- 08.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Архив
Кайчакта, кечкенә генә бер проблеманы хәл итәргә алынасың да, аны тирәнрәк казыган саен, бер-бер артлы тагын да зуррак проблемалар килеп чыга башлый. Ә теге мәсьәлә ул айсбергның су өстенә чыгып торган кечкенә генә өлеше яки зур балыкның койрык очы гына булганлыгы ачыклана. Кама Тамагы районына сәяхәтем дә чагыштырмача вак эштән бөреләнде.
ТАРАЛЫРГА СОҢГЫ АДЫМ
Әлеге районның үзәгенә терәлеп диярлек торучы Уразлино авылы безне, картлык көнен кичерүче бабай кебек, күңелсез генә каршы алды. «Татар авыллары балкып тора, алар караңгы булмый», дигән кешегә киресен раслыйсың килсә, аны бирегә алып кил икән. Авылны икегә бүлеп салынган юлдан шаулап үткән техника гына монда яшәү барлыгына ишәрәли бугай. Ә бит монда, кайчандыр, районның алдынгы колхозларының берсе саналган «Кама» хуҗалыгы булган. Ул бәрәңге үстерү, сарык үрчетү белән хәтта ки республика күләмендә дә беренчеләрдән саналган. Хәзерге таркаулыкны күзәтеп моңа ышану да кыен. Авылда эшче көчләр калмаган диярлек, пенсия яшендәге күпчелек халык, авылга ямь өстәп, яңа төзелешләр башлар, йортлар салыр дип өметләнәсе юк. Гадәттә, башка авылларда балкып торучы җирле үзидарә бинасы да бу авылда шыксызлыгы белән аерылып тора. 70нче еллардан бирле ремонт күрмәгән, төрмә бинасына охшатып сорыга буялган, бернинди дә уңайлыклары булмаган бинада Уразлино җирле үзидарәсе урнашкан. Шуның белән бергә почта, элемтә, хуҗалык идарәсе дә шушы бинада эш алып баралар икән. Мәдәният йорты юк та юк инде. Диктофонымның батарейкасы беткәнен чамалап кибет эзли башлагач, анысының да ябыклыгы мәгълүм булды. Инде ниятем үзем эзләп килгән бер абзыйны табу иде. Җирле үзидарә тирәсендәге апага мөрәҗәгать итеп, йортларын күрсәтүне үтендем. Ул безнең Казаннан, газетадан килүебезне белгәч, үз зарын сөйләргә тотынды. Тыңламый чарабыз калмады.
ҖИР ЮККА ЧЫККАН?
Шушы җирле үзидарәгә караучы Кече Карамалы авылында көн күрүче Миннеруй апа Мифтахованың район башлыгы З.Гарәфиевка күңел рәнҗеше зур икән.
– 2005 елның 22 ноябреннән бирле судка йөри-йөри 11 мең 700 сумлык юл чыгымы гына тоттым инде, беләсезме?! Җир паемны бүлеп ала алмыйм бит һаман. Инде хат язмаган инстанциям калмады дисәм, менә сезнең газета гына калгандыр. 2010 елның 24 мартында авыл җирлеге башлыгы чакыртып: «306 гектар сораучысыз (невостребованный) җир бар, менә шуларга межевание ясагач, сезгә җир була», – диде. Ә миңа бирелгән документта ул119 гектарҗир дип күрсәтелсә дә, фактта җирләр бар дигән сүз. Менә хәзер, җирне алырга дип йөри башлагач, шул җирләр юкка чыкты бит.
– Ничек инде юкка чыкты?
– Әй, башыннан сөйлим әле! Пай җиремне аласы килгәч, миңа төрлечә каршы чыгып, җир бирергә теләмәделәр. Шуннан соң мин төрле урыннарга хат юллый башладым. Республика прокурорына да берничә хат җибәрдем, президентка да яздым. Үзегез беләсез, президентка язган хатны барыбер кая да булса тагын җибәрәләр, әнә шулай итеп аңа язган хатым да баш прокурорга киткән. Нәтиҗәдә, республика прокуратурасыннан безнекеләргә хат килеп төшкән, анда шушы җир мәсьәләсен тикшерергә диелгән.
