- 08.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Архив
«Җавапсыз сораулар калмады» (18 июль, 2012 ел) язмасында Минзәлә районы Бикбул авылында яшәүче Мәбгусә Юнысова апаның үтенечен язган идек. Аларның авыл җирлегендә «план буенча» су астында каласы болынлык бар икән. Тик Ык суы бик күп күтәрелмәгән, су басу булмаган һәм җирләр документларның берсендә дә күрсәтелмәгән, диде шалтыратучыбыз. Авылдашлары М.М.Вәлиев ул җирләрне үз «кул астына» алган һәм печән чабарга теләүчеләр Мөхәсим Мозаффар улына акча түләргә тиеш, имеш.
Бу сорау буенча җирле үзидарә советы рәисе Илнур Вәлиевтан документлар хакында сорагач, ул миңа, барысының да закон буенча эшләнгәнлеген аңлатты. Ә Мөхәсим Вәлиевның телефоны «заблокирован» булу сәбәпле, ул җирләрне нинди максат белән алуын белеп булмады.
Шуннан соң Минзәлә районының Теркәү палатасы белән элемтәгә кердем. Анда эшләүче туташ, авыл халкына җыелып, Теркәү палатасына гариза язарга кушты. Теркәү палатасы хезмәткәрләре, гариза булган очракта гына, сезнең авылга килеп, җирләрне үлчәргә, документларны тикшерергә мөмкин икән.
Бу сорауга тулысынча ачыклык кертү өчен, Минзәлә районының Бикбул авылына юл тоттым.
«ҮЗ ПЕЧӘНЕБЕЗНЕ САТЫП АЛМЫЙБЫЗ!»
Бикбулда иртәнге сигездә үк мине авыл башында Җирле Үзидарә советы рәисе Илнур Мөхәсим улы Вәлиев каршы алды һәм туп-туры Мәбгусә апа Юнысова йортына киттек.
– Элек, безнең колхоз миллионер иде, сеңлем, – дип сөйләп китте Мәбгусә апа. – Бездәге малның исәбе-хисабы юк иде элек. Такта эшкәртә торган пилорам, он тегермәне, йон тетә торган цех эшләде. Мөхәсим бөтен нәрсәне сатып бетерде. Җирләрне чүп басты, техниканы таратты.
Безнең авыл утрау кебек. Тирә-ягыбызны Ык елгасы «урап» алган. Түбән Кама сусаклагычын зурайтканда, Ык күтәрелә дип, күп кенә авылларны елга буеннан күчерделәр.Бикбулдан ерак түгел генә булган болыннар да су астында калырга тиеш булган. Тик су күтәрелмәде. Ул болынлыкларны безнең авыл халкы өчен Аллаһы Тәгалә үзе генә саклагандыр, сеңлем. Колхоз таралгач, авылда яшьләр калмады. Урамыбызда эшче яшендә 3-4 кеше бар, калганнар барысы да пенсионерлар. Күбебез бер баш булса да сыер асрый, авылда торгач, сөт белән катыкны да кибеттән сатып алып булмый бит! Күбебез шул Ык елгасы буендагы печәнне чабып, малларга кышка печән әзерли идек. Әле бит елганың бер ярыннан икенче ярына үзебез һәр елны 500әр йөз акча җыеп, күпер салабыз. Ашлар уздырганда да җыелган хәер акчаларын шул күпер салгандагы кирәк-ярак өчен тотабыз. Авылыбыз зур булгач, югары очта яшәүчеләр үзләренә бер күпер сала, түбән очтагылар үзләренә. Печән өсте башлангач, ничә ел рәттән шул күперләрне ут төртеп яндырдылар. Бер юлы кем төрткәнен дә күреп калганнар. Соңгы тапкырында бугай, ирләр күпер янганны күреп, печән чапкан җирләреннән янгынны сүндерергә чаптылар. Тик 6-7 метр күпер инде янган иде. Бу «этлек»тә дә халык Мөхәсимнең кешеләреннән шикләнә.
Өченче ел бөтен Татарстанда корылык булды бит. Яшелчәләр дә рәтләп үсмәде, игеннәр дә уңмады, печән дә начар үсте. Без, Ык елгасы ярында яшәгәч, печәнне барыбер малларга җитәрлек әзерли алдык. Ул елны Мөхәсим Вәлиев шактый гына печән әзерләп сатты. Шул акчага өч машина алдылар! Колхозны таратканына ничек тә күз йомдык. Печән белән акча эшләп булуын сизеп алгач, гомер буе чапкан болыныбызны да үзенә тартып алмакчы. Имеш, ул авыл тирәсендәге болын җирләрен арендага алган. Рөхсәтсез аның җирләренә кереп печән чабучыларны полиция белән куркыта. Мөхәсим Вәлиев үзе элек «гаишник» булып эшләгән. Бөтен дус-ишләре дә полициядә хәзер. Авыл халкы каршы берәр сүз әйтә башласа, полиция белән яный.
Быел печән өсте башлангач, кабат шул проблемага юлыктык. Беркөнне миңа полиция хезмәткәре Эльмира килде. Фамилиясен белмим. Хат ташучы да миндә, пенсия бирә иде. Эльмира керде дә, исәнләшү юк, хәл-әхвәл сорашу юк, тотынды кычкырырга.
– Синме Юнысова Мәбгусә? – ди бу миңа. – Нишләп син кешеләрне котыртып, Мөхәсим Вәлиевның сүзенә каршы килеп йөрисең? – дип җикеренә башлады.
Мин дә авыз ачып калмадым: «Полиция хезмәткәрләре халык белән шулай аралашамы хәзер? Иртәгә үк Хохоринга шалтыратам!» – дип куып чыгардым үзен.
Икенче көнне район җитәкчесенә шалтыраткан идем, телефон янында утыручы кыз әле бер сәбәп табып, әле икенче төрле нәрсә уйлап чыгарып, җитәкче белән тоташтырмады. Кичкә таба район полиция бүлекчәсенә шалтыраттым. Алмаз Хәмзә улы Гәрәев дигән кеше сөйләште. Хәлне аңа аңлатып бирдем. Ул хезмәткәр сезнең авылга участок полициясе булып башка килмәс, диде. Ике-өч көн үтте микән, Эльмира тагын безнең авылда йөри! Бездән ерак түгел генә яшәүче Ришатка бәйләнә. Печән чапкан өчен штраф түләтмәкче икән. Яннарына мин дә барып кысылгач, китте тагын…
Мөхәсим хатлар да язып карады инде авыл халкына. Миңа да килде андый хат. Хатның тышлыгында «Өмет» колхозыннан дип язылган. «Минем колхозга бурычым юк, аласы әйберем дә калмады. Алар белән исәп-хисап күптән эшләнгән. Минем «Өмет»кә бернинди катнашым да юк!» – дидем дә, хатны алмадым. Ул бит су астында калырга тиеш булган җирләр! Нишләп ул болын Мөхәсимнеке генә булырга тиеш ди? Безнең үз болыныбыз, табигать биргән печән өчен акча түлисебез килми!
«ХАЛЫККА ДӨРЕС МӘГЪЛҮМАТ БИРМӘДЕЛӘР!»
Мәбгусә апа мине күршеләренә алып кереп китте. «Безнең гәҗит» редакциясеннән журналист килүен ишетүчеләр дә соңрак бу өйгә агылды. Берничә минут эчендә кечкенә генә җыелыш җыйдылар да куйдылар! Авыл халкының шулкадәр бер-берсе белән тыгыз элемтәдә, шундый мөнәсәбәттә булуына бер шаккатсам, кыюлыкларына икенче сокландым. Ни дисәк тә, безнең халык җитәкчелеккә каршы әйтергә курка бит. Ә монда үзәкләренә үткән күрәсең.
Мәбгусә апа искә алган Ришат Кәримов та килде.
– Миңа участок полиция хезмәткәре печән чапкан өчен штраф түләргә кушкач, Минзәлә районы Икътисад-бюджет һәм җир-милек палатасы җитәкчесе Ю.В.Киреевка мөрәҗәгать иттем. Ул миңа, су астында калырга тиеш булган җирләрнең документлаштырылуында шикләнсәм, Җир-милек палатасына гариза язуымны сорады. Ю.В.Киреев үзе үк шулай дигәч, Мөхәсим Вәлиевның болынны арендалаган документларының дөреслегендә шик туа миндә. Бәлки, алар аны үзара, районда гына «сөйләшеп-килешеп», ялган документ ясаганнардыр?! – дигән фикер әйтте ул.
Ришат абый, эшләрем бар, дип тиз генә чыгып китте. «Җыелыш»ка элек мәктәп директоры булып эшләгән Фәнзир абый Хәҗиев килеп кушылды.
– Бу матавыкның килеп чыгу сәбәбе шунда – эшне алдан ук дөрес итеп аңлатып бирмәделәр. Мөхәсим Вәлиев ул җирләрне үзенә арендага алгач ук җыелыш җыеп, халыкка дөрес мәгълүмат биргән булса, эш зурга да китмәс иде. Халык арасында таралган имеш-мимешләр белән генә яшәп булмый бит, тотрыклы мәгълүмат булу кирәк. Гайбәтләр гел үзгәреп торгач, кеше җитәкчелеккә ышанмый башлый. Башта бер гектар җирнең печәнен чабып алу өчен мең сум түләргә дигән хәбәр таралды. Аннары сугыш ветераннарына печәнне бушлай чабарга, ә пенсионерларга 500 сум түләргә була, диделәр. Безнең авылда 500 сум акча да таба алмаслык кеше юк, Аллага шөкер, начар яшәмибез. Болай да печәнне күбебез акча түләп чаптырабыз, акча түләп алып кайтабыз. Әле чабучыга өстәп тә бирәбез, чөнки ул эсседә эшли, безне күпме эштән арындыра. Акча берәүгә дә кызганыч түгел. Тик менә алдан ук халыкка дөрес мәгълүмат җиткерәсе иде…
Июль урталарында Бикбул авылындагы печән җирләрен «бүлешү» буенча авыл халкы җыенын оештырган булганнар. Анда «Өмет» агрофирмасы рәисе Мөхәсим Мозаффар улы Вәлиев үзе һәм район җитәкчелеге дә катнашкан.
Мәсәярә Садретдинова:
– Мөхәсим Вәлиев җыелышта чыгыш ясаганда, арендага алган җирләр өчен аена 9 мең сумнан артык салым түләп торам, диде. «Сез чапкан печән өчен түләнгән 500 сум акча миңа айлык салымны капларга да җитми. Мин ул болынлыкны документлаштырып, арендага алмаган булсам, моны башка кеше эшләр иде. Бикбул тирәсендә болыннар күп. Теләгән кеше ул җирләрне дәүләттән арендага алырга мөмкин. Башка авыллар, районнардан чит кешеләргә авыл территориясендәге җирләрне биргәнче, үзегез моны эшләгез. Документлар белән эш итә белмисез икән, үземә килегез, өйрәтермен, ярдәм итәрмен!» – диде. Җыелышта катнашучыларның башкалары чыгыш ясый башлагач, залда утыручы халык та «кузгалды». Сораулар бирә башладылар, район хакимияте башлыгы урынбасары Вәгыйзов килгән иде, аны да рәтләп тыңламадылар. Шуның белән җыелыш бетте дә. Бернинди карар да, нәтиҗә дә булмады.
«300 ГЕКТАР ҖИР ХАЛЫККА БИРЕЛДЕ»
Җирне арендага алган Вәлиев Мөхәсим һәм район җитәкчелеге оештырган җыелыш нәтиҗәләре хакында Җирле Үзидарә советы рәисе Илнур Вәлиевтан белештем.
– Әти ( Илнур – Мөхәсим Вәлиевның улы – авт.) бу очракта бары авылдашлары ихтыяҗын яклап, бикбуллыларның җирләрен үзләрендә саклап калу өчен генә эш итте. Ул болынлыкларны безнең авыл кешесе арендага алмаса, документлаштырмаган булса, күрше авыл яисә район кешесе үзенеке итәсе иде. Бу очракта Бикбул авылы халкы көтүен дә болында йөртә алмый, печәнен дә чаба алмаган булыр иде.
