1993 елда ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ БАШЛАНАСЫ ИДЕ

1993 елда ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ БАШЛАНАСЫ ИДЕ

Моннан 20 ел элек, 1993нче елның 4нче октябрендә, Мәскәүдә, шуның белән бөтен Русиядә дә, чактан гына гражданнар сугышы башланмый калды. Президент Борис Ельцинның конституцион үзгәрешләр башлап, Русия Югары Советын куып тарату турындагы 1400нче указы югары хакимиятне ике лагерьга бүлде. Бер якта – Борис тарафдарлары, баррикаданың икенче ягында – парламент рәисе Руслан Хасбулатов. башлыгы белән халык депутатлары – отставкага. Каты куллы Ельцин (ул вакытта аны исерек дип тә атаучылар бар) танклар төбәп, Ак йортка ут ача. Фаҗигале октябрь көнендә, рәсми мәгълүматлар буенча гына да, 123 кеше үлә, 384 кеше яралана. Бу хакта без әлеге вакыйганың тере шаһитлары белән очрашып сөйләштек.

: «МӘСКӘҮДӘ МИНЕ ОМОН САКЛАП КАЛДЫ»

– Русиянең 62 төбәге Ельцин указына каршы чыгып, Югары Советны саклап калуга тавыш бирә. Татарстан парламенты, үз чиратында, бер як позицияне дә якламый. Шулай да республика махсус мөрәҗәгать тә әзерли. Русия Югары Совет рәисе Руслан Хасбулатовка хат тапшыруны сезгә йөклиләр. Бу хакта башыннан сөйләгез әле?

– Мин ул вакытта халык депутаты, Татарстан Югары Совет президиумы әгъзасы идем. Хакимияттәге низаг – безнең башка сыймаслык мәсьәлә, – дип башлады сүзен 1990-1995нче елларда Татарстан парламенты, 1999нчы елда Русия Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин. – Без көн саен диярлек җыелып, шул хакта сөйләшә идек. 29нчы сентябрьнең кичендә Югары Совет рәисе урынбасары Зилә Вәлиева үзенә чакыртып, җитәкчелек әзерләгән рәсми хатны Хасбулатовка тапшыру сезгә йөкләнде дип хәбәр итте. Җиңелчә генә киенгән килеш аэропортка чаптым. Бортта утырган пассажирларга мине 45 минут вакыт көтәргә туры килде.

Мәскәүгә килеп төшүгә мине самолет янында ук Татарстан вәкиллегенең «Волга» машинасы көтеп тора иде. Миңа шофер һәм анда сөйләүче радио шунда ук Мәскәүдәге вәзгыятьне аңлатты. Мин килгәнче башкалада вәзгыять кискен үзгәргән. Шәһәрдә урамнарда – бөке, боҗраларда – митинг һәм алар баррикадалар белән ябык диярлек. Кара төтеннәр күренде, машина яна иде бугай. Урамнарда милициянең исәбе юк иде. Ә Югары Совет милиция, хәрби һәм ОМОНнар белән чорнатып алынган. Без машина белән анда кадәр барып җитә алмадык. Кире Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә киттек. Анда мине көтәләр иде.

– Вәкиллектә нәрсә диделәр?

– Ул вакыттагы Татарстан вице-президенты Василий Лихачев инде берничә көн Мәскәүдә йөри иде. «Вәзгыять шактый кискен һәм куркыныч, парламент янына якын да килергә киңәш итмим», – диде ул. Төнге вакыт иде һәм мине вакытлыча күндерделәр дә.

Тик хәрби тәҗрибәм – «бурычны ахыргача үтәргә» дигән рефлекс алга чыкты. Метрога утырып, Ак йортка җәяү киттем. Кызган ноктага килгәнче 2-3 сәгать элек парламентны якларга җыелган меңәрләгән халыкны куып тараткан булганнар. Мин килгәндә агачлар арасында селкенми ятучы кешеләр дә калган иде әле.

– Ә Югары Советка керә алдыгызмы?

– Башта бу хакта уйлавы да кыен иде. Гомум вәзгыятьне өйрәнгәч, беренче постка киттем. Шунда ук легенда уйлап таптым. Янәсе, Татарстан депутатларына Ак йортны бушатырга һәм Казанга кайтып китәргә дигән безнең республиканың Югары Советы президиумының тәкъдиме бар. Ышандылар, шатланып мактап та куйдылар. Икенче постта да үткәрделәр, әмма соңгысы – ОМОН мине тыңлап та тормады. Матур итеп рус сүзләре белән озатты ул. Хәер, ул минем тормышымны саклап калучы булгандыр да. Чөнки 4 көннән соң монда атыш башланды. Мин бурычны үти алмадым, хәзер күренгәнчә, хатның мәгънәсе дә калмаган иде.

«КИМЕНДӘ 1500 КЕШЕ ҮЛДЕ»

– Фәндәс абый, шуннан соң нәрсә булды?

