белән Гудованцев урамы чатында башланып, Тэц урамына таба сузыла. 100дән артык сатучыны күрергә мөмкин. Алар «Татнефтепродукт» ягулык станциясе янындагы буш урыннарда, тротуарларда, юл янындагы яшел чирәмдә, агач яннарында 7-8 сәгать буе сәүдә итеп утыра. Беренче очраган сатучылар – иң читтә утыручы ике татар бабае булды. Монда 10 ел чыгалар икән инде. Радик Шәвәлиевка 73 яшь. Казанда яши, «Лада-Гранта» машинасы белән килгән. Ул чүкеч, балтадан башлап, тимер-томырга кадәр сата. Әйберләре кыйммәт түгел. Керосин лампасын, мәсәлән, 50 сумга җибәрергә әзер. Ләкин ярты ел инде сатылмый, ди.

«Кайбер әйберләрне чүплектән табам, нәрсәдер өйдә тик ята. Шуларны алып чыгам. Алучылар аз. Халыкның акчасы юк, ахры. 10 литр бензинлык сатсам, шуңа риза инде мин (400-500 сум). Артык акча комачауламый бит. Машинага да, бензинга да, ипигә дә акча кирәк. 15 мең сум гына пенсия алам ич», – дип сөйли Радик Шәвәлиев.

«Өйдәге артык-портыктан котылыр өчен чыгам. Кеше аз йөри. Хәзер кибеттә әйбер күп. Яңа әйбергә кызыгалар», – ди күршесе –72 яшьлек Мәгъсүм Сафин.

Хәерче базарында сатыла торган иң төп әйбер – кием-салым һәм тимер-томыр. Араларында Зөһрә Сәхәбиева һәм башка артистларның тышлыксыз пластинкалары да очрады. Нәфкать Нигъмәтуллин, Габделфәт Сафин кассеталарын сатучылар бар. Аларны 10 сумга җибәрергә әзерләр. Киемнәр 50 сумнан башланып, 200-300 сумга кадәр җитә. Бер ханым кулланылган пластмасс гөл савытларына 50 сум сорый. Күгәреп беткән машина ачкычлары, алюмин кашыклар, казаннар, бала уенчыкларын 10-20 сумга да бирергә әзерләр.

Татарча гармун тартучы бабайлар да очрый. «Бу Тульский гармун. Яхшысы», – дип халыкны үгетлиләр. Әлеге уен коралларын 2-3 меңгә тәкъдим итәләр. Екатерина патшабикә вакытындагы чүкеп ясалган сәнәк, дип сатучылар да бар. Бер якта этләр өчен сөяк, ит калдыкларының килосын 25 тәңкәгә җибәреп яталар. Тозлы кыярга кадәр очратырга була. Шунда ук хайваннар сатып утыралар. Биектаудан бер абзый куяннар алып килгән. Бала куян 250 сумнан башлана, зурысын 1 мең сумга сатарга әзер. Кыскасы, кем нәрсә сата ала, шуны алып чыга.

«10 МЕҢ СУМ ПЕНСИЯ АЛГАНГА ЧЫГАМ»

Күпчелек сатучылар – өлкән яшьтәге татар кешеләре. Күбесе видеога төшәргә теләми, исемнәрен дә атамыйлар. Туганнары күрер дип куркалар. Аты-юлы белән куып җибәрергә кыенсынмый кайберәүләре. Сиксәнне ваклаган әби ике ел элек сата башлаган. Аз сүзле. Өендә һәм күрше-тирәдә җыелган эш киемнәрен сата. Өендә юа, үтүкли һәм 200 сумга җибәрә.

«Нәрсәгә чыкканымны белмисезмени? 10 мең сум пенсия алганга чыгам. Күбрәк булса, чыкмас идем. Кайчагында берни сатмыйм, кайвакыт бер-ике мең сумлык сатам. Этеп-төртеп алалар инде. Ярты бәягә генә сорап, үзбәкләр йөри», – ди әби.

Икенче бер татар апасы киелгән чалбарлар, кофта, күлмәкләр сата. Заманында Казанның 130нчы мәктәбендә урыс теле укыттым, дип сөйли. Инде биш елдан артык хәерче базарына чыгарга мәҗбүр. «Сатыла, Аллага шөкер. 500лек саттым. Алганнарына да аптырыйм. Пенсиям дә бар. Кызык өчен чыгам. Монда мин ял итеп кайтам. Үз йортымда яшим. Танышларны да очратам. Безнең халык тимер-томырга дип килә. Кием-салымны үзбәкләр ала. Ярый әле алар бар. 2-3 мең сумлык сатсам, бер атна ашарга җитә. Янга да кала әле. Ә үземә артык кием алмыйм», – дип сөйләде ул.

Араларында үзләре әйбер ясап сатучылар да бар. Нәкыйф абый тимер-томырлардан төрле мич, мангал, казаннар ясый. «5 ел сатам инде. Тишек-тошык ямарлык акчасы бар. Буш та кайтып китәсең. Бүген мең ярымга бер мангал саттым. Якында гына яшим. Пенсия җитмәгәч чыгам. Хөкүмәтебез бай бит безнең», – ди ул.

«САТЫП АЛУЧЫЛАРНЫҢ 80 ПРОЦЕНТЫ – ҮЗБӘКЛӘР»

Сәүдә итүчеләрнең һәммәсе сатып алучылар арасында үзбәкләрнең күбәюен сөйли. Өченче елын сатучы урта яшьтәге Рәфис әфәнде (фамилиясен әйтергә теләмәде) базардагы вазгыятьне тасвирлап бирергә тырышты. «Элегрәк безнең халык күп иде. Хәзер сатып алучыларның 80 проценты – үзбәкләр. Үзбәкстаннан бик шома егетләр килә. Монда алар Совет берлегендә ясалган электр моторлары, тегү машинасы, балта, чүкеч эзли. Күпләп төяп, Үзбәкстанга алып китәләр. Бу алар өчен зур бизнес. Ә җирле халыктан монда хәерче эшмәкәрләр килә. Кибеттән алырга акчасы булмаган кешеләр. Без 1 киловаттлы моторны 1 мең сумга сатабыз, ә кибеттә ул, әйтик, 8 мең тора. Кемдер станок ясый, монда ул редуктор, мотор таба ала. Хәерчелектән киләләр инде. Бер бик бай кешенең килгәнен дә беләм. Аның 50 «КамАЗ»ы эшләп тора, ләкин ул монда килеп сатып ала», – дип сөйләде Рәфис әфәнде.

Үзбәк, тадҗиклардан тыш, сатып алырга килүчеләр арасында татарча гына сөйләшүче урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә шактый күренде. «Монда аяк, өс киемнәре дә бар. Мөмкинлек булуга, шушында чыгам. 300 сумга яхшылап киенеп кайтам», – ди урта яшьтәге бер сатып алучы.

Изображение удалено.Сатып алырга килүчеләрнең күбесе Жилплощадка, Северный бистәсендә яшәүчеләр. Бу җирләрдә хәзер дә заводта эшләүче, кереме аз булган халык яши.

«Айга бер-ике чыгам. Үземнең хуҗалыкка кирәкле әйбер булмасмы, дип. Монда бөтен әйберне табып була бит. Кибеткә сирәк йөрим», – ди сатып алучы Равил.

«Монда башлы кешеләр йөри. Иске яхшы әйберләрне монда табалар. Менә уенчык пистолет бар. Очсыз, сыйфатлы әйбер. Кибеткә караганда биш тапкырга арзанрак. 13 мең сум пенсия алам. Акча күп булса, кибеттә йөрер идем», – ди исемен әйтергә теләмәгән абый.

«ПУТИН БЕЛӘН МЕДВЕДЕВ БЕРНИ ЭШЛӘМИ, Ә ХАЛЫК ТҮЗӘ»

Хәерче базарының кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә әйтүче юк. Без аралашкан сатучыларның күпчелеге базарга соңгы ун елда кушылган. Ул 15-20 ел эшли, диючеләр күп. Ленинград урамы янындагы базарны юк иткәч, халык шушында җыела башлаган. Кемдер 90нчы елларда ук саталар иде, ди.

Сәүдә итүчеләрдән аренда түләттермиләр. Яңа килгән кешеләргә дә сүз әйтмиләр. Нинди дә булса урам кагыйдәләре белән «крышевать» итүчеләр дә юк, диләр. Үз вакытында ягулык станциясе каршында утыручыларны полиция куып йөргән. Яшел зонага, тротуарга кермәскә кушканнар. Ләкин вакыт узу белән, сатучылар барыбер ягулык станциясен чорнап алган. Базарны күчерергә җыеналар, дигән сүзләр дә йөргән. Ләкин сатучылар моңа ышанмый.

«Иске әйберләрне кая куйыйм соң? Ташлыйсым килми. Әз-мәз булса да акча керә. Әгәр дәүләт комиссионкалар оештырса, шунда гына алып барыр идем. Менә шулай яшибез инде», – ди урта яшьтәге ханым.

«Халыкның хәерчеләнгәнен Путин да, Медведев та белә. Ләкин бернәрсә дә эшләмиләр. Пенсионер әбиең массаж салонына барыр урынга, монда актык трусигын сатып утыра. Ипи алырга акчасы юк. Бөтен халык елый, шыңшый, тик түзә», – дип сөйләде Рәфис әфәнде «Азатлык»ка.

Марат ГАРИПОВ

Казан мәгариф идарәсенең элекке башлыгы тоткарланган

7нче октябрьдә Казанда шәһәр башкарма комитеты мәгариф идарәсенең элекке җитәкчесе Илнар Һидиятов тоткарланган. Ул 800 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

Тоткарлануга әзерләнеп, Һидиятов кулына шәхси әйберләре тутырылган букча алган иде, дип яза «Реальное время». Һидиятов басма журналистына үз фикерен белдерүдән баш тарткан, әмма полиция белән аралашканда үзен көр тоткан, шаярткан.

Тикшерү комитетыннан Һидиятов тикшерү изоляторына җибәрелгән, диелә.

Мәгариф идарәсенең элекке башлыгына карата җинаять эше 2нче октябрьдә үк ачылган. Илнар Һидиятовны шул көнне үк тоткарларга җыенганнар, әмма аны Казанда таба алмаганнар. Аңа белдерелгән гаепләүгә бәйле җинаять маддәсе 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Һидиятовка ришвәт бирүче буларак металл детекторлары сатучы ширкәт атала, мәгариф баш идарәсенең планлау-икътисади бүлеге җитәкчесе арадашчы булган, диелә. 4нче октябрьдә мәхкәмә Һидиятовны сак астына алу, арадашчыны читкә китмәү турында документ имзалату карары чыгарган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ришвәт Һидиятов Казанның баш мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булган чорда, 2016нчы ел ахырында – 2017нче ел башында бирелгән.

Соңрак билгеле булганча, Һидиятов 30нчы сентябрьдә үз теләге белән вазифасыннан киткән.

Казан психиатрия больницасында кеше хокуклары бозыла

Европа шурасының Җәзаларны яки кеше абруен кимсетүне булдырмау комиссиясе вәкилләре Казан психиатрия больницасында күпсанлы хилафлыклар тапкан.

Европа шурасы сайтында урнаштырылган хисапка караганда, авыруларга анестезиясез электрошокер кулланганнар, аларны кыйнаганнар, караватларга бәйләп куеп, көннәр һәм атналар буе яткырганнар, тар изоляторларда тотканнар, теш чистартырга һәм кашык кулланырга рөхсәт бирмәгәннәр.

Моннан тыш, 2013нче елдан бирле ВИЧ инфекцияле кешеләр (барлыгы 28 авыру) антиретровирус терапиясе белән тәэмин ителмәгән диелә.

Комиссия больницада былтыр көз булган.

Казан психиатрия больницасы 1909нчы елда ачылган. Совет берлеге вакытында анда диссидентлар тотылган. Европа шурасы делегациясе килгән вакытта больницада 741 авыру – 216 хатын-кыз һәм 525 ир булган.

Европа Русиядәге милли азчылык өчен борчыла

Европада аз кулланылган телләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче һәм хөкүмәтләрдән бәйсез Телләр тигезлеге Европа челтәре (ELEN) Удмуртия Дәүләт шурасы рәисе Алексей Прасоловка һәм Русия сәясәт эшлеклеләренә, Русиядә урыс булмаган милләтләрнең телләренә каршы алып барылган сәясәткә ризасызлык белдереп үзен яндырган галим Альберт Разин белән бәйле мөрәҗәгать юллады. Оешма хакимияттән удмурт телен һәм Русиянең башка асаба халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру чаралары күрүне сорый.

Европа оешмасы башта удмурт белгечләре белән киңәшләшүе турында белдерә.

ELEN мөрәҗәгатендә аерым алганда, удмурт халкы күпләп яшәгән муниципалитетларда удмурт телендә урта белем бирүне кертү тәкъдим ителә.

«Бүгенге көндә Удмуртиядә удмурт телле урта белем алу мөмкинлеге юк, гәрчә тел үсеше өчен иң нәтиҗәле чара – туган телдә белем алу», диелә белдерүдә.

ELEN шулай ук удмурт телен саклауның мөһимлеген аңлатучы мәгълүмати кампания башлау, ике телле элмә такталар, юл билгеләре кую, удмурт телендәге матбугат чараларына ярдәм итү тәкъдиме белән дә чыга.

«Хәзерге вакытта җирле радио удмурт телендә көненә өч кенә сәгать сөйли, ә «Моя Удмуртия» телеканалы удмурт телендә ике генә сәгать күрсәтә», диләр оешмада.

Европа оешмасында Русия хакимиятләре «телнең үсеше өчен бөтен социолингвистик өлкәләрне финанслауны үз эченә алган комплекслы тел планы төзергә тиеш» дип саныйлар.

ELEN шулай ук Русияне Төбәк телләре яки азчылыклар телләре Европа хартиясен ратификацияләргә чакыра.

Русия Конвенциядә катнашучы булып тора, ләкин Европа хартиясен ратификацияләмәде.

Комментарии