Бөтендөнья татар конгрессы Корылтае: түрәләр мактана, чакырылмаган кунаклар дөресен сөйли

Бөтендөнья татар конгрессы Корылтае: түрәләр мактана, чакырылмаган кунаклар дөресен сөйли

Узган атнада Казанда бөтен татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. 2-6нчы август көннәрендә башкалада Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтае үтте. Чара чыннан да зур вакыйга буларак рекламаланды: конгресс бинасына тиз арада ремонт ясалды, корылтайның рекламасы Казанның үзәк урамнарын бизәде, социаль челтәрләрдә таралды. Биш елга бер була торган җыелышу бит! Ә чынлыкта көтеп алынганча зур вакыйга булдымы соң бу?

Масштабы ягыннан корылтай, дөрестән дә, зур иде. Меңнән артык кунак килде, диелде. Милләт мәсьәләләрен хәл итәргә килүчеләр арасында җырчы Алсу да бар иде, аны хәтта зурлап президиумга да сайлап куйдылар. Корылтайның төп чаралары Казанның зиннәтле залларында үтте: пленар утырыш – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Президентның кунакларны кабул итүе – «Корстон»да. Раштуа бинасында матбугат үзәге булдырылган иде. (Сүз уңаеннан, журналистларны пленар утырышка кертмәделәр, опера һәм балет театрында сезгә урын җитми, диделәр. Шуңа күрә Корылтайның рәсми өлешен матбугат үзәгендәге экран аша гына күзәттек). Менә шундый югары дәрәҗәдәге чарада нинди мәсьәләләр күтәрелде соң – шуңа ачыклык кертергә теләп, төрле мәйданчыкларга бүленеп узган утырышларның берсенә барып кайттык.

ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕНӘ «СУ» КУШАЛАР

Корылтай делегатлары эшмәкәрлек турында да сөйләште, демография һәм гаилә мәсьәләсенә дә аерым мәйданчык бүлеп бирелгән иде. Без исә тел турында фикер алышканнарын тыңларга булдык. Ел дәвамында татар теленең хәле турында сөйләшә торган шактый чарада катнашып, һаман да шул бер үк сүзләрне тыңлап кайтабыз анысы. Тик монысына, бәлки, берәр яңарак фикер яңгырар, бәлки, реаль эш күрсәтелер, дигән өмет белән бардык.

Без катнашкан утырыш «Татар рухы: тел һәм мирас» дип аталды. Исеменнән үк аңлашылганча, телне һәм рухи мәдәни мирасны саклауга багышланган иде ул. Һәм утырыш атамасында телгә алынган ике фронттан да вәкилләр бар иде – Татарстанның Мәдәният һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре. Дөрес, министрлар үзләре килеп вакланып тормаган, хисап тотар өчен урынбасарларын гына җибәргән.

Һәр оешманың – зур булсынмы ул, әллә ике-өч кешелек кечкенә генәме – уңышлары һәм уңышсызлыклары була. Уңышсызлык та түгел инде ул – эшләп бетермәгән эшләре, җитешсезлекләре. Тик Корылтай кебек чараларда алары телгә алынмый. Мактанабыз гына. Монда да шулай булды. Беренче булып хисап тоткан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов үз ведомстволарының милли мәгариф юнәлешендә нинди эшләр алып баруы турында сөйләде. «Республикада 824 татар балалар бакчасы бар, бу – гомуми саннан 40 процент. 610 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында аерым татар төркемнәре бар. Татар төркемнәрендә барлыгы 65 мең татар баласы тәрбияләнә. Төбәкләрдә 187 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем һәм тәрбия татар телендә алып барыла. 10 төбәктәге 92 балалар бакчасында татар төркемнәре эшләп килә. Республикада 742 татар мәктәбе бар. Урыс мәктәпләрендә 806 татар классы ачылган. Татар балаларының туган телдә белем алу күрсәткече – 43 процент. Русиянең татарлар күпләп яшәгән ике төбәгендә 88 татар мәктәбе, 26 төбәктә меңнән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшли, 6 төбәкнең 42 мәктәбендә укучылар өчен татар теле буенча факультатив дәресләр алып барыла. 22 төбәкнең якшәмбе мәктәпләрендә татар телен өйрәнү мөмкинлеге тудырылган», – дип саннарны тезеп китте Илдар Мөхәммәтов. Кәгазьдә татар мәктәбе булып саналып та, чынлыкта тәрбия һәм белем бирү урыс телендә алып барылган бакча һәм мәктәпләр турында гына әйтмәде. Аның каравы, тавышында горурлык белән, менә нинди мәгълүмат җиткерде: «Татар телле тәрбиячеләр һәм башлангыч класс укытучылары әзерләү өчен, КФУда – 25, Чаллы педагогика университетында 67 урын булдырылды». Бөтен татар дөньясына 92 белгеч дигән сүз. Горурланырлык икән шул.

