БЕЗ – 41нче ЕЛ БАЛАЛАРЫ

БЕЗ – 41нче ЕЛ БАЛАЛАРЫ

Еллар үтә тора. Без дә олыгая барабыз. Кайбер көннәрдә йоклап булмый. Шундый вакытта мин ишек алдына чыгам, күк йөзен күзәтәм, агачлар шаулавын тыңлыйм. Алар кемнәрнедер, нәрсәнедер искә төшерә кебек тоела.

Әйе, искә төшерерлек авыр еллары булды шул. вакыты һәм аннан соңгы еллар безне, авырлыклардан курыкмыйча, җиң сызганып эшләргә өйрәтте.

5нче сыйныфта укыганда ук инде без өлкәннәр белән бергә эшләдек. Иң авыры – ашарга җитмәү булды.

Мәктәптән кайткач бер сынык ипине тиз генә эләктерәбез дә (әгәр өйдә икмәк булса), басуга черек бәрәңге җыярга йөгерәбез. Кеше җыелганчы җыеп каласы килә. Өс-баш начар, аяк-куллар күшегеп туңа. Шуңа карамастан, күңел шат, чөнки шактый гына черек бәрәңге тупланды. Аякларны көчкә сөйрәп өйгә кайтабыз. Анда безне тагын эш көтә. Олылар эштән кайтканчы черек бәрәңгеләрне әзерләп куясы, кечкенә балаларны карыйсы. Барысын да күз алдыннан үткәрәм дә, аптырап куям: ничек барына да өлгердек икән? Әле бит дәрес тә хәзерлисе бар. Ул вакытта бер генә көн дә дәрес хәзерләми бармадык мәктәпкә. Без бер-беребездән көнләшеп, ярышып укыдык. Укытучыларыбыз да бик таләпчән һәм яхшылар иде.

Мин классташларым белән горурланам. Алар арасында алдынгы кешеләр күп, ә ялкаулар, эчкечеләр, наркоманнар юк. Без барыбыз да туган җирнең һәр нәрсәдән дә кадерлерәк икәнен аңлый идек, чөнки без – 41нче ел балалары.

Инде картайдык, Хезмәт белән үткән ул елларны кайтарып булмый. Тормыш дәвам итә. Ләкин шуңа эч поша, еллар һаман да тыныч түгел, кайдадыр бомбалар шартлый, кеше гомерләре өзелә. Уйласаң, исең китәрлек. Кемгә кирәк бу сугышлар? Гыйбрәт алырлык вакыйгалар болай да бик күп бит инде. Ил-көннәребез тыныч булсын, ачлык-ялангачлык булмасын, беребез дә бала хәсрәтләре күрмәсәк иде.

Роза ӘХМӘДУЛЛИНА.

Арча районы, Алга-Көек авылы.

Кайтаваз

ХӨКҮМӘТНЕҢ МӘШӘКАТЬСЕЗ БАЛАЛАРЫ

М. Шәмсетдинованың «Җылы сүзегезгә ни җитә?» (13 февраль, 2013 ел) дигән язмасы сугыш еллары балаларының йөрәк ачысы белән язылган йөзләрчә язмаларының берсе иде.Инде бу кадәр язуларга да карамастан, бер генә нәтиҗә дә булмавы күңелне рәнҗетә.

Ил башлыклары, депутатлар әллә бер дә газета укымый микән?

Безнең әтиләр сугышта үлде. Әтиләре үлгән балаларның дәүләткә бер мәшәкате дә калмады.

Сугыш беткәч тә балалар ике сортка бүленде: әтилеләр һәм әтисезләр. Әле дә хәтеремдә, 70нче еллар. Бакча участогы алу, телефон куйдыру, машина алу зур проблема иде. Бер танышым: «Шундый йомышым төшсә, әтинең сугышта катнашкан документын гына күрсәтәм, миңа барын да эшләп бирәләр», – дип мактанганда безнең йөрәккә кан тамып утырганын абайламый иде шул ул.

Сугыш ветераннарына фатир бирүдә сәер хәлләр җитәрлек булды. Инде аларның балалары да 70не узып бара. Оныкларына фатир кирәк вакыт. Шул ук вакытта сугышта үлеп калганнарның да оныклары үсеп килә бит. Сез балалар, бабагыз сугышта үлеп калу сәбәпле, фатирны үзегез юнәтегез инде, дияргә генә кала.

Без, әтисез калган балалар, болай да ятим булдык, хөкүмәт тә ятим итеп карады. «Бер җылы сүз җитә», – дип язу, инде бит ул аптыраганнан, дөреслек булмаганга ачынып язу.

Мәскәүдәге депутатларыбыз кайчан да булса бу нисбәттән берәр нәрсә эшли алырмы, билгесез. Ә хәзергә үз эшләре җитәрлек. Кайсы китап яза, кайсы фән докторы булырга танышлар эзли.

