Рухи яу кырында күргәннәрем

Рухи яу кырында күргәннәрем

Халкымның ачы язмышын уйлый-уйлый, гомеремнең кара урманнары аша узып, әллә нинди сикәлтәле юллар буйлап, күп елгалар-сулар кичеп, көтмәгәндә килеп чыкканмын әкияттәгедәй гөлбакчалы, хуш исләр аңкып торган бер далага. Халык белән тулы дала тып-тын. Бөтен халык йокыда.

Ниндидер сихри көчләрнең аңлатуына караганда, мин татар халкының рухи (интеллектуаль) яу кырына, рухи көрәш кырына килеп чыкканмын. Бу рухи яу кырында татар халкының барлык бөек уллары мәрткә киткән, барысы да йокыда. Йокыдагы халык бик күп төркемнәрдә. Монда галимнәр төркеме дә бар, «техник интеллигенция» төркеме дә, язучылар, рәссамнар, музыкантлар, юристлар, академиклар, профессорлар, Тукай премиясе лауреатлары, геройлар, артистлар: атказанган, атка атланган, ишәккә атланганнары да күренгәли, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Иң зур төркем – кәкрәеп, бөкрәеп мәрткә китеп, үзләренең мәктәп директорлары белән кочаклашып йоклап ятучы укытучылар төркеме.

Тагын бер кызыклы төркем – «власть структура»сында эшләүчеләр – авыл башлыклары, район башлыклары, шәһәр башлыклары, министрлар һәм башкалар, ягъни «служилые татары». Болар барысы да ике куллары белән йөзләрен каплап, мәрткә киткәннәр. Күрәсең, киләчәк буын, оныклар безне танымасыннар дип уйлаганнардыр. Чөнки алар киләчәк буын алдында җавап бирәчәкләрен бик яхшы аңлап эш итәләр бит. Ишетмәгәннәрен аңласам да, түзмәдем, берсенең колагына барып кычкырдым: «Күпме качсагыз да, яшертен эш итсәгез дә Аллаһ барыгызны да күрә һәм ишетә, качып котыла алмассыз». Үзенең изге Китабында Аллаһ әйтә: «Өч кеше качып, яшертен сүз алып барганда араларында дүртенчесе Мин булырмын». Күрәмсең, Корьәнне укымыйлар, наданнар.

Шушы мәрткә киткән халык арасында йөри-йөри, берничә километр узганнан соң, ниһаять, бу рухи яу даласында бер тере төркемгә тап булдым. Болар үзләрен «ТИҮ»чылар дип атыйлар икән. Боларның сөйләве буенча, алар татар халкының бәйсезлеге өчен һәм аның телен саклап калу өчен көрәшәләр. Мин: «Нинди ысуллар белән көрәшәсез соң сез?» – дигәч, болар җавап бирде: «Митинглар, пикетлар уздырабыз һәм һәр җирдә «Бетәбез бит, җегетләр!» – дип катырак кычкырырга тырышабыз инде. Татар халкының йөзенә төкерәләр, безне Монголиягә куарга әзер булучылар да бар, безне мыскыл итеп, телне «кисәләр», телеканалларда татарга каршы кинофильмнар күрсәтеп, «татаро-монгольская иго» дип, татар халкы белән урыс халкы арасында телевидение һәм матбугат аша бер-берсенә каршы пропаганда алып баралар. Бу ахмаклыкка каршы бездән башка бер сүз әйтүче юк. Барысы да авызларына су капкан. Дөресен әйтеп, Русия дәүләте алдында таләпләр куйган шәхесләрне бер сәбәпсез эзәрлеклиләр, «экстремист» дигән яла ягып, төрмәгә утырталар. Рафис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебек шәхесләрнең язмышларын үзегез беләсез. Без үзебез дә аптырадык, аңламыйбыз, әллә безне юри шулай кысалар инде, болар кычкырышып йөргәнче, кулларына корал алып көрәшсеннәр, «настоящий экстремист»ка әйләнсеннәр дип».

Болар белән сүз куерып китте. Мин әйтәм: «Күптән түгел генә президент сайлаулары узды. Җиде кандидат арасында нишләп «хоть» бер татар кандидаты юк? Татар кешесе президент булса, сезнең бөтен мәсьәләләрегез бөтен Русия күләмендә чишелер иде».

Боларның җавабы мине гел телсез калдырды.

– Безнең арада президент булырдай шәхесләр юк.

– Нишләп андый шәхесләр «попуаслар» һәм башка ярым шәрә йөри торган, дөньяви үсештән артта калган Африка кабиләләрендә бар (чөнки алар ил башлыкларын үз араларыннан сайлап куялар), ә татарлар арасында юк. Татарлар бит үз вакытында бөтен Евразия халыклары белән берничә гасыр буе идарә иткән халык. Җитмәсә, адым саен «без булдырабыз!» дип мактанабыз. Әгәр дә сезнең арада андый кешеләр юк икән, күрсәтегез мине! Әле кичә генә «попуаслар» яныннан кайттым. Русия Президенты булырга бүген үк әзер.

Әмма ләкин соңгы соравыма мин алардан җавап ала алмадым. Авыр уйларым белән кочаклашып китеп барганда, кисәк кенә күзем шушы рухи көрәш даласы читендәге урман почмагындагы бер якты нурга төште. Анда да тере кешеләр барлыгы тоелды. Мин юлымны шул нур тарафына тоттым.

Бара-бара, башыма бер уй килде: «Бу мәрткә киткәннәрнең берәрсен уятып карарга кирәк». Шул уй белән берсен бөтен ачуыма типкәли башладым. Ул мин типкәләүгә чынлап үлгән кеше дә сикереп торыр иде, ләкин бу мәрткә киткәннәрне һич кенә дә уятып булырлык түгел икән. Инде кул селтәп, китәм инде, дип, соңгы тапкыр бөтен көчемә китереп типкән идем, теге торып утырды бит. Тибүем ике бот арасына туры килде, теге җиренә эләкте ахры. Моның белән сөйләшә башлагач, шул аңлашылды: бу 1990нчы еллар башында мәрткә киткән бер «невезучий» профессор булып чыкты. Ярым русча, ярым татарча кычкыра башлады бу миңа:

– Что, я не имею право мәрткә китәргә? Бу тормыш мине туйдырды, кругом ложь, обман и насилие. Вот через 100 лет яхшы тормыш башлангач, уянырмын, – диде дә тагын мәрткә китте. «Әле син яртылаш кына булса да татарча сөйләшәсең, 100 елдан соң синең кебекләр бөтенләй калмаячак, сине аңлаучы булмаячак, чөнки бөтен татарлар да русча гына сөйләшәчәк», – дигәнемне ишетеп тә бетермәде.

Теге нурлы балкыш янына барып җитәрәк, каршымда ап-ак сакалы биленә хәтле төшкән, нурлы йөзле, пәһлеван гәүдәле, ап-ак киемле бер бабай барлыкка килде. Мин аңыма килә алмый торган мизгелдә бабай сүзен башлады:

– Ни өчен халкыңның шушы халәттә калуының серен аңлатыйммы?

– Әй изге бабай! Бу сорауга мин гомерем буе җылый-җылый җавап эзләдем. Әгәр дә бу серне миңа чишсәң, актык көнемә кадәр сиңа рәхмәтле булыр идем.

– Бу хикмәтнең, бу хатаның төп сәбәбе – Бөек Аллаһның кушканнарыннан, Аның туры юлыннан читкә тайпылу. Ул бик күп гасырлар элек башланды. Сез үзегезнең дуслар итеп, Коръән кушканнарны үтәмичә, чит кабиләләрне сайладыгыз. Алар белән берлектә катнаш гаиләләр төзи башладыгыз. Катнаш гаиләләр төзеп, чит кавем кешеләрен үзегезнең телгә, үзегезнең дингә өйрәтү урынына, сез, киресенчә, аларның телләрен, диннәрен һәм йолаларын кабул итеп, дуңгызлар асрый башладыгыз. Шуңа күрә бүгенгә кадәр үз гаиләгездә үз динегезгә каршы һәм чит телдә сөйләшә торган буыннар үсеп, җәмгыятькә аяк бастылар һәм басалар.

Аяк, кул, күз, колак кебек, тел дә һәр кавемгә Аллаһ тарафыннан бирелә. Аллаһның биргән нигъмәтенә канәгать булмыйча, тәкәбберләнеп, ул нигъмәтне кире кагу зур гөнаһ. Аллаһ биргән кулын чабып ташлап, тимер кул ныграк та, яраланмый да, сызламый да, дип, тимер кул куйдырган кешене сез кем дип атыйсыз? Ахмак?! Телне алыштыру да шулар рәтеннән санала. Әле сезнең туры юлга борылу мөмкинчелеге бар, – дип, бабай сүзен бетерде дә юкка чыкты.

Бабайның сөйләгәннәрен уйлый – уйлый, тагын юлга кузгалдым. Шул нур бөркелеп торган урынга килеп җитсәм, ни күзләрем белән күрим – каршымда «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов басып тора. Ике кулына ике әләм тоткан, уң кулындагы әләмдә нур сибүче кояш ясалган, ә сул кулындагысында – канатларын җәеп, нәрсәнедер сакларга җыенган бөркет рәсеме. Илфат һәм аның артындагы татар язучылары, татар газеталары, татар радиосы, татар телевидениесе журналистларыннан

торган кечкенә бер төркем, мәрткә киткәннәрне уятырга теләп, ярсый-ярсый ялкынлы чыгышлар ясап яталар иде. Алар гына мәрткә киткән халыкны уята алырлар микән?.. Уйланырга вакыт! Бу өлкәдә ниндидер нәтиҗәле гамәлләр кылуны, карарлар кабул итүне татар халкы зур ышаныч белән көтә.

Ярулла НАСИФУЛЛИН,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Комментарии