- 08.05.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Архив
Еламаган сабыйга имезлек каптырмыйлар, диләр. Әгәр бала елап кына калмыйча, ярсып беткәндә, әти-әнисе берни эшләмәсә, ни дияргә? Яки ул битараф ата-ана, яки булдыксыз. Ата-ана бала тәрбияләүдә үз вазифаларын үтәмәгәндә, закон тарафыннан тиешле чаралар күрелә, андыйларны ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр.
Балык Бистәсенең Яңа Ырга авылында яшәүчеләр «имезлек сорап» инде менә ничәмә тапкырлар район җитәкчелегенең ишеген кага. Аларны авылда мәктәп булмау проблемасы борчый. Әмма хәзерге вакытка кадәр гозерләрен тыңлап, проблеманы чишәргә алынучы гына юк.
ҮЗЕ БАР, ҮЗЕ ЮК
Кайчандыр Яңа Ырга авылында башлангыч мәктәп булган. Башлангыч кына булса да ярап торган әле – бераз ныгып киткәнче, балалар әниләре янында, туган авылларында укыган. 2001нче елда чыккан янгында мәктәп тулысынча янып бетә. Әмма авылда яңа бина булдырырга ашыкмыйлар: нәниләрне күрше Шетнево-Тулуш авылы мәктәбенә күчерәләр.
Мәктәп янган, бина урынында нигезе генә торып калган. Әмма документларда… бу мәктәп бар һәм эшли. 2001нче елда ук янып беткән мәктәп 2008нче елга кадәр финансланучы мәктәпләр исемлегендә торган. Мәгариф министрлыгыннан килгән хатларда, Яңа Ырга авылы мәктәбе бары тик 2008нче елда гына ябылган, дип язылган… Ни өчен аны 7 ел буена – эшләүче, димәк, финансланучы мәктәпләр исемлегендә тотканнар? Мәктәп кадәр мәктәпнең януы хакында Мәгариф министрлыгына хәбәр итәргә онытканнармы? Әллә инде ул мәктәпкә килгән финанслар башка максатларда кулланылганмы? Район мәгариф җитәкчелеге бу фактны «документлардагы хата» гына итеп күрсәтергә тели. Мәктәп кадәр мәктәп януны хәбәр итәргә «оныта торган» менә шундый җитәкчеләр эшли Балык Бистәсендә. Монысы – Яңа Ырга мәктәбендә күзгә ташланган беренче проблема.
Икенче проблема – балалар мәсьәләсе. Башлангыч сыйныф укучыларын укырга күрше авылга күчергәннәр, дидем. Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча, башлангыч сыйныф укучысы мәктәпкә ике чакрымнан да артык юл үтеп бармаска тиеш. Ә менә Яңа Ырга белән Шетнево-Тулуш арасы нормадан 100 метрга артык, ике авыл арасы 2,1 километр. Бу очракта укучыларны йөртү өчен автобус бирелергә тиеш. Ә автобус юк! Бирелә дә алмый. Мәктәп автобусы йөрсен өчен, ике авыл арасындагы юл куркынычсызлык таләпләренә туры килми, монда асфальт юк. Яз һәм көз биредә ерып чыккысыз пычрак була, ә кышын көрт сала. Ике авыл арасындагы елга тирәләрендә исә җәйге челләдә дә авырлык белән генә йөреп була. Автобус юк, мәктәп юк, димәк, нәни балалар җәяү йөреп укырга тиеш.
ГАРИЗА ЧЫНМЫ?
Ике ел ярым элек, уллары туганнан соң, Әхмәтшиннар гаиләсе Яңа Ыргада мәктәп булдыруны таләп итеп, район юлын таптый башлый. Мәктәп булдыру бер көндә генә хәл ителә торган проблема түгел, шуңа күрә, алдан кайгыртырга кирәк дигән фикердә була алар. Ике ел ярым элек йөри башласалар да, яхшы якка үзгәреш һаман да юк.
Авылда мәктәп ачуларын сорап, Әхмәтшиннар РФ Президентына да, ТР мәгариф һәм фән министрына, район башлыгына да хатлар язалар. Хатларына уңай җаваплар алына – Путинның Татарстан Министрлар Кабинетына җибәрелгән хатында беренче сыйныфка укырга керәчәк нәниләрне өйдә укытуны оештырырга дигән фәрман бирелгән. Әмма, Кадрия Әхмәтшина сүзләренчә, район җитәкчелеге Мәгариф һәм фән министрлыгына дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат җиткерә. Имеш, ата-аналар балаларын Тулуш мәктәбендә укытырга теләп, гариза язганнар.
– Өйләренә барып сораштым. «Юк, Кадрия апа, без бернинди гариза да язмадык», – диделәр. Димәк, министрлыкны ялганлаганнар. Яңа Ыргада мәктәп ачмас өчен эшләнгән бу гамәлләр.
