Тарих хәтере уяу

«ТНТ» каналы мәзәкчесе Руслан Белыйның Башкортстан башкаласы Уфага килеп, башкортларның иреге өчен көрәшкән Салават Юлаевны «бандит һәм башкисәр» дип түбәнсетергә омтылуы, минемчә, 1774нче елның 6,7,17,31нче май көннәрендә Салават Юлаев тарафдарларының Михельсон карательләренә каршы көрәшүенә дә бәйле булса кирәк.

Шулай ук мәзәкченең Екатерина II патшалык иткән чорны (1762-1792 еллар) «Русия империясенең чәчәк аткан чоры» дип санавы да бу көлкеченең аңы ни дәрәҗәдә көлкеле хәлдә булуына дәлил, минемчә. Чөнки ошбу чор чит илләрне яулап алу, үз иркендә яшәгән халыкларны ирегеннән мәхрүм итү, Русиянең үз халкын да бөлгенлеккә төшерү чоры буларак тарихка кереп калган. Ырымбур, Казан, Түбән Новгород губернияләренең Пугачёв җитәкчелегендә баш күтәрүләре дә шуңадыр. «Чәчәк аткан чор»ның җимеше менә шулай сурәтләнә: «Подавление велось жесточайшим образом, количество убиенных не счесть, ибо своим Указом от 29 июля 1774 года императрица наделила карателя в чине генерал-аншефа Петра Панина чрезвычайными полномочиями в пресечении бунта в губерниях Оренбургской, Казанской, Нижегородской губерниях». Элек Казан полкы подполковнигы булган Суворов та каратель вазыйфасын бик уңышлы башкарган булса кирәк, Екатерина II аны алтын шпага белән бүләкли. (Генералиссимусы Мира. Ставрополь. 2004 ел.) «Ашаган саен ашыйсылары» килгәнгәме, императрица нугай халкының үз илләрен-җирләрен ташлап, Урал ягына китүләрен таләп итә. Китмәүчеләр өстенә шушы ук Суворов җитәкчелегендәге карательләрен җибәрә. Корбаннар 500 меңнән дә арта. (Али Булат. Геноцид ногайского народа. 14. 09. 2013.)

Димәк, кемнең кем икәнлеге тарих өчен сер түгел.

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии