«Сөт сатып алу бәяләре түбән. Авылларны бетермәкчеләр»

«Сөт сатып алу бәяләре түбән. Авылларны бетермәкчеләр»

«Җәмәгать, сыер белән бозавын сатам. Кем ала?». Татарстанның Теләче районы Алан авылы мәзине Нурислам хәзрәтнең бу сүзләре Коръән ашына җыелганнарны аптырашта калдырды. Авылда ашларда да Коръән укылгач, догалар кылынгач, тормыштагы хәлләрне сөйләшеп алалар. «Сыер тотуның бер мәгънәсе дә юк, сөткә бәя бик түбән, хәзер авылларны да бетермәкче булалар күрәсең», – дип өстәде Нурислам хәзрәт.

Аланда апрель аенда сөтне 14 сумнан җыйганнар. Халык: «Майда 13 сум 50 тиенгә төшә икән», – дип тә сөйләнә. Узган ел бу вакытларда сөтне сатып алу бәясе 18 сум булган.

МАШИНАМ БАГАЖНИГЫНДА ӨЧ-ДҮРТ БАНКА СӨТ

Кайбыч районында апрель аенда җыйган сөт өчен литрына 11 сум түләгәннәр. Кече Кайбыч авылында яшәүче Фәрит әфәнде (исеме үзгәртелде) район үзәгенә машинасы белән эшкә йөри. Ул да сөткә бәя бик түбән булуга зарлана. Һәр көн диярлек, авылдагы җыючыга тапшырмыйча, машинасының багажнигына өчәр литрлы 3-4 банка сөт белән Кайбычка барып, һәрберсен 100әр сумнан сата. «Бүтән чара юк, бәяләр әле тагын төшәчәк икән, дип сөйлиләр», – ди ул.

Без шалтыраткан, белешкән район-авылларда сөт бәяләренең төрле икәнлеге ачыкланды. Мисал өчен, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында литрын 18 сумнан җыялар. Авылда даими яшәүче 85 хуҗалык 25 сыер тота. Өч-дүртне асраучылар да бар.

«КАНУН БАР, ӘММА ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРГА ЯРДӘМ ЮК»

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров «Азатлык»ка фермер хуҗалыкларның берникадәр субсидия алуларын, әмма шәхси хуҗалыкларга өлеш чыкмавын әйтте. Әнә шул сәбәпле ассоциация, шәхси хуҗалыкларга да сөт саткан өчен субсидия бирүне сорап, сөйләшүләр алып бара.

– Икътисадый яктан караганда, сыерлары булган шәхси хуҗалыкларның хәлләре начар. 2017нче елның ноябрь аена кадәр сөткә бәя әйбәт иде. Ноябрьдән соң 12 сумга кадәр төште, хәзер сөтне сатып алучылар: «Җәй җиткәч 9 сумнан да алырга мөмкинбез», – дип әйтә. Шул сәбәпле без ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә эшләп, шәхси хуҗалыкларга сөт өчен субсидия бирү юлларын тикшерәбез. Сөткә бәяләр әйбәт вакытта күпләр таналарын калдыра иде. Безгә килгән хәбәрләргә караганда, халык «сыер итәм» дип үстергән таналарын сата, суя башлаган. Ул таналарны югалтмас өчен, аларны алырга теләгән фермерларга да субсидияләр бирү турында сүз бара. Ничек килеп чыгар, әлегә әйтә алмыйм, – ди Камияр әфәнде.

Аның сүзләренчә, халыктан һәм фермерлардан сөт сатып алучылар үзара сүз берләшеп бәяне түбән куйган дигән шикләр дә бар. «Татарстанга Белорустан һәм башка илләрдән дә күп коры сөт керттеләр, әнә шул сәбәпле сыйфатлы сөткә ихтыяҗ кимеде», – дип, Камияр әфәнде бәя төшүнең тагын бер сәбәбен әйтә.

Аның фикеренчә, бәя үскәнгә, халыкның акчасы җитеп бетмәгәнгә, яхшы сыйфатлы сөттән ясалган ризыкларны сатып алу мөмкинлеге кими бара. Әнә шул сәбәпле, җитештерүчеләргә пальма маен, коры сөтне куллану отышлырак. Арзанга сатып ала һәм кибетләрдә халык алырдай бәягә куя. Һәркемнең елына 330 кг сөт ризыклары ашавы – Русиякүләм норма санала, ә Татарстанда бу сан бүген уртача 260 кг тәшкил итә. «Кешенең мөмкинлеге булса, ул каймагын да, маен да алыр иде, хәзер кибеттән сөт кенә сатып алучылар да бар», – ди Байтемиров.

Камияр әфәнде шәхси хуҗалыкларга сөт саткан өчен субсидия бирү мәсьәләсенең югары даирәләрдә кайчан каралачагын һәм кайчан хәл ителәчәген өздереп әйтә алмады. Русиянең Авыл хуҗалыгын үстерү турындагы 264нче кануны нигезендә, шәхси хуҗалыклар да авылда товар җитештерүче санала. Әлеге канунның икенче бүлегендә: «Дәүләттән булган бөтен ярдәмнәрне алар да алырга тиеш», – диелгән.