Җитешсезлекләрне башкалар әйтеп бирде. Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессында татарларның хокукын яклаучы булып эшләгән, бүген шул юнәлештә үзлегеннән хезмәт куючы юрист Роза Фәрдиева әйтүенчә, республиканың 17 район үзәгендә татар мәктәбе юк. Ул Корылтайга делегат буларак та, кунак буларак та чакырылмаган, «онытылып» калган, шулай да килүне һәм үз сүзен әйтүне кирәк дип тапкан. Дөрес, андый чакырылмаган, өстәвенә тискәре дөреслекне дә сөйләүчеләрне озак сөйләтеп тормадылар. Югыйсә 20-25 минут гомуми сүз сөйләгән кайберәүләргә вакыт җитми калыр иде.

Конгрессның Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров исә татар мәктәпләре турындагы мәгълүматларны колхозларда сөт сводкасы бирү белән чагыштырды. «Берзаманны колхозлардан көн саен сөт сводкасы таләп итә башлаганнар иде бит. Сөт күбрәк күренсен, мактау сүзләре ишетелсен өчен, җитәкчеләр сөткә су куша башлады. Менә хәзер бу система мәгариф өлкәсенә дә килеп җитте. Сезнең районда ничә татар мәктәбе бар, дип өстән сорыйлар, районнар, начар булып күренмәс өчен, булмаганны да бар дип күрсәтә. Узган ел Түбән Камадагы бер мәктәптә булдык. Татар мәктәбе санала ул. Чәк-чәкләр белән, милли киемнәрдән җырлап-биеп каршы алдылар, барысы да бик матур инде. Класска кереп, балаларның дәреслекләрен карасам, алар урыс телендә булып чыкты. Директорлар, татарча укытабыз, дип хисап бирә, үзләре урысча укыта – менә шундый күз буяу», – дип сөйләде Ринат Зиннур улы. Министр урынбасары бу уңайдан ә дип тә, җә дип тә әйтмәде. Нәрсә дисен – үзләре дә хәлнең идеаль түгеллеген белеп тора бит.

ИҢ ЗУР ЭШЕБЕЗ – САБАН ТУЙЛАРЫ

Мәдәният министрлыгы хисабын министр урынбасары Гүзәл Шәрипова укыды. Узган ел журналистларга биргән бер интервьюсында: «Татар булу өчен татарча белү мәҗбүри түгел», – дип ычкындырган, шуның аркасында шактый вакыт телдән төшмичә сөйләнгән ханым татарча сөйләде. «Танылган татар галимнәре, язучылары яшәгән биналарны саклап калу буенча зур эш башкарыла. Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан ул яшәгән йортны һәм Арча районы, Ташкичү авылындагы мәчетне төзекләндерү бара, мәгърифәтчегә һәйкәл салу эшләре тәмамланып килә. Шәриф Камал, Тукай музее урнашкан Шамил йортлары ремонтлана. Тиздән Казанда композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Һади Такташка һәйкәлләр ачылачак», – дип белдерде Гүзәл Шәрипова. Такташ һәйкәле яз ахырында ук барлыкка килде инде. «Ачу» тантанасын гына никтер кичектергәннәр. Сара Садыйкованың әзер һәйкәле, беркая да урнаштырыла алмыйча, подвалда тузан җыеп ятуы хакында гына сүз булмады.

Мәдәният министрлыгының икенче горурланырлык эше – Сабан туйлары. «Быел барлыгы 336 Сабан туе уздырылды. Аларның 266сы – Русиянең 58 төбәгендә, 80е – 32 чит илдә. Мальта, Испания һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә быел беренче тапкыр Сабан туе узды. Чит төбәкләрдә бәйрәмне оештыру өчен Татарстаннан меңләп артист җибәрелде», – дип хисап тотты урынбасар. Ярый инде күпләрнең канын кыздырган Париж Сабан туе турында әйтеп тормады – хисапны төзегән кешенең башы эшләгән.

Ике урынбасар да үз чыгышларын классик рухта: «Телне һәм мәдәниятне саклау министрлыклар җилкәсенә генә аударып калдырыла алмый», – дигән фикер белән тәмамлады. Шуның белән: «Без эшлисен эшләдек, калганын үзегез карап бетерегез инде», – дип әйтергә теләделәр булса кирәк.

