- 08.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Архив
Башкортстан Туймазы татар дәүләт театрының Зөлфәт Хәким пьесасы нигезендә куелган «Легионер» спектакле «Нәүрүз» фестивалендә зур уңыш казанды.
Төрки халыкларның театрлары алып килгән әсәрләренең һәркайсы үзенчәлекле, кайберәүләре көтелмәгән яңгыраш таба, тамашачыларны гаҗәпләндерә. Кыргыз артистларының ачык һавада күрсәткән сүзсез тамашалары, Япония һәм Германия сәнгатькәрләре әзерләгән уртак проект-тамашаның Камал театрында кече сәхнәдә күрсәтелүе, бурят скульпторы Даши Намдаковның «Хәзинә» залында ачылган күргәзмәсе, шул күргәзмәдәге чын төркиләрчә ясалган сыннар һәм бизәкләр, нәкъ шул көннәрдә төркиләр җыелган җиргә күренекле язучы һәм тарихчы Морат Аджиның килүе – үзенә күрә бер могҗиза кебек.
Менә шушы рухият, милли эстетика, төркичелек мәсләге белән бәйле вакыйгалар арасында Туймазы татар дәүләт драма театрының «Легионер» спектакле көтелмәгән яктан күңелне яулап ала. Ул уйландыра, сискәндерә, яңа сораулар, газаплы фикерләр уята.
1944 елның февралендә совет гаскәри әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал» легионының 825нче батальоны Кызыл Армиягә каршы сугышка җибәрелә. Әмма гитлерчылар киеме кигән меңгә якын татар һәм башкорт Витебск янында белорус партизаннарына кушыла һәм совет армиясе белән бергә фашизмга каршы сугышның соңгы көненә хәтле катнаша.
«Легионер» әсәренең баш каһарманы Яппар (Фәндил Мөхәммәтдинов) фашистлар концлагеренда «Идел-Урал» легионына керергә мәҗбүр була. Ул документаль тарихи чыганакларда ачык итеп әйтелгән реаль вакыйгаларда катнаша. Фронтка баргач, легионерларның зур өлеше туган якка, Ватанга кайтырга әзерләнгән. Яппар да Витебск янында партизаннарга кушылган 825нче батальонда булган. Алар, иптәшләре белән бергәләшеп, коралны фашист гаскәренә каршы борган.
Мондый каһарманлык өчен аларга орден-медальләр бирелгән дип уйлаучылар ялгыша. Яппарның үзеннән дә алда яманаты туган авылына кайта: «Ул хыянәтче, легионга язылган, туган иленә каршы сугышта катнашкан». Сугыш тәмамланганнан соң 6 ел Красноярск төрмәләрендә утырып, кыйналып, хәлсезләнеп өенә кайта.
Абыйсы да, яраткан кызы да, авылдашлары да аңа нәфрәт белән карый – ул «ватанын саткан». Легионер булуы аркасында аның туганнарын кысрыклыйлар, үзен мәсхәрәлиләр.
Эшләргә, яшәргә мөмкинлек булмагач, Яппар гидростанция төзелешенә чыгып китә һәм яңа кешеләр арасында тырыш хезмәте белән яңадан тигез хокуклы кеше статусын яулый. Тик барыбер аның үткәндәге «кара сакалы» артыннан өстерәлеп йөри. Газиз әнкәсе (Римма Ключарева) генә аны аңлый, ихлас кызгана.
Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры залында барган бу спектакльгә килүчеләр тарихны тетрәнеп карады. Тамашачыларның яклавы шул «хыянәтче» легионер ягында булды.
Совет чорындагы бәгырьсез дәүләт сәясәте һәм әсирлектән кайткан кешеләргә карата вәхши мөнәсәбәт тамашачыны тетрәндерә. Яппар үзенең беркемгә сатылмаганын, бер тапкыр да үз иле ягына атмаганын йөзләрчә тапкыр кабатласа да, аңа ышанмыйлар. Ул күргән рухи һәм физик газаплар баш каһарманны көтелмәгән нәтиҗәгә килергә мәҗбүр итә.
«Әгәр дә менә шундый хәлләргә очраячагымны белсәм, чынлап та, сатылган булыр идем, бу якка аткан булыр идем!» – ди ул, аянычын һәм сызлануын җиңә алмыйча. Яппарның шушы «хыянәтче» фикере яңгыраганда, күз яшьләре чыккан тамашачылар гөрләтеп кул чаба.
Чыннан да, әсирлектән качып, туган илем, халкым дип кайтучылар Сталин палачлары «тегермәненә» эләккән. Совет режимы үзе менә шундый «патриотик» тәрбия, ихлас нәфрәт уятучы системага әверелгән.
«Легионер» спектакленең куелышы да, артистларның уйнавы да тирән дулкынлану белән кабул ителә. Яппарның туган авылын сусаклагыч төбендә калдыручы райком секретарена каршы чыгуы әсәргә яңа сюжет агымы өсти. «Мәсхәрәләнгән» легионер кыю һәм гадел башбирмәс каһарманга әверелә. Бер театр тамашасында бер үк шәхеснең төрле шартларда калуы һәм рухи яктан ныгуы, үсүе бу әсәрне киң колачлы чын романга әйләндерә.
Спектакльдән соң оештырылган сөйләшүдә Мәскәүдән килгән атаклы сәнгать белгечләре Алексей Бартошевич һәм Анна Степанова Туймазы театры күтәргән теманың зурлыгын, ул күрсәткән хакыйкатьнең никадәр үзәкөзгеч булуын билгеләп үттеләр. Алар бу яшь театрның иҗатын илдәге, дөньядагы иң яхшы театрлар белән берүк үлчәмнәргә куеп бәяләде.
Әгәр дә сәяси цензура заманнары булса, яки махсус кешеләр бу әсәрне караса, мөгаен, театрның үзен дә «изменник родины» дип атарлар иде. Бары тик менә шундый чын каһарманнар дөрес тарих кына халыкны, илне ныгыта ала.
Шулай итеп, үзгәртеп кору елларында Башкортстан Республикасында ачылган Туймазы татар дәүләт театры үзенең сәхнәдә иң югары дәрәҗәдәге әсәрләр иҗат итәргә сәләтлеген исбатлады.
Римзил ВӘЛИ.
Ипотека һәм базар «кайчысы»
Татарстанда социаль ипотека программасын тормышка ашыручы Дәүләт торак фонды, моның белән беррәттән, коммерцияле торак төзергә дә планлаштыра. Ләкин фонд җитәкчелеге, бу тармакта әлегә нигезләмәләр әзер түгел, дип бара.
Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин үзе җитәкли торган оешманың, коммерцияле торак базарына керергә җыенуы турында белдерде. Социаль торак күләме кирәгеннән артып китә. Гражданнарның социаль критерийлары нинди дә булса бер рәвештә яңадан тикшереләчәк. Ә торак фонды берникадәр дәрәҗәдә базар тигезлегенә күтәрелергә тиеш, диде ул. Тик торак фондының кайчаннан башлап коммерцияле торак төзелеше белән шөгыльләнә башлаячагы турында төгәл генә берни дә әйтмәде. Бу хакта аңлатма бирүен сорап, Тәлгать Абдуллинның үзенә мөрәҗәгать итсәк тә, сөйләшер өчен вакытының булмавы турында белдерде.
Шулай ук аның киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин да бу темага ачыклык кертмәде. Аның сүзләренчә, коммерция тораклары турында сөйләшергә әле иртәрәк. Чөнки бу темада тиешле нигезләмәләр әзерләнмәгән, шуңа күрә, халыкка төгәл мәгълүмат бирә алмыйлар. Әлеге темада барлык документлар да бер ай эчендә әзерләнеп бетәчәк, аннан соң иркенләп сөйләшергә булыр дип, сорауларны җавапсыз калдырды ул. Нигезе әзер булмаган проект турында алдан халыкка сөйләп торуның максатлары да билгесез булып калды.
Тәлгать Абдуллин әйткән бу яңалык халыкта, чыннан да, зур кызыксыну һәм бер үк вакытта борчылу да уяткан булса кирәк, социаль ипотека программасында чиратта торучы бер төркем дәүләт торак фонды каршында үз ризасызлыкларын белдерде. Алар, ризасызлык чарасына «Социаль торакта аукцион булмасын!» дигән шигарьләр дә күтәреп килгәннәр иде.
Торак чиратында торучылар, торак фонды җитәкчесенең шәһәр үзәгендә социаль ипотека программасы белән төзелүче торакларны аукцион аша сату фикеренә каршы чыга. Социаль ипотека өчен төзелгән фатирларны аукцион аша сату нидән гыйбарәт соң?
Тәлгать Абдуллинның җыелышта әйткән сүзләренә караганда, ихтыяҗ зур булган фатирларга кагылышлы бәйгеләрне аукцион рәвешендә уздыру планлаштырыла. Бер квадрат метрлык мәйданның бәясе 25 мең сумнан башланачак. Кем күбрәк акча тәкъдим итә – шуңа балл өстәләчәк. Кемнең баллы күбрәк – шул кеше фатир алуга хокук казаначак, дип белдергән иде ул.
