- 08.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка (күчермәсе: Казан Федераль Университеты ректоры И.Гафуровка) мөрәҗәгать.
Татар милләтенең язмышын хәл итә торган аянычлы вакыйгаларга игътибар итүегезне сорыйбыз. Сүз Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты (татфак) турында. Данлы тарихы булган факультетта 6 кафедра, 14 профессор эшли, 900 студент белем ала. Тиздән Казан Федераль Университетының төзелеше расланачак. Факультетлар киңәйтелә, институтларга әйләнә. Татар җәмәгатьчелеге татфак нигезендә татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүче Институт төзелер дип уйлаган иде. Аның исеме татар филология һәм тарихы Институты булсын (татарны өйрәнү Институты). Әмма ләкин татфак Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик институтының татар филология факультеты белән кушыла да филология һәм сәнгать Институтының бер бүлегенә әйләнә.
Казан Федераль Университетында барлык фәнни юнәлешләр үсә һәм матди яктан ныгытыла. Нигә соң татар гуманитар юнәлеше кыерсытыла? Бу мәсьәләне аңламаумы, татар гуманитар фәнен бетерү сәясәтеме? Мәсьәләне тагын бер тапкыр тикшереп булмас микән? Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик институтының татар филологиясе факультетының һәм татфакның фәнни юнәлешләре төрле бит. Нигә ике университетның бар гуманитар юнәлешләрен бер институтка тупларга?
Нигәдер тагын бер сорауга җавап юк: татар телендә төгәл фәннәрне укытучыларны (математика, физика, химия) кем әзерләячәк?
Билгеле, татар теле фәне, татар әдәбияты фәне, татар тарихы фәне табыш китерми. Әмма ләкин алар булмаса, милләт сарык көтүенә әйләнәчәк.
Хөрмәтле Президент! Татар милләтенең язмышы сезнең кулда. Бу мәсьәләне кичектермичә хәл итүне сорыйбыз!
Бөтентатар Иҗтимагый үзәге рәисеНуриәхмәт ГАЛИШАН.
Татфак язмышы татар язмышы,

Комментарии