Ахунҗан нәселе Сабан туе

Ахунҗан нәселе Сабан туе

Узган атна ахырында Саба районы Шыңар авылында Ахунҗан нәселе Сабан туе үтте.
XIX гасырның икенче яртысында яшәгән бабабыз сәүдәгәр була, кибет тота, 1931 елда кулак дип ярлык тагылып, сөрелә. Бүген Ахунҗан нәселе дәвамчылары Саба якларында гына түгел, Русиянең төрле почмакларында яши.
Ахунҗанның өченче улы Ибраһимның кызы Әминә апа язган истәлекләр буенча, Әхмәтҗан улы Ахунҗан 1868 елның 24 гыйнварында дөньяга килә. Алар хатыны Яруллаһ кызы Бибифатыйха белән баштарак Олы Шыңарда иген игеп, мал асрап көн күргәннәр. Ун бала үстергәннәр, шуның икесе кыз, сигезе малай. Ахунҗан кибет тота, аны: «Улларың да, белемең дә бар», – дип авыл җыенында югары бәялиләр. Бабайлар 16 гаилә булып яши. Малайлар белән таш ташып, келәт салалар. Гадәти кешеләр кебек кара-каршы 2 өй җиткереп, шуларда көн итәләр. Ахунҗан бик ярдәмчел кеше була. Ат белән йөреп товар ташый. Аның авыл кешесенә, халыкка ярдәм итүе мәгълүм. Шул рәвешле ул күп авылдашларын ачлыктан коткарып кала. Болгавыр елларда Ахунҗанны кулак дип гаепләп, кулга алалар. Иң беренче шикаятьне Хәбибҗамал (Әчтәпи Мөнәвәрәсенең анасы) түти бирә. Алар биш бала үстерәләр һәм ярлы яшиләр. Җитмәсә, үзенең Ахунҗанга кибеткә бурычы да шактый була. Татарларның үз җирендә яшәр өчен бернинди хокукы булмый, билгеле, Русия империясе вакытында азчылык милләтләр, бигрәк тә, татарлар икенче сортлы халык була. Бернинди суд карары булмаган килеш, бабаебызны кулга алалар. Авылдан барысы 13 кешенең «кулак» дип мал-мөлкәтен тартып алалар. Бу канунсыз карарның иң зур авырлыгы Ахунҗанга төшә. Бер безнең Ахунҗан бабабызны гына сөргенгә сөрәләр. Сәбәбе – сәүдәгәрлек итү. Алар ике балаларын Гобәйдулла белән Габдерәүфне дә үзләре белән алалар.
1931 елда киткән Ахунҗан, 1933 елда тиф белән авырып, 20 гыйнвар көнне вафат була. Бабайның Пермьнән 2 чакрым ераклыкта урнашкан авылның татар зиратына күмелүе мәгълүм.
Җыен иң элек танышу белән башланып китте. Ахунҗанның 10 баласы дәвамчылары да бар иде монда. Туганнар исә барлыгы 500ләп кеше исәпләнә. Саба районыннан, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Татарстанның башка районнарыннан Ахунҗан нәселе дәвамчылары бар иде, Кемерово шәһәреннән килүчеләр дә булды. Нәсел Сабан туен Ахунҗан нәселе дәвамчысы, «Саба дулкыны» телеканалы журналисты Раилә Гәләвинә белән Камал театры артисты, Олы Шыңар кияве Олег Фазылҗан алып барды.
Нәсел агачыбыз белән танышканда, шунысы ачыкланды: нәселебездән күпчелек урта буын катламы чыккан. «Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Укытучылар, балта осталары күп, иң сөендергәне – Ахунҗан бабабызның кәсебен дәвам иттерүчеләр, сәүдәгәрләр шактый. Җитәкче урыннарында эшләүчеләр дә бар. Халыкны агарту белән янып-көеп яшәүче абыстайлар бүген дә бар», − дип белдерде Раилә Гәләвинә. Ахунҗаннар дини була, хәләл кәсеп белән эш итә. Бу динилек Совет чоры дәһрилегенең чәчәк аткан вакытында да саклана. Мисал өчен, Ахунҗанның өченче улы Ибраһим (ул минем әтинең бабасы була) 6 авылның имамы саналган. Бу исә нәселдә батыр йөрәкле, милләт, дин өчен корбан иткән кешеләр булуы хакында сөйли.
Олы Шыңарда төпләнеп, үз нигезен корган Ришат Ахунҗановка шушындый нәсел җыенын оештыру күптән тынгылык бирмәгән. Соңгы вакытта татарда ыруг, нәсел җыеннары хакында ишетелә башлады. Көнләшерлек тарихи гореф-гадәтләр кайтарылу – бу татарның бер яңарышы булып тора. Әлеге Сабан туе искәрмә түгел. Җыеннарның оештырылуы күп очракта аерым шәхесләрнең шушы эшкә алынуына бәйле. Соңыннан Ахунҗан фонды булдырылды. Бу акчалар Ахунҗан нәселе дәвамчыларына ярдәм итү, шушындый чаралар оештыру өчен тотылачак. Иншаллаһ, киләсе елда да шулай очрашырга язсын.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии