- 08.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Архив
Гөлназ СИРАЕВА, җырчы:
Беренче тиеннәргә кагылышлы бер кызыклы вакыйга искә төште. Минем 8нче сыйныфта укып йөргән чак. Май ае иде. Иптәш кызларым кара күзлек киеп йөри башлады. Минем дә киясе килә, тик әни күзлек алырга акча бирми. Әллә ничаклы ялвардым үзенә, юк инде! Күзлек бәясе 10 сум!
Бер шимбәдә, биология укытучысы миңа дәрестән соң калуымны сорады. Мин калдым. Кыш көне, районда була торган олимпиадада, биология буенча беренче урынны яулап, республика укучылары арасында була торганына барган идем. Шул республика олимпиадасында катнашкан өчен, район мәгариф бүлегеннән миңа премия биргәннәр. Укытучым шуны тапшырды. Ул нәкъ 10 сум иде! Мин шул ук көнне, дәресләр бетүгә, премиямне алып, базарга, күзлек алырга чаптым.

Комментарии