Җыелыштан соң авыл халкына300 гектарҗир бүлеп бирергә дигән карар кабул ителде. Ул җирләрне халыкка бүлеп бирү өчен өч кеше: Фәслах Мәрдәншин, Кадрия Вәлиева һәм Илгиз Закиров билгеләнде.
– Хәзерге вакытта бу эш башкарылдымы соң? Печән җирләре халыкка бүленеп бирелдеме?
– Җыелыштан соң печәнлек җирен билгеләнгән кешеләр теләгән кешегә бүлеп бирде. Әле бүген дә карап кайттым шул җирләрне. Һаман печән чабарга төшмәүче кешеләр бар. Быел ул җирне чапмасаң, икенче елга анда сыйфатсыз үлән чыгачак, чөнки җир көздән чистартылмый кала. Икенче җәйгә яхшы җир эзләп, болынның бер җиреннән икенче җиренә күчеп йөри башлыйлар. Печән җитми дип, зарланучыларның былтырдан калган әллә ничә кибәннәре дә һаман шул килеш тора. Үз малларына түгел, сатар өчен әзерлиләр. Бүлеп биргән җирдән генә җитмәсә, печәнлек җирен сатып алырга мөмкин бит. Күрше Куян авылында мондый проблема юк, гәрчә, алар да Бикбул Җирле Үзидарә советына карасалар да. Инде 3-4 ел Куян авылы халкы бүлеп биргән җирдән печән чаба, берәү дә тавыш-гауга күтәрми.
«МИНЕМ КЕШЕДӘН ЯШЕРЕП ЭШЛӘГӘН ЭШЕМ ЮК!»
Авыл халкының гозере һәм Бикбул авылындагы хәлләргә аңлатма алырмын дип, «Өмет» агрофирмасы рәисе Мөхәсим Мозаффар улы Вәлиев янына юнәлдем.
– Кешедән яшереп эшләнгән эшем юк. Мин барысын да кешенең күзенә карап, маңгаена бәреп әйтә торган кеше. Бикбулда печән мәсьәләсе безнең беренче ел гына тумый. Үткән елларда да тавышланып йөрүчеләр булгалады, быел исә бу проблема тагын да ныграк «куерды».
Бикбул авылы янындагы болынлыкларны су басмагач, алар урман хуҗалыгы җирләре булып теркәлде. Ыкның икенче ярында гына Актаныш районы башлана. Күрше район халкы да Бикбул болыннарына бик кызыгып йөрде. Шуннан соң мин бу җирләрне арендага сорап, Минзәлә районы җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Район җитәкчелеге рөхсәт биргәч, Башкарма комитетка киттем. Башкарма комитет, үтенечемне кабул итеп, 2011 елның 31 августында, Җир участокларын формалаштыру турында 817 номерлы карар чыгарды. Шуңа нигезләнеп, документлар ТР «Кадастрлар палатасы»на юнәлдерелде һәм Казаннан, җир территориясенең 16:28:200101:118 номерлы паспорты кайтартылды. Җир территориясенең паспорты булганнан соң гына, 2011 елның 17 ноябрендә, Минзәлә районының Икътисад-бюджет һәм җир-милек палатасы белән, 32-071-0290 номерлы килешү төзелде. Шул килешү буенча, Бикбул авылы территориясенә кергән, 23735447 кв.м. җирне мин, Мөхәсим Мозаффар улы Вәлиев, арендага алам булып чыга. Элеккеге урман хуҗалыгы җирләре булып исәпләнгән территорияне, дәүләттән арендага алган өчен, ай саен 9197 сум 48 тиен салым түләп барам. Әгәр кем дә булса документларымның дөреслегенә ышанмый икән, килеп карасын!
Бу җирләрне арендага алганчы, мин башта игълан бирдем. Бер ай эчендә, Минзәлә район җитәкчелегенә, Бикбул авылы болынлыкларын документлаштыруны, арендага бирүне сорап, бер генә гариза да килмәгән. 1996 елның 24 апрелендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча, Түбән Кама сусаклагычы урнашкан территориядәге урманнарны саклауга чара күрелергә тиеш. Шул боерыкка нигезләнеп, 1997 елның 25 февралендә, Минзәлә районы башлыгы И.З. Исламов та безнең район территориясендәге су астында калмаган җирләрне хисапка алырга һәм янгыннардан сакларга дигән карар чыгара. Мин арендалаган җирләрнең барлык документлары да беренче чиратта республиканың Министрлар Кабинеты боерыгы һәм Минзәлә районы башлыгы Исламовның карарына нигезләнеп ясалды.