Районыбыз прокуроры шуннан соң район башкарма комитетын судка бирде. Судлар булды. Шуннан миңа судта җирне Кирильское авыл җирлегеннән алырга тәкъдим иттеләр. Имеш, анда буш җирләр күп икән, ә бездә инде бүлеп бирердәй пай җирләре калмаган. Аптырадым инде, чөнки беләм бит: анда да минем кебек үк җир эзләп йөрүче ике кеше бар. Үз кешеләренә җир таба алмаганны, нишләп алар миңа табарга тиеш ди, име?! Хәзер районыбыз прокуроры Шәйхәттаров та мине үгетли башлады: «Невостребованный җирләр тагын кайчан була әле, булганда алып кал, апа», – ди бу. Судларга йөреп арыган идем, шуңа торган урынымнан 20 чакрым ераклыкта булган җир булса да ризалаштым. Ул көнне баш каткан, үземә нинди җир биргәннәрен белмим дә бит әле. Берничә көннән барып белешсәм, бу эшкәртелгән җир түгел, ә чәчелми ятучы, буш, чүп үләне үсә торган урын икән. Шуннан соң без кабат прокурорга киттек. Җир турында сөйләдек, ул бер сүз дә әйтмәде җүнләп. Әгәр безгә яхшылык теләсә, ул бит шул көнне әйтергә тиеш иде безгә: «Сезнең әле суд карары үз көченә кермәде, аны яңадан каратырга була, сез аны шикаять итегез», – дип, ләкин ул алай димәде. Без дә суд карарының 1 айдан гына гамәлгә керәсен белмәдек.
«Җир буенча борчылып йөрмә, хәзер суд узган. Приставлар сиңа җир паең буенча документларны өеңә үк китереп бирер», – диде прокурор, ә без аңа ышандык.
– Авыл җирлегенә кереп,119 гектарҗирне, кая куйдыгыз дип сорадыгызмы соң?
– Сорап кына калмадым, ул җирләрне кемнәргә биреп бетердегез, исемлек күрсәтегез, дидем. Ә исемлек юк. «Белмибез», – диләр. Алар белмәгәч мин каян белим. Бездә Русия законнары түгел, дөресен генә әйткәндә, Гарәфиевский законнар!
Ә бит Миңнеруй апаның сүзләрендә хаклык бар: кая киткән, кем кулларына күчкән пай җирләре итеп бүленәсе119 гачамасы эшкәртелә торган җир?
Бераз гына ачыклык керсен өчен, район башлыгын да искә алмый булмас. З.Г. Гарәфиев район белән идарә иткән чорда «Лидер» компаниясе халыкның көтүлек җирләрен 49 елга арендага дип законлаштырып куйган. Бу минем өчен генә кыргыйлык түгел, ә шунда тир түгеп, башбаштаклыкка ияләнеп беткән авыл кешесе өчен дә сәер эш билгеле. Авыл җирендә яшәүчеләр үз җир кишәрлекләрен зурайту мөмкинлекләреннән мәхрүм хәзер, чөнки бакча коймасының икенче ягында ук «Лидер» җирләре башлана, чокыр кырыенда үскән җилләккә чыгарга да тиздән «Лидер»ның рөхсәте кирәк булачак, чөнки чокырны да район хуҗасы аңа ташырган. Тапшырганмы, сатканмы?! Әлеге районның чокыр-чакырлары да, авыл халкының көтүлек җирләре дә шулай арендага алынып (50 ел ул бер гомер дип исәпләсәң, бу инде гомерлеккә хосусыйлаштырылуга тиң), район хакимиятенең бу этлеккә катнашы юклыкка беркемне дә ышандырып булмый монда, җәмәгать. Пай җирләре дә кая китәргә мөмкин? Әйе, тирәнрәк казырга кирәк шул. Бер карасаң әлеге җитәкчеләр район, авыл халкы ризалыгы белән эш итәргә тиешләр, аларның мәнфәгатьләрен якларга куелганнар. Әллә инде куйдырылганнар гына микән? Менә шуңа күрә кайчандыр алдынгы булган авыллар таркалуда Гәрәфиев законнарының файдасы зур! Юкса, Кама Тамагы районы – яшәмәслек район түгел. Елга буенда урнашкан, искиткеч матур тирәлек. Тик яшьләр аннан кача! Район башлыгына язмамның ахырында әйләнеп кайтып, кем мәнфәгатьләре белән яшәвен тагын да тәфсилләбрәк язармын, әлегә…