Шушы уңайдан Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» әсәреннән бер өзек китерәсем килә. «Иң хәтәре кешеләрнең акрын гына шушы ялганга, начарлыкка күнегүендә. Халыкның күңеленә, йөрәк тамырына, ялган наркотик итеп җибәрелә. Сиздермичә генә вөҗдансызлар җәмгыяте килә. Аны тырыша-тырыша күрмәскә омтылабыз. Югарыдагылар бу хәлне туктатырга теләми, ә калганнары күпчелекне тәшкил итүчеләр, инде тәмам арыган, алдаулардан туйган, әйбәткә өметен өзгән, гаделсезлекләр белән тарткалаша-тарткалаша яши бирә».

Күптән түгел күренекле журналист Рафаэль Сальмушев белән сөйләшергә туры киде. Ул Русиянең 30 өлкәсендә сугыш балаларына ярдәм итү тәртибе кертелүен әйтте. Хуш, ышанып калыйк. Универсиадалар узгач, безнең президентыбыз, депутатлар, бәлкем, берәр җылы сүз җиткерә алырлар.

Рәдиф ХАННАНОВ.

Казан шәһәре.

Каһарманнарыбызга да һәйкәл кирәк!

Искәндәр Сираҗиның «ТАШ УАЛА – ХӘТЕР КАЛА» (№5, 6 февраль, 2013 ел) язмасын укыгач, үз фикеремне, тәкъдимнәремне җиткерергә булдым.

Беренче тәкъдимем, Казан ханлыгын алганда һәлак булганнарга һәйкәл кую. Һәлак булган урыс гаскәрләренә Казансу елгасында куйдылар бит, безнең татар гаскәрләре дә алардан ким сугышмаган. Бездә хәзер урыс-татар дуслыгына багышланган һәйкәлләр бик күп бит. Болгар-Зөя утраулары, Кол Шәриф белән православие чиркәве янәшә торалар. Һәлак булган сугышчыларның һәйкәлләрен дә янәшә кую зыян булмас иде. Һәйкәл куя калсалар, материалын Арчадагы кирпеч заводыннан алып булыр иде, анда менә дигән кирпеч җитештерәләр!

Мисал өчен, Әсхәт ага Галимҗановка куелган һәйкәлне мин бик дөрес эшләнгән гамәл дип саныйм. Аның кебек кеше безнең Татарстанда гына түгел, Русиядә дә юк. Кешеләр бөтен байлыкны талап, үз кесәсенә генә сала торган заманда, Әсхәт абый үзе исән вакытта ук, ул укыган мәктәпкә булса да исемен бирергә кирәк дип уйлыйм.

Рөстәм Сәйфуллин күтәргән тема буенча тагын бер тәкъдимем бар. Татарстан бик күп республикалар белән чиктәш, шуңа да Татарстанның бар чикләренә дә дивар төзеп куеп булмас инде. Шулай да Мәскәү белән Татарстанны тоташтыручы федераль М-7 трассасы белән аеручы берәр һәйкәл кую комачауламас иде. Хәзер безгә Универсиада вакытында бик күп илләрдән кунаклар, спортчылар киләчәк. Алар кая килеп кергәннәрен дә белмәсләрме инде?!

Бөек Ватан сугышында катнашкан Газинур Гафиятуллин буенча да әйтәсем килә: Александр Матроскинның татар милләтеннән булуын ачыкладылар, аңа инде һәйкәл дә куйдылар, ә менә Газинур Гафиятуллинга һәйкәл куелмады. Бөек Ватан сугышына бәйле бик күп сораулар, ачыкланып бетмәгән әйберләр бар. Мисалга, Германия рейхстагына байракны кем кадаган дигән сорау әле дә ачык кала. Рейхстаг бинасына кадар өчен 40лап байрак хәзерләнгән була. Тарихи материаллар буенча, байракны 4 егет – Газетдин Заһитов, Михаил Минин, Александр Лисименко һәм А. Бобров кадый. Тарихи материалларда болай дип язылган: «1945 елның 1 маена каршы төнендә, 10 сәгать 30 минутта, сержант Г. Заһитов җитәкчелегендәге разведчиклар төркеме кадады».

1945 елның 1 маенда, төнге сәгать 2-3 арасында икенче байракны М. Егоров белән М. Кантария кадыйлар.

1945нче елның 1 маенда Газетдин Заһитов төркеменә Советлар Союзы герое исеме бирү турында документлар тутырыла, әмма аларга 18нче май көнне Кызыл байрак ордены гына бирелә. Герой исеме исә алардан соң байрак кадаган төркемгә эләгә.

1994нче елда Татарстанның беренче президенты М. Шәймиев һәм Башкортстанның ул чактагы президенты М.Рәхимов югарыда күрсәтелгән егетләргә герой исеме бирелү турында эш алып баралар. Кызганыч, әмма Русия президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе һәм оборона министрлыгы тарафыннан бу эш уңай хәл ителми, тарихи дөреслекне танымау хәзер дә дәвам итә. Шулай булгач, үз геройларын татар милләте булса да танырга һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерергә тиеш дип саныйм.

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.

Комментарии