Ырга кешеләре яңа мәктәп салу өчен акча кирәк булуын да яхшы аңлый. Әмма проблеманы зур акчаларсыз да хәл итәргә була. Авылда кулланышсыз торган биналар җитәрлек. Мәсәлән, беркадәр ремонт уздырсаң, хуҗалык конторасы бинасын башлангыч мәктәп итәргә мөмкин. Әмма район җитәкчелеге ни өчендер яңа мәктәп ачу буенча бернинди дә эш башламый.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Әхмәтшиннарның мәктәп даулауларын хуплаган. «Сез дөрес эшлисез. Мин үзем дә кечкенә генә авылда тудым. Анда мәктәп бар иде. Ничә еллар буе районны җитәкләдем, бер генә мәктәпне дә яптырмадым. Мин сезгә булышам. Мәктәпне булдырырга тырышырбыз», – дигән министр һәм Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиевкә шалтыратып, эшне тизләтүен, авылда мәктәп ачуларын сораган. «Мәсьәләне хәл итеп бетерегез. Нәрсә кирәк булса, шуның белән булышырмын», – диде «глава»га. Ә безнең җитәкчеләр – клоун, оста артист! Алар сине ышандыра, матур теле белән алдый, әмма сүзендә генә тора белми. Энгель Нәвапович белән башлыкның сөйләшүен үз колакларым белән ишетеп тордым: «Ярар, яхшы, төзербез, булыр, һичшиксез, мәктәп ачылыр», – дип вәгъдә итте. Монысы – бер. Былтыр августта мәгариф бүлеге җитәкчесе килеп, күзгә төтен җибәрде: имеш, балаларны авыл клубында да укытырга мөмкин! Имеш, тиздән интерактив такталар да алып кайтачаклар, интернет кертәчәкләр һәм сентябрьдән балалар Яңа Ыргада укый башлаячак. Без, ышанып, көтә башладык. Август бетте, сентябрь җитте, инде бер ел үтеп бара, бернинди интерактив такта да күргәнебез юк әле безнең… Монысы – ике…
ТЫЕЛГАН ЕРАКЛЫКНЫ ЗАКОНСЫЗ АВТОБУСТА
Мәктәп ачылмагач, Кадрия Әхмәтшина тагын министр янына бара. Мәсьәләне контрольдә тотуны министрлыкның гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федоровага тапшыралар. Ул 2013нче елның октябрь аенда авылга килеп, мәктәп ачылачак, дип вәгъдә итә. Район җитәкчелеге мәктәпне ачмый, әмма проблеманы болай гына хәл итеп булмаячагын аңлаптыр, укучыларны йөртү өчен бер «буханка» билгеләп куялар. Балта сораганга шөшле тоттырган кебек булып чыга. Әмма, инде әйтелгәнчә, ике авыл арасында укучыларны автобуста йөртергә ярамый, чөнки асфальт юк, икенчедән, «буханка» – мәктәп балаларын йөртергә тиешле техника түгел. Иске «буханка»дан күргәннәре турында беренче сыйныфта укучы кызның әбисе Вәсимә апа сөйләде. Техника әледән-әле ватылып тора һәм, шуның аркасында, оныгы күп вакытын өйдә уздырырга мәҗбүр. Әйтик, соңгы айда ул бер атна өйдә яткан.
– Автобус эчендә бензин исе килә һәм кыш көннәрендә бик нык салкын. Иске бит ул, бер-ике көн йөри дә өч көн ватылып тора. Әле менә беркөн җәяү барган идек, төне буе аягы авыртты. Йөрми йөргән бала аяксызланса, без нишләргә тиеш?! Авыр инде теге авылга йөрү, авыр. Нәниләр бит! Аннан соң машина ватык вакытта укырга менмәдек. Алла туйдым да инде машина буламы, машина буламы дип сорашудан! Машина булмаган чакларда нишләргә ул нәниләргә – җилле көннәре, карлы көннәре була, такыр гына юл булса, йөрерләр иде әле. Ни юл юк, ни автобусы юньле түгел. Оныгым: «Күперне чыкканда, әби, күзләремне йомам да: «Бисмилләһир-рахманир-рахим», – дип укыйм – автобус бик каты болгана. Буага төшеп китәрбез дип куркам, – ди.
Шушы ук авыл кешесе Фаил Фәттахов та мәктәпкә йөртүче автобусның хәле мөшкел булуы турында сөйләде. Ул, быел әзерлек сыйныфына йөриячәк баласын автобуска утыртып чыгарып җибәрергә куркам, диде.
Юлны бит автобус белән йөрергә яраксыз дип тапканнар. Ничек районның мәгариф бүлеге балалар йөртү өчен техника билгели алган? Сабыйларның гомерен куркыныч астына кую түгелме соң бу?