НИ КАРТЛАРГА, НИ ЯШЬЛӘРГӘ…
Балалар мәйданчыгында уйнап йөрүче балаларны күреп, шатланып куйдым. Күңелсез уйлар да таралгандай булды. Өч-дүрт кенә бөртек булсалар да авылның дәвамы булырга охшаган. Якынрак килдем. Малайларның әнисе Талия Бегелекова белән сөйләшеп киттек. Сүз ара сүз китеп, ул әлеге хуҗалыкта хисапчы булып эшләп йөрүен, социаль ипотека буенча торак ала алмый тилмереп йөрүен сөйли башлады.
– Мин Уразлино авылы җирлегенә, яшь гаиләләрне Федераль социаль программа нигезендә торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттем. 2005 һәм 2008 елда туган ике балам булуын да әйттем, районның янгын сүндерү бүлегеннән дә, башка урыннардан да белешмәләр җыйдым. Янгын сүндерү бүлегеннән белешмә нигә кирәк дисәгез, 2008 елның апрелендә әбиемнең йорты (Талия әле ул чакта шул йортта яшәгән – авт.) янды. Сатып алам дигән шарт белән, мин Уразлинодагы бер йортка күчеп килдем, 5 еллык хезмәт килешүе белән 2009 елда «Камско-Устьинская» СХПКсына эшкә урнаштым. Мине шул елның май аенда исәпкә алырга тиешләр иде. Вакыт уза торды, социаль программа буенча бернинди яңалык ишетелмәде. Шуннан соң мин район үзәгенә барып белешергә булдым. Баксаң, мине бөтенләй исәпкә алмаганнар икән. Документларым да юкка чыккан. Район башлыгы З.Гарәфиевка язылдым, аңа бөтен хәлне аңлатып бирдем, «билгесезләр» тарафыннан юкка чыгарылган документларым турында да әйттем. Миңа яңадан документлар җыярга куштылар, 2009 елда торак комиссиясе чыгарган карар нигезендә, шул вакытта ук теркәлгән итеп кертергә вәгъдә иттеләр. Боларның барысы да 2011 елда булды инде. Әле мин хәзер дә торакка өмет итеп яшәп ятам. Яшәү минимумыннан да азрак булган хезмәт хакына эшлим, ике баламны балалар бакчасына район үзәгенә йөртәм, чөнки безнең авылда бакча юк. Район хакимияте халык өчен эшләми бездә. Әле менә кайчан гына авылларны үстерү максатыннан бүлеп бирелгән дәүләт акчасына район үзәгендә күпкатлы йорт салып куйдылар. Шуның аркасында хәтта авылда яшәүчеләр дә шунда күчеп китте. Юкса, ул акчаны авыл җирендә йорт төзү өчен сарыф итеп, авылларны үстерү өчен тотасы иде бит. Иң кызыгы шунда, әле район үзәгенә баргач, мин үземнең 57нче кеше булып торакка чиратта торуымны белдем. Димәк, мине 2009 елдан исәпкә куймыйча, 2011дән куйганнар булып чыга, – дип сөйләде дә сөйләде Талия.
Балаларга карап, әниләрен ни әйтеп юатырга белми торам. Закон буенча беренче чиратта яшәү урынлы булырга тиешле бу сабыйларның пропискасы да янган йортта дип исәпләнә.
