- 08.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Архив
Татар эстрадасында йолдызлар бер-бер артлы кабынып кына тора. Кемнәрдер халык күңеленә озакка кереп кала, кайберләре вакыт үтү белән сүнә. Яшь җырчыИлмира Нәгыймова да сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясый әле. Бик кыска вакыт эчендә аның башкаруында «Буламы соң?» җыры күпләрнең яраткан композициясенә әйләнде. «Ярат димим» дип аталучы җыентыгында җырчы кызның үзе язган җырлары да урын алган. Инде икенче альбомны да яздыра икән…
– 20 яшендә мондый танылу алган җырчыны күргәнем юк иде. Халык арасында кинәт танылып китү сине куркытмыймы?
– Мин үземне ул кадәр популяр җырчы дип санамыйм. Кешеләрнең мине тануыннан да курыкмыйм. Ә менә зур сәхнәгә чыгып, танылу алганчы куркыта иде. Кешегә җырлавым ошар микән, тамашачымны табармынмы дип уйлый идем. Популярлыкка килгәндә, танылу миңа бик тиз килде. «Вконтакте» сайтындагы дусларым берничә ай эчендә 20 600 кешегә җитте. Тамашачыларым, мине яратып тыңлаучылар барлыкка килүгә шатланам, әлбәттә.
– Туганнарың, гаиләдәгеләр сәхнәне сайлавыңа ничек карый?
– Без гаиләдә биш бала үстек, ике кечкенәне мин тәрбияләдем дисәм дә була. Кечкенәдән мөстәкыйль бала булып үстем. Әти-әнием, туганнарымның йөзенә кызыллык китергәнем булмады. Минем сәхнәне сайлавыма берәү дә каршы түгел иде. Телевизор экраннарыннан карап, газеталардан минем хакта укып, алар шатлана гына.
– «Вконтакте» сайтындагы битеңдә, үзең хакында «тыйнак, аралашучан, кыргый» дигәнсең. Соңгы сыйфатыңны ничек аңларга?
– (Көлә.) Дөрестән дә, мин бик кыргый кеше. Миңа тигәннәрен, кагылганнарын җенем сөйми, шунда ук ачуым килә башлый. Кайвакыт егетемне дә, кагыла башласа, ачуланып атам.
– Җырлаудан кала тагын нәрсә эшли беләсең?
– Бик матур итеп рәсем ясый беләм. Аеруча чәчәкләрне кәгазьгә төшерергә яратам. Бик тәмле пешерәм. Әгәр өй җыештырылмаган, ашарга пешмәгән булса, мин үземне өйдә начар хис итә башлыйм. Элегрәк каратэ белән шөгыльләнгән идем.
– Ә ни өчен спорттан киттең?
– Искә төшерәсе дә килми. Бер ярыш вакытында күңелсез хәл булган иде. Каратэда көндәшеңә сугарга ярамый. Минем ялгыш кулым ычкынып китте һәм бер кызның борынын сындырдым. «Мин дөньяга кеше имгәтер өчен тумаган», – дидем һәм шул вакыйга аркасында каратэны ташладым.
– Үзеңдә нинди сыйфатларны яратасың, ә нәрсәне үзгәртер идең?
– Мин бик тугры кеше, хыянәт итә белмим һәм иткәнем дә булмады. Сөйгәнемә яисә дустыма хыянәт итүне күз алдыма да китерә алмыйм. Тик үземне кирәгеннән артык горур дияр идем. Менә шул сыйфатымны үзгәртәсем килә.
– Ә нәрсәне кичерә алмас идең?
– Хыянәтне. Аннары мин бик үчле кеше дә әле. Берәрсе миңа ачу саклап йөреп, начарлык эшләсә, мин аңа ул начарлыкны барыбер кайтарачакмын.
– Ничек ял итәргә яратасың?
– Телефонны сүндереп! Бу минем өчен иң әйбәт ял. Соңгы берничә айда еш шалтырата башладылар. Шуңа да кешеләрдән бераз ял итеп торам.
– Димәк, син ялгызлыкны яратасың?
– Юк, әлбәттә! Мин өйдә ялгыз гына утыра ала торган кеше түгел. Янымда һәрвакыт кем дә булса булырга тиеш.
– Балачакта булган нинди кызыклы вакыйга аеруча исеңдә калды?
– Мин егетләр белән сугышырга ярата идем. (Көлә.) Мәктәптә укыганда да, урамда да, егетләр бәйләнә башласа, дус кызларым миңа килеп «зарлана» иде. Мин исә аларны егетләрдән һәрвакыт яклый идем. (Көлә.)
– Үзеңне кайчан һәм кайда иң бәхетле кеше дип хис иткән идең?
– Мин хәзер бик бәхетле кеше! Әти-әнием исән-сау, туганнарым, дусларым янәшәмдә. Иң мөһиме – яраткан кешем бар. Элек ошатып йөргән егетләрем юк түгел иде, тик берсе дә күңелемә керә алмады. Һәр кичне, йокларга яткач, Ходаемнан мәхәббәт сорый идем. Күптән түгел ярымны очраттым һәм мин бик бәхетле!
– Бераз хыялланып алыйк әле. Илмира Нәгыймова нинди әни, нинди хуҗабикә булыр икән?
– Мактанып әйтүем түгел, тик мин бик кайгыртучан, тәртип яратучы хуҗабикә. Бала тәрбияләүдә дә бераз тәҗрибәм бар. Булачак балаларымны тормышчан, теләсә нинди авырлыкларга да түзә торган итеп тәрбияләргә телим.
– Хыяллануны дәвам итсәк, тормышка ашмас нинди хыялың бар?
– Минем айга менәсем килә! Айга менеп, бар кешене, Җир шарын биектән карар идем. Тик мин биеклектән куркам, шуңа да бу хыялым тормышка ашмас.
– Ә нинди эшең өчен оялганың, кызарганың бар?
– Алай тәртип бозып йөргәнем булмады. Кайчак үзең дә сизмәстән, әти-әни янында сүгенеп җибәрәсең. Менә шуның өчен оялганым бар.
Бервакыт ак куртка киеп урамнан барганда, машина пычрак су белән коендырып киткән иде. Шундый кыяфәттә 50 чакрым үтеп, өйгә кайтырга туры килде. Кешеләрдән оялган идем шул чагында.
– Тәүге альбомың дөнья күрде. Репертуарыңда күңелеңә иң якын җырың нинди?
– «Буламы соң?» җырын бик яратып башкарам. Икенче альбомымда урын алачак «Гармунчыга» җыры да күңелемә бик якын.
– Укучыларыбызга ниләр теләр идең?
– Мәхәббәт телим. Сәламәт булсыннар. Бары исән-сау һәм яратып, яратылып яшәгәндә генә тормыш кадерен белеп була.
– Җавапларың өчен рәхмәт, Илмира! Тормышыңның һәрвакыт кадерен белеп яшә, иҗади уңышлар сиңа!
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.
Илмира Нәгыймова: «Мин бик үчле кеше!» ,

Комментарии