«МӘКТӘП АЧЫЛМЫЙ»
Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков белән Яңа Ыргада мәктәп ачу турында сөйләшкән идек, ул, Шетнево-Тулуш мәктәбенә дә берни булмаган, диде. Укучылар шунда укый ала, ата-аналар да балаларын Ыргада укыту яклы түгел, имеш:
– Ыргада яшәүче мәктәп яшендәге барлык балаларның да әти-әниләре балаларын километр ярым ераклыктагы Тулуш дигән мәктәптә укыту өчен гариза яздылар. Анда беренче сыйныфка баручы бала юк… – Мәгариф бүлеге җитәкчесе минем күзгә төтен җибәрергә маташты бугай. Үзегез чагыштырыгыз: ике авыл арасындагы юлны машина белән үлчәгәндә, 2,1 км күрсәтә. Әмма район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков юл озынлыгын 600 метрга киметеп әйтте! Аннан соң, чынлыкта, быел Яңа Ырга авылыннан Тулушка беренче сыйныфка барлыгы ике укучы барачак! Аермасын сизәсезме?
Җитәкчедән кабатлап сорагач, мәгълүмат үзгәрә башлады:
– Беренче сыйныфка баручы балалар юк, дисезме?
– Бар… Әмма алар хәзерге вакытта Тулуш мәктәбендә укый. 1 километр да 800 метр аларның арасы.
Әле унбиш секунд та үтмәде, җитәкче өчен ике авыл арасы да үзгәреп куйды.
– Яңа Ыргада яшәүче ата-аналар, балаларын Тулуш мәктәбендә укыту өчен гариза язмадык, диләр. Сез нинди гаризалар турында сөйлисез?
Озак кына тынлык урнашты.
– Кулдан язылган гаризалары өчесенеке дә миндә.
– Мин ул гаризаларны карый аламмы?
– Пажалысты!
(Илсур әфәнде Садыйков гаризаларны факс аша редакциягә җибәрәчәкмен дип вәгъдә итте. Әмма редакциягә бернинди факс та җибәрүче булмады. Бу гаризалар турында сорап кабат шалтыраткач, җитәкче телефонын өзеп куйды.)
– Яңа Ыргада мәктәп ачылачакмы?
– Әгәр әти-әниләр балаларын Ыргада укытырга тели икән, безнең ул авылда ике укытучыбыз бар, без укытучылар йорты ачарга, ягъни балаларны өйдә укытырга риза. Әмма, Айгөл, сеңлем, сез үзегез уйлап карагыз – бер балага бит мәктәп төзелми. Низашто!
Быел бер бала беренче сыйныфта укый, ике бала әзерлек сыйныфларына йөри. Киләсе елга өч бала – башлангычта, тагын өч бала әзерлек сыйныфларында укыячак. Татарстан Президентының «Бер генә укучы булса да, мәктәп булырга тиеш» дигән фәрманы бар. Президент булырга тиеш дигәч, аның сүзе Балык Бистәсенә дә кагыладыр дип уйлаган идем шул мин. Президент фәрманнарының бу район җитәкчеләренә кагылмавын белмәдем бит, борчымаган да булыр идем, бәлки.
– Министр, ярдәм итәрбез, дигән. Нәрсә комачау итә авылда мәктәп булдыруга?
– Сеңлем, километр да сигез йөз метр ераклыкта ике катлы менә дигән мәктәп бар. Анда 16 бала гына укый. Ә 80 бала укырга тиеш. Авыл мәктәпләрендә болай да бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш. Ә монда бит бөтен бер мәктәптә 16 гына бала. Шушы күрсәткечләргә китерү беренче чиратта тора бит әле. Әгәр Ыргада мәктәп ачсак, без аны берничек тә балалар белән тәэмин итеп тора алмаячакбыз.
Димәк, җитәкчеләрнең «мәктәп була» дип ата-аналарга сөйләгәннәре ялган гына булып чыга. Тулуш мәктәбендә укучылар саны күп булсын дип, Яңа Ырганың кечкенә укучылары көн саен фәлән чакрымны җәяү тәпиләргә тиеш була… Укучылар саны җитешмәүдә балаларның нинди гаебе бар соң?!
«ТЫГЫЛМЫЙЧА ТОР!»
Район башлыгы Илһам Вәлиев исә әлеге мәсьәләгә бөтенләй башка төрле аңлатма бирде:
– Айгөл, без беренче сентябрьгә кадәр бу мәсьәләне хәл итеп бетерәчәкбез. Бик биеккә күтәрелгән вопрос инде бу. Шуңа күрә, син анда әзрәк… теге… Тыгылмыйча торсаң, яхшырак булыр иде! Без анда асфальт салырга уйлыйбыз, юл салганда бер чакырыр идем мин сине аннан соң…
– Нигә тыгылмый торырга кушасыз?