Халык арасында, Мөхәсим җирләрне сатып алган икән, дигән сүзләр дә йөрде. Юк, болынлыклар сатып алынмаган. Алар бары дәүләттән 49 елга арендаланган гына. Мин бу җир өчен дәүләткә салым түлим, ул территорияләрне карап, чистартып тотам. Дәүләт моннан ничә тапкыр файда күрә дигән сүз.
Авылдашларыма хат та юллап карадым. 15 хатның 4сен кире кайтардылар, алмаганнар. (Мөхәсим Мозаффар улы хатны алмаган Мәбгусә Юнысова апаның хатын үз янымда ачып укытты. – Л. Л.). Анда түбәндәге сүзләр язылган иде. «Хөрмәтле Мәбгусә Юнысова! Сезгә түбәндәге документларның күчермәсен җибәрергә булдым, чөнки халык арасында печән җирен рәсмиләштерү турында дөрес мәгълүмат бирмәвегез билгеле булды. Документ белән танышып, халыкка ялган сүз таратмавыгызны үтенеп калам. СПК «Агрофирма «Өмет» рәисе М.М.Вәлиев.»
Шуннан соң, Җирле Үзидарә советы рәисе Илнур Вәлиев миңа хат юллады. Ул хатта Минзәлә район җитәкчесе Рәсим Мөкәрәм улы Садыйковның халыкка печән җирләре бүлеп бирүемне үтенүе язылган иде. Мин Илнурга 20 июнь көнне җавап яздым һәм Куян авылында яшәүчеләргә, элеккеге Калмурза авылы территориясенә караган җирләрнең печәнлеген, Бикбул авылы кешеләренә үзләренең авылы янындагы болыннан печән чабарга җир бүлеп бирдем. Алай гына да түгел, шул җирләрдә әле авыл халкының көтүлеге дә йөри! Кемгә дә булса бүлеп биргән җирләрдән чапкан печән җитми икән, килешү төзеп, 500 сум акчасын түләсен дә, күпме кирәк, шуның кадәр чапсын печәнен! Мин бит аларга хәтта территориясен дә бүлеп бирмим, килешүен генә төзесен. Ни дисәң дә, закон буенча ул минем арендага алынган, салым түли торган җирләр бит. Авыл халкы шуны аңласын иде, минем максатым алардан акча җыю түгел. Мин бары печән әзерләп сату белән генә шөгыльләнергә телим.
АДӘМНӘРГӘ НИ ҖИТМИ?
Бикбул авылы халкын да, Мозаффар Вәлиевны да тыңладым да, уйга калдым. Татар авылында, мөселманнар гына яши торган җирлек инде, югыйсә. Табигатьләрен күрсәгез – исең-акылың китәр! Су дисәң – Ык елгасы агып ята, болыннары, кырлары… Бөтен басулары тигез, ташлы түгел. Ә бит тау-таш арасында җәфа чигеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп ятучылар, бер кашык суга тилмерүчеләр дә шактый дөньяда. Табигать биргән нигъмәткә сөенеп, шатланып кына яшисе дә бит… юк шул! Безнең халык шөкер итә белмиме, әллә артык мал артыннан куамы, аңламассың. Бикбуллыларның өч мең гектардан артык болыннары бар! Әле бу, авыл халкы сөйләве буенча, бер болын территориясе генә. Ә алар печән өчен якага-яка килешә. Ни җитми соң сезгә, бикбуллылар?!
P.S. Бикбул авылы халкы соравы буенча, нинди җирләрне арендага алырга ярый, нинди территорияләрне дәүләттән сатып алып булуы һәм нинди документлар булырга тиешлеге хакында алдагы саннарның берсендә укырсыз.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Казан-Минзәлә-Бикбул-Казан.
Бикбуллыларга ни булган? ,

Комментарии