Ә бит монда да районның коррупция чонгылына кереп батуына шикләнмәслек урын юк түгел. Хәер, бәлки, монда шәхси үчтер? Балаларның атасы булган Илфат Мотыйгуллинның Кама Тамагы районы турындагы тәнкыйди материаллары безнең газетада да басылган иде. Атасы шулай акыллы булгач, балалар тилмерергә тиеш, дип карар иткән ахры район хакимияте. Талия дә җиңел генә йорт салып куяр иде дә бит, тик ул, кайберәүләр кебек, «Технострой+» белән берлектә майлы калҗа умырып ятмый шул.
ТАНЫКЛЫГЫҢНЫ САКЛА, ВЕТЕРАН!
Әллә Миңнеруй апа газетадан килделәр дип хәбәр иткән, әллә башкасы, яныма Надежда апа Нәбиева килеп, үз зарын сөйләргә тотынды.
– Әнием Зоя Иван кызы Лазарева 2011 елга кадәр тыл ветераны булып исәпләнә иде. Коммунистик хезмәт ударнигы, коммунистик хезмәт ветераны һәм тыл ветераны дигән таныклыклары бар иде. Аның медальләре дә күп. Көннәрнең берендә тыл ветераны булуын күрсәтүче таныклыгы югалды. Шуннан мин, бәлки, авыл җирлегеннән соратып алганнардыр дип, анда бардым. Табылмады. Шуннан авыл җирлегеннән яңадан таныклык ясатуларын сорадым. «Нәрсәгә кирәк инде ул?» – диләр. Ничек инде нәрсәгә? Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки, берәр җиргә күчермәсе кирәк булыр. Көн дә законнар алышынып торучы илдә яшибез ич. «Архивны торгызырга кирәк булачак», диләр. «База данных» була торгандыр бит инде ул?! Рудникта, әни эшләгән җирдә янгын булганга, андагы бөтен документлар янып беткән. Аннан, документларның янып бетүе турында белешмә алдым да районның Пенсия фондына бардым. Социаль яклау үзәге шул таныклыкны ясап бирсен өчен, Пенсия фондыннан белешмә кирәк. Берзаман пенсия фондында: «Шахитләр алып килегез, Рудникта эшләгәнен дәлилләгез», – диләр. Аңлашыла торган әйбер билгеле, әни белән бергә эшләгән, бер авылда яшәгән кешеләрне алып бардым. Алар үзләре хезмәт ветераны булгач, шахит була алмыйлар икән. Шушы хәлләрдән соң әниемне Пенсия фондындагы базадан да тыл ветераннары исемлегеннән төшергәннәр. Әгәр мин шул таныклык югалды дип, артыннан йөри башламасам, ул әле компьютерда булса да тыл ветераны булыр иде. Аптырагач, бер яклаучы ялладым, аңа мең сум түләп, бу эшнең очына чыгуын сорадым. Файда булмады. Әниемә быел, 8 майда 83 яшь тула! Сугыш елларында, бөтен кеше эшләгәндә ул гына ял итеп ятты микәнни? Ничек ветераннан шулкадәр көлеп, аны мәсхәрәләп була, әйтегез әле? Әле менә бүген генә аның янында булдым, ул елап утыра. Аның 80 яшьлек юбилеенда авыл җирлеге кереп котламады да, өлкәннәр көнендә дә оныттылар…
Шушы мәсьәлә буенча район башлыгына керермен дип язылган идем, аңа кертмәделәр. Урынбасар Рөстәм Гыйльметдиновка кердем. Ул әйтә, аның хезмәт ветераны икәнен ачыклау өчен медальләре кирәк ди. Ә бит аның медальләре бар! Судка бирсәк, аның өчен күпме акчалар чыгачак, шуннан гына куркабыз. Икебез дә пенсионер, яклаучыга түләрлек түгел, хәтта юл чыгымнарын күтәрерлек тә акчабыз юк, – ди Надежда ханым.
(Дәвамы киләсе санда.)
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Кама Тамагы-Уразлино-Казан.

Комментарии