Исемен әйтергә теләмәгән бер казанлы исә, социаль ипотекадан фатир оту белән генә эш бетми, аның өчен түлисе дә бар әле, ә хезмәт хаклары һаман да түбән булып кала бирә, ди. Халык тулай торакларда яшәп интегә. Шул тормыштан котылу өчен социаль ипотекага мөрәҗәгать итә. Башкача фатир алуга мөмкинлекләре юк, ди ул.
Дәүләт торак фондын коммерцияле торак базарына чыгуга, инвесторлар этәрә, дип аңлата кайберәүләр. Әйтик, әле 2009 елда узган бер җыелышта ТАИФ оешмасы җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов, дәүләт торак фондын оешмалардан кергән взнос белән финанслау практикасыннан читләшергә кирәк, бу хәл оешмаларның үсешен тоткарлый, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, төзелеш базарында бөтенесенә бер үк төрле шартларны тәэмин итүче мохит булырга тиеш.
Шуны да әйтергә кирәк, социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлагач, республикадагы кайбер оешмалар бу фондка тиешле акчаны күчереп барудан баш тартканнар иде. 2009 елның декабре мәгълүматларына караганда, Татарстандагы 7 оешманың фондка булган бурычы 50 миллион сумнан артып китә. Хәзер инде аларга 80 миллион сумлык бурычы белән КамАЗ да өстәлгән.
Төзелеш базары вәкилләре сүзләренчә, дәүләт торак фонды коммерцияле торак төзи башлагач, аның өстәмә керемнәре барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә социаль ипотека белән алынган фатирларның бер өлеше икенчел базарда яңа хуҗалар таба. Әмма моннан дәүләт торак фонды бернинди дә файда күрми, дип белдерә алар.
Райнур ШАКИР.
Чистайда татар мәктәбе юк
Татарстанда, Башкортстанда урыс телен яклау хәрәкәте барган бер чорда Чистайда яшәүче Нил Вәли татар теле өчен көрәш башлый. Бу көрәшне ул ялгызы гына алып бара.
Нил Вәли 1990нчы еллар башында Чистай ТИҮе рәисе була. Җәмәгатьчелек белән берлектә, шәһәрдә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре булдыру өстендә эш башлап җибәрә. Ул елларда Чистайда татар гимназиясе, татар төркемнәре булдырыла. Тик хәзерге вакытта шәһәрнең үзендә бер генә татар мәктәбе дә эшләми.
«Чистайда татар мәгарифе юк дияргә була. Заманында 2нче татар гимназиясе бар иде. Аңа урыс мәктәбен керттеләр. Урыс булган җирдә татар мохитен булдырып булмый. Татар сыйныфлары күп булган 5нче мәктәпне 18нче мәктәп белән кушкач, 7нче мәктәп хасил булды. 309нчы канун чыгуның икенче елында ук татар сыйныфларындагы балаларны урыс сыйныфларына тараттылар. Бу уңайдан мәктәп директоры Людмила Багалдина: «Моны ата-аналар теләде. Без аларны җыеп, татар югары уку йортлары булмавын, БДИның урысча бирелүен, балаларны урыс сыйныфларына күчерү мөмкинчелеген әйттек», – диде. Шушы сөйләшүдән соң 72 баланың 4се генә 2нче гимназиядәге татар сыйныфына күчә, калганнары урыс сыйныфларына китә», – ди әрнеп Н. Вәли.
Үзгәрешләр алдыннан мәктәп җитәкчелеге Нил Вәлигә татар укучылары, аларның әти-әниләре белән сөйләшергә ирек бирми. Ата-аналарның өйләренә барып сөйләшү алып барырга теләгәч, тору урыннарын күрсәтмиләр, канун кушмый, диләр.
«Аерым кешене түгел, хакимиятнең тулы бер комитетын гаепләп, Чистай шәһәр судына мөрәҗәгать иттем. Суд гаризамны кабул итмәде. Имеш, башкарма комитет минем хокукларны бозмый. Шул сәбәп белән, гаризаны кире кайтардылар. Аннан 28 апрельдә Татарстан югары судында минем шикаятемне татар фамилияле өч казый тыңлады һәм Чистай карарын көчендә калдырды. Күзәтчелек югарылыгына (надзорныйга) шикаять әзерлим» ди Н. Вәли.
Татар теле өчен алып барылган бу көрәштә Нил Вәли ялгызы. Казанда узган суд бүлмәсендә дә берүзе була. «Беркем дә бу эштә катнашырга теләми. Чөнки барысы да куркытылган. Өстән хәзер шундый сәясәт бара, әгәр син милли мәктәп, мәгариф дип тырышсаң, экстремист, диләр. Татар телен кыссалар да, син каршы төшәргә, якларга тиеш түгел», – дигән фикердә тора аксакал.

Комментарии