– Бик проблемалы сорау бу. Без министр белән берлектә, аның өстендә эшлибез, эшлибез. Беренче сентябрьгә кадәр берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Бер үк мәсьәләгә карата район җитәкчеләренең ике төрле сөйләве шикләндерә шул. Ике җитәкченең районда очрашып, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә икәне хакында киңәшкәннәре юк, күрәсең.
МӘКТӘПНЕ АЧЫГЫЗ
Мәктәп ачылырмы-юкмы дигән сорау буенча фикер алышу өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова янына җыелдык. Без өч кеше идек: мин, Кадрия ханым һәм Балык Бистәсенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков.
Миңа факс аша җибәрмәсә дә, Илсур әфәнде теге өч гаризаны министрлыкка алып килгән. Әмма соңрак аларның икесендә хилафлыклар барлыгы ачыкланды. Әйтик, бер гаризада дөрес түгел имза куелган, икенче гаризада телгә алынган бала исә, бөтенләй, Яңа Ырганыкы түгел. Менә хәзер, Илсур Садыйковның ни өчен факс аша гариза җибәрмәве аңлашыла. Ярый, бер ата-ана Ыргада мәктәп ачылуга каршы да килсен, ди. Ә калган ата-аналарның һәм укучыларның теләге исәпкә алынмыймы? Минем кулымда барлыгы 9 ата-ананың Яңа Ыргада мәктәп ачуларын сорап язган гаризалары бар. Нишләп аларны министрлыкка алып килми Илсур Садыйков?
Гаризаларны җентекле рәвештә күз уңыннан үткәреп, Илсур әфәндегә зур әһәмияткә ия булмаган бер-ике сүз әйткән идем, ул бик тәкәббер рәвештә сөйли башлаган сүзен туктатты да, әле Тамара Федоровага, әле миңа карап, ораторлар кебек сөйләп китте:
– Айгөл Рамилевна, сезнең мәгариф эшчәнлегенә катышырга рөхсәт бирә торган документыгыз бармы? Ул документны күрми торып, мин башка бер сүз дә әйтмим!
– Бер генә законда да, журналистка мәгариф темасын яктыртырга ярамый, дип язылмаган. Әгәр минем эшчәнлегем сезне канәгатьләндерми икән, редакторыма шалтыратыгыз, судка бирегез.
– Ярый, мәктәп мәсьәләсен «глава» белән сөйләшеп бетерербез. Ялган гаризалар буенча да ачыклап бетерермен мин. Менә хәзер машинама чыгып утыруга, барысын да ачыклый башлыйм. Хушыгыз! – Илсур Садыйков шулай диде дә, күп сөйләшеп тормый гына, чыгып та китте.
Мәгариф эшчәнлегенә катышырга «хакым булмаса да», дөресрәге, кыңгыр эшләрегезне бөтен республикага сөйләргә ярамаса да, тагын бер нәрсә турында язмый кала алмыйм. Чынлап та, булдырырга теләгән очракта, Яңа Ыргада мәктәп ачылган булыр иде, чөнки моның өчен акчалар да бүлеп бирелгән булган. Бу акчаларның бүленеп бирелгән булуын Илсур әфәнде үзе дә кире какмый. Алай гына да түгел, аларны Шетнево-Тулуш мәктәбе укытучыларының хезмәт хакын арттыруга тоткан булулары турында да сөйләде. Укытучыларның, чынлап та, хезмәт хакы артканмы-юкмы – монысын тикшерергә кирәк әле, әмма шунысы факт: Яңа Ыргада мәктәп ачу өчен күчерелгән акчалар максатчан кулланылмаган булып чыга.
«Әгәр дә район җитәкчелегенең мәктәпне ачасылары килми икән, шулай дип әйтсеннәр. Монда авылга килеп цирк оештырырга һәм халыкны өметләндерергә кирәкми! Безнең балаларның киләчәге белән уйнамасыннар!» – ди Кадрия Әхмәтшина, әлеге уңайдан.
Яңа Ырга проблемасын чишү өчен, министрлыкның гомуми белем бирү бүлеге җитәкчесе Тамара Федорова өч төрле юл тәкъдим итте: яки балаларны өйдә укытырга, яки әзер бер бинаны төзекләндереп, аннан мәктәп ясарга, яки укучыларны йөртү өчен яхшы транспорт булдырырга. Киләчәктә район җитәкчелеге боларның кайсысына тукталыр – билгесез, әмма «глава» Илһам Госмановичның: «Сентябрьдә монда мәктәп булачак», – дип әйткән сүзләре ялган булмагандыр дип ышанасым килә.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Балык Бистәсе – Казан.
Балалар бар, мәктәп юк,

Комментарии