Туй үпкәсез булмый, Сабан туе да…

Бөгелмә журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Асылов Сабантуеның да яклауга мохтаҗ булуы турында матбугат чараларында күп язды. Сабан туе төсмеренә чит-ят галәмәтләрнең кертелүе, шуның аркасында аның яме җибәрелүе, асылы югалуы, кабатланмас йолабызның рәвеше гарипләнә баруы һәм моның күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең мәнсезлегебезгә, йомыкыйлыгыбызга бәйле булуы турында әледән-әле сүз кузгатып тора ул. Өлкән журналист үзе дә Сабантуйлар алып барган, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен яхшы белгән һәм мәгълүматка ия кеше буларак, әлеге мәсьәләләрне күтәреп дөрес эшли. Шуның белән башкаларны да бу турыда фикер алышырга әйди. Минем дә үз күзәтүләрем белән уртаклашасым килде.
Сабантуй темасы, чынлап та, әлеге милли бәйрәмебез үткән көннәрдә генә түгел, ә ел буена телдән төшермичә фикер алышырлык һәм тәрбия чарасы буларак файдаланырлык тема. Мисал өчен, Сабантуйлардагы милли уеннар, спортчылар күзлегеннән караганда, кагыйдәләрне саклап үткәреләме? Тагын бер ягы: Сабантуй – бөтенхалык бәйрәмеме, әллә түрәләрнеке генәме? Милләттәшләребез белән милли бәйрәмебез турында фикер алыша башласаң, әлеге сораулар әледән-әле өскә калкып чыга.
Биатлон буенча Русия чемпионы, спорт мастеры Инсаф Баһаветдинов – район Cабантуйларында гер күтәрү буенча танылган кеше, ә турникта күтәрелү буенча ул күп еллардан бирле беренчелекне башкаларга бирми, 81 тапкыр күтәрелә. Узган елларда туган авылы Әгерҗе Сабантуенда булырга туры килә аңа.
– Гер күтәрүчеләр янында булган идем, – ди ул, – кем ничек булдыра ала, шулай маташа. Бер кулдан икенче кулга күчергәндә, герне җиргә куеп, ял итеп тә алалар, кагыйдә бозыла. Нәтиҗәдә кемнең чын җиңүче икәнен ачыклап булмый һәм бүләк тә оештыручылар тарафыннан үз күргән кешегә биреп җибәрелә. Ярдәм итәсем килеп, киңәш бирергә тырышып карадым, – ди спортчы, әмма авыл җитәкчеләренең үз туксаны – туксан, читтән кайтучылар комачаулап йөрмәсен, дип кенә җибәрделәр.
Оста барда – кулыңны тый, мулла барда – телеңне тый мәкале гамәлдән чыгып тора икән кайбер авыллардагы милли бәйрәмнәрдә.
Бокс буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат Рөстәм Сәлаховның да әбисе яшәгән Урсай авылы Cабантуеннан гайрәте чигеп кайткан. Ул яшүсмерләр арасында районның берничә мәктәбендә, шул исәптән, әлеге авылда да бокс секцияләре алып барган кеше буларак билгеле. Авыл җирлеге Советының шактый тәҗрибәле һәм абруйлы рәисе Рәфис Ярмиев спорт киеменнән, кулларына бокс перчаткалары тотып йөргән укучы малайларны күрмәмешкә салыша, аларны мәйданга чыгарып, бер-ике җылы сүз әйтүне кирәк санамый. Ә бит алар ярышларда катнашкан, республика буенча призлы урыннар яулаган, район, авыл һәм мәктәп данын югары күтәргән. Җылы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы икәнен раслау өчен менә дигән бәйрәм, югыйсә. Балалар һәм әти-әниләр арасында үзенең игелекле эшләре белән телдән төшмәүче спортчы Р.Сәлахов Азнакай шәһәр Советы депутаты да бит әле, җитмәсә! Әллә шул «комачаулады» микән?
Кәкре-Елга авылында тагын бер танылган спортчыбыз яши. Аның Cабантуй турындагы фикерләре белән кызыксынам.
– Сабантуйда баш хөкемдар эшен башкарганым бар, – ди СССРның самбо һәм дзюдо көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат Роберт Гыйздәтуллин. Ул яшь чагында хәрби очучы була, аннан Чиләбе физик культура институтын тәмамлый. – Җитәкчеләр хәрәмләшергә маташкан моментлар булды, әмма мин юл куймадым, комачауласалар, минем ташлап китәсемне белә бит алар, – ди ул. Бар җирдә дә танылган спортчыларга таянсалар, ничек яхшы буласы икән бит. Робертны яхшы спортчы һәм Сабантуйлар батыры буларак, республикада да беләләр.
Безгә балачактан бер нәрсә сеңгән – Сабантуй элек бөтенхалык бәйрәме иде. Анда синең нәсел-нәсәбең бер көнгә булса да онытылып тора. Ярлы-ябагай да, ятим дә, гарип-гораба да бертигез. Колхоз рәисе малае ни дә, көтүче малае ни – аерма юк. Һөнәрең вә сәләтең бармы, рәхим ит, җырла, бие, йөгер, беләгең ныкмы – күрсәт. Бусы – үзебезнеке, бусы – чит, дип аеру юк. Халык дәррәү кубып бәйрәм итә иде. Хәзер алай түгел бит. Мәйданга бармаучыларның күбесе бертөрлерәк фикердә – күрмәсәң, күңелең төшми.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
хезмәт ветераны.
Азнакай шәһәре.

Комментарии