Татарстанда хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе Идел буе федераль бүлгесендә иң түбәне. 18нче гыйнварда ук Русия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов, төбәкләрнең бу өлкәдәге түрәләре белән видеоконференция үткәргән вакытта, Татарстанда сөт сатып алу бәяләрен уртача 25 сумга җиткерергә боерган булган. Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп туган вазгыятьне – сөт алу бәяләре төшү сәбәпләрен контроль итүче оешмаларга тикшерергә кушкан. Өч айдан артык вакыт узса да, хәлләр уңай якка үзгәрмәде.

Алинә Заһитованың җиңүенә үртәлгән Евгения Медведева тренерыннан китте

Пхенчхандагы Олимпиаданың көмеш медале иясе, фигуралы шуучы Евгения Медведева үзенең тренеры Этери Тутберидзедан китте.

Медведева 11 ел дәвамында шушы тренерда тәрбияләнгән иде. Кайбер мәгълүмат чаралары билгеләп узганча, Медведева үзенең Олимпия уеннарында икенче урынга калуын, ә алтын медальне Тутберидзеның икенче бер укучысы – Алинә Заһитова яулап алуы өчен тренерын гаепле саный.

Тутберидзе Медведеваның икенчегә калуын бик авыр кичерүен, моңа бик үртәлүен әйтә. «Олимпия бозыннан чыгып барганда ул балаларча әйтеп салды: «Алинәне бер ел яшүсмерләр арасында тотсагыз, ни була иде инде?». Мин аңа: «Женя, син нәрсә, без алай эшли алмыйбыз, һәркемнең дә мөмкинлекләре тигез булырга тиеш», – дидем», – ди Тутберидзе. Тренерның бу сүзләрен «Медуза» китерә.

Медведева һәм Тутберидзе арасында каршылык булуы һәм спортчы кызның тренерын алыштырырга җыенуы турында Медведеваның Олимпия уеннарында Заһитовага җиңелүеннән соң ук сөйли башлаганнар иде. Быелгы уеннарда Медведева алтын медальгә ирешә алмады, Тутберидзе тәрбияләгән фигуралы шуучы – Медведевадан яшьрәк булган татар кызы Алинә Заһитова аннан өстен чыкты.

Медведева Канадада яшәп, шунда шөгыльләнәчәк, аның яңа тренеры – Брайан Орсер. Ләкин кыз Русия өчен чыгыш ясавын дәвам итәчәк.

Әйтергә кирәк, өлкәнрәк яшьтәге Медведева техника ягыннан Алинә Заһитовадан калыша. Мәсәлән, ул Алиинә кебек дүртле сикерүләрне булдыра алмый.

Пхенчхандагы Олимпиадада Алинә Русия өчен беренче алтын медаль яулаган иде, ләкин моңа шатланасы урында, күпләр ризасызлык белдерде. Алар медальгә Медведева лаеграк, ә Алинәнең җиңүе – очраклы, дип санады.

«Татар мәктәбен Төркиядә түгел, Казанда төзергә кирәк»

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, эшлекле сәфәр белән Төркиядә булганда, аннан татар мәктәбен төзекләндерүдә ярдәм сорадылар. Татарстан Президенты ярдәм булачагын ышандырды. Кайбер басмалар Татарстан Президенты Искешәһәрдә татар мәктәбе ачарга ышандырды, дип язып чыкты.

Тумышы белән Искешәһәр янындагы Госмания авылыннан булган һәм хәзер Измир шәһәрендә татар оешмасын җитәкләгән Бехзат Акташ (Behzat Aktaş) татар мәктәпләре беренче чиратта Татарстанның үзендә төзелергә һәм төзекләндерелергә тиеш дип саный. Аның үзен Миңнеханов белән очрашуга чакыручы булмаган. Ул Татарстан Президенты белән очрашуда катнашучылар башка мәсьәләне күтәрергә тиеш иде дип саный. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Бехзат әфәнде, Искешәһәрдә татар мәктәбенә ихтыяҗ зурмы?

– Төркия кануннарына татар мәктәбен ачу туры килми. Без бит монда чит ил кешеләре түгел, ә Төркия ватандашлары. Шуңа бөтен белем алу системасы төрек телендә алып барыла. Татар мәктәбен Татарстанда, Казанда ачсыннар, анда урыс теле ят тел булсын. Татарстан Русиядә булганга да анда тулы татар мәктәбе була алмый бит. Хәзер сәясәт шуңа таба бара. Монда да рәсми тел – төрек теле. 25 бала җыйсаң, Төркия дәүләте махсус мәктәпләр ача. Бина да бирә, укытучы да таба. Шуңа татарча шимбә-якшәмбе көннәрендә укып була.

– Искешәһәрдә татарлар күпме? 25 бала җыйсаң дидегез. Никадәр бала татарча укырга теләр иде?

– Искешәһәрдә ике меңләп татар бар дип уйлыйбыз. Татар җәмгыяте җитәкчеләре тырышсалар 25 баланы җыялар инде. Хәзерге вакытта балалар татар телен беркайда да өйрәнми бит.

Искешәһәр янындагы татарлар яшәгән Госмания авылында мәктәп бар, әмма анда бер генә укучы да юк. Хәзерге вакытта анда 25 гаилә яши. Андагы балаларны да Татарстандагы кебек башка зур мәктәпләргә җыялар. Шуңа Госмания авылы мәктәбе тик тора.

Татарстаннан яки Русиянең башка төбәкләреннән килүче татарлар үзләре белән бик күп китаплар, журналлар алып киләләр. Алар шул бер бала да йөрмәгән мәктәптә тупланып бара, чөнки кирилл хәрефләрен укый белүче юк. Татар җәмгыятенең эше шул кирилл әлифбасы белән язылган китапларны укырга өйрәтү. Аның өчен курслар ачу мөһим. Алайса ул китаплар тузан җыеп кына ята.

Без ике сыйныф кына булса да шул авылда укыдык. 1990нчы еллар азагы 2000нче елларда халык авылдан китә башлады.

– Сез Искешәһәрдә татар телен өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбенә дә татар оешмасы җитәкчеләре тырышлыгы белән генә балалар җыеп булыр дисез. Шул ук вакытта Искешәһәрдә ике мең татар яшәвен әйтәсез. Кешеләрнең телне өйрәнәсе килмиме?

– Халыкның татар телен өйрәнүгә әллә ни кәефе юк. Хәтта: «Безгә татарлык нәрсәгә кирәк?» – дип әйтүчеләр дә бар. Бу хәлне үзгәртү өчен халыкны татар оешмаларына җәлеп итү кирәк. Моның өчен Төркиядәге татар балаларын Татарстан югары уку йортларында укыту мөһим. Дөнья татар конгрессы Төркиядән татар балаларын чакырып үзләре университетларга урнаштырмакчылар. Ә без бу вазыйфаның татар җәмгыятьләренә бирелүен телибез. Яшь балаларның ата-аналары да Казанда укыту мөмкинлеге барлыгын аңлап, җәмгыятькә тартылыр иде. Безгә бит инде иллешәр, алтмышар яшь. Татар оешмаларына яшь буын вәкилләре кирәк. Аннан соң, Татар Конгрессы ул балаларны кайдан белсен? Әллә татар, әллә төрек… Татар җәмгыяте җитәкчеләренә бит барысы да билгеле. Җәмгыятьләрне көчлеләндерү өчен Татарстанның безгә файда китерүен телибез. Һәрбер җәмгыятьтән ел саен университетларга биш бала алсалар – яхшы булыр иде. Төркиядә югары уку йортына керү бик авыр бит. Татарстанга киткәндә аларның татар аңы да артыр, һәм ата-аналары да татар оешмасына йөри башлар иде. Менә мин быел «Сәләт» аланына биш бала җибәрәм.

– Сез Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар кирәкле әйбер сорамаган дип саныйсыз. Ә нәрсәне сорау кирәк иде?

– Искешәһәрдә татар җәмгыяте җитәкчеләре утырган урын арендага алынган. Шуңа алар бина сораган булсалар иде. Мисал өчен, Искешәһәр җитәкчелеге реставрация ясау шарты белән, кырымтатарларга бер бина бирде. Җимерек бина иде. Алар аңа яхшы гына реставрация ясадылар. Безгә дә шәһәр башлыгы бина бирмәкче иде. Ул Казанда да булып китте, аның белән элемтәләр бар. Ун ел элек гариза да яздык. Конгресстан язу алып килеп аны да тәрҗемә итеп бирдек. Шәһәр башлыгы бина бирергә риза иде, әмма татар җәмгыяте җитәкчеләре аны хуплап алмады, чөнки аны реставрацияләү кирәк. Менә хәзер Миңнехановтан ярдәм сораган булсалар – иганәчеләр ярдәме белән бер бина төзелер иде. Шәһәр эчендә бер җәмгыять бинасы кирәк, аның эчендә мәдәни үзәк тә булыр иде.

Ландыш ХАРРАСОВА

2017нче елда АКШта сыену сораган русиялеләр саны нык арткан

АКШта сыену сорап гариза язган русиялеләр 2017нче елда нык арткан. Соңгы 24 ел эчендә бу иң югары күрсәткеч. 2016нчы ел белән чагыштырганда, 2017нче елда 40 процентка күбрәк кеше сыену сораган.

2012нче елда, Русия президенты Владимир Путин янә Кремльгә кайткач, сыену сораучылар арта башлый. Хокук яклаучылар һәм миграция хезмәте адвокатлары 2013нче елда Русиядә «Гомосексуализмны пропагандалауны тыю» дип йөртелгән канун кабул ителгәч, АКШта сыену сораучылар өлешчә артты, дип саный.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков АКШта сыену сораган русиялеләрнең нигә артуына карата аңлатма бирмәгән. «Хәзер ялган мәгълүмат искиткеч күп, һәрберсенә саклык белән карау кирәк», – дигән Песков. Аның сүзләрен «Интерфакс» китерә.

Комментарии