– Иң коточкыч вакытлар алда иде. ОМОН белән саубуллашып, кире метрога киттем. Станциядә халык җыелган. Митинг бара. Бөтен эскалаторлар аска гына йөри иде. Станциядән кеше урамга чыга алмый. Аста протест белдерүчеләр бер-берсенә тотынышып басып торалар иде. Югары вольтлы тимер юл астына ыргытмасыннар өчен. Ә поезд тизлекне киметмичә дә узып китә. Платформада үз поездымны көтәм, ә ул һаман юк, берсе дә туктамый. Берзаман эскалатордан ике колонна ОМОН килә башлады. «Бум! Бум-бум! Бум! Бум-бум!» дигән тавыш белән дубинкаларны сугып, якынайганнан якыная башладылар. Башка якка әкренләп шуыштым. ОМОН килеп җитте дигәндә генә, минем поезд килүне күрдем. Кинәт туктады. Һәм эчкә керүгә үк ишекләре ябылып та куйды. Карасам, плащым кысылып калган. Мондый халәттә нәрсә булганын анык кына аңлап та булмый иде. Татарстан вәкиллегендә йокысыз төн үткәргәч, иртән кире Казанга кайтып киттем. Соңрак «Баррикадная» метро станциясендә митингка җыелган халыкны ничек көч белән катгый рәвештә куып таратулары турында укыдым.

Мин беренче тапкыр халыкның ничек дәррәү урамга чыгуын күрдем. Коточкыч. Мәскәүдә тулысынча хаос иде.

– Гомумән, барлыгы 123 кеше үлгән, диелә рәсми мәгълүматта.

– Бу бик киметелгән сан. Ул көннәрдә Мәскәүдә үлүчеләр 1500гә җитте.

– Хәзер кем ягына күчер идегез?

– Бер якны да якламыйм. Ул вакытта да берсенә дә өстенлек бирмәдем, мин бары Татарстан ягында булдым.

– Ә сезгә тапшырырга йөкләнгән Татарстан хатында нәрсә язылган иде?

– Белмим. Аның эчтәлеге чикле кешеләр өчен генә таныш. Мин хатны ачмадым. Мөгаен, анда яңа бер тәкъдимнәр дә булгандыр. «Хасбулатов акылыңа кил, кәҗәләнмә», дигән сүзләр язылгандыр, дип уйлыйм.

РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ: «1993нче ЕЛ РУСИЯДӘ ЯНӘ КАБАТЛАНЫРГА МӨМКИН»

– Мин ул вакытта ялда идем. Телевизордан гына карап бардым. Коточкыч. Танклардан, автоматтан аталар, – дип искә алудан башлады сүзен тарихчы, Ш.Мәрҗани ис. тарих институты директоры, ул вакытта Татарстан Президентының сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов.

– Конституция суды рәисе Ельцин үзенең вазыйфасын арттырды, Конституцияне бозды дип кисәтү ясый, хәтта Патриарх та низагны чишмәкче була. 20 ел үткәч, Югары Советның куып таратылуына нинди бәя бирергә мөмкин?

– Минем өчен әлеге дата бик коточкыч хәл. Бу бит синең парламент. Дәүләтнеке, ошыймы, юкмы – депутатлар халык исеменнән сайланган. Нинди ил бу? Ничек үз парламентыңа тыныч кына турыдан-туры танк белән атарга мөмкин? Мин мондый каршылыкларны кабул итә алмыйм. Бу бит ил, ничек кенә булмасын, уртак тел табарга кирәк. Әмма Ельцинның катылыгы аркасында, мондый эш килеп чыга алмады. Ул үзен Горбачев белән дә шулай тотты.

– Ә сез кайсы якны яклыйсыз? Югары Советнымы?

– Мин берничек тә Хасбулатовны якламыйм. Өстәвенә, ул 1991нче елда, ГКЧПдан соң, Шәймиевны рәшәткәдә алып китеп, икенче тапкыр Казанны яулап алырга вәгъдә бирде. Ул шаярмады, мин моны ничек оештыруларын яхшы хәтерлим. Мари урманнарында Русия дивизиясе әзер иде инде. Миңа Русия Югары Советы ошамый иде, мин аларны якламыйм. Әмма Ельцинның катылыгы СССРны җимерде һәм, бу көннән соң, ил каты кулларга күчте. Революцион юлларны бөтенләй кабул итә алмыйм. Ул авторитарлыкка китерә. Колхозларны бетерделәр, мин аны хупламасам да, аның урынына нәрсә оештырдылар? Яңа көндәшлеккә сәләтле хуҗалыклар булдыра алмадылар бит?! Шуңа да бу вакытлар минем өчен коточкыч көннәр.

– Ә бүген Русия югары хакимияте белән шундый 2 лагерьга бүленү була аламы?

– Халыкның тормыш дәрәҗәсе төшсә, ә ул төшәчәк, бензинга бәя артса, ул да артачак – бу кризиска китерә. Гәрчә үзебез бензинда утырабыз, ә ул һаман халыкара бәягә күтәрелә бит! Инфляция барыбер дәвам итә. Экономика әллә ни алга китми. Менә шул куркыныч. Әлбәттә, мондый шартларда хакимият икегә бүленергә мөмкин. Болай дәвам итсә, андый куркыныч артачак кына.

Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

 

Комментарии