АНТИКОНГРЕСС УЗДЫРЫРГА КИРӘК!

Бу хисапларны тыңлап, зал бераз күңелсезләнә башлаган иде инде. Бездә бар да яхшы икән, бәйләнерлек нәрсә дә юк икән, дип уйлап утыра башладык. Үзе әйтүенчә, бакчадан гына кайтып трибунага менгән Фәндәс Сафиуллин гына залны җанландырып җибәрде. Җанлану өчен дөрес сүз генә җитмәгән икән ләбаса! «Без табиб килгәнне көтеп, палатада җыелышып сөйләшеп утырган сырхауларга охшаган. Ә кайда соң «табиблар»? Кайда безгә милли кадрлар әзерләп бирергә тиешле Илшат Гафуров (КФУ ректоры. – Авт.)? Кайда министрлар, җитәкчеләр? Димәк, бу сөйләшү бары тик бераз булса да эчне бушату һәм стрессны киметүгә генә кайтып калачак. Кызганыч, бүген безнең хәлебез бик авыр. Безгә кичекмәстән реанимация кирәк, ә без макияж турында сөйлибез», – дип сөйләде Фәндәс әфәнде. Аның сүзләрен зал алкышка күмде.

Фәндәс әфәнде түрәләр кебек матур хисап тоту өчен чыкмаган иде сәхнәгә. Проблемаларны әйтү өчен чыкты ул анда. Һәм әйтте дә. «Хәзер законнан милли компонент алып ташланды. Республиканың нинди генә уку стандартлары булса да, алар законлы түгел. Фәннәрне татарча алып барып була, ә менә татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен укыту законлы түгел инде. Урысча әйткәндә, «вне закона». Безнең дәреслекләр язарга хокукыбыз юк. Татарча диссертация якларга хокукыбыз юк. Менә шул милли компонентны алып ташлау милли мәгарифне бетерде дә инде. Ә урыс телендәге БДИ «контрольный выстрел» булды. Бу нәрсә дигән сүз – укуыңны дәвам итәсең килә икән, урыс бул, дигән сүз», дип сөйләде ул. Бу сүзләрне барыбыз да беләбез, күп тапкырлар сөйләнде инде. Тик бу Корылтайда да яңгырарга тиеш иде алар. Гел яхшыны гына сөйләү булмасын, проблемалар да кузгатылсын әле.

Фәндәс Сафиуллин конгресска гадәти булмаган бер тәкъдим дә кертте. «Әйдәгез, тагын бер Корылтай үткәрик әле. Анысын татарларны чакырып түгел, безгә каршы сәясәт алып баручыларны чакырып. Бөтен ФСБ утырсын монда, прокуратура, президент аппараты утырсын. Ашатыйк-эчертик, атна буе ятсыннар, тикшерсеннәр, эзләсеннәр дошман. Татарлар арасыннан Русиягә каршы эшләүче хет бер дошман табып күрсәтсеннәр безгә. Юк ул! Татарның милли хәрәкәте дә, милләтче дигәне дә бервакытта да урыска каршы да, Русиягә каршы да көрәшмәде. Дуамал сәясәткә каршы көрәште. Менә шуны аңлап китсеннәр өчен, бер антиконгресс үткәрәсе иде», – диде. Халыкка ошады бу тәкъдим. Президиумдагылар гына мыек асларыннан елмаеп утырды. Нәрсә юк-бар сүз сөйлисең инде син, Фәндәс ага, янәсе… Тик Фәндәс әфәнденең сүзләрендә шаяруга караганда дөреслек күбрәк иде шул.

Сүз азагында. Корылтай узды, сүзләр сөйләнде, резолюция кабул ителде, рәисләр сайланды. Хәзер гадәттәгечә сүзнең эшкә күчүен көтеп карыйк инде. Бөтендөнья татар конгрессында, Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Милли шура оештырылды, аның җитәкчесе итеп, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев билгеләнде. Атамасы әйбәт, эшчәнлеге дә шундый ук булсын иде, дип телик.

Татарлар турында 4 кызыклы факт:

– Татарлар Русия халкының 3,87 процентын тәшкил итә;

– Русиядән кала иң күп татар Үзбәкстанда яши – 213 мең;

– Таралуы буенча татар теле дөньяда 95нче урында тора;

– 2000-2010нчы елларда татарча белүчеләр 1 млн кешегә кимегән.

Чыганак: «Азатлык» радиосы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии